Сочида һәлак булган Коляның әтисе Сергей: "Улыбызның диңгезне күрү хыялын тормышка ашырырга теләгән идек"

6 август 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: aksubayevo.ru
Быелгы җәй әллә нинди хәвефле кебек. Көн тудымы, су һәм яшен корбаннары турында мәгълүмат килеп кенә тора. Суга батып үлгән, яшен сугып үтергән балалар турында ишетү аеруча үзәк өзгеч. 

3 август көнне Сочиның Лазеревское бистәсендә ливневка чокырына төшеп һәлак булган 7 яшьлек малайның үлеме бөтен илне тетрәндерде. Түбән Камада яшәгән сабый бүген Аксубай районы Иске Илдерәк авылы зиратында җир куенына иңдерелде. Ни кызганыч, быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керергә әзерләнгән Коля Мальков гүр иясе.


Бу фото Сочи хакимияте сайтына урнаштырылган

Коляның күңел түрендәге иң эчкерсез хыялы диңгезгә бару булган. Аның әтисе Сергей Мальков “Интертат”ка шул хакта белдерде. Күрәчәге шул булгандыр: биредә аны үлем сагалап торган. Коляны әбисе Галя алып барган. Әле яңарак кына баласын җирләп, Аксубайдан Түбән Камага кайткан ата озак сөйләшә алмады, һәм аны аңлап та була. Бала хәсрәтеннән дә ачырагы юк, диләр.

– Коля диңгезгә барырга бик хыяллана иде. Аның күңел түрендәге якты теләге иде бу. Минем әнием көннәр алды да, бер атнага киттеләр. Оныгының хыялын тормышка ашырасы килде. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем нидер буласын сизендем, - ди Сергей Мальков.

Сочи мэриясе яңгыр сулары агып төшә торган чокырга егылып һәлак булган малайның үлемендә әбисе дә гаепле дигән. Әби белән онык ливневка каршындагы кунакханәдә яшәгән. Әбинең бу тирәне яхшы белгәне, чокырда рәшәткәләре булмавы турында хәбәрдар булуы турында әйтелә. “Көчле яңгыр һәм шторм турында кисәтүләр берничә тәүлек дәвамында таратылды, куркынычсызлыкны кайгырту, тормышны куркыныч астына куймау турында әйтелде”, - дип аклана мэрия матбугат хезмәте. Белгечләр рәшәткәләр булмауны, инженерларның проект карары булган, дип әйтә. Имеш, тропик көчле яңгырлар була калса, рәшәткәләрнең су басуга китерүе ихтимал. Шул сәбәпле, ливневка ачык булган.

Әби, баланы коткарырга теләп, ливневкага үзе дә сикергән. Әмма коткара алмаган - бала егылган вакытта башын бәреп, аңын югалту сәбәпле, диңгезгә агып киткән. Әби, көчле тетрәнү алу сәбәпле, сырхауханәгә җибәрелгән. Хәзер инде ул Татарстанга кайткан. 


Баланың гәүдәсен алырга килгән туганнарын яшәтү чыгымнарын Сочи үз өстенә алса да, гаепне тануның әсәре дә күренми. Кеше хәлен кеше белми. Сергей Мальков та, гаепне, җаваплылыкны кемгәдер аударып калдыру бездә гадәти хәл бит инде, ди. Газизләрен югалткан Мальковларның Сочи администрациясенә карата судка шикаять бирү-бирмәүләре әлегә билгесез.

– Судка бирү мәсьәләсен әле уйлап та карамадык. Компенсацияләр турында да әле беркем берни әйтми. Әле кичә кич кайтып, бүген җирләп, яңа өйгә генә кайттык, - ди Сергей Мальков.

Алена һәм Сергей Мальковлар гаиләсе соңгы ярты елда Түбән Кама районы Ширәмәт авылында яшәгән. Шәһәрдәге фатирларын сатып, биредә шәхси өйләре белән яшәргә ниятләгәннәр. Мальковларның ерак туганнары Эдуард әйтүенчә, балаларына һава да чистарак булыр дип, шулай карар кылганнар. Колядан тыш, Мальковларның 3-4 яшь тирәсендәге кечкенә уллары Кирилл бар.

– Мальковлар Ширәмәткә быел апрель аенда гына күченде. Минем җирлектә 1 меңнән артык кеше яши, бу гаилә белән якыннан таныш түгел идем. Быел Коляның мәктәпкә укырга керергә тиешлеген генә беләм. Кичә баланы алып кайткач, өйләренә кайгы уртаклашырга килдем, - диде Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы Владимир Емельянов.


Коляның әти-әнисенең ике яктан да әби-бабайлары чыгышы белән Аксубай районы Иске Илдерәк авылыннан. Алар бүген барысы да Түбән Кама районында яши. Иске Илдерәк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин, авылда туганнары күп булганлыктан, баланы шунда җирләргә карар кылганнарын әйтте.

– Күмәргә бөтен әби-бабайлары, туганнары зур автобуста кайтканнар иде. Җирләү бик авыр узды. Улыңны, оныгыңны кинәт кенә югалтып карале син! – ди Валерий Альметкин. 

- Без бар кешенең дә Коля, аның гаиләсе һәм якыннары өчен, шушы авыр минутларда Ходай ярдәм итсен, дип дога кылуларын сорыйбыз. Мальковлар гаиләсенә җылы сүзләр, догалар белән ярдәм итәргә кирәк, - дип белдергән Рождество Христова храмы рухание, иерей Артемий Ямашев бүген җирләгән вакытта.

Баланы күмүдә Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов һәм район җитәкчеләре катнашкан.

– Бик тәртипле гаилә. Сергейның әти-әнисе Василий абый белән Галя апа – бик яхшы кешеләр. Сергей белән без кечкенәдән хоккей уйнап үстек, бүген дә уйнарга тырышабыз. Бер мәктәптә укыдык, - дип сөйләде Сергей Мальковның дусты Виктор Харитонов.

Малайның әти-әнисе эшләүче ТАНЕКО һәм Түбән Кама нефтехим заводлары җитәкчелегенең фаҗига кичерүче гаиләгә тиешле ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә иткәнен язган идек.

РФ Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча идарәсе матбугат хезмәте “Саксызлык белән үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Фаҗиганең шаһитлары сораштырыла.

Бүген тирән газап кичерүче Мальковлар гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз. Күркәм сабырлыклар телибез!

Фикерләр








Җәмгыять

Үлеп терелгән хатынның бала табу тарихы: "Мунчадагы пар сыман ак томан күрдем"

25 яшендә клиник үлем кичергән Казан кызы Екатерина Нетужилина өченче тапкыр әни булды. Гәрчә өченче мәртәбә бала табу үзе өчен куркыныч булса да, ул шушы адымга җөрьәт иткән. Хәер, якты дөньяга туарга дип Ходайдан яратылган җан тумый калмый. Курку белмәс, тормышка гашыйк Катя гомере кыл өстендә булган мизгелләрне күңелендә яңартып, “Интертат”ка сөйләде.

Җәмгыять

“Габдерәшит булсынмыни?” Татарстан язучылары Казан аэропортына Тукай исемен бирүне яклап чыкты

Казан халыкара аэропортының яңа атамасы өчен тавыш бирү дәвам итә. “Россиянең бөек исемнәре” проектының беренче этабында халык үзе күрергә теләгән исемнәрне тәкъдим итте. Билгеле булганча, татар шагыйрьләре Г.Тукай белән М. Җәлил һәм авиаконструктор А. Туполевка тавыш бирергә мөмкин. Әлегә 31483 тавыш белән Г. Тукай исеме алда бара, А. Туполев өчен 10388 кеше тавыш биргән, М. Җәлил өчен 4817 тавыш җыелган.

Җәмгыять

Татар ата-аналары нәрсә турында кисәтә?

18 ноябрьдә Казанда “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” темасына татар телле ата-аналар конференциясе узды. Чарада Татарстанның төрле шəһəрлəреннəн, Башкортстаннан, Кырымнан килгән галимнəр, укытучылар һəм иҗтимагый оешмалар вәкилләре милли мәгариф мәсьәләләре буенча фикер алышты, практик тәкъдимнәрен җиткерде. "Татар-информ" хәбәрчесе әлеге очрашуда яңгыраган төп фикер-тәкъдимнәрне барлады.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла