Раиф Мәрдановның 2007 елда язылган мәкаләсе: "Татар матбугатының теше сызлый"

17 май 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

19 майда матбугат көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан "Шәһри Казан" газетасында 2007 елның 18 май санында басылып чыккан Раиф Мәрданов мәкаләсен тәкъдим итәбез. Анда татар матбугаты, татар журналистикасы турындагы фикерләр бүгенге көндә дә актуаль.

Бик тә ипле хат ташучыбыз бар безнең. Кадерле кунак кебек көтеп алына торган "Казан утлары", "Сөембикә", "Идел" журналлары килгән көннәрдә ул аларны фатирыбызга ук кертеп, кулга тапшырып китә. Почта тартмасында калдырса да, бик тимиләр үзе, ләкин җомга көннәрне килә торган "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан" һәм "Мәдәни җомга" газеталарын кайчак алгалыйлар. Мизгеленә күрә ачу кайнап, күңел кубынып алса да, "укыр өчен алганнар бит..." дип тиз генә сүреләсең. Бервакыт журналлар керткәч, хат ташучыбыз Татьяна Андреевнадан уңайсызланып, бөтен кешегә болай кертеп йөрү кыендыр дип сораган идем. "Күрше йортта сездән күбрәк алдыручы Рәис Даутовлар бар, бүтән андыйлар бик юк, борчылмагыз" дип, тынычландырырга тырышты. Ә уйласаң, безнең йортларда йөзләгән фатир, күпме татар гаиләләре...

Халык укымый шул татар матбугатын, у-кы-мый! Яшьләребез үзләренә атап чыга торган газета-журналларны карамый, киләчәктә Тукай премияләрен дәгъвалап йөриячәк, булачак шагыйрь һәм язучыларыбыз әдәби агымны күзәтми, мәгълүмат чараларын үстерәчәк һәм кулларында тотачак журналис-студентлар да татар матбугатының көндәлек сулышыннан хәбәрсезрәк кала. Җитәкчеләр татар газеталарын санга сукмый, хәтта мәдәният, сәнгать, әдәбият, фән һәм дин әһелләренең азлары гына укыштыра. Нәтиҗәдә, газета-журналларыбызның тиражлары кимегәннән-кими бара. Татарлык сүрелә. Кыскасы, җәмгыятебезнең рухы сәламәт түгел. Ничә карасаң, халык матбугатны сүккән була, ә журналистлар халыкны укымауда, кызыксынмауда гаепли. Әмма төп бәла атта да, тәртәдә дә булмыйча, менә шул көйсез атны җайсыз арбага җигәргә тиешле кешеләрдә, күрәсең. Аларның кирәгенчә әһәмият биреп җиткермәвендә. Югыйсә, татар басма матбугаты болай түбән төшәр идемени?

Моннан йөз ел элек күренекле татар галиме Ризаэтдин Фәхретдин матбугатны җәмгыять халәтен күрсәтә торган барометрга тиңләгән. Шушы барометрның элекке һәм хәзерге хәлен күздән кичерик әле.

Зыялылар, фикер ияләре патша хәзрәтләренә үтенечләр язып, түрәләр катында түбәнчелек белән ялварып, татар телендә газета һәм журналлар булдыру өчен күп көч сарыф иткәннәр. 1808 елда башланып, гасыр буе дәвам иткән бу тырышлык, әлбәттә, бушка китмәгән. Ниһаять, 1905 елдан татар матбугаты күпләп нәшер ителә башлаган. Ул чор татар басмалары мәгърифәт нуры, милли фикер һәм аң азатлыгы, татар иленең өмет йолдызы белән бәхет кояшына тиңләнгән. Тирән мәгънәле исемнәренә генә карагыз: "Нур", "Фикер", "Йолдыз", "Азат", "Милләт", "Кояш", "Аң", "Ил"...

Каршылыклы ул заман бик чуар, инкыйлаблар, яңарыш фикерләре белән күмелгән. Татарлар күпләп яшәгән Казан, Оренбург, Әстерхан, Уфа, Петербург, Мәскәү һ.б. шәһәрләрдә ХХ йөз башындагы рәхимсез цензура шартларында 1905 елдан алып 1918 ел башына (совет хакимлеге тыйганчыга кадәр) татар телендә 125 исемдә газета, 45 журнал нәшер ителгән. Бу - аз түгел, әлеге саннар басма сүзгә булган ихтыяҗ белән беррәттән, аның җәмгыятьтә тәэсирле урын билгеләгәнлеген дә күрсәтә.

Ул заман татар матбугаты Россия империясендә төрки кардәшләргә хезмәт иткән. Дәүләтнең иң югары идарәсе дә татар телендәге матбугатка битараф булмаган. Патша кадәр патша Николай II гаилә даирәсендә татар журналы "Шура"ны укуы мәгълүм. Ул вакытта Россия Дәүләт Думасы китапханәсенә татар журналлары алдырылган. Димәк, йөз ел элек татар җәмәгатьчелегенең хәленә патшалар битараф булмаган, безнең газеталарны кулга тотудан тайчанмаганнар икән.

Патша чорындагы милли матбугатыбызда саф һәм кайнар фикерле 20-25 яшьләрендәге Г.Тукайлар, Ф.Әмирханнар, Г.Ибраһимовлар, Җ.Вәлидиләр, төпле уйлы утыз яшьләрдәге Ф.Кәримиләр, Г.Камаллар, Г.Исхакыйлар, илле яшьләрдәге абруй казанган Р.Фәхретдиннәр, Һ.Максудилар бергәләп милләткә тугрылыклы хезмәт иткәннәр. Мәйданны, әлбәттә, күпчелекне тәшкил иткән 20-30 яшьлек каләм әһелләре тоткан. Аларның шактые газета-журналларда акча алмыйча, бушка эшләгән.

Йөз ел элек чыккан татар матбугатын, никадәр чуар һәм төрле булса да, бер олуг максат - үз халкыңа хезмәт итү идеясе, хөрлек хыялы берләштергән. Милләтнең аңлы-белемле, мәдәниятле, рухы сәламәт һәм көчле булуы, мул һәм җитеш тормышта яшәве өчен җәдитчесе дә, кадимчесе дә көч түккән. Бу изге юлда көрәшеп, җаннарын фида кылырлык фикер ияләребез булган. Сөекле халкының бәхетле булуын теләгән татар зыялыларының ул чордагы рухи халәтне күзаллау өчен бер генә мисалга тукталыйк. Галим Һади Атласи зинданга ябылганда әнисенең кызганып: "төрмәгә озату бик авыр бит" диюенә каршы: милләтем өчен китү миңа бер шәрәф (мәртәбә), - дип җавап биргән.

Бер гасыр элек татар матбугатының бөтен яшәеше халыкның үз карамагында булып, милләтнең үз байлары нәшер иткәннәр. Чөнки ул чорда Россиядәге мөселман татарлар дәүләт кануннарына каршы килмәгән хәлдә, элекке гадәт буенча шәригать тәртибенчә, милли әхлакый мохитне тотрыклы саклап гомер кичергән. Менә шул шартлар үз чорының Рәмиевләрен, Апанаевларын, Хөсәеновләрен, Алкиннарын һәм бүтән химаяче-хәйриячеләрен тудырган да инде.

Ул заман белән чагыштырганда, хәзерге милли матбугатыбыз никадәр үскән соң? Тышкы калыбы, заманча техник җиһазлануы буенча, сүз дә юк, алдынгы сафларда. Ә мәгънәви ягы, тәэсир көче, әһәмияте җәһәтенә килсәк, эш башкачарак тора. Патша заманында Дәүләт Думасына татар матбугаты алдырылган дидек. Ә хәзерге Россия Дәүләт Думасы китапханәсенә Россиядә яшәүче халыклардан татар гына түгел, гомумән, милли телләрдәге бер газета әсәре дә алдырылмый. Йөз ел үткәч, менә шундый "үсеш", "алга китеш". 

Бәлки илебездә, милли мәсьәләләр хәл ителеп беткәнгә хисапланадыр. Белмим. Мәскәүләргә дәгъва белдергәнче якынгарак күз салсак, үзебезнең кайбер түрәләребез дә татар мәсьәләсен күптән хәл ителгән кебек хис итәләр ләбаса. Ләкин милли мәсьәләләр, милли һәм дини хисләр аерым адәм баласының ихтыяры белән генә онытыла, бетә торган нәрсәләр түгел, шөкер. Алар булган, бар һәм, әлбәттә, бездән соң да озакка калачак. 

Шунлыктан, милли телләрдәге матбугат белән санлашып, аның әһәмиятен аңлап тиешенчә дәүләт химаясендә тоту зарур. Республикадагы татар матбугаты бездәге рус яки бүтән телләрдәге матбугатны тел җәһәтеннән генә түгел, традицияләр, тематика, әхлакый кыйммәтләр һ.б. мәсьәләләрдә аерылып тора. Ул милли-мәдәни рухыбыз яшәешенең бер мәйданы. Илебез гражданнарының белемле һәм тәрбияле киләчәген тәэмин итүне кайгыртучы зур җитәкчеләр Россиядә сан ягыннан икенче урынны били торган татар халкының матбугаты мескен хәлгә төшерелүгә, әлбәттә, юл куймаслар.

Егерменче гасыр башы белән чагыштырганда, хәзерге татар матбугатында гына түгел, бөтен татар җәмәгатьчелегендә берләштереп торучы бер рух һәм изге бер юнәлеш юк, фикер аз. Үзагымга җайланган, изге бер юнәлеш тотмаган матбугатның киләчәге - сүзсез дә аңлашыла. Чорыбызның иң түренә менгерелгән акча һич тә берләштерү көченә ия нәрсә түгел.

Үткәннәрне сүгеп яки сагынып кына да эш бармый. Гамәл кирәк. Һич югы әллә никадәр сүгелгән патша заманындагы татар матбугатының хөр сүзлегенә һәм шулай ук кәһарләнә торган совет заманындагыча тиражларга ирешелсә дә начар булмас иде.

Тукайлар заманында матбугат хезмәтендә 20-30 яшьлекләр мәйдан тоткан дидек. Бу мәсьәләнең исә хәзер ничегрәк торуы күз алдыбызда. Вакыт ага, гомерләр уза. Редакция әһелләре шактый олыгайды. Хөрмәтле өлкәннәребезгә рәхмәтләр яусын! Алар авыр шартларда көн күреп килүче матбугатыбызны яшәтү һәм сүндермичә саклау өчен фидакяр хезмәтләрен куя. Ләкин милли матбугат даирәсенә яшьләр килми икән, монда гаеп яшьләрнең үзләрендә түгел. Шуның кебек үк, аларны эшкә җәлеп итү, тәрбияләү, өйрәтү җаваплылыгы матбугат ветераннары өстендә дип карау да ялгыш. Югарыдагыларның үткәннәрне исәпкә алып, ерак-карак карап эш-чара күрүе кирәк.

ХХ йөз башында татар байлары карамагында яшәп килгән милли матбугатны 1917 елдан соң хөкүмәт үз канаты астына алып, гомумән алганда, игьтибар һәм ихтирам үзәгендә тотты. Ә хәзерге татар җәмәгатьчелеге шәригатьчә яшәештән аерылган, шуңа күрә әүвәлгечә химаячеләр әлегә күренми. Димәк, икенең берсе -хөкүмәтнең тәрбиясе кирәк. Әмма ул да кайчак матбугатны үз кайгыртуы һәм тәэминатыннан азат итәргә теләгәндәй тоела.

Әле дә, шөкер, татар басма матбугаты яши, тырыша. Ул халыктан аерылып бетмәгән. Элекке инерция буенча татар басма сүзе халыкка якын тора. Тик ул максатлырак эшләсен иде. Чөнки халык мәнфәгатен кайгырту һәм милләткә хезмәт итү беркайчан да искерми. Бу юнәлешне мәгънәле кысаларда дәвам иткәндә, татар матбугаты оттырмаячак.

Тулы бер гасыр туган телебездә газета-журналлар чыгару өчен көрәштә үткән, аннан соңгы бер гасырда милли матбугатның чәчәк атуы, үсеше һәм төшенкелеге күзәтелде. Инде киләсе йөз елда татар матбугаты тарихка ничек язылыр? Менә аның җаваплылыгы хәзерге чор җитәкчеләренең гамәлләренә, матбугат әһелләренең тырышлыгына бәйле. Һәрхәлдә идарәчеләребез татар матбугатының тотрыклы киләчәген тәэмин итүгә зур әһәмият биреп, үз булдыклылыгын тагын бер кат раслар дип ышанабыз.

Ел саен май аенда Матбугат көне зурлап үткәрелә. Шушы ямьле айда күпьеллык бай һәм мәгънәле тарихы булган басмалардан иң абруйлысы - "Казан утлары" журналының башлангычы булган "Безнең юл" чыга башлауга быел 85 ел тула. Шул вакыт эчендә журнал үз юлыннан тайпылмыйча, халкыбыз мәдәниятенә лаеклы өлешен кертте, иҗтимагый һәм әдәби тормышның алыштыргысыз елъязмасы булып килде.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Бари Алибасов: "Мин татар җырларында тәрбияләнеп үстем"

2018 елның февралендә продюсер, музыкант, композитор, җырчы Бари Алибасов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында татар музыкасы һәм татар теле турында сөйләгән иде. Бу фикерләрне сезнең игътибарыгызга җиткерәбез.

Җәмгыять

WorldSkillsRussia чемпионатында алтын медаль: Казан кызының җиңү тарихы

Анна Андрияновага 19 яшь. Казан сәүдә-икътисад техникумының чәчтараш сәнгате факультеты студенты - Россия чемпионы. Аның WorldSkillsRussia чемпионатына әзерләнүе һәм җиңү тарихы -“Татар-информ” язмасында.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла