"Миндә яман шеш..." Куркыныч авыру булган очракта кая мөрәҗәгать итәргә?

15 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Валерия БЕЛОВА, sntat.ru
Фото: Михаил Захаров
Үзеңдә онкология икәненә шик туса, нишләргә? Татарстанның иң яхшы онкологлары кайда кабул итә? “Татар-информ” бу һәм башка сорауларга җавап эзләде.

Хәзерге заманда яман шеш үлемгә китергән иң төп сәбәпләрнең берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча,  онкологиянең дүрт төре башкаларына караганда ешрак очрый. Болар: үпкә, ашказаны, юан эчәк һәм сөт бизе яман шеше.

Әлеге авыруның төрле төрләре белән Татарстанның республика клиник онкология диспансерында 104 мең кеше исәптә тора. Ел саен диспансерга яман шешнең соңгы стадияләре белән авыручылар мөрәҗәгать итә.

Мәкерле авыруны вакытында ачыклау һәм дәвалау өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкка диагностика уздыру системасын булдырган. Хәзер чирне үз вакытында ачыклау бары тик кешенең үзенең теләгеннән генә тора.

Нәрсәдән башларга?

Теләсә кайсы медицина тикшеренүе терапевттан башлана. Онкология белән дә шул ук хәл – беренче чиратта кешегә участок табибына барырга кирәк.

“Кеше терапевтка бара, ул авыруның зарларын тыңлый, беренчел тикшерү уздыра, башлангыч диагноз куя. Кирәк дип тапканда, өстәмә тикшеренүләр билгели һәм аларның нәтиҗәләре буенча яман шешкә шик туа икән, беренчел онкология кабинетына яисә беренчел онкология бүлегенә юллама бирә.

Мисал өчен, ашказанын – эпигастраль өлештәге авыртуларны алыйк. Без моны, мәсәлән, гастрит, ашказаны җәрәхәте һәм яман шеш дип уйларга мөмкинбез. Табиб-терапевт пациентны гастроэнтерологка һәм ФГДС узарга җибәрә, аңа “яман шешкә шик” яки “яман шеш” диагнозы куялар.

Алга таба пациентны беренчел онкология кабинетына – гомуми онкологка җибәрәләр”, - дип аңлатты Республика клиник онкология диспансеры хастаханәсе мөдире Родион Сигал.

Беренчел онкология кабинетындагы табиб – үзенчә фильтр, ул пациентлар агымын бүлә. Мондый гомуми онкологлар хәзер Татарстанның һәр дәүләт сырхауханәсендә дә бар. Беренчел пациентлардан тыш, онкология кабинетларындагы табиблар махсуслашкан хастаханәләрдә дәваланган онкопациентларны да кабул итәләр.


“Белгеч нәтиҗәләр белән таныша, кирәк булган очракта нинди дә булса өстәмә тикшеренүләр билгели. Пациент кыска вакыт эчендә барлык тикшерүләрне уза һәм аның нәтиҗәләре белән Республика клиник онкология диспансерына бара. Беренчел онкология кабинетлары һәм беренчел онкология бүлекләре Республика клиник онкология диспансеры белән махсус программа-реестр аша бәйләнгән, анда онкология кабинеты табибы пациентны алдагы 15 көн эчендә кайсы вакытка һәм нинди кабинетка язарга икәнен күрә”, - дип өстәде Родион Сигал.

Республика клиник онкология диспансерының бүлекләре төрле шәһәрләрдә бар

Республика клиник онкология диспансерының Чаллыда, Әлмәттә һәм Казанның 21 нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында филиаллары бар. 


“21 нче хастаханәдә онкодиспансерның филиалы эшли дияргә була. Ул 21 нче хастаханәгә карамый, ул анда мәйдан гына алып тора. Бар табиблар, шәфкать туташлары, без уздырган тикшеренүләр, безгә – Республика онкология диспансерына карый”, - дип билгеләп үтте Республика клиник онкология диспансеры хастаханәсе мөдире.

Сүз уңаеннан, беренчел онкология кабинетлары һәм филиал белгечләре өстәмә уку узалар.

“Барлык табиблар бездә - онкодиспансерда укый. Ягъни, алар барысы да югары квалификацияле белгечләр. Кешеләр төп оешмада белгечләр яхшырактыр дип уйлый. Белгечләр шул ук. Онкодиспансер белгечләре – безнең онкология мәктәбе укучылары инде ул, пациентларга уңайлы булсын өчен алар филиалларда кабул итә. Ни өчен шәһәрнең икенче ягыннан Республика клиник онкология диспансеры хастаханәсенә килергә? Пациент бит, мәсәлән, 21 нче хастаханәдә төзелгән яңа бинага – онкология диспансерының филиалына килә ала. Ул безнең диспансер табиб-онкологыннан консультация ала. Шуннан соң, әгәр кирәк булса, пациент өстәмә тикшеренүләр уза – бер өлешен 21 нче хастаханә базасында, бер өлешен монда, бездә”, - дип сөйләде Родион Сигал.

Гади схема

Татарстанның онкология системасының уникальлеге аның маршруты һәм логикасы белән бәйле дип ышандыра табиблар.

Онкология белән авыручы пациентның маршруты болай булачак: табиб-терапевт, беренчел онкология кабинетында гомуми онколог, онкология диспансерында тикшеренү һәм дәвалану, ә алга таба Республика клиник онкология диспансерында һәм теркәлү урыны буенча, ягъни, хастаханәләрдә беренечел онкология кабинетларында планлы тикшеренү.

Яман шеш ачыкланмаган пациентларның юлы беренчел онкология кабинетында гына да тәмамланырга мөмкин.

Түләүле терапевт яман шеш бар дип шикләнсә, пациентны беренчел онкология кабинетына җибәрәчәк.

Тиздән Татарстанда яңа проектны гамәлгә ашырачаклар. Ул яман шеш белән авырган барлык пациентларның үз вакытында ярдәм алуын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. 


Республика клиник онкология диспансерында мәгълүматны саклау куркынычсызлыгы хезмәте эшли. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән бу яңалык пациентларны да, табибларны да саклый.

“Теләсә нинди конфликт очрагында, ришвәткә ишарә булганда пациентлар һәм табиблар һәрвакыт хастаханәнең куркынычсызлык хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. Яки, турыдан-туры мөдир буларак, миңа килә алалар. Барлык проблемаларны да бергәләп хәл итәчәкбез”, - дип сөйләде Родион Сигал.


Фикерләр








Җәмгыять

“Ул миңа алтыным, ә мин матурым диям...” – шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән Ришат Тимергалиевның мәхәббәт тарихы турында

Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр. Хыялың чынга ашасына ышанып, Аллаһы Тәгаләдән сорасаң, морадыңа ирешәсең. Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова Хаҗга баргач, Кәгъбәтуллага тотынып, күңел түрендәге эчкерсез хыялы турында уйлый. Һәм ул хыял чынга аша: 2018 елның 21 октябрендә Ришат Тимергалиевка кияүгә чыга. Яңа гаилә “Татар-информ”да кунакта булды. "Ярдәм" мәчетендәге проектларның кураторы, "Ярдәм" дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары һәм аның тормыш иптәше мәхәббәт тарихлары турында сөйләде. 

Җәмгыять

Роберт Миңнуллин: “Бәлки безнең бөеклегебез еракта гына калгандыр, ләкин без бүген яшибез”

11 октябрьдә Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗаты мисалында татар әдәбиятының бүгенге торышын төрки дөньясындагы күренекле галимнәр сөйләде. Чара шагыйрьнең 70 еллык юбилена багышланды. Әлеге очрашуда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла