Минем Чечня: ал күзлекле репортаж

29 сентябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: автор фотолары
"Татар-информ" хәбәрчесе Грозныйда узган "Федерация" милли театрлар фестивалендә катнашты. Хәбәрчебез бу язмасында бүгенге Грозныйны һәм чечен халкын күзәтә.

Грозный шәһәренең Татар урамы буйлап барабыз – йортларга һәм коймаларга «ул.Татарская» дип язып куелган. Барасы җиребез бер чечен хатынына юл уңае булып чыкты – юл күрсәтеп бара. Без үзебезнең «Федерация» милли театрлар фестиваленә килүебез турында сөйлибез, аны театрга чакырабыз. «Безнең монда үз театрыбыз», ди ханым – чечен интеллигенциясе вәкиле – ул үзен табип дип таныштырган иде.

Ә менә «гади халык» диик инде, базарда яки кибет-мазарда эшләүчеләр башкарак фикердә – алар республика патриотлары. «Безнең Президентыбыз бик әйбәт. Чечня – бик тыныч ил. Сугышлар гына булмасын!» ди алар. «Сездә хатын-кызлар бик матур», дим өлкән яшькә җитеп тә, төз-зифа буй-сынын саклап кала алган ханымнарга карап. «Ирләребез ямьсезләнде шул, элек алар да матур иде, хәзер сакал җиткереп йөриләр», дип зарланып ала чечен хатыны.

Әйе, урам тулы сакаллы ир-ат. «Без сезнең иминлекне саклыйбыз», ди алар җитди итеп.

Автобус йөртүче белән сөйләшеп барам. «Бертуганнарым сугышта үлмәде. Әмма ул минем буынга зур зыян салды. Уку мөмкинлеге булса, мин автобус йөртүче генә булып калыр идеммени?! Әниләр безне күтәреп бомбаларда качалар иде, ач идек, укый алмадык», - дип сөйли ул.

Грозный бизәкләре. Европаның иң зур мәчете салынган Шәле шәһәреннән Грозныйга таба барганда юлда зур глобус кала. Анда зур итеп «Грозный – дөнья үзәге» дип язылган. Дөнья үзәгенә өстән карыйсың килсә, «Грозный-сити» биналарының берсе түбәсенә ясалган күзәтү мәйданына күтәрелергә кирәк. Бәясе – 100 сум. Түбәдә сакчылар да бар. Рамзан Кадыйровның резиденциясе ягында фотога төшерергә ярамавы кисәтелә.

Грозныйның иң зур проспекты 2008 елдан бирле Путин исемен йөртә.

Чечняның бизәкләре – мәчетләр. Быел Шәледә салынган иң зур мәчет, Аргун шәһәрендә хай-тек стилендә төзелгән «Әниләр йөрәге» мәчете, Грозныйдагы «Чечня йөрәге»...

Мәчет тирәләре бездәге кебек базар-кибеткә әверелдерелмәгән. Мәчет эчендә дә, тышында да беркемдә бернәрсә дә сатып тормый, хәтта сәдака тартмасы да күрмәдем. Ишек төбендә дога укучы абзый да утырмый, калдырган сумкаларыбызны карап тора торган туташ кына. 

Чечня – традицияләр иле. Министр сәхнәгә күтәрелгәндә залдагылар, өлкән яшьтәге ир-ат килеп керсә, бүлмәдәгеләр мизгел эчендә генә урыныннан күтәрелеп, хөрмәтен белдерә.

Хатын–кыз озын күлмәктән һәм яулыктан. Әмма андагы ханымнарның яулык бәйләве гарәп модасы түгел, алар аңа чәчләрен яшереп уранмыйлар. Күлмәкләре дә нечкә билләрен яшерми – буй зифалыгын күрсәтеп торганны кияләр.

- Яшьләрнең яулыкларын саласы килмиме, - дип сорыйм кызы белән күлмәк сайлаган ханымнан.

- Киресенчә, гарәп модасы кебек төренәсе килә, ди. Рөхсәт итмим, - диде ханым.

Грозный – матур яулыклар һәм озын күлмәкләр иле. Башта ни өчен сатудагы матур күлмәкләрнең эчке ягына тукыма составы язылган этикетка кыстырылмаган дип аптырый идем. Соңрак аңладым – әзер модельләр буенча булса кирәк, күлмәкләрне алар үзләре тегеп утыралар. Базарның өске ябулы өлешендә хатын-кыз тегү машинасы артында: тегеп тә утыра, аласы булсаң кыскартып, гәүдәңә көйләп тә бирә.

Чечня никахлары. Чеченнар әйтүенчә, бүген аларда катнаш никахлар бик аз. Бары тик Россиянең башка төбәкләренә күчеп киткән чечен гына башка милләт вәкиленә өйләнергә мөмкин. Ә чечен кызы башка милләт кешесенә чыкмый.

- Ирләр аз бит. Нишләргә тиеш соң инде ул? Ирсез калсынмыни? – дим.

- Көтә инде. Яки икенче, өченче хатын булып кияүгә чыга.

- Синең ничә хатын?

- Әлегә берәү.

- Тагын өйләнәчәксеңме?

- Гаиләне тәэмин итәрлек акча эшли алсам – әйе.

- Бүгенге караш белән, бу хатын-кызның хокукларын кысу инде...

- Юк алай түгел. Ир-атның йөрәге дүрт клапанлы – ул дүрт хатынын да тигез ярата ала.

- Ә хатын-кыз йөрәгендә ничә клапан?

- Бер генә дип өметләнәбез.

Чечня - шәрабларсыз Кавказ. Чеченнар үзләрендә алкоголиклар булмау белән горурлана. Әйе, мин ун көнләп торып исерек кеше түгел, үзеннән спирт исе килгән кеше дә очратмадым. Чеченнарда виноград үсеп торса да, шәраб та ясамыйлар. Грозный кибетләрендә аракы сатылмый. Бары тик республиканыкы булмаган гипермаркетлар челтәре кибетендә генә аерым сәгатьләрдә сатыла, ди. Шәһәрдән чыгып читкәрәк итсәң, спиртлы эчемлек табып була, диләр. Тауларга баргач, бер кафе официанты үзләрендә алкогольнең рәсми сатылуын әйтте. «Кирәк кеше таба инде», - диде Россия шәһәрләрендә яшәп кайткан бер чечен.

- Сездә дуңгыз ите сатыламы? - дип сорады Россия регионыннан килгән, этник мөселман булган түрәчек.

- Юк, - диде чечен ир кешесе.

- Ә бу дуңгыз ите ашыйсы килгән башка милләтләрнең хокукын кысу түгелме?

- Беләсезме, әгәр минем көнгерә ите ашыйсым килә икән – мин Австралиягә барам.

Тел, тел, тел. Чечняда хәзерге вакытта тел югалу проблемасы юк. Гәрчә урамда рус телле генә игъланнар күрсәм дә. Кыскасы, күзем берне күрә, колагым икенчене ишетә: урамда мин рус язулары күрәм, ә колагым белән чечен телен ишетәм. (Казанда киресенчә: урамда ике телле игълан куйган булып икетеллелекне күрсәтергә тырышабыз, ә колагыбыз рус телендә сөйләшүне ишетә. .Урамда балалардан чечен телендә язылган игъланны тәрҗемә итеп бирүен сорыйм. Берсе тәрҗемә итеп бирә. Балалар «Чечен телән яхшы беләсезме?» дигән сорауга гаҗәпләнәләр һәм алардан «Ул безнең туган телебез», дигән җавап ишетәм. Биредә бөтен кеше дә ике телне белә. Русча да яхшы сөйләшә, чеченча да. Бу табигый.

Урыс мәдәниятендә тәрбияләнмәгән чечен кешесе әңгәмәдәшенә «Сез» диеп дәшми. «Безнең телдә «сез» дип күплеккә генә әйтелә, бер кешегә «сез» дип әйтү тел грамматикасына да туры килми. Халыкка «сез» дип дәшеп була, ә син берүзең каршымда утыргач, мин сиңа ничек «Сез» дип әйтә алыйм?» дип аптырый чечен.

Чечен мәдәнияте. «Мәдәнияте булмаса - милләт юк». Бу – бүгенге Чечняның мәдәни девизы. Чечен Республикасы шәһәр үзәгенә Милли китапханәсен, Милли музеен, Рус театрын салып куйган. Сугыш хәрәкәтләре вакытында җимерелми калган Чечен дәүләт театры бинасы әле эшли. Әмма артистлар яңа бина көтәләр. Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров «Федерация» милли театрлар фестивале ябылу тантанасында ясаган чыгышында Чечен Республикасының беренче Президентының үз хезмәт хакын театрны торгызуга бирүен искәртеп үтте.

Бәлки, бүгенге чечен театры дөнья театраль пространствосыннан читтәрәк калгандыр. Ләкин алар бүген Россиядә «Алтын битлек» һәм башка театраль форумнар-фестивальләр аша формалашып килгән театраль карашка үз төзәтмәләрен кертергә омтылалар, үз өлгеләрен тәкъдим итәләр. Чечен министры моны шактый кыю итеп эшли. «Безнең театраль пространствода яшисебез килә, ләкин безнең традицияләр бар», - ди ул.

Ә башкаларны үз тәртибеңә ияләштерүнең юлы бер инде ул – мәҗлесне үз өеңдә уздыру. «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың», диләрме? Кыскасы, чечен халкы үз традицияләреннән тайпылмаган театр үрнәген Россия милли театрларының гомумөлгесе итәргә тели. Омтылыш һәм амбицияләр өчен – «биш»ле.

Чечен министры һәр мәдәният оешмасының сулышын белеп торуын, һәр спектакльне үзе кабул итүен әйтте. Әлбәттә, өч кенә дәүләт театры булган регионда ул авыр түгелдер. «Цензура!» – дип уйлап куяр республика традицияләре һәм кануннары буенча тәрбияләнмәгән кеше.

Әхлак. Чечен халкы кинога йөрми, биредә төнге клублар, дискотекалар юк, сәүдә үзәкләренә күңел ачарга бару традициясе юк.

- Телевизор карыйсызмы?

- Гаилә белән бергә утырып карыйсы кыенрак инде хәзерге телевидениене. Килешсез урыны булса, торып китәбез.

Театрда ир-ат белән хатын-кыз сәхнәдә бер-берсенә кагылмый. Ярамый. Мәхәббәтне дә кочаклашмыйча, үбешмичә, арт болгамыйча һәм чишенмичә күрсәтергә омтылалар. Бу «Искиткеч шәп килеп чыга», дия алмыйм. Мин караган спектакльдә мәхәббәт сизмәдем. Бәлки, без эмоциональ катканбыздыр, бәлки әле аларның тәҗрибәсе аздыр. Әмма алар «чиста сәхнә» турында үзләре бик ышанып сөйлиләр һәм безне дә шуңа өндиләр.

Кунак карашы. Үзен чечен мәсьәләсендә белдекле дип санаган иптәшләр бу күзәтүләр белән килешмәскә дә мөмкин. Совет заманында тел проблемасы булуын да, әхлак проблемаларына да мисаллар табарга мөмкиннәр. Бардыр. Булгандыр. Бик мөмкин. Мин язганнар – аларның кунак бүлмәсеннән күзәтүләрем. «Йокы бүлмәләрендә» һәм «караңгы чоланнарында» ни бар – мин анда кермәдем.

Аларның китаплары депортация чорында мәйданнарга чыгарылып бер яндырылса, 1994-95 елларда сугыш хәрәкәтләрне вакытында китапханә бомбалар белән җимерелгән, 2000 елда бу хәл тагын кабатланган. 2013 елда Грозный үзәгендә затлы Милли китапханә бинасы төзелгән. Бу халык алдында чечен китабы тарихын торгызу бурычы тора - китапханә җитәкчелеге хәзер чечен китабы тарихын бөртекләп җыя.

Бу халык алдында үзләре турында тудырылган начар стереотипларны җимерү бурычы тора. Алар «Грозный – дөньяның иң имин шәһәре» диләр. Минем «Алай түгел», дияргә нигезем юк.

«Бөтенесе ясалма, кирәк кеше эчәргә аракысын да, күңел ачарга кызларын да таба ала», - диючеләр дә булды. Әлбәттә, анысы да бардыр. Бөтен бер халыкны стерильләштереп булмый. Шулай да аларның «Грозный – дөнья үзәге» дигән амбициоз язуларын күреп көнләшеп куйдым.  

Журналист буларак миңа иң ошаганы - Грозный үзәгендә Журналистлар скверы бар. Анда ачык китап ясалып, аңа Әхмәт Кадыйровның "Халык тарихны ясый. Журналистлар аны алдагы буыннар өчен саклый" ("Народ творит историю. Журналисты сохраняют ее для будущих поколений") дигән сүзләре язылган. 



  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Бөер күчереп утыртканнан соң мин үзгәрдем”. Чит кеше бөерен алган кешеләр ничек яши?

“Сезгә туры килүче донор табылды, тиз арада килүегез кирәк”. Менә шушы сүзләрне бөерләре авырып интеккәннәр зарыгып көтәдер, мөгаен. Бөер күчереп утырту операциясе үзенчәлекләре турында "Татар-информ"га Республика килиник хастаханәсендә сөйләделәр.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла