"Китәсен белгән кебек, һәр кеше белән саубуллашып чыккан..." Таиландта һәлак булган ханымнарны якыннары искә ала

30 январь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Эльвира МӨХӘМӘТДИНОВА, sntat.ru
Фото: www.novostiphuketa.com
«Татар-информ» агентлыгына Таиландның Пхукет утравындагы юл-транспорт һәлакәте турында өстәмә мәгълүматлар билгеле булды. Фаҗигадә Зәй шәһәреннән килгән ике хатын-кыз һәлак булган иде.

Юл-транспорт һәлакәте 22 гыйнвар көнне җирле вакыт белән иртәнге 11:00 сәгатьтә була. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Пхукет утравының аэропорт юлында Украина гражданины идарә иткән «Ниссан Альмера» җиңел машинасы микроавтобус белән бәрелешә.

Салонда ике ханым була, 67 һәм 68 яшьлек хатын-кызлар икесе дә Зәйдән.

Алар өчесе дә хастаханәгә озатыла. Машина йөртүче исән кала, ә ике пассажир ханым да вафат була. Социаль челтәрләрдә һәлак булган ханымнарның исемнәре һәм яшьләре күренгәч, Зәйдә яшәүчеләр һәлак булучыларның якташлары икәнлеген ачыклый.

Соңрак масскаүләм мәгълүмат чараларында һәлак булучыларны Татарстанга алып кайту өчен туганнарының 500 мең сум акча җыюы турында хәбәр тарала.

Ләкин әлеге хәбәр расланмый. "Татар-информ" корреспондентына вафат булган бер пенсионерның кызы хәбәр иткәнчә, туганнары һәлак булган гаиләләр акча җыю оештырмаган. Әлеге мәгълүмат ничек таралган дигән сорауга, ханым: "Кемдер, мөмкинлектән файдаланып, баеп калырга теләгәндер", - дип җавап кайтарды.

Яшәү көче ташып торган ике ханымның гомерен өзгән әлеге фаҗига, Зәйдә яшәүчеләрнең теленнән төшми дә. Луиза Сәмигуллина берничә дистә ел Зәй шәһәрендә көнкүреш хезмәтләре күрсәтү йортында баш инженер булып эшләгән. Дуслары һәм танышлары аны бары тик яхшы яктан - тыйнак, тәрбияле кеше, үз эшенең остасы һәм чын дус буларак искә алалар.

"Ул күлмәктәге һәр җөйнең бәясен белә иде"

"Татар-информ" Луиза Мәхмүтовнаның хезмәттәше – көнкүреш хезмәтләре күрсәтү йортының элекке директоры Людмила Илларионова белән элемтәгә чыкты.

"Без аның белән бергә эшләдек. Луиза Мәхмүтована Зәй шәһәренә 1970 елда Волгоград өлкәсеннән килде. Анда җиңел сәнәгать техникумын тәмамлаган. 1971 елда Зөфәр Сәмигуллинга кияүгә чыкты. Өч малайлары туды. Искиткеч балалар тәрбияләп үстерделәр, бик яхшы гаилә иде", - дип сөйләде Людмила Илларионова.


Л. Илларионова Луиза белән 1990 елларда, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү йорты таркалган вакытта таныша. Оешма кием тегү, сәгатьләр, көнкүреш техникасы, аяк киеме төзекләндерү буенча хезмәт күрсәтә, чәчтарашханә дә була. Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү йортында 60 тан артык кеше эшләгән.

"Ул вакытта, 1990 елларда янымда Луиза Сәмигуллина кебек кешеләр булмаса, мин бернигә дә ирешә алмаган булыр идем. Ул зур хәрефләр белән язарлык чын оста. Шуңа да карамастан, анда тәкәберлекнең әсәре дә булмады – тыйнак, тәртипле, һәр эшен җиренә җиткреп башкара, тиз эшли. Без авыр икътисади хәлдән котылу өчен ни белән генә шөгыльләнмәдек. Хәтта театраль костюмнар да тектек. Луиза Мәхмүтовна клиентлар өчен смета төзергә тиеш иде. Һәрвакыт алтын урталыкны сакларга кирәк – артык чыгымнар да булмасын һәм клиентны да бәяләр белән куркытырга да ярамый. Луизаның исәп-хисаплары һәрвакыт уйланылган, төгәл итеп эшләнгән була. 

Эшләр күп иде. Үз эшләнмәләребез белән Татарстан районнарына чыга башладык, конкурсларда катнаштык. Һәм безнең баш инженер һәрбер эшкә җәлеп ителә иде. Луиза Мәхмүтовнадан башка бер генә эшне дә ахырына кадәр җиткерә алмаган булыр идек. Ул күлмәктәге һәр җөйгә бәяне белә иде" - дип сөйләде Людмила Илларионова.


Фотода Луиза Сәмигуллина белән Людмила Илларионова

Таиландта балалары һәм оныклары белән ял иткәннәр

Луиза Мәхмүтовна коллективның "җаны" дип әйтә торган кеше була. Хезмәткәрләре арасында аңа начар мөнәсәбәттәгеләр булмый. Конфликтларга кермәгән, теләсә нинди мәсьәләне хәл иткәндә компромисс таба алган.

"Аларның гаиләсе искиткеч. Балалалары – чын хәзинә дип әйтергә була. Үз көннәрен үзләре күрәләр һәм әти-әниләрен дә кайгыртып яшиләр. Яңа ел алдыннан Луиза Мәхмүтовна эш белән минем янга килгән иде. Аның белән озак сөйләшеп утырдык. Таиландка ялга барырга җыенуын әйтте. Аның кыюлыгына гаҗәпләндем, якын ара түгел бит. "Курыкмыйсыңмы?" - дип сорадым. Ул: "Ә нәрсәсеннән куркасың аның? Илтеп куялар, килеп алалар. Аэропортка такси белән, аэропорттан да шулай ук", - диде. Ләкин менә ничек килеп чыкты бит... Шунысы гаҗәп – юлга чыгар алдыннан ул башка хезмәттәшләре белән дә очрашкан. Кемгәдер китәр алдыннан прическа ясатыр өчен кергән, башка берәүгә болай гына... Хәзер уйлап утырам – барысы белән дә саубуллашкан кебек булган.

Һәлак булган ханымнар - кодагыйлар. Ялга юлламаны аларга балалары алып биргән була. Алар да Пхукетта бергә ял итәләр, әмма балалары иртәрәк кайтып китә.

"Улы гаиләсе белән Мәскәүгә 20 гыйнвар көнне кайтып китте. Ә ул кодагые белән 22 гыйнварда кайтырга тиеш иде. Ә монда шундый хәл... Әле бит 21 гыйнварда иренең юбилее иде – 70 яшь тулды. Ире фаҗигадән соң миңа шалтыратты. Бик бетерешкән тавыш белән: "Луиза китте", - диде. Мин Луиза кайда китәргә мөмкин соң дип уйлап торам. Мондый куркыныч хәл килеп чыгар дигән уй башыма да кермәгән иде. Нәрсә булганын белгәч, ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде", - дип исенә төшерә Людмила Ильинична.

Шимбә өмәләрендә агач утырткан вакытлар истә калган

Аларның ире белән мөнәсәбәтләре гаҗәеп иде. Ноябрь аенда бәйрәм табыны артында очраштык. Шунда булган бер танышым соңыннан: "Нинди соклангыч пар, күпме еллар бергә яшиләр, ә бер-берсенә карата шундый ихтирамлы, хөрмәт белән карыйлар. Андыйлар сирәк очрый", - дип әйтте.

Без һәлак булган ханымның ире Зөфәр Нурислам улы Сәмигуллин белән дә аралаштык.


"Без техникумда таныштык. Шимбә өмәләрендә бергә агачлар утырттык. Ул вакытларга һәм бергә яши башлаганыбызга 46 ел узган. Луиза күп вакытын эшенә багышлый иде. Бу безнең гаиләдән киләдер инде – мин дә "Татарстанның мактаулы төзүчесе" исеменә лаек булдым. Ләкин гаилә аның өчен бик мөһиме иде. Ул бик яхшы хуҗабикә булды. Аның ризыкларының тәмле булуына бөтен танышлар гаҗәпләнә иде. Аның һәр эше килеп чыга иде. Алтын кеше булды. Ялга кодагый – Лилия Маликова белән бергә бардылар. Ул да безнең Зәйнеке, гомер буе шәһәр администрациясендә эшләде, соңыннан көллияттә рус теле һәм әдәбияты укытты", - дип сөйләде ире.

"Безнең туганнарыбызның үлеме белән кемдер баерга теләгән»

"Каракларның туганнарыбыз үлемен акча җыяр өчен бер мөмкинлек итеп кулланулары ачуны чыгара. Ниндидер начар кешеләр мәетләрне Таиландатан алып кайтыр өчен акча җыю оештырганнар. Кешеләр белән шулай файдалану өчен нинди түбәнчелеккә барыга кирәк бит", - дип ачынып әйтте Зөфәр Нурисламович.

Луиза Мәхмүтовнаның улы, Рөстәм Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, гаилә акча җыймый. Гәүдәләрне илгә алып кайту белән бәйле барлык эшләрне иминият компаниясе үз өстенә алырга тиеш.

Һәлак булган ханымның бер туганы фаҗигадән соң үзенең социаль челтәрдәге битенә: "Кешеләр бер максат белән җиргә килә һәм китә. Һәм бәлки нәкъ менә якын кешегезнең үлеме, сезгә гомернең бик тиз узганын, һәр мизгелнең, хәзерге вакытта яныгызда булган һәр кешенең кадерен белергә кирәклеген исәкртү, ниндидер этәргечтер", дип язган.

Фикерләр








Җәмгыять

“Күңелем сизеп, әнигә шалтыраттым, ул: “Кызым, янабыз!” дип елады" – Арча районында ике хуҗалык күмергә калган, гаилә башлыгы коточкыч янгында һәлак

Әби-бабайларның элеккедән килә торган мәгълүм гыйбарәсе бар. “Уттай урак өстендә ут казасы күрсәтмәсен Ходай” дигәнне күпләрегезнең ишеткәне бардыр. 13 август көнне Арча районының Казанбаш авылында ике хуҗалык тулысынча көлгә әйләнә.

Җәмгыять

Фәрит Фарисов: Рус кешеләре татар телен белергә тели, әмма телне дөрес итеп тәкъдим итәргә кирәк

Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюда соңгы вакыттагы актуаль мәсьәләләр - татар теле өчен көрәш, яшь татар лидерлары һәм дуңгыз итен “хәләл” дип сату турында фикерләрен җиткерде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла