Сугышта хәбәрсез югалганнар турында мәгълүматны нинди сайтлардан табып була - исемлек

7 май 2017

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Алсу Гатауллина
Бөек Җиңүнең быел 72нче язын каршылыйбыз. Бу – уртача алганда бер кеше гомере дигән сүз. Сугыш беткәч туган бала инде сигезенче дистәсен ваклый. Яу кырыннан исән-имин кайткан ветераннар сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. 72 ел вакыт узса да, әле һаман ирен яки әтисен көтеп яшәүчеләр бар. Юк, инде алар исәнлегенә өметләнми дә. Һичьюгы газизләренең кайда, кайчан һәлак булуын, кайда җирләнүен белергә тели.

Соңгы елларда район үзәкләрендә генә түгел, авылларда да Мемориллар, һәйкәлләр калкып чыкты. Анда илгә Җиңү алып килгән батырларның исемнәре язылган. Тик яу кырында башын салган меңләгән гомер турында бүгенгә кадәр билгесез. Алар хәбәрсез югалганнар дип йөртелә.

Фронтта һәлак булучыларның гаиләләренә айлык пособие түләнгән, ташламалар каралган. Ә хәбәрсез югалучыларның гаиләсе болардан мәхрүм. Сугыш ахырына андыйларның саны 5 миллионнан 9 миллионга кадәр җиткән. Дөрес булса, һәлак булган батырның туган ягына әйләнеп кайткан шәхси әйберләре махсус юк ителгән дип тә сөйлиләр. Пособие түләмәс өчен...

Инде бу еллардан бирле шактый сулар аккан. Бәлки, Intertat.ru укучылары арасында әтисе яки бабасы турында төгәл мәгълүмат алырга теләүчеләр бардыр.

Сугыш кайтавазы, батырларның үткән юлы, кайда һәлак булуы яки җирләнүе турында төрле сайтлардан карап белергә мөмкин.

Эзләү сайтлары

www.podvignaroda.ru – “Подвиги народа” – электрон документлар банкы. Анда сугыш чорында бүләкләнгән солдатлар һәм аларның күкрәк билгеләре турында мәгълүмат тупланган.

www.obd-memorial.ru – “Мемориал” - әлеге сайтта сугыш еллары һәм аннан соңгы чорда һәлак булган яки хәбәрсез югалган ил сакчылары турында мәгълүмат бар.

www.pamyat-naroda.ru “Память народа” - Геройның җирләнү урынын табарга ярдәм итә, хезмәт юлы турында сөйли.

www.rkka.ru “Рабоче-Крестьянская Красная Армия” сайтында 1921-1931 елларда “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнүчеләр турында мәгълүмат табарга була.

www.moypolk.ru “Мой полк” сайты аша солдатлар тормышы турында гына түгел, тыл хезмәтчәннәре турында да белергә мөмкин.

www.dokst.ru сайтында немец пленында гомере өзелүчеләр турында мәгълүматлар тупланган.

www.polk.ru “Забытый полк” сайтында XX гасыр сугышларында хәбәрсез югалган совет һәм Россия солдатлары турында мәгълүмат җыелган.

www.pomnite-nas.ru “Помните нас” - әлеге сайтта хәрби каберләр турында мәгълүматлар бар. Шунда ук аларның фотоларын карарга, бәяләмәләрен укырга да мөмкин.

www.rf-poisk.ru - Россия Эзләү хәрәкәтенең рәсми сайты.

Хәрбиләр язмышы белән soldat.ru һәм rkka.ru сайтларыннан танышырга мөмкин.

Тарих

Сугыш вакытындагы иске газеталарны oldgazette.ru сайтыннан укырга була. Ә сугышчан операцияләр турындагы тәфсилле истәлекләр белән www.rkka.ru сайтыннан таныша аласыз. Монда шулай ук хәрби карталар, сугыш планы, сугышның этаплары да күрсәтелгән.

Шулай ук солдатлар турында мәгълүматлар башка хәрби архивларда да тупланган. Болар Федераль архив агентлыгы (www.archives.ru), Россия архивы (www.rusarchives.ru), Эчке эшләр министрлыгы архивы (archive.mil.ru), Россия дәүләт хәрби архивы (rgvarchive.ru), Россия дәүләт иҗтимагый-сәяси архив (rgaspi.org).

Федераль һәм регионара архивларны әлеге сайт аша табарга мөмкин: victory.rusarchives.ru

Казанда да бар, бушка!

Башкаланың Җиңү паркында урнашкан электрон “Хәтер Китабы” аша да күп мәгълүмат алырга мөмкин.

– Җиңү паркында “Хәтер Китабы” мемориаль комплексы 2016 елның 30 июнендә ачылды, – ди “Хәтер Китабы” мемориалы башлыгы Анастасия Былинкина. – Әлеге мемориаль Бөек Ватан сугышы елларында батырларча һәлак булган татарстанлыларның хәтерен мәңгеләштерү максатыннан төзелде. Булган мәгълүматны саклау белән бергә, бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнарны эзләү дә безнең бурыч. Татарстанда андыйларның саны 180 меңгә җитә.

Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышына Татарстаннан 700 мең кеше китә. Шуларның 390 меңе туган якларына кире әйләнеп кайтмый. Аларның якыннарының күбесе әле дә булса “похоронка” кәгазе көтә. Әтиләрен, бабаларын эзләп килүчеләр бар. Аларга без иң элек солдат турында кыскача мәгълүмат бирерлек анкета тутыртабыз. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе “похоронка” алуга ирешә. Анда геройның кайчан, кайда һәлак булуы язылган була. Шулай ук бүләкләнү документлары табылган очраклар да бар. Аларның күчермәсен дә якыннарына бирәбез. Анда сугышчының төп каһарманлыклары языла.

“Хәтер китабы”н да яңартып торабыз. Әйтик, 2016 ел ахырында исемлектән 5 мең фамилияне алдык. Болар – сугыш тәмамлангач кына вафат булучылар. Кайвакытта бер үк исемле, бер үк фамилияле геройлар була. Аларның сугышчан юлын теркәгәндә, бутлачыклар да китә. Якыннары, туганнары ярдәме белән аларны да дөресләп язабыз.

Мемориал дүшәмбедән кала һәр көнне иртәнге 10нан кичке 6га кадәр эшли. Биредә мәгълүматлар базасы тупланган 4 монитор урнашкан. Анда Татарстаннан 400 мең сугышчы фамилиясе кергән. Көн саен керергә мөмкин булган мәгълүматлар базасы белән эшлибез. Сентябрьдән алып бүгенге көнгә кадәр тагын 7 мең фамилия табылды.

Мемориалга керү ирекле. Мәгълүматны һәркем үзе эзли. Моның өчен таблога сугышчының исем-фамилиясен язарга гына кирәк. Әгәр бу кеше хакында мәгълүмат бар икән, без извещение бирәбез. Әгәр сугышчы базага кертелмәгән һәм ул хәбәрсез югалган икән, эзләү эшен дәвам итәбез. Әлегә бу хезмәтләрнең барысы да бушка.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Иркә: “Әтиемнең үлүе - минем өчен беренче зур кайгы”

“Үлем ширбәте ачы булса да, һәркем эчәр”. Бу сүзләр ачы хакыйкатькә ия. Үлем, без туганнан ук, артыбыздан йөгерә башлый. Җырчы Иркә әтисе Миндәр абыйның вафаты турында хәбәр итте. 9 июль көнне аны җирләделәр. Без җырчы гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз. 

Җәмгыять

Татарстанда бал кортлары үлә: умартачылар басуга химикат сипкән хуҗалыкларны гаепли

Татарстанда 3 мең бал корты оясы үлүе теркәлгән. Интернет челтәрләрендә җирдә өемнәре белән ятучы бал кортларының фотолары һәм видеолары артканнан арта бара. Күпчелек умартачылар фикеренчә, проблема агулы химикатларны көндезен кояшлы яки көчле җил вакытында, умартачыларга хәбәр итмичә генә кертү белән бәйле. “Татар-информ” хәбәрчесе белгечләр һәм зыян күрүчеләр белән бу проблемага ачыклык кертте.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла