"Шоферларны иркенәйтү өчен күп еллар сарыф ителде": юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка ташламаны ни өчен бетерергә кирәк?

7 январь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Елена САЛЯХОВА, sntat.ru
ЮХИДИ штрафларын түләүгә ташламалар керткәч, шоферлар тизлекне ешрак арттыра башлаган. Бу хакта узган ел ахырында Татарстанның баш автоинспекторы әйтте. Татарстан юлларындагы вазгыятьне анализлап, белгечләр шундый фикергә килгән: ЮХИДИ штрафларына ташламалар кертү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны киметмәгән. 

Татарстанда штрафларга 50 процент ташламаны калдырыру-калдырмау турында уйланалар.

Министр Артем Хохорин белдергәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда 29 меңнән артык административ хокук бозу теркәлгән. Ләкин машина йөртүчеләр штрафларын түләргә ашыкмый. Ведомство башлыгы шоферларның штрафларны “җыеп баруына” һәм түләмәвенә берничә мисал китерде.

“Һәр өченче юл кагыйдәсен бозучы штрафларын түләми”, - диде Артем Хохорин.

Республика президенты Рөстәм Миңнеханов штраф түләүгә 50 процент ташламадан баш тартырга кирәклеген, штрафларны җыюга ташлама берничек тә тәэсир итмәвен әйтте. Машина йөртүчеләр юл кагыйдәләрен моңа кадәр дә бозганнар һәм әле дә шуны дәвам итәләр.

“Әгәр кеше бозган икән, түләргә тиеш. Нинди ташлама булуы мөмкин?”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шул көнне Рөстәм Миңнехановның әлеге фикере социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында таралды һәм резонанс барлыкка китерде. Күпчелек машина йөртүчеләр Татарстан Президентын хуплады. Алар фикеренчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны кырыс рәвештә штрафка тартырга кирәк.

Чыннан да, статистика мәгълүматлары буенча, юлларда кагыйдә бозулар кимемәгән. Юлларда иминлек тәэмин итү нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдрахманов ташлама кертелгәч, йөртүчеләрнең тизлек режимын ешрак боза башлавын әйтте.

“Татарстанда бу норманы керткәнче кагыйдә бозуларның кимүе күзәтелә иде. Ташлама керткәннән соң тизлек режимы белән бәйле кагыйдә бозулар артты. Әгәр 2015 елда 70 процент кагыйдә бозу тизлекне арттыру белән бәйле булса, 2018 елда ул 94 процентка җитте”, - диде Ленар Габдрахманов.

"Юл йөрү кагыйдәләрен бозу модага иярү булмаска тиеш"

Иң еш очрый торган кагыйдә бозу – тизлекне 20-40 км га арттыру. 250 сум кесәгә әллә ни сукмый, ул штрафны ташлама белән түли дә тагын юл кагыйдәсен боза.

Тизлекне арттыру Татарстан юлларындагы аварияләрнең төп сәбәпләрнең берсе. Соңгы елда шоферлар гаебе белән 3772 авария булган. 2017 елда бу сан азрак – 3600 булган.

Ләкин, тормыш күрсәткәнчә, хәтта тизлекне аз гына арттыру да фаҗига китереп чыгара. Мәсәлән, Казанның Ибраһимов проспектында булган юл һәлакәте. Рөхсәт ителгән 40 км тизлек урынына “Митсубиси” йөртүчесе 60 км тизлек белән барган. Җәяүлеләр кичүендә ул хатын-кызны һәм аның 10 яшьлек кызын бәрдерә. Икесе дә урында ук һәлак була.

Ленар Габдрахманов Татарстанда штрафлар җыю белән бервакытта да проблема булмавын әйтте. Һәм ташлама керткәнче алар югары дәрәҗәдә булган.

“Ташлама кертүнең бер сәбәбе - штрафларны түләү өчен мотивация булдыру. Республикада мондый проблема юк дип әйтер идем. Карарларны үтәү һәрвакытта да югары дәрәҗәдә булды. 2016 елның гыйнварыннан ташлама керткәннән соң, штрафларны җыю үзгәрмәде. Хәзерге вакытта каралган чаралар кагыйдә бозуларны киметми. Бу мәсьәлә буенча коллегаларыбыз һәм гражданнар белән фикер алышачакбыз”, - диде Ленар Габдрахманов.

Автоинспекция башлыгы фикеренчә, беренче чиратта шофер үзе юл йөрү кагыйдәләрен бозарга ярамый дип хәл итәргә тиеш.

“Без юл йөрү кагыйдәләрен бозу модалы булмауга омтылырга тиешбез”, - диде баш автоинспектор.

"Боздың, түләдең, тагын киттең... Штраф кыйммәт түгел бит"

Россия автомобиль хуҗалары федерациясенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Хәйруллин фикеренчә, ташламадан чынлап та баш тартырга кирәк. Аның сүзләренчә, ул башта ук моны кертүгә каршы булган.

“Мин бу ташламага каршы булдым. Чөнки моның штрафлар түләүне көчәйтү өчен кертелгәнен аңладым. Кешеләрне штрафларны шикаять итүдән дә баш тартырга мәҗбүр иттеләр. Бик күп шоферлар ташламаны югалтудан куркып судка мөрәҗәгать итмәячәк. Берникадәр вакыт үткәч ташлама инде гамәлдә булмаячак”, - дип үз фикерен белдерде Рамил Хәйруллин.

Рамил Хәйруллин фикеренчә, хәзерге вакытта ташлама белән бәйле вазгыятьне бер төрле дип кенә әйтеп булмый. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар, әлбәттә, ачу белдерәчәк. Ә кагыйдә бозмаучы шоферларга ул ташлама бөтенләй дә кирәкми.

“Ташлама шоферларга иркәнәеп йөрергә мөмкинлек бирә. Алар бер бәядән ике штраф ала. Кагыйдә бозуларын беләләр, ләкин штраф кыйммәт түгел бит. Боздың, түләдең, тагын киттең. Кабат боздың һәм түләдең. Шуңа күрә йөртүчегә ярты бәягә генә тагын бер мәртәбә кагыйдә бозарга берни дә комачауламый. Ташлама шоферларга кагыйдәне күбрәк бозсыннар өчен тәэсир иткән кебек килеп чыга. Кире нәтиҗә”, - дип ышана Рамил Хәйруллин.

Россия машина хуҗалары федерациясенең Татарстан бүлекчәсе башлыгы сүзләренчә шоферлар азрак кагыйдә бозсын өчен профилактика чараларын көчәйтергә кирәк. ДПС постларын күбрәк куярга, юллардагы хәлне җентекләп күзәтергә кирәк.

“Совет чорында шоферлар юл кагыйдәләрен бозудан курка иделәр. Чөнки җәзага тартачакларын белеп торалар иде. Хәзер дә шоферлар юл кагыйдәсе бозудан куркып торсыннар иде. Безгә шуңа ирешергә кирәк. Шоферларны иркенәйтү өчен бик күп еллар сарыф ителде инде”, - диде Рамил Хәйруллин. 

Президент сүзе

Декабрь ахырында, журналистлар белән очрашу вакытында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юл йөрү кагыйдәләрен бозмауның ни кадәрле әһәмиятле булуын тагын бер кат искәртте.

"Без барыбыз да Аллаһ астында йөрибез. Без ел саен юлларда 400ләп кешене югалтабыз, бу сан тагын да зуррак иде. Сез мин бу сүзләрне мәкерле максат белән әйттем дип уйлыйсыз әллә?" - диде Миңнеханов, штрафларга ташламаны бетерү турындагы сүзләрен аңлатып.

"Мин спорт мастеры һәм автомобильнең юлда үзен ничек тотканын беләм. Штрафларга ташлама керткәннән соң юлларда вазгыять үзгәрмәде. Кайберәүләр хакимият кагыйдә бозучыларның акчасын алырга тели, диләр. Әмма кемдер кагыйдә бозучыларның иртәгә кемнеңдер гомерен алырга мөмкин булуы турында уйлый микән?" - диде Рөстәм Миңнеханов.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

"Мине Ходай нәкъ шул вакытта шул урында бул дип җибәргән кебек”: Әлмәттә ике егет буада баткан балаларны коткарган

31 май Әлмәттә яшәүче ике икенче класс баласы өчен гомерләренең соңгы көне була язып кала. Алар буада бата, бәхеткә, шул тирәдә булган ике балыкчы балаларны коткарып кала. Судан чыгарганда малайларның икесе дә ярым үлем хәлендә була. Вакыйга турында тулырак – “Татар-информ”да.

Җәмгыять

"Ифтарга килмәсәм, тарих мине гафу итмәс" дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырый..." Самарадагы татар активисты Фәрхәд Мәхмүтов вафат

Бүген Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкәнең “Туган тел” татар җәмгыяте башкарма директоры Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтовның кисәк гомере өзелүе турында кайгылы хәбәр килеп иреште. Якынлашып килүче Сабан туйларына мәш килеп әзерләнеп йөргәндә ул йөрәк өянәге белән вакытсыз китеп барды. Әле кичә генә Самараның Җәмигъ мәчетендә Ифтар мәҗлесендә дә катнашкан булган. Аның соңгы фотосы - ифтардан селфи. Мәрхүмнең өч баласы калган.

Җәмгыять

"Карьерамы, гаиләме?" Эшмәкәрләр Әдилә Әскәрова һәм Аида Ситдыйкова тәҗрибәсе

Казанда узган атнада “Татарстанда хатын-кызлар эшмәкәрлеге: мөмкинлекләр һәм перспективалар” темасына түгәрәк өстәлдә хатын-кызлар эшмәкәрлеге турында фикер алыштылар. Әлбәттә, сөйләшү барышында төп сорау кабат калкып чыкты: хатын-кыз өчен гаилә мөһимрәкме, эшмәкәрлекме?

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла