"Син бүген үләсең", яки сектант тормышы белән танышу

13 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА
Фото: https://pixabay.com
Сектантлар үзләренең бу юлга ничек чыгулары хакында "Интертат"ка сөйләде. 

Нәрсәдән башланды

Мин аның белән Бауман урамында очраштым. Моңарчы да яныма килеп төрле сораулар биргән кешеләр бар иде. Аларга артык игътибар бирми, яисә туктап булышырга кирәкме дип сорап кына үтеп китә идем. Икенче көнне үк аларны оныта идем. Җәй көне дус кызымны көткән вакытта да яныма бер чит ил кызы килеп утырды. Нәрсәдер сорый башлады. Я адашкандыр, я уку йорты кая икәнен белмидер дип, мин аны тыңлый башладым. Ул бер җөмләсе белән аптырашта калдырды. "Син бүген үләсең", ди. Иртән бик яхшы кәеф белән йокыдан уянган идем, бер дә үләргә дигән план юк иде. "Аңламадым" дим. "Син бүген үләсең. Үлсәң, нәрсә эшләр идең? Ничек уйлыйсың, син җәннәткә, әллә җәһәннәмгә эләгер идеңме?" - дип сорады бу кыз миннән.

Уйландым. Үзем дә журналист булгач, бу берәр нинди социаль роликтыр, яки пранктыр бәлки дип уйладым. "Белмим. Үземне бер гөнаһсыз дип әйтә алмыйм. Бер Ходай белә дип җавап кайтардым". Шушы сүзләрне ишетүгә ул бөтенләй башка тема турында сөйли башлады.

- Үзеңне коткарасың киләме?

- Нәрсәдән?

- Үлемнән. Иисус Христос безне коткара. Ул безнең өчен үлгән. Ул барыбызны да ярата. Кил әле, кочаклыйм. Әйдә безнең якшәмбе көн мәктәбенә кил!

Ул вакытта мин бу кыздан ничек кирәк алай тизрәк ераграк китергә тырыштым. Өйгә кайтканнан соң гына уйлана башладым. Казанда Иисус Христоска ышанасызмы дип акча сорап йөдәтүчеләр дә, үзләренең оешмаларына чакыручылар да аз түгел. Нинди оешма, нәрсә өчен җыелалар? Бу хакта күбрәк беләсем килде. Ислам, христиан дине белән үзләренең кырын эшләрен яшерергә тырышкан кешеләр дә бар бит араларында. Тагын бер тапкыр андый кешене очратсам, чакырган мәктәпләренә барып кайтам дип үземә сүз бирдем.

Насыйп булгандыр инде. Мин ял итәргә дип эскәмиягә утырган идем. Озын итәк кигән, битендә бер грамм косметика булмаган, чәчен бер якка җыеп үреп куйган, ярты башын яулык каплаган урта яшьләрдәге хатын-кыз яныма килеп утырды. Утырган җирдән минем белән сөйләшә башлады. Бу оешма турында күбрәк беләсем килде. Очрашуга кил, барысы турында да аңлатып сөйләрмен диде ул миңа. Ризалаштым.

Секта, квартира һәм сарык каны

Билгеләнгән көн килеп җитте. Бардым. Без Бауманда җыелдык. Кеше аз, бишәү генә иде. Фатирага барырга кирәклеге ачыкланды. Бардык. Кердек. Керүгә үк телефоннарны, электрон әйберләрне алып куярга куштылар. Бу шом өстәде. Хәләтемне бер үзем генә белә идем. Телефоннарны алып кую белән генә чикләнмәделәр, хатын-кызлар капшап та карады - кием астында яшереп калдырмаганмы, янәсе.

Анда да шул ук "Син бүген үләсең" дигән сүзләр белән каршы алдылар. Кешеләргә аякларын бөкләп идәнгә утырырга куштылар. 10 минутка якын шул сүзләрне кабатлап утырдылар. Янымда утырган хатыннан бу нинди фатир һәм еш аралашалармы икәнен сорадым. 

- Фатир үзгәреп тора. Һәр атна саен алыштырабыз. Без Ходайны каян да табабыз. Урынны алыштырып торырга кирәк. Ул бөтен җирдә дә безнең аңа ышануыбыз турында белергә тиеш.

- Еш очрашасызмы?

- Юк. Яңа кешеләрне кабул иткәндә генә очрашабыз. Монда һәркем үзе өчен эшли. Без дөрес дин юлын күрсәтергә тиешбез.

- Бу дин турында сөйләп китче. Ничек инде дөрес юл?

- Чын дөреслекне беләсең килсә, Коръән һәм Библия укы. Икесен берләштерсәң, дөрес дин килеп чыга. Кеше кайсын булса да сайларга тиеш түгел.

- Син монда күптәннәнме? Кем алып килде?

- Бер ай бар. Дустым чакырды. Аның монда йөргәне хакында белә идем. Әле аның дөрес юлда икәнен ул вакытта аңламый идем.

- Акча сорыйлармы соң монда?

- Юк. Без үзебез корбан итәбез. Без бүген үләбез. Кешеләрне коткарыр өчен без акча жәлләргә тиеш түгел. Кеше кирәгенчә үзе бирә.

Алга таба сөйләшү тукталды. Озын чәчле, ябык киемнәрдәге хатын-кыз чыгып, безгә ни өчен җыелганыбыз хакында аңлата башлады. Аның сүзләре буенча, без барыбыз да үләчәкбез. Шуның өчен чын дингә керү һәм үзебезне коткару бик мөһим. Дөрес юл христиан һәм мөселман дине кушылмасы дип аталды. Беренче утырыш өчен акча түләнми икән. Икенче утырышка теләгән кешеләр килә ала. Ләкин анысына килгәндә нәрсәдер корбан итәргә кирәклеге ачыкланды. Кешеләрне коткару өчен акча кирәклеге хакында әйтелде.

Җыен тәмамланганнан соң 15-16 яшьләрдәге егет белән сөйләшергә булдым. Аның әнисе аралашуыма башта карышса да, мин бу дин белән кызыксынганым, "дөрес юл" турындагы сорауларны бирәм дигәч, тынычланды.

- Син монда кайчаннан?

- Балачактан. Әни алып килде. Алар мине алга таба җитәкче итеп күрәләр. Мин кешеләргә дөрес юл күрсәтергә тиеш.

- Теләп йөрисеңме?

- Юк. Әни өчен генә. Алар мине сайладылар. Мин моннан китсәм, әни риза булмаячак.

- Бу юл турында сөйләп китче.

- Мөселман һәм христиан дине бергә кушылырга тиеш. Бу чын һәм бердәнбер дөрес юл санала. Без христианнар кебек чәршәмбе һәм җомга көнне генә түгел, атна буе пост тотарга тиеш. Ит, сөтле әйберләр ашарга ярамый. Коры җиләк-җимеш, яшелчәләр, боткалар гына ярый. Күргәнеңчә, бездә таза кешене күреп булмый. Кеше иң беренче җанын кайгыртырга тиеш, тәнен түгел.

- Ә мөселманнардан нәрсәләр аласыз?

- Корбан чалу. Бездә билгеле бер система бар. Әгәр унга якын кешене алып килә алсаң, сиңа башка төрле караш була. Син башкалардан бер баскычка югарыда торачаксың. Андыйларга тап куялар.

- Нинди тап?

- Сарык канын кулга тамызалар. Андыйларны җиңел үлем көтә дип санала.

- Китәргә уйламыйсыңмы?

- Мин әле булдыра алмыйм. Әнине моннан алып чыгарга кирәк. Ахыргача ябыгып, тилегә чыкканчы...

Әлеге егет белән озак сөйләшеп булмады. Әнисе килеп, кулыннан җитәкләп диярлек өстерәп алып китте.

Кем җәһәннәмгә эләгәчәк?

Таралышып беткәнче бер яулыкка төренгән мөселман кызы белән дә сөйләшеп алырга өлгердем. Ул монда икенче ай икән. Ике ай эчендә барлыгы 3 очрашуга килгән.

- Нигә бу юлга кереп китәргә уйладың?

- Дус кызларым әйтте. Барырга булдым.

- Дөрес дин дип саныйсыңмы?

- Әлбәттә. Монда килгәч, мин күңел тынычлыгы алдым. Чынлап торып тынычлап яши башладым. Без барыбыз да үләсе барлыгы турында уйларга тиеш. Үлемгә әзерләнергә кирәк. Син әле беренче генә тапкыр монда киләсең. Күбрәк йөри башласаң, барысын да аңларсың. Дөрес ашау, киенү - барысын да өйрәнәсең.

- Дөрес ашау?

- Әйе. Ит, сөтле әйбер ашамаска кирәк. Бөтен әйбер дә хәләл булырга тиеш. Ләкин син ул ризыкларны чистартырга тиеш. Без ризыкларны Х. алып киләбез. Ул догалар укый. Догалы ризыкны гына ашарга ярый.

- Кием турында нәрсә әйтә аласың?

- Ябык киемнән йөрү зарур. Чәч күренсә ярый. Яулык кияргә кирәк. Без үзебезнең матурлыкны күрсәтеп йөрергә тиеш түгел. Мин бу хакта дус кызларыма да әйтәм.

- Алга таба нишләргә уйдыйсың?

- Дөрес дин буенча яшәргә. Мине өйдәгеләр өнәп бетермәсә дә, миңа барыбер. Алар җәһәннәмгә эләгәчәк. Ә мин җәннәттә виноград ашап, аларның җәфаланганына карап утырачакмын.

Сүз өзелде. Таралыштык. Яшесең, яшисең дә нинди дөньяга килеп эләктем мин дип уйлыйсың. Кешеләр нәрсәгә андый җирләргә бара? Аларга ни җитми, нәрсә этәрә? Әллә кеше шулкадәр дәрәҗәдә сүзгә ышанучан зат буламы икән? Әллә инде чынлап бу озын күлмәкле, үрелгән чәчле апаларның гипнозлау көче бармы? Кешеләрнең баш миенә тәэсир итә алырлык сүз табалар инде әллә соң? Тәгаен генә җавабын белмим. Ул 10 минут буе аяк бөгеп бер үк җөмләне кабатлап утырган кешеләрнең уйлары нинди икәнне беләсем килмәгәнне аңлыйм. Әгәр дә аларның уйлар сәләтләре калган булса инде. Сүзгә тиз бирелмәүчеләр монда килеп утырмас иде.

Эшсезлектән, тормышта нәрсәдер эзләп таба алмаган кешеләр, әгәр дә сезнең чынлап та эшегез юк икән, китап укып, урамда паркта йөреп карагыз, берә шөгыль табыгыз. Бер белмәгән җиргә барып, үзеңне куркыныч астына кую - чыгу юлы түгел...  

Нәрсә ул секта?

Татарстанда барлыгы 1348 дини оешма барлыгы билгеле. Миссионерлык юнәлеше белән иң киң танылганнары арасында "Христос чиркәүләре", "Сведители Иеговы" (Россиядә тыелган), "Слово Веры", "Общество сознания Кришны"ларны атарга мөмкин. Болар рәсми рәвештә теркәлгән дини оешмалар. 

Секта (латинча secta — мәктәп, уку) - дини, фәлсәфи төркемне билгеләү өчен кулланыла торган термин, гадәттә бу төркемнең җитәкчесе була. Секта - юридик термин түгел, бу атаманың тискәре мәгънәсе булганга аны кулланмаска тырышалар. "Деструктив культ" термины ешрак кулланыла. 

Россиядә соңгы елларда 60лап дини юнәлеш тыелган, 20гә якынының эшчәнлеге вакытлыча туктатылган. Аларның кайберләре: "Россия арийларының Веда культурасы", Старовер-Инглиннарның Борынгы рус чиркәве", "Таблигъ Җәмәгать", "Мөвәһидләр җәмгыяте", "Формат-18", "Благородный Орден Дьявола", "Кровь и Честь", "Северное братство", "Фәйзрахманчылар", "Белый Крест". 

Закон тарафыннан тыюга эләкмәс өчен кайбер секталар үзләренең махсус атамасын билгеләми, традицион диннәр арасында яшеренә. Әйтик, үзләрен гадәти христианнар яки мөселманнар дип атый. Әмма секта икәнен берничә күренеш буенча ачыкларга мөмкин.

1. Сектантлар кешеләрне күбрәк үз оешмаларына алып килергә тырыша. Алар үзләренең дини хәрәкәтләрен пропагандаларга тырыша. Кайбер сектантлар үзләрен психологик тренинглар дип атап яшеренергә мөмкин. 

2. Сектада теге яки бу рәвешчә акча сорыйлар. Секталарның күбесе сектантлар хисабына гына яши. Сектага эләгеп күпмедер вакыт узганнан соң, яисә баштан ук укуларның акчалы икәнлеген әйтәләр. 

3. Китаплар, буклетлар. Кеше яңа дини хәрәкәткә кереп китсен өчен аңа китаплар, буклетлар, дисклар бирәләр. Бу аларны ышандыра, йогынтыны арттыра. 

4. Үзләренең символлары була. Сектантлар үзләренә генә хас сүзләр белән сөйләшә, яисә яшертен амулетлары, татулары була. Бу аларны читләрдән аерып тора торган билге. 

5. Секталарда рухи җитәкче була. Алар төрлечә аталырга мөмкин, әмма аңа карап берни дә үзгәрми - аның сүзен берсүзсез тыңларга кирәклеге тәкърарлана һәм бу рухи җитәкченең сүзе һәрвакыт дөрес санала.

6. Акыл белән уйлау чикләнә, кешенең хисләренә тәэсир итү өстенлек ала. Акыл белән сорау бирүчеләрне биредә яратмыйлар. Кешенең эмоциональ ягына басым ясар өчен ниндидер ритуаллар үткәрелә, кайберәүләрендә "махсус чәй" дигән булып, наркотик матдәләр дә кулланыла.

7. Секта үзен дөньяга каршы куя. Сектага килүчеләрнең калганнардан өстен булуы ассызыклана. Яңа килгән кешене җәмгыятькә каршы куя торган гамәлләргә этәрәләр. Мәсәлән, сектада булуына каршы әти-әнисе, егете белән талаштыралар.

8. Сектаның ниндидер максаты була һәм андагы кешеләр шуңа омтыла. 

Танышыгыз сектага керсә, нишләргә?

1. Кешенең нинди сектага эләгүен ачыкларга тырышыгыз.

2. Бу сектадан зыян күргәннәрне табарга һәм алардан ярдәм сорарга була.

3. Сектаны ачыктан-ачык тәнкаыйтьләү файдасыз. Сектант ул наркоман кебек - рациональ сүзне аңламый. Яки башка җиргә күченеп китәргә, яки сектадан акрын гына чыгарырга була.

Татарстан республикасы терроризга каршы көрәш комиссиясе аппаратының Яшьләр эшләре буенча булышчы Георгий Головнев бу проблемага үз фикерен белдерде.

"Секта сүзе корректлы дип әйтә алмыйм. Фәнни өлкәдә дә бу сүзгә төгәл аңлатма юк. Кайбер кешеләр секта сүзендә негатив йөртә һәм аны кулланырга ярамый дип саный. Фәнни өлкәдә секта сүзе урынына, яңа термин НРД (новое религиозное движение, яңа дини хәрәкәт) кулланалар. РФ законнарын карасак яңа дини хәрәкәттә бернинди начар әйбер дә юк. Алар үзләренең дини хәрәкәтләрен дөрес дин дип атаулары нормаль хәл. Әгәр дә без ислам, яисә христиан дине ягыннан карасак, әлбәттә бу яңа хәрәкәткә каршы булачакбыз. Ләкин, җәмгыятьтә әлеге яңа хәрәкәт, ислам, христиан һәм башка диннәр кебек яшәргә хакы бар. Әгәр дә ул кешегә, җәмгыятькә зыян салмаса", - дип сөйләде ул. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Хушлашудан соң бер ел: “Сәкинә Шәймиева тормышыбызның бер өлешенә әверелде...”

16 ноябрьдә Татарстанның тәүге Беренче Ледие, Татарстанның Беренче Президенты, Республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә Шәймиеваның арабыздан китүенә бер ел була. "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева Сәкинә ханым турында якты истәлекләре белән уртаклаша.

Җәмгыять

ДЦП белән авыручы 4 яшьлек Ринальнең әнисе Гөлсия ханым: «Безнең балалар кемнәрдер өчен бизнес кына»

Кызганыч, авыру балалар саны көннән-көн арта. Әти-әнинең йөрәге түзсен генә. Бөтен мәгълүмати мәйданнарда адым саен дәвалану өчен акча җыю бара. Газиз балаcын туу белән кемнең гүргә кертәсе килсен?.. Казанда яшәүче Щукиннар гаиләсе дә җитлекмичә туган уллары Ринальне аякка бастыру өчен бөтен көчен куя. 

Җәмгыять

Яшәртә торган ботокс агулымы, бал корты чакканнан кеше үләме, агулы еланны ерактан танып буламы - Сәрбиназ Шәйхеловадан татарча фәнни лекция

Күптән түгел Казанда Татар китабы йортында “Гыйлем” проектының “Хәлбуки” лекториенең чираттагы лекциясе булды. Сәрбиназ Шәйхелова косметологиядә кулланыла торган ботоксның агудан ясалуы, агулы еланның күзе песинеке кебек булуы, бал корты агуы һәм башкалар турында сөйләде. Бирегә студентлар да, өлкән яшьтәге тыңлаучылар да җыелган иде. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла