Табиб-репродуктолог Фирая Сабирова: Хатын-кызлар балага уза алмау очракларының яртысында сәбәп ирләрдә

13 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Айгөл ШӘЙХЛИСЛАМОВА
Фото: Владимир Васильев, pixabay.com
Татарстанда ЭКО һәм Суррогат ана хезмәте турында "АВА-Казан" клиникасының генераль директоры, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган табибы Фирая Сабирова белән сөйләштек.

"Соңгы елларда балага уза алмау проблемасы кискенләште"

- Соңгы елларда балага уза алмау проблемасы кискен була башлады диләр. Ул кайсы яшьтә ешрак очрый?

- Кайсыдыр яшьтә ешрак очрый дип әйтә алмыйм. Ул гомумән арта бара. Бәлки, ул безнең диагнозны куярга өйрәнгәнгәдер. Минемчә, кешеләр медицина ярдәменә ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Элегрәк 3-4 ел көтсәләр, хәзер 1 ел балага уза алмасалар, табибка барырга кирәк икәнен беләләр.

Бәлки, хәзер мөрәҗәгать итү арткандыр, без ул диагнозны ачыклыйбыз һәм куябыз. Ә менә кемнәрдә ешрак, кемнәрдә сирәгрәк икәнен әйтә алмыйм. Яшәү урыны буенча караганда да, авылда яшәүчеләрдә дә, шәһәрдә яшәүчеләрдә дә бер күләмдә.

Яшьләрдә сирәгрәк. Гаилә кору, бала табарга ихтыяҗ яшь арту белән бәйле булгангадыр монысы. Ягъни, яшь вакытта бала табу турында уйламыйлар. Шуңа күрә проблема да килеп чыкмый.

Тенденцияләргә килгәндә, олы яшьтәге пациентлар артты. Чөнки яшьләре 40 яшьтән арткан кешеләр дә бала табарга тели. Элек мондый пациентлар кимрәк иде, хәзер 40 яшьлек пациентлар да безнең өчен норма варианты була башлады. Якынча соңгы 10 елда олы яшьтә бала табарга теләүчеләр артты дип әйтә алам. Бу яшькә ниндидер проблемалар да килеп чыга, шуңа күрә бала таба алмаучылар да арта. 

- Ир-атларда да бала булмау проблемасы ешрак очрый башладымы?

- Соңгы арада ир-атлар арасында ешрак очрый дип әйтә алам. Мәсәлән, без 15-20 ел элек балага уза алмау проблемасы белән шөгыльләнә башлаганда 15-20 процент очракта сәбәбе ирләрдә дисәк, хәзер статистика шундый: балага уза алмау очракларының яртысында сәбәп ирләрдә. Ирләрдә кысырлык проблемасы артты.

- Ир-атларда бала булмау яшь белән бәйлеме?

- Юк, кагыйдә буларак, яшькә карамый. Яшьләрдә дә, өлкән яшьтәгеләрдә дә очрый.

- Сәбәбе нидә дип уйлысыз?

- Монда гомумән бала тудыруга сәләтсезлек очраклары арту сәбәпледер. Беренчедән, экология йогынтысы дип уйлыйм. Без тәгаен белмибез, ләкин Америка галимнәренең тикшеренүләре буенча, табалардагы тефлон катламы да кысырлыкка китерергә мөмкин. Тәгаен әйтүе кыен.

Икенчедән, ир-атларга стресс бик нык йогынты ясый дип уйлыйм. Чөнки ничек кенә булмасын, ир-атлар стресска күбрәк дучар була. Алкоголь йогынтысы дип әйтеп булмыйдыр, чөнки хәзер яшьләр сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Стресс иң мөхим факторларның берсе дип уйлыйм.

Нәселдәнлек сәбәбе дә бар. Бигрәк тә ир-атларда. Мәсәлән, безнең карамакта баласы булмаудан интеккән абыйлы-энеле кешеләр дә бар. Нәселдән килү факторы мөһим, әлбәттә.

"Ун ел элек проблема яшьләрнең абортларны еш ясатуында иде, хәзер сәбәп башка"

- Яшь кызларның балага узмау сәбәбе нәрсәдә? 

- Төрлечә була. Ун ел элек мин еш аборт ясату дияр идем, бүген бу балага уза алмауның төп сәбәбе түгел. Әлбәттә ул бар, ләкин төп сәбәпләрнең берсе түгел. Бәхеткә, хәзер абортлар ясату саны кимеде, үзем прием алып барганда да пациентлар бик сирәк аборт ясатулары турында әйтә.

Яшьләрдә дә шул ук проблемалар: экология начар булу, гормональ үзгәрешләр, инфецияләр дә балага уза алмауның сәбәбе булырга мөмкин.

- Инфекцияләр очраклы җенси мөнәсәбәтләр аркасында килеп чыгамы?

- Иртә җенси мөнәсәбәтләр алып баручыларда шулайдыр. Хәзерге вакытта шартлы патоген инфекцияләр күп. Ниндидер йогынты астында алар патогенга әверелә, зарар китерә.

- Папиллома вирусы бала тудыруга сәләтсезлеккә китерергә мөмкинме?

- Юк, кагыйдә буларак, ВПЧ бала тудыруга сәләтсезлеккә китерми. Ләкин без бу вирусны дәваларга тырышабыз. Ул еш килеп чыкмый, ешрак хламидияләр, микоплазмалар, уреаплазма, уреаплазмоз очрый.

- Балага узмас өчен даруларны еш эчү бала тудыруга сәләтсезлеккә китерерә аламы?

- Балага уздырмау өчен кулланылган препаратларны дөрес кулланган очракта, алар балага уза алмау проблемасына сәбәпче була алмый. Алар дөрес билгеләнмәгән булса, икенче мәсьәлә. Алар кысырлыкны китереп чыгараручы очракка сәбәпче булырга мөмкин.

- Балага уза алмау стресс нәтиҗәсендә дә булырга мөмкинме?

- Бездә ачыкланмаган генез аркасында балага уза алмау дигән төшенчә бар. Моның сәбәбе психологик фактор булырга мөмкин. Хәзер шактый актуаль юнәлеш барлыкка килде: репродуктив психология, яки репродукция психологиясе. Хәзер балага уза алмау белгечлеге буенча психологлар, белгечләр барлыкка килде.

Стресс балага узуга киртә булырга мөмкин

Ничек кенә сәер тоелмасын, хатын-кызлар ниндидер сәбәпләр аркасында бала табарга әзер түгел. Яки тормыш рәвеше шундый аның, яки каръера төзергә тели. "Ничек анда" дип сорап торучы гаиләсе, ире, каенанасы бар, шундый җәмгыять басымы астында хатын-кыз табибка приемга килә. Без шөгыльләнә башлыйбыз, аның әни булырга әзер түгел икәнлеге ачыклана, чөнки ул күңеленнән кире кага. Монда психологик фактор да бар. Шуңа күрә бездә психолог хезмәте дә бар.

Әле күптән түгел приемга бер хатын-кыз килде, бер ел элек килгән килгән булган. Мин билгеләгән нәрсәләрнең кайсыларын эшләдегез дип сорыйм, берсен дә эшләмәдем, ди. Ни өчен дип сорый, белмим, әлегә теләмим, ди. Аннары аның белән сөйләшкән, әле әзер түгел икәнен ачыклыйбыз: анда бик күп шик-шөбһәләре бар. Ул бала табудан курка, балага бирергә кирәк дип санаган әйберләрне бирә алмасмын дип курка, ягъни психологик киртәләре бик күп. Мин аңлыйм, әгәр дә без аңа ЭКО ясасак та, ул авырга узмаячак. Монда психологик фактор бар. 

Стресс ул виртуаль, ләкин аның нигезендә физиология. Ул билгеле бер гормоннар, химия. Алар хатын-кызның үз гормоннарына, овуляциягә йогынты ясый. Стрессның иң көчле күренеше - сугыш вакыты аменореясы, сугыш вакытында хатын-кызларның цикл көннәре килүдән туктаган. Чөнки аларның стресс булган. Стресс вакытында организм безгә бик кирәкле булмаган функцияләрне туктата башлый. Ул яшәү өчен зарур булган функцияләр түгел, кеше аннан үлми. Шуңа күрә, даими хроник стресс булганда, организм ул функцияне туктатырга мөмкин. Хатын-кызның менструациясе туктый, овуляциясе басыла. Шуңа күрә моны бик тирәнтен тикшерергә кирәк. 

Шуны әйтә алам, репродуктологның приемы ким дигәндә 45 минут дәвам итә. Аннан соң әле тагын кабат приемнар була. Бу көпшәләрне, гормоннарны тикшерү, узидан карау гына түгел. Кайчакта бу ир белән хатынның мөнәсәбәтләре дә була ала.

Балага уза алмау бик авыр патология, чөнки кеше үзен авыру итеп хис итми, ләкин якыннарының басымы аркасында үзен тулы түгел итеп хис итә башлый. Бу тагын бер стресслы момент. Еш кына шундый очраклар була: тикшерү үткәрәбез, ә балага узарга комачаулаган бернинди дә сәбәп юк. Шул вакытта мин әйтәм. Әйдәгез бу проблеманы читкә куеп торыйк, ял итәргә барып кайтыгыз, бераз онытылып торыгыз дим. Һәм чыннан да, ялдан йөкле булып кайталар.

Мин әле эшли генә башлаган вакытларда шундый очраклар булганда, күңел төшенкелеге килеп чыккан чаклар да була иде. Чөнки мин әле берни дә эшләмәдем, ә нәтиҗәсе үзеннән үзе килеп чыкты. Безнең тырышуларыбыз юкка гына сарыф ителгән булып чыга. Ә чынлыкта мин соңыннан аңлый башладым - пациентның проблемасы бар, табибка килә, монда һәм хәзер аңа ярдәм итәчәкләрен аңлау да аның стрессын юкка чыгара. Шул да балага узарга мөмкинлек бирә.

Чайлд-фри - психологик фактор

- Хәзерге вакытта үзләрен чайлд-фри (инглизчәдән "балалардан азат булу": аңлы рәвештә баласыз яшәүгә корылган идеология) дип атаучы яшьләрчә фикер йөртү арта бара. Бу инану баласызлыкка китерергә мөмкинме?

- Бу - мин әйткән психологик фактор. Әгәр дә ул үзе өчен ана булуны кире какса, баласызлык абсолют барлыкка килергә мөмкин. Тәгаен шулай була дип тә әйтеп булмый. Дөрес әйтәсез, бу модалы тенденция, бәлки кызлар алай уйламыйдыр да. Ләкин әйләнә-тирәсендә бөтенесе дә үзләрен шулай тотканга, ул да шул позицияне кабатлый башлый. Башка мохиткә эләксә, бәлки фикерен дә үзгәртер, баласызлык проблемасы булмас иде. Караш, үзеңне әзерләү бик мөһим.

- Элек 3-4 елдан киләләр иде, хәзер 1 елдан соң киләләр дип әйттегез. Кайчан килү дөрес?

- Нәрсә ул балага уза алмау? Әгәр дә 1 ел дәверендә даими җенси мөнәсәбәтләр булуга карамастан, хатын-кыз балага узмаса, бу табибка мөрәҗәгать итәргә сәбәп була. Ләкин хатын-кызда менструаль цикл тайпылышлары, ниндидер кан килү очраклары булса, иртәрәк мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу 35 яшькә кадәр хатын-кызларга кагыла.

Ә инде яше 35 яшьтән арткан хатын-кызларга 1 ел көтәргә кирәкми, 6 ай көтү дә җитә, аннары табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мөрәҗәгать итү буенча шуны әйтәсем килә. Шундый очраклар була - мәсәлән, кичә приемда шундый бер хатын булды. Тикшеренүләре язылган бер папкасын чыгарып сала, икенчесен, өченсен… Ул тикшеренгән, өч елдан артык намус белән тикшеренүләр үткән, ә нәтиҗәсе юк. Мин һәрвакыт шуны әйтәм - махсуслаштырылган дәвалау учреждениесына барырга кирәк.

Хосусый учреждение “Без баласызлыкны дәвалау белән шөгыльләнәбез” дисә дә, ышаныгыз миңа, чын репродуктологлар ЭКО ясый торган үзәкләрдә. Хәзер алар безнең республикада 7. Ниндидер хосусый клиникага, хатын-кызлар консультациясенә түгел, шуларга мөрәҗәгать итү яхшырак. Чөнки хосусый клиникаларның мөмкинлекләре башка. Репродуктолог алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген артык тикшерү ысуллары уздырмыйча да шунда ук күрә.

Чынлыкта нәрсәне тикшерергә кирәклеген аңлау кыен түгел, аның стандартлары бар. Алга таба ул тикшерү нәтиҗәләре белән нәрсә эшләргә соң - менә шунда сорау. Баласызлыкны дәвалау белән “Акушерство и гинекология с использованием вспомогательных репродуктивных технологий” лицензиясе булган махсус үзәк шөгыльләнергә тиеш. Шунда мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Шундый очраклар була: гинекологка мөрәҗәгать итәләр, хатын-кыз барысын да намус белән эшли, ә ирен карамыйлар. Безгә киләләр, ирен тикшерәбез, ә проблема ирендә булып чыга. 

Хәзер приемга парлашып килү тенденциясе бар, миңа бу бик ошый. Хатын-кыз гына килгән очраклар сирәк була, әле ул шундый сүз әйтә: “Башта мине тикшерегез, аннары иремне”. Ир кешене тикшерү гадирәк, спермограмманы тапшыру да җитә, ниндидер өстәмә җайланмалар да кирәк булмаган җиңел ысул. Аның каравы, бу тикшерү барысын да үз урынына куя: ир-атта проблема бармы, юкмы. Кызганыч, кайвакыт хатын-кызны тикшерә башлыйлар, операциягә кадәр барып җитә, ә иренең сәламәтлеген тикшерергә кирәклеген уйлап бетермиләр.

Нинди очракларда ЭКО тыела?

- Нинди очракларда ЭКО ясатырга ярамый?

- Бала табарга ярамаган барлык очракларда ЭКО ясарга ярамый. Хатын-кызның йөклелеген күтәрү кисәтелгән чир булса, ЭКО турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Икенчесе, соматик авырулар булганда стимуляция ясарга ярамый. Чөнки ЭКО вакытында гормональ стимуляция ясала, аны ясар өчен чикләүләр булырга мөмкин.

- ЭКОны максимум ничә тапкыр ясатырга була?

- Монда бернинди дә чикләүләр юк. Шуның кадәр ясарга ярый, аннары инде ясарга ярамый дип беркем дә әйтми. Беренчедән, без һәрвакыт хатын-кызның физик халәтенә карыйбыз. Ләкин бездә хатын-кызның 7нче тапкырдан соң балага узган очрагы да булды. Израильдә чикләнмәгән тапкыр ясыйлар, ләкин әлбәттә акыл белән эш итү кысаларында. Анда 20дән артык тапкыр ясарга да мөмкиннәр.

Чынлыкта, медицина күзлегеннән алга таба ЭКО ясауны дәвам итәргә ярыймы-юкмы икәнен билгеләүче күрсәткечләр бар. Шуннан без алга таба ярыймы, туктарга кирәкме икәнен аңлыйбыз. Аннары инде башка ысуллар тәкъдим итәбез, мәсәлән, суррогат ана ярдәмендә бала табарга, әгәр дә инде хатын-кыз үз көче белән таба алырлык булмаса. Монда финанс як та бар, медицина күрсәткечләре дә бар. Барысы да аек акыл кысаларында. 

- Эко ясатыр өчен яшь буенча чикләүләр бармы?

- Яшь буенча чикләүләр бар дип әйтеп булмый. Кайбер мәгълүмат чараларында 63 яшендә бала тапкан хатын-кызлар турында мәгълүматлар килеп чыга. Физик яктан сәламәт булса, хатын-кыз 63 яшьтә дә таба аладыр. Ә ул үз күкәй күзәнәкләре аша тапканмы, донорныкылар ярдәмендәме икәнен әйтмиләр, монысы инде сер булып кала. Мин 100 процент әйтә алам - андый очракта донор күзәнәкләре кулланыла.

Шактый олы яшьтәге хатын-кызлар килеп бала табасым килә дигәч, без аның үз күкәй күзәнәкләренең резервын бәялибез. 43 яшьтән соң, кагыйдә буларак, бу инде бик зур сорау. Хатын-кызның менструаль функциясе сакланса да, бу әле без сәламәт күкәй күзәнәк ала алабыз дигән сүз түгел. Тәҗрибә күрсәткәнчә, 43 яшьтән соң донор күкәй күзәнәкләре аша гына балага узып була.

Тагын бер ягы бар - хатын-кызлар белән сөйләшкәндә, без аның соматик хәлен дә бәяләргә тиеш. Чөнки ул мин сау-сәламәт дигәннән соң, без аның сәламәтлеген тикшерәбез, ә аның кан басымы күтәрелгәнгә дарулар эчеп торганы ачыклана. Без шул вакытта бала табуның куркынычсыз түгел икәнен әйтәбез. Әлбәттә, бу төрле яшьтә булырга мөмкин: кемнеңдер 50, кемнеңдер 38 яшьтә. Соматик авырулар җыелу нәтиҗәсендә бала табу төрле яшьтә проблема тудырырга мөмкин. 

Гомумән алганда, гаилә планлаштыру төшенчәсе бар. Гаилә планлаштыру принциплары буенча, хатын-кыз репродуктив функциясен 35 яшькә кадәр башкарып чыгарга тиеш. Әлбәттә, бу идеалда. Чынбарлыкта тормыш үзенең үзгәрешләрен кертә, һәм хатын-кызлар 35 яшьтән соң да бала табалар. Әлек 37-38 яшьтә килүчеләргә “ой, соң килгәнсез” дисәк, хәзер инде андый очракта безгә яшь хатын-кыз килде дип саныйбыз дип әйтә алам. Чөнки бала табарга теләүче хатын-кызларның яше бик нык үсте. Безгә 45 яшьлекләр дә, өлкәнрәкләр дә килә. 

43 яшьтән соң инде бик яхшылап уйларга кирәк, кирәкме ул юкмы. Чөнки ул яшьтән соң йөкле булу чоры да, генетик авырулар барлыкка килү ихтималы зур булганга да куркыныч. 

ЭКО технологияләре бер урында гына тормый, без имплантация алдыннан эмбрионның генетик диагностикасы ясыйбыз. Бу олы яшьтәге хатын-кызлар өчен. Хатын-кызга эмбрионны күчергәнче генетик паталогия булмавын тикшерәбез. Бу генетик яктан сәламәт эмбрионны сайларга мөмкинлек бирә. ЭКОның эффективлыгын арттыра, генетик авыру бала туу ихтималын юк дәрәҗәсенә җиткерә.

Аннары мин үзем хатын-кызлар белән сөйләшәм, ул баланы бит әле үстерергә дә кирәк дип әйтәм. Балаң беренче сыйныфка укырга кергәндә сиңа ничә яшь була дигән сорау риторик түгел. Күпләрне бу “айнытып җибәрә”. Ләкин шуңа карамастан, бездә олы яшьтәге хатын-кызлар бар. 

"Яралгылар туңдырылган халәттә саклана"

- Кулланылмаган эмбрионнарны (яралгыларны) нишләтәләр?

- Аларны туңдырабыз. Стимуляциядән соң 10-12 күкәй күзәнәк алабыз. Шулардан якынча 10 эмбрион алабыз. Аңлашыладыр, хатын-кызга 1-2 эмбрион күчереп утыртыла, калган 8е кала. Менә шуларны туңдырабыз. Ни өчен? Чөнки беренче күчереп утыртуның эффективлыгы 40-45 процент, калган 55 процент очракта хатын-кыз туңдырылган эмбрионны куллана ала. Ягъни, аннары инде стимуляция, пункция, башка катышуларсыз эмбрионнарны күчереп утыртырга була. Ягъни, бу шундый, соңыннан кулланырга мөмкин булган үз эмбрионнарың банкы.

Аннан соң күп кенә шундый хатын-кызлар бар, алар беренче тапкыр күчереп утыртудан соң уңышлы балага узганнар, аларның эмбрионнары калган. Тагын 2-3 тапкыр балага шул калган эмбрионнарны кулланып уза. Ягъни, берне түгел, икене табарга мөмкинлек бар. 3 тапкыр эмбрионнар күчереп утыртып бала тапкан хатын-кызлар да бар. Эмбрионнарны күпме кадәр кирәк, шулкадәр сакларга була.

Шундый очраклар була: гаилә үзенең репродуктив фунцияләрен башкарган һәм бүтән бала тапмаска дигән карарга килә. Аларның эмбрионнары артып кала. Монда инде эмбрионнарны язмышын ир белән хатын үзләре хәл итә. Ике вариант бар. Берсе - клиника файдасына тапшырырга мөмкин, чөнки бездә “баш тартылган эмбрионнар” дигән төшенчә бар. Күкәй күзәнәген алып булмаган хатын-кызлар һәм орлыксыз ирләр булган гаиләләргә (кызганыч, шундыйлар да бар) “баш тарткан эмбрионнарны тәкъдим итәбез. Ягъни алар кулланыла. Яки ир белән хатын килә дә, без аларны бүтән сакларга теләмибез", диләр. Андый эмбрионнарны утильләштерү технологиясе бар.

- Нинди технология ярдәмендә?

- Алар азоттан чыгарылалар һәм билгеле бер тирәлеккә урнаштырылалар, шунда үләләр.

- Эмбрион дигәч, күз алдына зур әйбер килә.

- Юк, алар бластоциста стадиясендәге 5 көнлек эмбрионнар. Аяклары, куллары юк, аларны алай күз алдына китерергә кирәкми.

Яңа тенденцияләр

Яңа тенденцияләрне дә әйтеп үтәргә кирәк. Беренчесе - генетик диагностика. Икенчесе - җенси күзәнәкләрне криоконсервацияләү мөмкинлеге. Мәсәлән, хатын-кыз хәзерге вакытта карьера төзи, яки әлегә җенси партнеры юк, шуңа бала табарга да мөмкинлеге юк. Әле бер генә тапкыр шундый очрак булды. Ләкин кайбер хатын кызлар киләләр дә әйтәләр: миңа хәзер 34 яшь, ләкин алдагы 5 елда мин тәгаен балага узмыйм әле. Чайлд-фри булганга түгел, үзләре әлегә андый шартлар юк икәнлеген аңлый.

Алдынгы карашлы хатын-кызлар 33 яшьтәге күкәй күзәнәкләренең 38 яшьтәгедән аерылганын аңлый. Шуңа күрә, үзенең күкәй күзәнәкләрен туңдырып, банкта сакларга калдыручы хатын-кызлар бар. Ягъни аңа 38 яшь тулгач, бала табарга әзер булгач, ул безгә килеп үзенең яшь күзәнәкләрен җебетәчәк тә, без аның эмбрионнарын алып, ул йөкле булачак. Бу “ана булуны кичиктерү” дип атала. Яшь күзәнәкләрне саклау мөмкинлеге хатын-кызларга резерв ясарга мөмкинлек бирә.

Шул ук технология буенча яман шеш булган авырулар да күзәнәкләрен туңдырып саклый ала. Хәзер бит онкология бик алга китте. Бер яктан, онкология яшәрә, икенче яктан, исән калу һәм онкологларның мөмкинлекләре киңәйде. Хәтта ниндидер онкологик авырудан соң сәламәтләнгәч, онкологлар хатын-кызга бала табарга рөхсәт итә. Ләкин дәвалау ысуллары химиотерапия, нурланыш терапиясе, кызганыч, күкәй күзәнәкләрен боза. Бала табарга мөмкинлек булганда күкәй күзәнәкләре булмый. Шуңа күрә, без онкологлар белән бергә эшлибез. Алар химиотерапия башланганчы хатын-кызларны безгә җибәрә. Ягъни күкәйлекләргә химиотерапия белән кагылганчы, без ул күкәй күзәнәкләрне ала алабыз, туңдырабыз. Ә дәвалану курслары тәмамлангач, хатын-кыз шул күкәй күзәнәкләрен алып, бала таба ала. Башкача булганда ул үзенең бөтен запасын югалта. Аннан соң инде донор күзәнәкләре турында гына сүз була ала. 

Кызганыч, бу турыда бөтен онкологик авырулар да белеп бетерми. Бу турыда белгәч, нигә безгә әйтмәделәр икән, тәкъдим итмәделәр диләр.

- Тагын нинди яңа тенденцияләр бар?

- Бүгенге көндә иң алга киткәне генетика. Күптән түгел генә Европа конгрессында булдык, докладларның күбесе нәкъ тә менә генетикага багышланган иде. Чөнки бу нәтиҗәлекне арттырырга яхшы мөмкинлек. Ни өчен ЭКО 40 процент нәтиҗә бирә, 100 процент түгел? Без күкәй күзәнәкләрне, аннары эмбрионнарны алгач, алар арасында генетик авырулы эмбрионнар бар, без моны яшермибез. Моны генетик диагностика ясагач кына күреп була. Аны ясамасак, эмбрион 5+ кебек күренергә мөмкин. Ягъни, тышкы яктан яхшы кебек күренә ала, ләкин үзендә генетик авыру бар.

Тышкы яктан сәламәт булып күренгән эмбрионны күчергәч, хатын-кыз балага узмый, чөнки табигать бездән акыллырак, ул аның авыру икәнен ачыклый, һәм организм аны этәрә. Калган 60 процент очрак авырга узмау ЭКОда шул эмбрионнарның булуыннан. Генетик диагностика ясагач, бу эмбрион сәламәт, монысы авыру икәнлеге күренә. Генетик яктан авыру эмбрионнарны күчереп утыртмыйбыз. Ә сәламәт эмбрионның үсеп китү ихтималы зуррак. Шундый программаларның эффективлыгы зуррак. 

Бу ЭКО технологияләренең иң алга киткән программаларының берсе.

- ЭКОны бушлай ясатып буламы?

- 2013 елдан ЭКО ОМС программасына кертелде, дәүләт гарантиясе буенча программа. Страхование полисы, теләге булган һәр хатын-кыз бу мөмкинлектән файдаланырга һәм бушлай ярдәм алырга мөмкин. Дөрес, бу билгеле бер финанс чикләүләре кысаларында эшләнә. Билгеле бер бюджет бүленеп бирелә, кызганыч, ул безнең ихтыяҗларны капларга җитеп бетми.

- Статистика буенча, ЭКО ясау Татарстанда никадәр актуаль?

- Бүгенге көндә 3500 дән артык хатын-кыз ЭКО ясауны көтүчеләр исемлегендә. Бу бөтенесе дә түгел дип уйлыйм. Чөнки чиратка басмаучылар да бар. Алар коммерция нигезендә эшли. Хәзер коммерция нигезендә ясарга теләүчеләр кими, чөнки кешеләр аны бушлай алырга тырыша. Ләкин моның өчен көтәргә кирәк. Якынча 1 ел. Ягъни, ир белән хатын килә, тикшеренү үтә, без, әйе, сезгә ЭКО ясарга кирәк дип әйтәбез, алар исемлеккә керә. ЭКО ясарга квотаны якынча бер елдан алалар. 

ЭКОдан куркырга кирәкме?

- ЭКОдан соң авырга узу ихтималы бик кечкенә диючеләр бар. Бу дөресме?

- Әлбәттә, бу сирәгрәк очрый, “бесплодие неясного генеза” очракларында булырга мөмкин. Көпшәләре үткәрми торган булганга балага уза алмаган булса, аннары үзе бала табу ихтималы бик кечкенә. Ә менә аңарда “неясного генеза” яисә “эндокринного генеза” булса, мөмкин. Бездә шулай була: ЭКО ясадык, ул балага узды, тапты. Аннары үзе балага уза. Ягъни гормональ фон үзгәрә, бала тапканнан соң организм бик тиз үзгәрә.

Тагын шундый момент бар, без ЭКО ясаганда, хатын-кызга гормональ препаратлар билгелибез, стимуляция ясыйбыз. Бу организмга билгеле бер стресс. Шулай булырга мөмкин: ЭКО ясадык, балага узмады. Ләкин бу стресс организмга шундый этәргеч бирә, “гормональная перестроййка” килеп чыга, һәм ул ЭКОдан башка үзе балага узарга мөмкин. Ниндидер психологик киртә юкка чыга, үзе дә бала таба ала икәнлеген аңлый.

Дөресен генә әйткәндә, сәбәпләре шулкадәр күп, хәзер күп кешеләр репродуктолог булырга тели. Нинди препарат билгеләргә кирәклеген, стимуляция схемасын белдең, шул җитә кебек. Ләкин бу алай түгел, бу репродуктолог белгечлегендә айсбергның өске өлеше генә. Нюанслар бик күп, ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләренә кадәр карарга кирәк. ЭКО ясаганда иреңнең ярдәм итүе мөһим. Яисә, киресенчә, проблема ирендә булса, аңа ярдәм итәргә. Монда бик күп нюанслар, алар репродуктологка еллар дәверендә тәҗрибә белән килә.

- ЭКОга җиткермәс өчен нинди киңәшләр бирә аласыз?

- Беренчедән, ЭКОга җиткермәс өчен дип әйтмәс идем. Чынлыкта, кешеләр ЭКОдан курка, алар арасында бу табигый түгел дип санау, ниндидер мифлар бар дип әйтергә кирәк. Мин һәрвакыт әйтәм: максат - балага узу һәм бала табу. Ә кешеләр шушы максат һәм ЭКО арасында ниндидер киртәләр ясасалар, аларга ул максат бик үк кирәк түгел икәнлеген аңлыйм. Шундый кешеләр бар: бала табасылары килүен белдерәләр, ә үзләре минем менә моны, моны, һәм моны ясыйсым килми дип әйтә. ЭКО ул дөрес түгел дип уйлап чыгара башлыйлар. Мин аңлыйм, эш монда түгел, ЭКО программасыннан куркуда да түгел. Бу максатка әзер булмаганны күрсәтүче сәбәп. Шуңа күрә, ЭКО ясамас өчен нишләргә дип әйтмәс идем.

ЭКОга күрсәтмәләр булса, аны ясавың яхшырак. Балага узу өчен ниндидер процесслар турында түгел, ахыргы максат бар һәм без шуңа барабыз дип уйларга кирәк. Һәм нәрсә эшләргә кирәк булса, без барысын да эшлибез. Ә тулысынча сәламәтлек турында әйткәндә, гинекологка профилактик тикшерүгә йөрергә, инфекцияләрне вакытында дәваларга кирәк. 

Әлбәттә, абортка караганда балага узмау чаралары куллану яхшырак. Әгәр дә хатын-кыз бала табарга тели, ләкин хәзер түгел соңрак икән, абортка җиткермәскә кирәк. Ниндидер бер киңәш кенә бирүе кыен. Ким дигәндә, моның турында уйларга кирәк. Безнең инде 5шәр ел бала булмыйча беркая да мөрәҗәгать итмәгән парлар юк диярлек. Озак еллар балага уза алмаучылар бар, ләкин алар намус белән табибларга йөри.

"Суррогат ана итеп туганнарны кулланырга киңәш итмибез"

- Кемнәргә ЭКО ясарга ярамый, алар суррогат ана хезмәтен алырга мәҗбүр. Республикада бу никадәр еш күзәтелә?

- Бик еш дип әйтә алмыйм, ләкин бар. Бәлки, ул ешрак булыр иде, әгәр дә кешеләрнең финанс мөмкинлекләре булса. Чөнки ул эш бик зур акчалар белән бәйле. Суррогат ана хезмәтен бөтен ир белән хатын да күтәрә алмый.

- Суррогат аналарга нинди таләпләр?

- Суррогат ана 35 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш түгел. Аның үз баласы булырга тиеш, бер тапкыр да бала тапмаган хатыннарны суррогат ана буларак җәлеп итмибез. Ул сәламәт булырга тиеш, аның йөклелек белән проблемалары булмаска тиеш. Бер тапкыр кесарев кичүе белән бала тапкан хатын-кызны ала алабыз, ике тапкыр ясатканын алмыйбыз.

Тагын бер таләп: нәрсәгә барганыңны аңлау. Чөнки кайбер хатын-кызлар киләләр дә, минем суррогат ана буласым килә, диләр. Ләкин ахырына кадәр моның нәрсә икәнен, баланы бирергә туры киләчәген аңлап бетермиләр. Аларга 1-2 сорау биргәннән соң ук саубуллашабыз. Җаваплылыкны, психологик халәтнең нинди буласын барысы да аңлап бетерми.

- Суррогат ана булырга теләүчеләр акча эшләү максатында ризалашалармы, әллә хәйрия, ярдәм итү максатындамы?

- Һәрвакытта да диярлек акча эшләү максатыннан. Кайбер очракларда генетик яктан әти-әни булырга теләүчеләр өчен туганнары суррогат ана ролен башкарырга әзер. Ләкин үз тәҗрибәм буенча суррогат ана ролендә туганнарны кулланудан баш тартырга киңәш итәм. Чөнки туганнарына ярдәм итәм дип суррогат ана булырга ризалашучылар алга таба нәрсә көтәсен ахырына кадәр аңлап бетерми. Ә иң мөһиме - бала тапканнан соң аны бирергә кирәклеген уйламый. Аннары ул баланы гел күреп торырга туры киләчәк бит, бу бик көчле психологик момент. Сеңлесе апасы өчен тапкан очраклар булды, ә аннары аларның тормыш юллары аерылды, конфликтлар булды. Шуңа күрә, туганнар өчен туганнар табу очракларын булдырмаска тырышабыз. Әлбәттә, финанс ягыннан бу җиңел очрак, ә менә психологик мөнәсәбәтләр гыннан бу бик авыр.

- Шундый ысул белән бала тапкан хатын-кызларда ана инстинкты барлыкка киләме?

- Әйе, әлбәттә. Без аларны күзәтеп бармыйбыз, ләкин суррогат ана табып биргән балалы гаиләләрне очратканым бар, ана инстинкты белән дә, бала белән мөнәсәбәтләр белән дә барысы да яхшы.

- Андый гаиләләрдә балага карата мөнәсәбәттә проблемалар буламы?

- Без аларны күзәтмибез, ләкин элемтәдә булган гаиләләрдә проблемалар юк. Бәлки бардыр, бәлки алар аны әйтмиләрдер. Чөнки моңа барган кешеләр бик озак вакыт шуның белән яши, бик күп көч, финанслар сарыф итә, аннары инде бу баланы яратмыйм дип әйтми. Мин белгән гаиләләрдәге балаларны аналар үзләре тапкан балалар кебек үк яраталар. 

- Донор ярдәмендә үзе өчен бала тапкан хатын-кызлар бармы?

- Әлбәттә. Үзләре генә үстерәләр.