“Соңгы вакытта ашкынган кебек иде...” Баянчы Шәфәгать Салихов турында иҗатташ дуслары

28 октябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Салаватның баянчысы буларак танылган Шәфәгать Салиховның вафаты турында хәбәр һәркем өчен тетрәндергеч булды. Әле 13 августта гына 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтеп, баянын сузып, күпләрнең мәҗлесенә ямь өстәп йөрүченең гомере юлда кинәт өзелер дип кемнәр уйлаган?! 

Баянчы Шәфәгать Салихов кичә, 27 октябрь кичендә Казан-Чаллы юлында автоһәлакәттә вафат булды.  Бүген аны туган ягы - Азнакай районы Татшуган авылында җирләделәр.

Шәфәгать Салихов татар тамашачысына Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы буларак танылды. Аның уйнавына кушылып, Салават Фәтхетдинов "Урсал тауда", "Әнкәмнең догалары" һәм башка бик күп популяр җырларын башкарды. Салават Фәтхетдинов "Бер егет гармун сайлый" җырын Шәфәгать Салиховның үзенә багышлап башкара иде. 

"Җәмәгать, Без Азнакайдан дустыбызны җирләп кайтып киләбез. Без килгәндә җәй иде, хәзер кыш. Бик шәп кеше иде Шәфәгать. Табигать елый", - дип язган Салават Инстаграмдагы битендә.

“Дөнья малы дип чукынмады, ипле кеше иде ул”

Баянчының гаилә дусты журналист, алып баручы Эльмира Сәлахова Шәфәгать Салихов турында озаклап сөйләде.

– Бик көтелмәгән хәбәр булды. Шәфәгать абыйны 2002 елдан ук беләм. Шуннан бирле тыгыз элемтәдә, аралашып яшәдек. Иң беренче танышу, журналист буларак, интервью алып башланып киткән иде. Аннары тагын да якынрак аралаша башладык. Мәҗлесләр алып баручы буларак, аның белән бергә бик күп эшләргә туры килде. Үзе әйтмешли, 200 дән артык мәҗлесне бергә уздырдык. 

Кешелекле, ярдәмчел, беркайчан кешене кыен хәлгә калдырмый, әйткән сүзен үти торган кеше иде. Комсызлык юк иде аңарда, чиста күңелле иде. Нинди генә авыр вакытлар булмады тормышымда, һәрвакыт аның белән киңәшлштем. Ул һәрвакыт төпле киңәшләр бирә иде. Машина алгач та, аның белән киңәштем.

Дөнья малы дип чукынмый торган, ипле кеше иде. Булганына шөкер итеп яшәде. Кешелеклелеге, мәрхәмәтлелеге, дөнья малы җыймыйча яшәве мине сокландыра иде.

Аның хатыны да искиткеч яхшы кеше. Алар икесе дә кунакчыл, гади, ачык. Чаллыга барганда, аларга кереп куна идем. Лариса белән бергә 21 ел яшәделәр. Аның белән кичә сөйләшкән идем, бик елый.

Белгәнегезчә, беренче хатыны Мөршидә апа, 16 ел яшәгәннән соң, кинәт операция өстәлендә мәрхүм була. Ике баласы әнисез кала. Аннары үзендә көч табып, яңадан яшәп китеп, янә гаилә корды. Лариса белән уртак ике балалары бар. Рубинга 18 яшь, төпчек кызы Миләүшәгә октябрьдә генә 15 яшь тулды. Олы кызы Айгөл Түбән Камада өч малай үстерә. Айгөл белән бернинди проблемасы булмады. “Миңа бернинди борчу күрсәтми торган бала булды” дип әйтә иде ул аның турында.

Ашыккан инде ул, чөнки күзләре бик начар күрә иде. Күзлексез руль артына утыра алмый иде. Күзлеген кимичә шулай харап булдымы икән әллә, дип фаразлыйм инде. Ул күзләре начар күргәч, ипләп, әкрен генә йөри иде. Беркайчан ашыкмады, бу юлы күрәчәк булгандыр инде.

Шулкадәр яшисе килде аның. Салават концертында чыгыш ясаганда күзләре янып торды. Өч көн элек кенә хәл белергә шалтыраткан иде. Шактый гына сөйләшеп тордык. Берничә көн генә эшлим дә, аннары туктап торам, чөнки 1 ноябрьдән Чаллыда Салаватның концертлары, шунда чыгыш ясыйм диде. Соңгы сөйләшү шушы булды.

Татар эстрадасы өчен зур югалту бу. Үз эшенең чын остасы иде. Банкетларга беркайчан соңга калмый. Берничә сәгать алдан килә иде. Мин аның белән эшләгәндә һәрвакыт күңелем тыныч иде. Килми калып, бәйрәмне өзәр дигән уй башыма да кереп карамады. Минем ул банкетлардагы укытучым кебек булды. Сөйләү, алып бару, җырлау, гомумән программа буенча да бергә күп эшләдек. Шәхси гаилә бәйрәмнәребездә, туемда, әнинең юбилеенда да катнашты. Миңа бик зур югалту бу. Аңга килә алмыйча аптырап йөрим әле.

Чаллыда йорт төзеделәр бит инде. Әле чыга алмаганнар иде. Аңа да куанып “мин гармун уйныйм инде эш эшли белмәгәч, хатын эшли, туганнар килеп фундамент казый, ә мин аларга көч биреп гармунда уйнап тордым” диде. Юмор хисенә бай иде инде.

“Яшим дип яшәде”

Җырчы Ринас Әхмәтов Шәфәгать Салиховны балачактан белүен әйтте. Ул ЮХИДИ хезмәткәрләре сүзенә таянып, фаҗиганең ничек булганын сөйләде. 19 сәгать 15 минутлар тирәсендә Казаннан кайтып барганда, Шәфәгать Салихов агач төягән йөк машинасы артына килеп керә.

– Тормоз юлы 15 метрлап булган дип әйтәләр. Ул Казанда бер мәҗлестән Чаллыга тагын бер банкетка кайтып җитәсе булган. Һаман да шул гаилә туйдырабыз дибез бит инде...Яшим дип яшәде, планнары бары тик “алга” иде - ди җырчы.

Шәфәгать белән яшьлек бергә үтте

Җырчы Фирзәр Мортазин Шәфәгать Салихов белән бергә укыган.

– Без аның белән бергә укыдык, Лениногорскта 1972-1976 елларда тулай торакта бер бүлмәдә тордык. Көчле музыкант, яхшы кеше иде. Бик аяныч, авыр, ышанасы да килми. Яшьлек бергә үтте бит, ничек авыр кабул итмисең ди бу хәбәрне.

“Аның төпчеге әти кызы иде”

Җырчы Гөлназ Сираева Шәфәгать Салиховның төпчек кызын гел үзе белән ияртеп йөрүе турында сөйләде.

– Кызы Миләүшәнең Инстаграммына кереп карасаң, бик кызганыч, аяныч. Ул мәҗлесләргә, концертларга да әтисе белән йөри иде. Кыз балага кайчак әтиләр аеруча якын була бит. “Әти кызы” дигән төшенчә бар бит. Миләүшә һәрвакыт әтисе белән иде, - диде.

Сираева Шәфәгать Салихов белән эш буенча даими рәвештә очрашырга туры килгәнен әйтте.

– Ул һәрвакыт позитив, ачык, шат күңелле иде. Тормышында төрле вакыйгалар булгандыр, аңа да карамастан, оптимистик рухта яшәде. Аннан позитив энергия килеп тора иде. Һәрвакыт төпле, урынлы киңәшләрен бирә иде. Кем кем, ә аны алай тиз китәр дип күз алдына да китереп булмый иде. Бу бик көтелмәгән хәбәр. Шок кичердем...

Баянчы белән хушлашу

“Аның кебек баянчы юк, аңа ияреп җырларга рәхәт иде”

Соңгы елларда Шәфәгать Салихов Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймованың иҗатташ дусты булган.

– Алты ел рәттән бергә эшләдек. Аның кебек әйбәт кеше юктыр. Җыр ягыннан дөрес юнәлеш бирүче булды ул. Аның кебек баянчы юк, аңа ияреп җырларга рәхәт иде. Чын кеше иде инде. Кеше белән ачуланышмый, беркемгә дә начарлыгы тигәне булмагандыр. Безнең өчен икенче әтиебез кебек булды.

Өченче көн соңгы концерт Буада иде. Шунда ук ашыкканы сизелде. Кайтып китәргә ашыкты. Үзгәргән кебек тоелды безгә. Өй сала иде бит инде, тәрәзәләрен тизрәк куйдырырга дип уйлап, ашкынып йөрде...

Икенче көнне безнең Әлки районы Алпарда иде концерт, ул безнең белән бармады, Казанга банкетка килгән. Күрәсең, ышандырган булгандыр инде, үз машинасы белән киткән. Безнең белән йөргәндә үз машинасы белән йөрми иде. Кич тагын Чаллыга чакырган булганнар, күрәсең шунда ашыккан. Без кичә Әлкидән Свердловскка китмәкче идек, поездга утырдык та, шундый хәбәр килде, һәм без төшеп калдык, - дип сөйләде Руслан.

Руслан Кираметдинов әйтүенчә, җирләргә кайткан артистлардан Руслан белән Ильмирадан тыш, Салават Фәтхетдинов, Данир Сабиров кайткан булган.


Салават Миңнеханов Шәфәгать Салиховның якташы булуы үзе өчен горурлык булуын әйтә.

– Татшуган авылына кайткач, “менә Шәфәгать абыйның йорты” дип күрсәткән иделәр телевидениедә, мәдәният бүлегендә эшләгәндә дә. Ул йортка музейга караган күк карап үткән идек...Шуны гына әйтә алам: безнең белән бер сәгатьтән дә нәрсә буласын белмибез, - ди ул.

Ләйлә Дәүләтова:

Бүген якты дөньядан легендар баянчы, чын зур Шәхес, тугры Дус, ныклы Киңәшче , алтын КЕШЕ Шәфәгать Салихов киткән... Чаллы - Казан трассасында юл һәлакәте... Күзләре бик начар күрә иде Шәфәгать абыйның... Үзе һаман рульдэ йөри иде... Инде 1 ел буена сузганнан соң, якын араларда тапшыру эшлэргэ сөйләшкән идек... Урының ожмах турләрендә булсын Шәфәгать абый... Шулкадәр авыр хәбәр... Йөрәк елый...

  • “Мин 1981 елда өйләндем, 1982 елда кыз туды, аннан малай. Ләкин 15 ел яшәгәннән соң, хатын каты гына авырып, безне калдырып китеп барды. Авыр булса да, ир-ат барыбер ялгызы яши алмый. Минем дә яшь чак, балалар да бәләкәй. Менә 15-16 ел хәзерге тормыш иптәшем белән гомер итәбез. Тагын бер малай һәм бер кыз үстерәбез. Икенче тапкыр өйләнгәндә миңа 38-39 яшь иде. Ә Ларисага тулыр-тулмас 20 яшь”, – дип сөйләгән булган Шәфәгать Салихов үзе турында .

Шәфәгать Салихов 13 августта 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Балам шундый фаҗигагә эләгер дип һич уйламый идем, шул хәтле авыр”

Сафина Гөлгенә Инсаф кызы Яр Чаллы шәһәренә медицина училищесына имтиханга китеп барганда юл-транспорт һәлакәтенә эләгә. Кызның баш мие авыр җәрәхәтләр ала. Шуннан бирле ул аңсыз хәлдә. Ул үзе йөри дә, ашый да алмый. Гөлгенә төрле әгъзаларына тугыз операция кичергән инде. Үзе табиб булырга әзерләнеп йөргән 18 яшьлек кыз хәзер табиблар кулында.

Җәмгыять

"Баламны матурлык конкурсында катнаштыру өчен тугыз мең сум акча сорадылар"

Җиткән кызларны гына түгел, сабый кызларны да матурлык конкурсларында катнашырга чакырган игъланнар күргәнегез бардыр. Әлбәттә, һәр ата-ананың кызын иң матуры итеп күрәсе килә, шуңа андый конкурслар ымсындыра да. Тик аны-моны уйламый гына ризалык бирмәгез. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла