Сәрия Хәбибуллина: “Россия җиңсә, эфирга мыек белән чыгарга җыена идек”

22 июль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

“Яңа Гасыр” телеканалының Яңалыклар хезмәте бүлеге футбол буенча дөнья чемпионатын яктыртуга зур өлеш кертте. Чемпионат хәбәрчеләр тормышында нинди роль уйнаган? Бу хакта “Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина белән сөйләштек.
- Сәрия, футбол буенча дөнья чемпионаты Яңалыклар хезмәте журналистлары өчен нинди мөмкинлекләр ачты? Чемпионат көннәрендә “Хәбәрләр”нең эш графигы ни дәрәҗәдә үзгәрде?

 - Уеннар кичке 9да булу сәбәпле, көннең бер өлеше кичке якка күчте. 18:30дан башлап һәр чыгарылышта вакыйга урыннарыннан туры элемтәгә чыктык. Кичке 9да уен булганда, бер чыгарылышта ике тапкыр бирергә өлгерә идек. Берсе – соңгы чакрымнан, икенчесе – җанатарлар зонасыннан. 7 июль көнне Казанда соңгы уен үтте. Чемпионат безгә җитми кебек, күңелсезләнеп тә калдык, чөнки ул безгә күңел күтәренкелеге, журналистларга үзләрен иҗади һәм креатив яктан ачарга мөмкинлекләр бирде. Чит ил җанатарларының төрле матур киемнәрдән йөрүе, үз телләрендә җыр-биюләр башкаруы безне үзенә җәлеп итте. Әлбәттә, бу мохит безнең корреспондентларның да күңелен күтәрде, кызыклы идеяләргә этәрде. Һәр чыгарылышта җанатарлар зонасыннан һәм башка урыннардан туры эфирлар булды.



- Синеңчә, Яңалыклар хезмәте чемпионат вакыйгаларын тулысынча яктырта алдымы? Эш барышында кыенлыклар булдымы?

- Безнең шәһәрдә кеше гомеренә бер генә туры килә торган зур вакыйга узды. Материал төшерергә чыкканда, корресподентлар моны аңлады. Син – бу вакыйгаларның үзәгендә кайныйсың. Нинди генә тема булса да, аны үзебез таптыкмы, каяндыр күреп, укып белдекме, мөмкин булганча, бар яктан да тулы яктырттык дип саныйм.Сүз дә юк, чемпионат кебек мөһим вакыйганың узуы җаваплылыкны тагын да арттыра. Без моңа алдан әзерләндек, көчебездән килгәнчә эшләргә тырыштык. Авыр булды дип әйтә алмыйм. Күтәренке кәеф белән эшләгәнгәме, эшебез җиңел һәм җайлы барды. Җитәкчелектән башлап Яңалыклар хезмәте командасындагы продюсерлар, хәбәрчеләр, операторлар, монтажерлар, режиссерлар, дизайнерлар, алып баручылар – һәркем рухланып эшләде. Уеннарның Казанда тәмамлануы урамнарда да, материалларда да сизелә. Хәзер инде чемпионатның нәтиҗәләрен яктыртабыз. Әлбәттә, чемпионатны сагыначакбыз!

- Чит ил кунаклары Татарстан, Казан турында нинди фикердә, тәэсирләре белән уртаклаштылармы?

- Материалларны анализлап караганда, минемчә, һәр килгән кеше Казаннан яхшы тәэсирләр белән китте. Моның шулай булуын интервьюларда һәм хәтта блиц-сораштыруларда да күрдек. Шәһәрнең матурлыгына сокландылар, халыкның кунакчыллыгына, итәгатьлелегенә игътибар иттеләр, хезмәт күрсәтүне югары бәяләделәр. Иң яхшы тәэсирләр белән киттеләр, дип уйлыйм. Безнең корресподентлар халыкның уен алдыннан урамда йөрүен, кафеларда туклануын - барысын да төшерделәр. Кемнеңдер эшкә урнашып калу теләге дә булды. Кемдер автойорт белән килгән иде.Инглиз телендә аралаша торган хәбәрчеләребез кунаклар белән үз телләрендә аралашты, шуңа күрә аларның тәэсирләрен ничек бар, шулай җиткерә алдык. 

- Үзең кайсы команда өчен җан аттың?

- Әлбәттә, Россия өчен! Россия соңгы тапкыр уйнаган көнне соңгы секундына кадәр җан аттым. Чын күңелдән җиңүен теләдем. Уен беткәч тә йоклый алмадым. Күрәсең, шулкадәр күңелемә тигән, тынычланырга шактый вакыт кирәк булды. Минемчә, Россия лаеклы уен күрсәтте. Полуфиналга чыгарга бер адым калу - үзе зур нәтиҗә. 

- Редакция эчендә чемпионатка багышланган махсус акцияләр оештырылдымы?

- Тамашачылар күргәндер, бер материалда болай дидек: “Әгәр дә Россия җыелмасы җиңсә, стендапларны мыек белән яздырачакбыз”. Мыек белән төшкән фотосурәтебез дә бар иде. Кызганыч, кадрда мыеклы булып булмады... Гомумән алганда, егет-кызларыбыз билет алып, уеннарда катнашты, фотолары белән уртаклашты. “Чемпионатның синең шәһәрдә узуы шәп икән”, - дип кайттылар. Шуны әйтәсем килә, чемпионатта эш буенча гына катнашмадык, уеннарны барып карарга да вакыт калды. Онытылмаслык тәэсирләрдән соң, футболга балаларын бирүче әти-әниләр һәм “мин футболга барам” диюче малайлар кинәт артыр, дип уйлыйм.

Фикерләр








Җәмгыять

“Чып-чын авыл кешесе, эштән башка бернәрсә белми иде”. Кукмара районындагы авариядә тракторчы ирнең гомере өзелде

Кукмара районында килеп чыккан юл һәлакәтендә 62 яшьлек тракторчы вафат була. Гомере Татарстан территориясендә өзелсә дә, ир-ат үзе гаиләсе белән Киров өлкәсе Малмыж районы Алдар авылында гомер кичергән. Мари милләтеннән булган.

Җәмгыять

Алимент түләмәүчедән акча алу авырмы? Суд приставлары рейдыннан репортаж

Алиментлары буенча бурычлыларны эзәрлекләү тагын да көчәйтелде. Бу хәзер көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бурыч суммасы соңгы 4 ел эчендә бер дә үзгәрмәгәнлектән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне үз контроленә алды. 

Җәмгыять

Чорны кичкән "Тимер кешеләр": фотограф Рамил Гали кайчандыр тыелган фотоларын күргәзмәгә чыгара

14 августта, ягъни бүген, сәгать 16.00 Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты Рамил Галинең “Тимер кешеләр” (“Железные люди”) күргәзмәсе ачыла. Без Рамил Галидан күргәзмәнең үзенчәлекләре турында сөйләвен үтендек.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла