Мәскәү татарларының "Штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалеев: "Миңнеханов кушкач, авыр булса да, татарча сөйләшәбез"

24 январь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Илнар Төхбәтов
Мәскәү татарлары "Штабы" координаторы Рөстәм Ямалеев, Татарстан Президенты белән очрашкач, башкаладагы татарларның туган телгә мөнәсәбәтләре үзгәрүе турында сөйләде. "Татар-информ"га интервьюсында ул шулай ук Татарстанда һәм Мәскәүдә татар теленең язмышы, милли хәрәкәт турындагы фикерләре белән уртаклашты. 

Фикрәт Табиев нигез салган "Штаб"

- Рөстәм әфәнде, башта аңлатып китсәгез иде - Мәскәүдәге "Штаб" дип аталган берләшмәне нинди максаттан оештырдыгыз?

- Мәскәү "Штаб"ына 20 ел. Мәскәүдә Татарстаннан киткән кешеләр, җитәкчеләр күп. Алар Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев янында оештылар. Алар "Клуб 16" оештырды, шунда мин яшьләрне алып бардым. Ул штаб булып калганга инде 20 ел хәзер. Башта "Китай-город"та җыела идек. Анда Анатолий Иванович Козлов, шулай ук Татарстаннан киткән кеше дә бар иде.


Безнең "Штаб"ның ике максаты бар. Берсе – иң төп максат – Мәскәүдә татар телен, татар милләтен, татар кешеләрен бер-берсен аңласыннар өчен, аларны саклап, аралаштырып, сөйләштереп, берләштереп эш алып барабыз. Икенчесе - Фикрәт Әхмәтҗановичтан калган максат. Ул, егерме ел монда эшләгәч, Татарстан кадрлары башкалардан  аерылып тора - тырыш, максатчан, көн-төн эшлиләр, үзенчәлекле кадрлар дип әйтә иде. Шуңа күрә Казан кадрларын берләштереп үстерергә тырышты.

Фикрәт Әхмәтҗанович инде дүрт ел безнең арада юк. Аның эшен без хәзер дә дәвам итәбез. Бу эшнең нәтиҗәсе бар. 20 ел эшлибез бит инде. Шул вакыт эчендә безнең оешмада аралашкан кешеләр арасында юристлар күп иде. Аларның күбесе судья булып эшли, прокурорлар бар. Әлеге структураларда 10-20 ел элек безнең "Штаб"тан чыккан кешеләр бик күп. Алар үзара аралашалар.  "Штаб"та шундый пласт бар без аны "Офицерский клуб" дип атыйбыз. "Штаб" медицина кешеләренә дә бик зур файда булды. Күп кенә егет-кызлар Казан медицина институтын бетереп безгә киләләр. Без аларны җыеп, баш табибларны, академикларны чакырып, үзара аралаштырып, таныштырып, берләштереп эш алып барабыз.

Шулай ук, коммерсантларны да җыябыз. Татарларның, татар милләтенең бер-берсе белән аралашасы килә. Безнең нәсел хәтере бар, тарих, менталитет бер. Шуңа бизнеста аралашканда да күбрәк татарлар үзләренә дуслар итеп татарларны җыя.

Без шушы кешеләрне татар концертларына чакырабыз, татар чараларында катнаштырабыз. Шуңа да без бербөтен кебек.

"Татар егетләре мөселман булсын өчен эш алып барабыз"

- Сез "Штабта" танылган кешеләр белән очрашулар оештырасыз. Хәзерге вакытта тагын нинди проектларыгыз бар?

- Мәсәлән, без ел саен кешеләр, ниндидер вакыйгалар турында фильмнар төшерәбез. Безнең 2017 елда 20 фильм чыкты, алар youtube каналында. "Ак Барс", "Рубин" килгәндә фан-клубларын оештырабыз. 

Билгеле кешеләр белән очрашулар уздырабыз. Мәсәлән, армия генералы Гәрәев, Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым белән.

Без Рамазан аенда бик актив эшлибез. Гадәттә, Мәскәүдә яшьләр белән ун ифтар уздырабыз. Кешеләр ифтарга уйлары, фикерләре белән әзерләнеп килсеннәр өчен, бер ай алдан чара уздырабыз. Ифтарның нәрсә икәнен күп кеше белми, эчтәлеген аңламыйлар. Без боларны аңлатабыз.

Мәскәүдә алты ел инде "Беренче намаз" дигән акция уздырабыз. Кварталга бер тапкыр мөселманнарны җыябыз. Намаз укымый торганнарга мәҗбүри кушмыйбыз, үзләре теләгәнчә киләләр. Хәзрәтләр намаз нәрсә, милләт нәрсә икәнен аңлата. Күпчелек мөселманнар дин турында аз белә: мөселман ничек аерыла, нинди төп принциплары бар һ.б. белмиләр.

Безнең "Штаб"та аерым идеология бар дип уйлыйбыз. Яшьләргә үзебезнең фикерләрне җиткерәбез, алар белән сөйләшәбез. Алар мөселман булсын дип телибез. Татар егетләре мөселман булсын дип, шул юнәлештә эш алып барабыз. 

Сабан туйларында катнашабыз. Быелгы Сабан туенда бик кызыклы ярыш – суда ишкәкләр белән регата булды. Әзерлекле, бик зур көрәш булды. Безнең штабтан 300 кеше катнашты. 


"Сабан туенда 200 мең кеше катнашканы юк иде әле"

Без инде 20 ел дәвамында Мәскәү Сабан туенда катнашабыз. Быелгы Мәскәү Сабан туена 200 мең кеше килде. Алай булганы юк иде әле. Безнең "Штаб" быел "Дустыңны алып кил" дигән акция үткәрде. Бездә 700 кеше, шуларның һәрберсе Сабан туена моңарчы бу бәйрәм турында белмәгән бер кешене алып килде. 700 кешене алып килеп, аларга татар мәдәниятен, фольклорын, көнкүрешен, татар уеннарын күрсәттек.

Соңгы елларда Мәскәүдә Татарстан Республикасы вәкиллеге бик актив эшли, бик зур эш алып баралар. Аларның чараларында да катнашырга тырышабыз. Безнең элемтәләр күп, бигрәк тә Урта Азия белән. Төрки халыклар концерты үткәрдек.

Идеологик эчтәлекле, югары дәрәҗәдәге чараларны бары тик Татарстан вәкиллеге генә үткәрә. Аларның үзләренең башка эшләре дә бар. Тик анда энтузиастлар, милләтне ярата торган, милләт дип яна торган кешеләр җыелган. Команда шундый, идеологик эчтәлекле. Алар Мәскәүдә барлык татарларны берләштерәләр, вәкиллек уздырган чараларда Мәскәүнең бөтен татарларын җыела. Әлеге чаралар бик масштаблы үтә.

"Спонсорларда ихтыяҗ юк - ифтарга булышырга теләгән бөтен кешене дә кертә алмадык"

- Кунаклар чакыру, фильмнар төшерү чыгымлы. Финанс мәсьәләсе ничек хәл ителә? 

- Күз тимәсен, бездә мондый сорау хәтта тумый да. Безнең күп коммерция структуралары “Штаб”та барлыкка килде. Күпләрнең бизнес-проектлары “Штаб” белән бәйләнгән. Шуңа да акча кирәк булганда, чаралар узганда без хатлар җибәрәбез. Бигрәк тә ифтарга бик теләп булышалар. Быел исә булышырга теләгән бөтен кешене дә кертә алмадык. Ифтарга безнең аерым финанслар җыела. Күп кеше шалтырата, әмма без кайчак: "Катнашырга мөмкинчелек юк, башка җирдә катнашыгыз", дип әйтәбез.

"Татар телен атнасына ун сәгать итеп тә була, ләкин иң мөһиме - теләк"

- Сез беләсездер бит, бездә тел мәсьәләсе аеруча кискенләште. Мәскәү татарларны телне беләме? Телне саклау максатында нинди чаралар үткәрелә?

- Татарстанда – "сездә" дип сөйләшәбез инде. Сездә – бер хәл, бездә – Мәскәүдә икенче хәл. Казанда төп акцентны укытучыларга ясарга кирәк иде. Татарстанда хәзер "до и после". Сездә эшләнеп бетмәгән эшләр булгандыр. Минем уйлавымча, сез моңа әзер булмагансыздыр. Шулай бит?! Сезнең хәзер "нокаут", боксерлар яталар бит биш минут, аңына килә алмыйча.

Бүгенге көндә Татарстанда милли хәрәкәт "нокаутта"дыр мөгаен, әле нәрсә эшләргә кирәклеген белми. Ләкин хәзер җыелырга, игътибарны тупларга кирәк. Бу безгә мобилизация өчен, җыйналу өчен бер этәргеч. Бер куркыныч нәрсә дә булмады. Бу укытучыларны "алар дөрес эшләмәделәр" дип тәнкыйтьләү җиткәндер инде. Хәзер бу проблемаларга игътибарны тупларга кирәк, укыту методикасын үзгәртергә кирәк.

Без бит Мәскәүдә торабыз. "Укытучылар беренче класстан ук сөйләшергә тиешләр, татарча сөйләшегез. Өйдә ничек сөйләшәсез, күршеләр белән ничек сөйләшәсез, нәрсә ул татар теле, нәрсә ул татар милләте, сез үзегезнең татар милләте кешеләре икәнен аңлыйсызмы, сезнең башта, канда шул аңлау бармы? Татар телен яратып укысыннар, татар теле дәресләрен көтеп, кызыксынып укысыннар". Андый киңәшләр бирергә без оста.

Әмма татар телен атнасына 10 сәгать итеп тә куярга була, ләкин эчтә теләк булырга тиеш. Ярату булсын, ихтыяҗ булсын. Ә ихтыяҗ ничек барлыкка килә? Шул ук идеология, гаиләдән, укытучылардан тора. Мәсәлән, Казанда ни өчен элмә такталар татарча түгел? Ичмасам яртысы булса да? Бик сирәк җирдә татарча исемнәр күрдем мин. Бу бит безнең Татарстан.

Моның өчен без бик борчылабыз. Сездә мәктәпләрдәге сәясәт кирәгрәк. Тагын да күбрәк - ике тапкыр күбрәк татар мәктәпләрен ачарга кирәк, аларның методикаларын үзгәртергә.

Бөтендөнья татар конгрессында бик актив, сәләтле кешеләр эшли. Яшьләр буенча Тәбрис дигән егет бар. Аның уйлары, фикерләре бик перспективалы, эчтәлекле. Шундыйлар кирәк безгә! Аларның мәктәпләргә йөреп, укучылар белән сөйләшеп, идеология бирүе, күндерүе кирәк. Хәзер Казанда мәктәпләрдә балалар белән шундый эш алып барырга кирәк.

"Мәскәү: бер генә татар мәктәбе бар, аның да исеме генә татар мәктәбе"

Безнең вәзгыять икенче төрле: Мәскәүдә бер генә мәктәп бар. Ләкин аның исеме генә татар мәктәбе. Бүгенге көндә Мәскәүдә бер татар мәктәбе дә юк.  Безнең "Штаб" бизнесменнары баегач, бездә шәхси татар мәктәпләре, шәхси татар балалар бакчалары булыр дип без бик ышанабыз, өметләнәбез. Алар безгә күп кирәк. Без хәзер ул эшне алып барабыз.

Мәскәүдә бөтен җирдә мәйданчыклар кирәк: намаз укый, яшьләр җыела торган урыннар. Шунда бабайлар, өлкән яшьтәге кешеләр кичке намазга җыелырга тиешләр. Шушы мәйданчыклар турында уйлыйбыз хәзер. Бизнес белән шөгыльләнеп, татар телен сакларга кирәк.

Безгә шәхси татар мәктәпләре ачуны Мәскәүдә рөхсәт итмәячәкләр. Ләкин һәрбер рус мәктәбендә татар класслары булсын иде.

Егетләр, кызлар бер класста җыелышып, сөйләшеп, татар телен өйрәнеп, бергә уртаклашып яшәсеннәр иде. Мәсәлән, татарлар ВУЗлардагы тулай торакларда бер кат булып аерым яшәсеннәр. Шунда татарча сөйләшеп торсалар, ул да бер фактор булыр иде.

"Безнең зур хыял: Мәскәү янында татарлар коттедж бистәсе төзү"

Һәрбер кешенең хыялы, өмете бар бит. Безнең "Штаб"ның хыялы бар: Мәскәү янында коттедж бистәсе төзү. Татар мәктәбе, татар балалар бакчасы, татар фитнес-залы, татар матурлык салоны белән. Менә шундый эш турында уйлыйбыз. 

Шулай ук Мәскәүдә идеология кирәк. Бу безнең «Штаб»ка да зур эш инде. Бар шундый сүз – "привлекательность". Без бөтен яклап та Мәскәүдә шул мәсьәләне күтәрергә тиешбез. Ул - концертлар, театрлар, күргәзмәләр, Сабан туе. Без Сабан туена идеологик рычаг кебек карыйбыз. Яшьләргә тарихын, милләтен, нәселен, туган телләрен, тарихларын белү өчен бер идеологик рычаг. Безгә аулак өйләрне кире кайтарырга кирәк.

"Татар телен Мәскәүдә онытмыйбыз, саклыйбыз, киләчәк буыннарга да тапшырырбыз"

Мәскәүдә ике татар балалар бакчасы бар. Безнең бик күп бизнесменнар татар милләте турында кайгырта. Кешеләрне азрак уятырга кирәк. Киләчәктә татарча балалар бакчалары да яслеләр дә булачак. 

Без ышанабыз: татар телен Мәскәүдә онытмыйбыз, саклыйбыз, киләчәк буыннарга да тапшырырбыз.

"Безнең "Штаб"ның сәясәте – без татарларны аермыйбыз"

- Сез ничек уйлыйсыз, Мәскәү татарларының күпме өлеше татар телен белә?

- Мәскәүдә рәсми саннар буенча якынча 11 миллион кеше. Рәсми булмаган саннар буенча Мәскәүдә 25 миллион кеше, Россиянең һәр алтынчы кешесе Мәскәүдә тора. 

Минемчә, Мәскәүдәге күп татарлар татар телен белми. Күбесенең исемнәре дә башка. Әмма безнең "Штаб"ның сәясәте шундый – без татарларны аермыйбыз. Төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны берләштерергә, аралаштырырга кирәк. Без аларны бүлмибез.

Казан татарлары Мәскәүдә бик күп түгел. Мәскәү татарларының төп массасы – Түбән Новгород татарлары. Минем уйлавымча, Мәскәүдә 500 мең татар бар. Мәскәү өлкәсендә якынча 300 меңдер.

"Татар кызлары намазга үстерелгән керфек белән барырга ярамаганын белми"

- Ә күпме өлеше татарча белә?

- 500 нең 100 меңе беләдер. Ире дә, хатыны да татар, балалары татарча белгән, дине мөселман идеаль гаиләләр йөз меңдер. Бу да аз түгел. Безнең проблема - татарларның ассимиляцияләнүе. 

Катнаш никахлар турында яшьләргә 20 ел сөйлибез инде. Өйләнгәндә никах ничек укыла, кайчан укырга ярый, кайчан ярамый. Мөселман кызлары башка дин кешесенә чыкса, ирләре динен үзгәртергә тиеш икәнен аңламый, белми. Татар кызлары намазга барганда үстерелгән керфек, тырнак белән барырга ярамаганын белми. Шуларны татар кызларына 20 ел сөйлибез.

Хәзер кызлар тәннәренә көнчыгыш "наколкасы" ясарга ярата. Иероглифлар, Коръән сүзләре. Татар кызлары наколка белән йөрергә тиеш түгел. Татар егетләренә бу ошамый. 

"Мәскәү татарлары, сезнең сәясәткә тыгылып, акыл өйрәтеп ятса, дөрес булмас"

- Казан татарлары белән Мәскәү татарлары арасында элемтә ныклы түгел кебек. Мәсәлән, шушы тел проблемасы килеп чыккач та, без Мәскәү татарларыннан әллә ни зур теләктәшлек күрмәдек дип әйтергә була. Бәлки, ялгышамдыр. Сез ничек уйлыйсыз, элемтә зурмы?

- Сезнең Татарстанда бик акыллы Президент бар. Без шуңа йөз тотабыз. Ул Мәскәүгә яшьләр форумына килде. Бер мең кеше җыелды. Шунда Рөстәм Нургалиевич ничек эшләргә кирәклеген ап-ачык итеп әйтте, безгә азрак кисәтү дә ясады. Ул проблеманы яхшы аңлатып, аңлаешлы итеп сөйләде. Шуңа күрә яшьләр аңа үз фикерләрен белдерде.

Ләкин без - Мәскәү татарлары, сезнең сәясәткә тыгылып, акыл өйрәтеп ятсак, дөрес булмас. Төп мәсьәлә – күбрәк аралашу кирәк.

Татар конгрессы бу эшне алып бара. Бәлки аларның эш форматына үзгәрешләр, өстәмәләр кертергә кирәктер.

"Яшьләрнең интернетта аралашу сәясәтен уздырырга кирәк"

- Ничек уйлыйсыз, дөрес сәясәт алып барылган очракта, нинди дә булса берләшү мөмкинме? Мәсәлән Татарстанга ярдәм кирәк икән, Мәскәү татарлары теләктәшлек күрсәтә. Яки, киресенчә, Татарстан ниндидер ярдәм күрсәтә алыр иде Мәскәү татарларына.

Безгә күбрәк аралашырга кирәк, без ул турыда уйланабыз. Эстрада концертлары ешрак булсын иде. Театр килсен Мәскәүгә, без аны бик көтәбез. Үткәрергә без аларга булышабыз. Интернетта аралашу күбрәк кирәк. Яшьләрнең Интернетта аралашу сәясәтен булдырырга кирәк. Тәбрис яшьләрдә Интернетка кызыксыну уятсын иде. "Татар кызы" нинди булырга тиеш, аның турында бергәләп фикер алышырга кирәк, никах, милләт турында.

"Татар теленең дәрәҗәсен йөрәктән яраттырып кына күтәреп була"

- Сез ничек уйлыйсыз, татар теленең дәрәҗәсен ничек күтәреп була?

- Татар теленең дәрәҗәсен, баштан, йөрәктән яраттырып, кирәклеген белдереп кенә күтәреп була. Ана сөте белән кермәсә, без аны "Штаб" сөте белән кертәбез. Ә сезгә монда әти-әниләр белән зур эш алып барырга кирәк.

Балаларның теле татарча ачылсын иде ул. Һәрбер яшь категориясенә үзенең методикасы кирәк. Мәсәлән, кеше туды, бер яшь тулды, аңа нәрсә кирәк? Аңа татарча ясле кирәк. Әти-әнисенә бала белән нәрсә сөйләшергә икәнен әйтергә кирәк. Моңа әти-әнинең теләге булсын. Аңны үзгәртергә кирәк бүген. Икенче төрле идеология кирәк. 

     "Рөстәм Нургалиевич белән сөйләшү безгә бик зур тәэсир ясады"

- Ничек соң аның ысуллары?

- Ысулларын Рөстәм Нургалиевич чыгышында әйтте. Нәрсә ул татар теле? Татар телен белсәгез, бөтен төрки илләргә барганда аралаша аласыз. Моны безгә бик яхшы итеп Рөстәм Нургалиевич сөйләде. Аңа бик зур рәхмәт. Бу сөйләшү безгә бик зур тәэсир ясады. Президент белән шундый очрашулар ешрак булсын иде. Ул Мәскәүдәге бөтен татарларны берләштереп, дуслаштырып китте.

Безгә татар телен яраттырырга кирәк, ә без аннан соң балаларыбызны яраттырабыз.


"Татар матбугат чараларын кызганычка каршы, укымыйбыз"

- Сез татар газеталарын укыйсызмы?

- Кызганычка каршы, укымыйбыз. Мин инде Мәскәүдә 20 ел торам. Мәскәү газеталарын укыйбыз, хәзер мәгълүмат күбрәк Интернеттан алына.

- Татар матбугат чаралары күбесе интернетта бар бит?

- Казанныкын сирәк укыйбыз. Кызыклы кешеләр, вакыйгалар, яңа методикалар турында язсагыз, миңа кызык. 

"Безгә мәйданчыклар кирәк"

- Кайчандар татарлар салган мәчетләргә йөрүчеләрнең күпчелеге Кавказ, Азия кешеләре. Сез ничек уйлыйсыз, Мәскәүдәге татар мәчетләрен татарныкы итеп калдыра алырбызмы?

- Реаль чынбарлык бар - бүген мәчетләргә күбрәк Кавказ халыклары йөри. Алар үзара гел үз телләрендә сөйләшә. Ә безнең татарлар мәчеттә, башка җирдә үзара татарча сирәк сөйләшә. Без бу мәсьәлә турында Мәскәүдә инде 20 ел гел сөйләшәбез. Мәскәүдә мәчетләр аз, дүрт мәчет бар, 6-8 мәчет кирәк, диләр. Ул гына проблеманы чишми. Әйткәнемчә, безгә – татарларга мәйданчыклар кирәк. Һәрбер микрорайонда булсын офиста бер бүлмә. Мәсәлән, мәктәптә бер класс булсын. Булсын ул арендага алынган фатир. Шундый мәйданчыклар безгә меңләп кирәк. 

Андый очраклар инде бар. Бутовода – биш бүлмәле фатирда намаз да укыйлар, мәчет тә шул, анда яшьләр дә җыела. Шундый берничә урын бар Мәскәүдә. Без шуңа омтылабыз.

Ә милләткә килгәндә, Мәскәүдә ул бер җирдә калды: Мәскәүдә Албир хәзрәт Крганов бар. Анда вәгазь дә, сөйләшүләр дә гел татар телендә генә. Татарлар янына барасылары килсә, Албир хәзрәткә барсыннар - анда татарча сөйләү, татарча вәгазь, татарча аралашу. Без яшьләрне шунда алып барып, шунда хәзрәт яшьләр белән сөйләшеп, эшне алып барабыз.

"Барыбыз да, бик авыр булса да, татарча сөйләшәбез"

- Ничек уйлыйсыз, Татарстанда телне саклау мәсьәләсендә Мәскәү татарлары ничек тә булса ярдәм итә аламы? Татарстандагы тел проблемасына ничек тә булса теләктәшлек күрсәтә аламы алар?

- Бер карасаң, бу бер адым артка атлау. Ләкин хәзер барыбыз да алга биш адым ясарга тиеш. Төрле юнәлешләр - бигрәк тә яшьләр белән, мәктәптә, балалар бакчаларында эшебез мобильләшергә тиеш. Президент әйткәнчә, телибезме без аны, ничек килеп чыга ул безнең, шуңа карамыйча беез үзара татар телендә сөйләшергә тиешбез.

- Шундый тенденция Мәскәүдә күзәтеләме?

- Безгә Президент шундый бурыч куйды, без аны үтибез. Бик авыр булса да, барыбыз да татарча сөйләшә.

- Бу кайчан башланды?

- Бу Рөстәм Нургалиевич чыгышыннан соң башланды. Бик каты итеп аңлатып әйтте. Анда булган бер мең кеше икенче кәеф, оптимизм белән канатланып китте.

- Хәзер татарча сөйләшәсез инде?

- Булдыра алганча татарча сөйләшәбез.


"Татарча сөйләшергә тырышабыз"

- Сез татарның киләчәген ничек күрәсез?

- Минем бу сорауга оптимизм белән карыйсым килә, без ышанырга тиеш. Шундый вакыт киләчәк: Казанда шәхси мәктәпләр, шәхси балалар бакчалары ачачаклар. «Табигый сайланыш» дигән нәрсә бу. Мәскәүдә шулай ук.

Татар теле ни хәтле вакытлардан безгә килгән. Аны безнең әти-әниләр борынгы заманнардан саклап калган. Бик авыр хәлләр булган бит. Дәүләтебез булмаган. Җырлар аркылы, татар теле бетмәячәк, дип уйлыйбыз. Без аны саклыйбыз, тырышабыз. 

- Хәзер үзегез дә татарча сөйләшә башладыгыз инде?

- Тырышабыз сөйләшергә.

- Бу сезгә стимул биреп җибәрде кебек?

- Юк, мин болай да татарча сөйләшәм, хәзер үзара да сөйләшәбез инде.

- Ешрак сөйләшәсезме?

- Әйе, ешрак сөйләшә башладык.

"Мәскәү зур, очрашкан юк"

-Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары эшчәнлегенә бәя бирә аласызмы? 

- Без алар белән аралашмыйбыз. Алар үз эшләрен алып баралар, һәрберсе үз линиясендә, һәрберсе тырыша. Мәскәү зур, безнең очрашкан юк.

"Мәскәү татарлары соңгы ике-өч елда 12-14 тапкыр Кремльдә җыелды"

- Ә сез Татарстаннан нәрсә көтәсез? Мәсәлән, җырчыларга әйтергә теләгегез юкмы?

- Хәзер Мәскәүдә "Штаб" үзенең концертларын алып бара. Мәскәүдә безнең үзебезнең җырчылар бар. Казанда, Уфада, Сергачта, хәзер үзебездә - Мәскәүдә, бер пласт эстрада бар. Алар югары дәрәҗәдә. Әмма җырчылар, театрлар Мәскәүгә күп килсен. Без аларны көтәбез. Андый очрашулар Мәскәү татарлары өчен бик кирәк.

Безнең Мәскәү татарлары соңгы ике-өч елда 12-14 тапкыр Кремль сараенда җыелды. 5 мең татар Кремль сараена җыела. Моңарчы 5 мең татарның Кремльдә беркайчан җыелганы юк иде әле.

Хәзер татар яшьләре өйләнгәндә, юбилей булганда, җыелышып, Тукай һәйкәленә чәчәк алып киләләр.

Уникаль әйбер – Татарстан вәкиллеге каршында яшьләр советы оештырдылар. Рөстәм Нургалиевич килгәч, аңа бик зур бәя бирде. Вәкиллек каршында оешкан Татарстан якташлыгы җәмгыяте дә бар. Анда 5 мең тирәсе кеше. Безнең күп кешеләр шул якташлыкта, үзем - президиумда. 

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Хастаханәнең кабул итү бүлегендә сабыйны күргәч телсез калдым”: Татарстанда тимер юл кичүендә булган коточкыч авария турында

Татарстанның Бөгелмә районында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды. Җиңел машина йөртүче хатын-кыз светофорның кызыл сигналына тимер юл кичүенә чыга. Шул мизгелдә аңа каршы йөк составы килгән була. Әлеге бәрелештә алты яшьлек пассажир кыз һәлак булды. Фаҗига турында тулырак “Татар-информ” репортажында.

Җәмгыять

Ярминкәләрдә Татарстан ризыклары гына булачак: Начар бәрәңге сатылмый, балны курыкмыйча алыгыз, сөтне пластик шешәгә салмыйлар

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Cату-алу 14 сентябрьдән башлап Яңа елга кадәр атна саен оештырылачак. Сәүдә мәйданчыкларында социаль юнәлешле бәяләр куелган авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Шәһәр халкының азык-төлек продуктларын гына түгел, ә авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен продукция, әйтик, печән, салам, утын һәм башкаларны сатып алырга мөмкинлеге булачак.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла