РКБга ничек эләгергә? Татарстан халкы сорауларына баш табиб җавап бирә

28 январь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Валерия БЕЛОВА, sntat.ru
Фото: «Татар-информ»
Былтыр ноябрь азагында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстан халкыннан РКБның (Республика клиник хастаханәсе) баш табибы Рафаэль Шәвәлиевкә сораулар җыюны игълан иткән иде. Агентлыкның кайнар линиясенә төрле проблемалар, шикаятьләр һәм тәкъдимнәр белән бик күп кеше мөрәҗәгать итте. Инде сорауларга баш табибтан җаваплар алдык. Шуларны сезгә тәкъдим итәбез.

"РКБга җибәрмиләр"

Республика клиник хастаханәсенә консультациягә яки дәвалануга юллама алу мәсьәләсе бик кискен тора икән. Ике көн эчендә кайнар линиягә шалтыратып, 50 кеше РКБга эләгә алмавына зарланды. Менә аларның кайберләре:

- Инде өч ай гематологка языла алмыйм. Нәрсә эшләргә? (Бөгелмә).

- Гематологка эләгә алмыйбыз. Аңа язылу мөмкин түгел, ничек шулай була инде. Безгә нәрсә эшләргә? (Биектау районы).

- Үзебезнең терапевттан ревматологка талон ала алмыйбыз. Нәрсә эшләргә? Квоталар юк. (Тәтеш районы).

- Миндә бөер авыруы. Элек РКБда яттым, анда бернинди проблемасыз эләгә идем. Пенсиягә киттем һәм хәзер РКБга юллама ала алмыйм. Хәтта РКБ поликлинкасында да мине юлламасыз кабул итмиләр. Нәрсә эшләргә?

- Онкогематолог кирәк, тик безнең поликлиникада ул юк. Мине РКБга яза алмыйлар, чөнки системада урын юк. Миңа нишләргә? (Түбән Кама).

- Безнең поликлиникада РКБга җибәрә алмыйлар, квоталар юк. Нәрсә эшләргә?

РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев җавабы: “Мондый очракта Республика клиник хастаханәсенә язылу өчен сез поликлиника эшләре буенча баш табиб урынбасары Баһаветдинов Айдар Вәкиловичка консультатив поликлиникага мөрәҗәгать итә аласыз. Ул РКБ территориясендә урнашкан (4 нче терминал). Айдар Вәкилович 218 нче кабинетта иртәнге 8 дән кичке 16 сәгатькә кадәр һәр эш көнендә кабул итә”.

“Җирле табибка ышанмыйм”

Сорауларның күбесе район терапевтлары куйган диагнозларны тикшерү белән бәйле иде. Мәсәлән:

- Табиб буыннарга операция ясатырга җибәрә. РКБда тикшеренеп була микән? Бәлки операциясез генә дә буладыр? (Азнакай районы).

РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев җавабы: Иң башта сезгә РКБ травматология үзәгенең консультатив поликлиникасына травматолог-ортопедка кабул итүгә язылырга кирәк.

- Мине коточкыч аллергия борчый башлады. Үземнең терапевттан аллергологка җибәрүен сорадым. РКБга җибәрүдән баш тарттылар. “Үзебезнең аллергологка бар, диделәр”. Ләкин җирле аллерголог отпускта һәм бер айдан соң гына чыгачак. Нәрсә эшләргә? Өянәкләрне ингаляцияләр кулланып бетерергә туры килә башлады. (Яшел Үзән районы).

РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев җавабы: Консультация өчен РКБ консультатив поликлинасының клиник иммунология үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Диспансеризация уздым. Барысы да тәртиптә дип әйттеләр. Ләкин мине авыртулар борчый: умыртка, күкрәк өлеше, муен һәм әвернә сөяге (крестец) өлеше авырта. Ике ел элек күкрәк өлеше нык авырткан иде, уң якта өркәч барлыкка килде. Августта терапевт диклофенак һәм витаминнар язып бирде. Башка әйбер билгеләмиләр. Авырту бетми. Республика клиник хастаханәсендә тикшеренәсе килә. Мине җибәрергә теләмәсәләр, РКБга ничек эләгергә? (Алабуга районы).

- 3 нче атна авырыйм инде, диагноз куймыйлар. Участок табибы әле авырый, әле урынында булмый. РКБга ничек эләгергә? (Бөгелмә).

- Бездә шундый проблема. Иремнең күзләре белән бәла – төгәл диагноз куя алмыйлар. Бөгелмәдәге офтольмолог «токсокароз» дигән диагноз куйды, дәвалау уздырды. Дәвалау уңай нәтиҗә бирмәде. Безне Казанга РКОБга түләүле консультациягә җибәрделәр. Анда диагнозны расладылар һәм Левченко кабул итте. Ул күз туберкулезы дигән диагноз куйды. Ләкин бер генә анализ да туберкулез күрсәтмәгән иде. Тикшеренүгә сезгә, РКБга ничек эләгергә? (Бөгелмә).

РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев җавабы: Бу очракларда да турыдан-туры Республика клиник хастаханәсенә язылу өчен, сезгә поликлиника эшләре буенча баш табиб урынбасары Баһаветдинов Айдар Вәкиловичка консультатив поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул РКБ территориясендә урнашкан (4 нче терминал). Айдар Вәкилович 218 нче кабинетта иртәнге 8 дән кичке 16 сәгатькә кадәр һәр эш көнендә кабул итә.

Операциягә озын чират

- 2017 елның 24 маенда РКБда искиткеч табиб, икенче ортопедия бүлеге мөдире А. И. Кудрявцевта кабул итүдә булдык. Җентекләп караганнан соң, Алексей Игоревич әнигә 3 нче дәрәҗәдәге ике яклы гонартроз диагнозы куйды. Һәм чиратсыз операциягә кертте.

Быел РКБдан дежур шалтырату булды һәм 2020 елның маенда операция ясаячаклар дип әйттеләр. Әнигә инде 70 яшь. Эш монда гына да түгел, ул бик көчле авыртулардан интегә, мазь һәм дарулар аңа ярдәм итми. Һәрвакыт авыртуны баса торган дарулар эчеп тора. Шул хәзер сәбәпле ашказаны авырта башлады. 2020 елга кадәр озак әле. Безгә нәрсә эшләргә? (Әлки районы).

РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев җавабы: “Авырту булганда сезгә РКБның травматология үзәге поликлиникасында кабаттан 6 нчы кабинетка травматолог-ортопедка мөрәҗәгать итәргә кирәк”.

- Инде өчен ел тез буыннарына протез куюны көтәбез. Ни өчен шулай озак? Конкрет ортопед – бүлек мөдире Кудрявцевка ничек эләгергә?

РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев җавабы: “Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен (эре буыннарга эндопротез кую) пациентларны сайлау һәм юллама бирү норматив документлар нигезендә, Татарстанда гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүдә дәүләт гарантиясе программасы кысаларында эшләнә.

Мәсьәләне алга таба хәл итү өчен РКБның “Г” корпусындагы травматология поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефон номеры: (843) 231-65-92.

“РКБда мондый операцияләр ясыйлармы?”

- РКБда табиб-паразитолог бармы? Булса аңа кабул итүгә ничек эләгергә? Аның өчен үземнең ПАО “Татнефть” поликлиника-медчастеннән юллама кирәкме? (Әлмәт).

РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев җавабы: Республика клиник хастаханәсендә табиб-паразитолог юк.

- РКБда Паркинсон авырулы кешеләргә операция ясыйлармы һәм квотаны ничек алырга?

РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев җавабы: “Мондый операцияләрне төбәкара клиник-диагностика үзәгендә ясыйлар”.

- Әнинең бер күзе күрми башлады. РКБга ничек эләгергә һәм анда операци ясатырга?

РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев җавабы: “Ярдәм өчен Республика клиник офтольмология хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк”.

РКБга шикаятьләр һәм сораулар

- Район хастаханәсендәге табиб отоларинголог РКБдагы сурдолог-отоларингологның операциядән соң “больничный” ны озайту турындагы киңәшләрен игътибарсыз калдырырга хаклымы? Табиблар моны күрсәтмәләр булмау белән бәйләп аңлата? Нәрсә эшләргә була?

РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев җавабы: “Хезмәткә яраксызлык кәгазен озайту табиб комиссиясе компетенциясендә. Барлык бәхәсле экспертлык очраклары комиссия тарафыннан коллегиаль рәвештә хәл ителә. Бу “больничный” кәгазе бирелгән һәм озайтылган оешмада эшләнә.

- Ни өчен аек булмаган һәм пычрак пациентлар өчен аерым палаталар каралмаган, аларны калганнар белән бергә яткыралар? Кем белә аларның нинди чир белән авырганын. Мондый пациентлар өчен аерым палата булдырып, аларны бергә яткырып була микән?

РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев җавабы: “РКБда үз авырулары буенча бары тик бездә генә дәвалану ала торган пациентлар ята. Исерек пациентларны Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендәге махсус токсикология бүлегенә җибәрәләр.

Йогышлы авырулы пациентлар А. Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник инфекцион хастаханәсендә яки Республика наркологик диспансерында дәвалану уза.

- Безнең гастроэнтерологиядә туклану начар, ашап булмый, барысын да ташларга туры килә. Безнеке кебек юллама булган пациентларга аерым меню билгеләнә, ләкин безгә бары тик балык һәм ит суфлесы бирәләр. Бу тәмсез генә түгел, ә ашап булмаслык. (РКБның гастроэнтерология бүлеге пациентлары).

РКБның баш табибы “Рафаэль Шәвәлиев җавабы: “Без һәрвакыт үзебезнең пациентларның канәгать булу-булмавын тикшерәбез. Һәм аларның киңәшләрен хастаханәдә туклану белән канәгать булу мәсьәләләрен чишү буенча Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаментына аутсорсинг компаниясенә юллыйбыз. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Путин белән “Туры элемтә”: хезмәт хакы һәм пособие, керем һәм ришвәтчелек, авыл халкы һәм сәламәтлек турында

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин унҗиденче тапкыр “Туры элемтә”дә катнашты. 4 сәгать тә 8 минут барган очрашуда Путин 81 сорауга җавап бирде. "Интертат" “Туры элемтә”дә яңгыраган әһәмиятле мәсьәләләрне һәм мөһим фикерләрне тәкъдим итә.

Җәмгыять

Казанда юл фаҗигасендә һәлак булган 15 яшьлек кызның әти-әнисе: “Без яңадан яшәргә өйрәнәбез”

Казанның Вахитов районы судында “Фольксваген Джетта” йөртүчесенә карата ачылган эшне карый башладылар. Ул 10 мартта 15 яшьлек Айсинә Булычеваны бәрдереп үтерә һәм авария урыннан качып китз. Бу һәлакәт кыз светофорның яшел утына юл аркылы чыкканда булды. Беренче утырышта суд гаепләнүчедән һәм шаһитләрдән юл фаҗигасенең ничек килеп чыкканын сөйләүләрен үтенде. Суд залыннан - “Татар-информ” репортажы.

Җәмгыять

“Йөрәк түрендә - ятимлек ачысы”

Сугыш, ятимлек, ачлык... Хәзерге заман баласы өчен бу күренешләр түгел, сүзләр дә ят. Без аларны кинолар карап, китаплардан укып кына беләбез. Мин, кечкенәдән әби-бабай белән үскән кыз, сугыш заманында булган хәлләр турында алардан ишеткәләдем. Һәм өй түрендә торучы фотосурәткә гел күзем төшә иде. Бу фотосурәттә бабамның әти-әнисенең кызганыч, авыр тормышы яшеренгән. Сүзем Мамадыш районы Усали (элекке Өчиле) авылында гомер итүче Зиннәтов Миңнулла Зиннәт улы турында.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла