«Мобиль сайлаучы»: 8 сентябрьдә узачак сайлауда теркәлү урынында булмаган очракта ничек тавыш бирергә

3 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Диана АВАКЯН, sntat.ru
30 июльгә булган мәгълүматларга караганда, «Мобиль сайлаучы» механизмын куллану турында республиканың территориаль сайлау комиссияләренә – 9, күпфункцияле үзәкләргә 30 гариза тапшырылган.

«Мобиль сайлаучы» нәрсә ул?

24 июльдә Татарстанда 2019 елның 8 сентябрендә узачак алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда исемлеккә факттагы урын буенча кертү турында гражданнардан гаризалар кабул итү башланды. Россия Федерациясенең актив сайлау хокукына ия барлык гражданнары да участокларда сайлаучылар исемлегенә теркәлү урыны буенча кертелә.

Әмма тавыш бирү көнендә сайлаучы теркәлү урынында булмаса, ул факттагы урын буенча тавыш бирү тәртибеннән файдалана алачак.

«Мобиль сайлаучы» эшенең максаты – сайлаучылар өчен мөмкинлекләрне киңәйтү, - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында.

«Хәзер алар яшәү урыны буенча үзләренең сайлау участогына беркетелмәгән һәм үзләре өчен уңайлы урында тавыш бирә алачак, - дип искәртте ул. - Мисал өчен, әгәр кеше Казанда яши һәм шунда теркәлгән, әмма 8 сентябрьдә Чаллыда булачагын белә икән, ул алдан ук тиешле гариза язып, үзенә уңайлы сайлау участогын сайлый алачак».

Механизмнан ничек файдаланырга?

Теләгән һәркем 4 сентябрьгә кадәр Россия Федерациясе гражданины паспорты белән теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясенә (республикада алар барлыгы – 65) гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук республикадагы 56 күпфункцияле үзәктә гариза язарга яки Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре күрсәтү бердәм порталындагы онлайн-сервистан файдаланырга мөмкин.

2019 елның 28 августыннан 4 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә (республикада алар барлыгы – 2811) гариза тапшырырга була.

«30 июльгә булган мәгълүматларга караганда, территориаль сайлау комиссияләренә – 9, күпфункцияле үзәкләр аша 30 гариза бирелгән», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтеннән.


Гариза нәрсәләрне үз эченә ала?

Гаризаның төп (ул сайлау комиссиясендә кала) һәм ертып алына торган өлешләре (ул теркәлгәннән соң сайлаучыга тапшырыла) бар. Гаризаның ертып алына торган өлеше сайлаучыга тавыш бирү көнендә кайсы участокка килергә икәнлеге турында мәгълүмат бирү өчен кирәк. Факттагы урын буенча тавыш биргәндә аны күрсәтү мәҗбүри түгел.

Гаризаны ничек кире алырга?

Сайлаучы Дәүләт хезмәтләре күрсәтү бердәм порталы аша тапшырылган гаризаны, 4 сентябрьдән дә соңга калмыйча, бары тик бердәм порталдан файдаланып кына кире алырга мөмкин. Бу очракта ул теркәлү урыны буенча сайлаучылар исемлегеннән төшереп калдырылмаячак.

«2019 елның 24 июленнән 4 сентябрьгә кадәр яңа гариза тапшырырга мөмкин. Гаризаның эшкәртелү статусы турындагы мәгълүмат Дәүләт хезмәтләре күрсәтү бердәм порталындагы шәхси кабинетка юлланачак», - дип белдерделәр агентлыкка республика Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтендә.

Әгәр үзем гариза тапшыра алмасам, нишләргә?

Нигезле сәбәпләр белән (сәламәтлеге, инвалидлык аркасында) гариза тапшыра алмаган сайлаучы шул ук срокларда (шул исәптән социаль хезмәткәр яки башка затлар ярдәмендә) факттагы урын буенча тавыш бирергә ниятләве турында якындагы территориаль яки участок сайлау комиссиясенә телдән яки язмача хәбәр итәргә тиеш.

«Участок сайлау комиссиясе әгъзалары, сайлаучыга гариза тапшыру мөмкинлеген тәэмин итү өчен, тавыш бирү датасына кадәр өч көннән дә соңга калмыйча өйгә киләчәк. Ул чагында, законда билгеләнгән тәртиптә тавыш бирү өчен, сайлау участогыннан башка урында тавыш бирү турында гариза калдырырга мөмкин», - диелә ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә.

Бу очракта сайлау комиссиясе вәкилләре тавыш бирү өчен өйгә күчереп йөртелә торган әрҗә алып киләчәк.

Теркәлү урыныннан китәргә туры килгән очракта, нишләргә?

Әгәр сайлаучы тавыш бирү көне алдыннан үзе теркәлгән урыннан китә икән, 2019 елның 5 сентябреннән 7 сентябрьгә (14.00 сәгатькә) кадәрге чорда теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясе бинасында, Татарстан Республикасы территориясендәге үзе тавыш бирергә ниятләгән сайлау участогын күрсәтеп, маркалы махсус гариза яза ала.

Сайлаучының мондый гаризаны бер тапкыр гына тапшырырга хакы бар.

Әгәр прописка булмаса, сайлауда тавыш бирергә мөмкинме?

Әгәр сайлаучының Россиядә пропискасы юк, әмма 2019 елның 6 июненә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә вакытлыча тору урыны буенча теркәлгән икән, аның шул ук шартларда факттагы урын буенча тавыш бирү турында гариза тапшырырга хакы бар.

Бу очракта гариза бирү өчен паспортка өстәмә рәвештә тору урыны буенча теркәлү турында таныклык та күрсәтергә кирәк.

«8 сентябрьдә – тавыш бирү көнендә бюллетень алу өчен паспорттан тыш, тору урыны буенча теркәлү турында таныклык та күрсәтергә кирәк», - дип искәрттеләр ТР Үзәк сайлау комиссиясендә.


Мондый механизм моңарчы кулланылганмы?

«Мобиль сайлаучы» механизмы Татарстанда 2018 елда РФ Президентын сайлау вакытында кулланылды. Ул чагында 115 меңнән артык кеше үзләре өчен уңайлы участокны сайлау мөмкинлегеннән файдаланды, бу республикадагы барлык сайлаучыларның 3,9 проценты дигән сүз.

«Шулардан 91 699 сайлаучы тавыш бирү көнендә үзләре сайлаган участокларга килеп гражданлык бурычын үтәде. Бу гариза тапшырган барлык сайлаучыларның 79,5 проценты дигән сүз», - дип хәбәр иттеләр ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Мөселман егетеннән табышлы хәләл бизнес үрнәге: Интернет-уен

Мөселман бизнесы дигәндә без кафелар, киемнәр кебек өлкәләрне генә күз алдына китерәбез. Ә менә Марат - Али Җиһаншин Интернет ресурс төзегән. Үзенчәлекле бизнесны булдырган татар егете белән РФ мөселман эшмәкәрләре берлеге оештырган эшлекле очрашуда таныштык. Ул "Татар-информ"га үз эше турында сөйләп кенә калмыйча, булачак бизнесменнарга киңәшләрен дә бирде.

Җәмгыять

Илдар Гыйльметдинов: "Бөтенроссия татар яшьләре оешмасы кирәк"

Россия Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты башлыгы, татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов “Татар-информ”га интервьюсындататар яшьләре көннәре, яшьләр оешмасында булучыларга яшь чикләве кирәкме, мәктәпләрдә туган телне ничек укытырга кирәк дигән сорауларга фикерләре белән уртаклашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла