Төзелеш өчен җир кишәрлеге сайлаганда ничек ялгышмаска?

11 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Георгий Трушкин
Җир кишәрлеге сатып алганда бик күп нюансларны исәпкә алырга кирәк. Игътибарны бәягә генә юнәлтергә түгел: беренче карашка җәлеп итәрлек бәяле кишәрлек юлсыз, газсыз һәм сусыз булырга мөмкин, анда төзелеш эшләре тыелган булуы ихтимал. Кайсы детальләргә игътибар итәргә һәм бар яктан да килгән кишәрлекне ничек сайларга? Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Новые Земли” девелопер компаниясендә сөйләделәр. 

Файдалану өчен рөхсәт ителгән җир кишәрлекләре төрләре

Төзелеш өчен җир кишәрлеге сатып алганда, беренче эш итеп җирнең юридик статусы хакында тулы мәгълүмат алырга кирәк. Әйдәгез терминнарны барлыйк.

1. Җир кишәрлекләре категорияләре.

Россия Федерациясе Җир кодексында җир кишәрлекләренең 7 категориясе күрсәтелгән. Алга таба анда торуны күздә тотып төзелгән өй салу өчен безне бер категория генә кызыксындыра. Бу торак пунктлар җирләре, ягъни төзелеш өчен һәм торак пунктларны үстерү өчен булган җирләр. Шул категориягә кергән җирләр генә кишәрлекләрне тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирә.

2. Файдаланырга рөхсәт ителгән төрләр

Торак пунктның барлык территориясе дә төрлечә файдалану өчен зоналарга бүленгән. Мәгълүмат Җирне файдалану һәм Төзелеш кагыйдәләрендә күрсәтелгән. Анда территориаль зоналар һәм шәһәр төзелеше регламентлары бирелә. Йорт салу өчен безгә шәхси торак йорт салу өчен булган зоналар туры килә. Бу Ж1 һәм Ж2 зоналары.

Аларда файдалану төре индивидуаль торак йорт (русча ИЖС) дип атала.

Җирне файдалану һәм Төзелеш кагыйдәләрендә үз кишәрлегегездә сезгә нәрсә эшләргә рөхсәт ителгәне һәм нәрсә тыелуы язылган. Җир кишәрлегенә кагылышлы актуаль мәгълүматны алу өчен Җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планына (русча ГПЗУ) заказ бирү кирәк. Бу төгәл кишәрлек буенча Җирне файдалану һәм Төзелеш кагыйдәсеннән өземтә. Анда җир кишәрлеген файдалану төрләре, аның чикләре һәм төзелеш нормативлары хакында мәгълүмат бирелә.

“Новые Земли” девелопер компаниясендә Җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы сату алдыннан һәр участокка алына. Бу сатып алучының да, сатучының да кишәрлек йорт төзелеше өчен яраклы булуында шик булмасын өчен эшләнелә.

Коммуникацияләр

Әгәр дә җир кишәрлеге статусында барлык юридик-хокукый нечкәлекләр исәпкә алынган икән, коммуникацияләр белән кыенлыклар килеп чыгарга тиеш түгел. Инженерлык коммуникацияләре Сезнең кишәрлеккә нинди вакыт эчендә кертелү мәсьәләсе генә килеп туа. Коммуникацияләр кертелгән җир кишәрлеген сайлау җайлырак. Яисә коммуникацияләрне яхшы репутацияле төзелеш оешмасы керткән участокны сайларга була.

Урыны һәм логистика

Җир кишәрлегенең урынын сайлаганда үз теләкләрегезне исәпкә алырга кирәк. Урманнар, сулыклар булу, шәһәр шау-шуы булмавы, һәм, шул ук вакытта, цивилизациягә якын булу һәм үсеш алган инфраструктура – бу бик сирәк тәңгәл килә торган әйберләр. Нәрсә мөһимрәк икәнен үзегез сайлыйсыз.

Шулай ук җир кишәрлегенә килә торган юлларга игътибар итәргә кирәк. Безнең объектлар мисалында карыйк. Минем Царицыно коттеджлар бистәсе Губкин урамыннан 5 минутлык юл ераклыгында. Аннан шәһәрнең теләсә кайсы ноктасына җиңел генә барып җитәргә мөмкин. Шул ук вакытта бистә урман белән уратып алынган. Яңа Царицыно бистәсе бераз ераграк урнашкан, әмма аңа керү юллары икәү: Нагорный ягыннан да, М7 трассасы ягыннан да бар. Бу сезгә шәһәрнең кирәкле районына, бөкеләргә эләкмичә генә, барып җитү мөмкинлеге бирә. Өегез янындагы тынлык, тынычлык һәм яхшы экология цивилизация уңайлыклары белән берләшә.

Инфраструктура

Зур төзелешләр һәм ябык типтагы коттеджлар бистәсе объектлары арасында зур аерма бар. Соңгыларында социаль инфраструктура үсеше, юллар һәм юллар чишелешләре, бистәдә үзегезне куркынычсызлык астында тою мөмкинлеге бирә торган пропуск системасы уйланылып планлаштырылган.

Барлык уңай һәм тискәре якларны яхшылап, төптән уйлап, сайлагыз. Шул чагында сез һичшиксез хыялдагы йортыгызны төзи алачаксыз! 

Реклама хокукында


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Әни, син нигә килдең? Кит!”: Казанда “Икенче Горки” җинаятьчел төркем катнашучыларын хөкем итәләр

Урлау, талау, янау. Казанның Идел буе судының гаепләнүчеләр эскәмиясендәге тугыз егет авыр җинаятьләрдә гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча алар барысы да “Икенче Горки” оештырылган җинаятьчел төркемендә (ОПГ) катнашкан. Ә гаепләнүчеләр үзләре һәм аларның туганнары бернинди дә җинаятьчел төркем булмаганын әйтә - аларның кайберләре хәтта бер-берсе белән таныш та түгел дип ышандыра. Яшүсмерләр оешкан җинаятьчел төркемнәргә ничек кереп китә? Бу хакта “Татар-информ”га психолог һәм элек бер группировкада йөргән ир-ат сөйләде.

Җәмгыять

"Күңеле сизгән шикелле, санаулы еллар гына калды бит, диде". тарихчы Җәүдәт Миңнуллин белән бәхилләшү

“Күп һәм төгәл белүенә шакката идек” ди туганнары, хезмәттәшләре аның турында. Булса да булыр икән тарихка шулкадәр мөкиббәнлек, дип әйтеп була аның турында. Тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин кичә, йөрәге тотып, кинәт вафат булды. Бүген үзе яшәгән йорты янында аның белән хушлашу чарасы узды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла