"Татарча укытуны туктату - милләттән ваз кичү": Милли мәгариф рейтингы

21 август 2017

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Быелгы август конференциясендә, 2016-2017 уку елы нәтиҗәләре буенча, Татарстан район һәм шәһәрләре арасында милли мәгариф рейтингы тәкъдим ителгән иде. Министрлык рейтингында бик күп күрсәткечләр алынган һәм татар телендә белем бирү чагыштырмача түбән булган районнар алдынгылар исемлегенә кергән. "Татар-информ", рәсми саннардан чыгып, милли мәгариф буенча үз рейтингын тәкъдим итә.

Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф рейтингында кемнең кайсы урынга эләгәчәген 7 критерий хәл иткән. Анда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туган телдә тәрбия һәм белем алучылар өлеше, бердәм республика тесты нәтиҗәләре, олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары саны, төп дәүләт имтиханын татарча тапшыручылар, “Илһам” конкурсында катнашучылар саны да исәпкә алынган.

Мөслим, Актаныш беренче ике урынга чын-чынлап лаек булуы күренеп тора – аларда туган телдә белем алучы балалар саны да 96 процент, балалар бакчаларында милли тәрбия белән колачланган балалар саны да 100 процент тәшкил итә. Төп дәүләт имтиханын татарча бирү күрсәткече ягыннан да алар алдынгы. Беренче унлыкта, шулай ук, – Балтач, Саба, Теләче, Арча, Мамадыш, Сарман, Кайбыч, Апас. Балтач. 

Саба, Теләче, Арча кебек татарлар күп яшәүче районнар, нигездә, халыкара олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучылар саны һәм татар теленнән бердәм республика тесты нәтиҗәләре хисабына алга чыккан. Туган телдә белем алучы укучылар өлеше буенча алар 70 процентка да җитмәгән. Саба белән Теләчедә төп дәүләт имтиханын татарча бер генә укучы да тапшырмаган. Бу уңайдан тәнкыйть август киңәшмәсенең пленар утырышында да, милли мәгариф секциясендә дә яңгырады. 

Кайбыч, Апас, Әтнәдә дә шул ук хәл. Әтнәдә, гомумән, мәктәптә дә, балалар бакчасында да татарча белем бирү 100 процент дәрәҗәдә, ә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар имтиханны татар телендә тапшырырга теләмәгән. Республика олимпиадаларында да җиңүчеләр һәм призерлар юк. Арча районында исә балалар бакчаларында туган телдә тәрбия мәсьәләсендә хәлләр мактанырлык түгел.

Артта калучылар - министрлык рейтингы


Азнакай белән Әлмәттә туган телдә белем алучылар саны 25 процент дәрәҗәсендә генә, төп дәүләт имтиханын татарча тапшыручылары да юк.

Милли мәгариф: "Татар-информ" рейтингы

Инде әйтеп кителгәнчә, министрлык рейтингы күп параметрларны искә алып төзелгән. Шул сәбәпле, әйтик, туган телдә белем алган балалар саны 57% булган Саба районы андый укучылар саны 71% булган Яңа Чишмә районыннан алдынгырак урында. "Татар-информ", бер генә параметрдан торган үз рейтингын төзеде. Безнең фикеребезчә, "Илһам" яшь язучылар бәйгесенә катнашу-катнашмауга караганда, туган телдә белем алучы укучылар саны мөһимрәк күрсәткеч. Шул сәбәпле, безнең рейтинг министрлыкныкыннан күпкә аерыла. Яшь язучылар бәйгесенә күпләп укучылар җибәрү исәбенә генә алдынгы урынга чыккан районнар рейтингта түбән тәгәрәде.

Милли мәктәпләр рейтингы


Рейтинг кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, татарлар чагыштырмача күп яшәгән Саба, Апас районнары алдынгылар исемлегендә түгел. (Министрлык рейтингында бу районнар алдынгылар исәбендә). Министрлык рейтингында "кызыл зонада" булган Яшел Үзән һәм Алексеевск районнарында милли мәктәпләр күрсәткече буенча хәлләр бик үк начар дип әйтеп булмый. Бу районнарда татарлар азчылыкны тәшкил иткәнне исәпкә алсак, бәлки әле күпмедер дәрәҗәдә үрнәк итеп тә күрсәтергә ярый торгандыр. Шулай ук Яңа Чишмә, Спас кебек татарлар азчылыкны тәшкил иткән районнар да алдынгылар рәтендә. Казан исә исемлекнең "кызыл" зонасында.

Балалар бакчаларында милли белем һәм тәрбия рейтингы


Балалар бакчаларында милли белем һәм тәрбия бирү рейтингы да кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Арча, шул ук Азнакайда хәлләр мактанырлык түгел. Ә менә руслар күпчелекне тәшкил иткән Лаеш белән Яңа Чишмәдә милли мәгарифкә игътибар зур дип әйтеп була.

Татар телендә имтихан тапшыру рейтингы


Татар телендә имтихан тапшыру буенча комментарийлар артык дип әйтергә була. Зур күпчелек районнарда татар телендә имтихан тапшыручылар юк - "ноль укучы". Татар телендә бер генә укучы да имтихан тапшырмаган районнарның милли мәгариф рейтингында югары урыннарда булуы үзе бер гаҗәп. Хәтта алдынгы саналган районнарда да күрсәткечләр 12 проценттан башлана. Димәк, татар телендә имтихан тапшырырга теләүчеләр юк дәрәҗәсендә дип әйтергә була.

Кайбер районнарның мәгариф идарәләре белән “Татар-информ” хәбәрчесе элемтәгә керде.


Актанышта төп аралашу теле – татар теле

Актаныш районы Мәгариф идарәсе башлыгы Илшат Вахитов казанышларының төп сәбәбе җирлектә төп аралашу теле татар теле булуы белән аңлата. 

- Без районда иркенләп татарча сөйләшәбез. Кая барсак та, урамдамы, мәктәп эчендәме – аралашу татарча. Без шуның белән алдырабыз. Татарча имтихан бирү дә безгә җиңел, бернинди авырлыгы юк. Сәләтле балалар өчен гимназия бар. Анда да татар телен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Безнең мәктәпләр татарча 100 процент диярлек белем бирә. Мари-Суыксу авылы хисабына гына 100 процентка тулмыйдыр. Алар да үз мари телләрендә укый. Мари-Суыксу шуның белән бәхетле, без алардан көнләшәбез дә хәтта: алар рәхәтләнеп татарча сөйләшә, аларга барасың икән, мари дип әйтмәссең дә. Аннары чип-чиста итеп русча сөйләшәләр, үз мари телендә дә аралашалар, үзләренең ансамбльләре бар, традицияләрен онытмыйлар. Өстәвенә инглиз телен дә өйрәнәләр. 4 тел беләләр дип, алар өчен сөенеп йөрибез. Татар Суыксуы авылы белән терәлеп тору сәбәпле дә, алар татар телен өйрәнә. Мохиттән дә күп әйбер тора дип уйлыйм.

Билгеләнгән максатлар бар, “юл картасы” төзелде. Бер урында гына таптанып булмый бит, бүтән төрле чаралар да кирәк. Халыкара олимпиада, “Илһам конкурсы” буенча югарырак максатлар куябыз”, - дип белдерде Илшат Вахитов.

Идарә башлыгы фикеренчә, кайбер татар районнарында төп дәүләт имтиханын татарча тапшыручылар булмау биремнәрнең соңрак чыгуы белән дә бәйле булырга мөмкин. “Без балаларны 1 нче сентябрьдән үк имтиханнарга әзерли башлыйбыз. Яңа ел алдыннан гына татарча материаллар барлыкка килде, бездә 103 бала имтиханны татар телендә бирергә теләк белдерде. Быел сынау кебек кенә булса, яңа уку елында 1 нче сентябрьдән үк балаларны татарча имтихан бирүгә җәлеп итәрбез дип ышанам. Бу әсбаплардан, Интернеттагы мәгълүматлардан да тора. Интернетта бит, решу ЕГЭ, сдам ОГЭ дигән әйберләр бар, әгәр шул рәвешле татарча вариантлар да булса, балалар саны артачак дип уйлыйм”, - ди Илшат Вахитов.

"Әлмәттә хәлләр шәптән түгел"

Әлмәт муниципаль районы Мәгариф идарәсе башлыгының милли мәгариф буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина милли мәгариф өлкәсендә Әлмәттә хәлләр шәптән булмавы белән килеште. Ул бу уку елында татар мәктәпләрендә адреслы эш оештырылачагын әйтте. 

- Татар телендә укытып, имтиханнарны рус телендә тапшыргач, дөрес түгел бит. Безнең укытучылар да, татар телендә имтихан биргән укучыларга югары уку йортларына кергәндә, 1-2 балл өстәү тәкъдиме белән чыга. Бу укучыларның да, ата-аналарның да кызыксынучанлыгын арттырыр иде. Бу дәүләт дәрәҗәсендә яклау табарга тиеш. Татар мәктәпләрендә татар телендә укытып, имтиханнарны рус телендә бирү дөрес түгел, шуңа күрә бәлки имтиханнарның нәтиҗәсе дә чагыштырмача түбәнрәктер. Ел башыннан директорлар, әти-әниләр белән дә, балаларның нинди имтиханнарны сайлауларына карап, кайсы телдә тапшырып булу турында сөйләшүләр булды. Кызганыч, әти-әниләрнең дә, балаларның да татарча тапшырырга теләкләре булмады. Туган телдә белем алу ул башка телләрне дә үзләштерүгә дә зур ярдәм, һәм киләчәктә югалып калмаска ярдәм итәчәк дигән фикерне алга сөреп эшләргә җыенабыз, - дип белдерде Сиринә ханым.

Аның әйтүенчә, Әлмәттә милли мәктәпләргә буш вакансияләр әле бар. “Яшьләрнең татар теле укытучысы булып килергә теләкләре бик юк. Татар теле укытучысының абруен күтәрергә кирәк. Республика күләмендә үткәрелгән конкурслар моңа этәргеч булып тора. “Ел укытучысы”нда, мәсәлән, ике татар теле укытучысы икенче турга үткән, “Оста мөгаллим” конкурсында җиңүчебез бар. Бу безнең укытучыларга стимул бирә дигән сүз. Бүгенге көндә Әлмәтнең 1 нче татар гимнзиясенең күрсәткечләре шактый куанычлы. Милли уку йортлары, татар балалар бакчаларының статусын күтәрергә кирәк”, - ди Сиринә Җиһаншина. Аның сүзләренә караганда, район башлыгы Айрат Хәйруллин тарафыннан да милли мәгарифне үстерүгә теләктәшлек бар.  

Рус балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә дә ике телне тигез куллану, гомумән, һәр җирдә ике теллелеккә игътибар артса, ата-аналар тарафыннан да караш үзгәрер иде дип саный әңгәмәдәш. Ул киләсе елга рус балалар бакчаларында татар төркемнәре санын 5 кә арттырырга җыенулары турында әйтте. “Рус мәктәпләрендә татар сыйныфлары ачу турында сүз алып барыла. Киләчәктә Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче  гимназия базасында балалар бакчасы һәм мәктәп кушылган милли үзәк ачу ниятләнә. Башка милләт халкына татар телен өйрәтү буенча татар гимназиясе базасында курслар ачтык. Халыкның мотивациясен үзгәртергә тырышабыз, милли хәрәкәт бара”, - дип билгеләп узды Сиринә Җиһаншина.

       

Саба: "Башта дәүләт эшләсен, аннары без эшлибез"

 Саба муниципаль районы Мәгариф идарәсе башлыгы Илфат Шакиров фикеренчә, туган телдә белем алучы укучылар саны, төп дәүләт имтиханын татарча тапшырмау белән генә бәя бирү дөрес түгел. 

- Аңа гына карарага кирәк түгел, олимпиадаларда, башка конкурсларда күпме урын яуланганына игътибар итәргә кирәк. Туган телдә белем бирү күрсәткече ул бит әле телне югалту дигән сүз түгел. Бездә бөтен чаралар татарча бара. Бездә татарлык югала дип уйламыйм, - дип белдерде Илфат Шакиров. 

Төп дәүләт имтиханын татарча тапшыруга килгәндә, мәгариф идарәсе болай дип җавап бирде. “Башта дәүләт эшләсен, 11 не тәмамлагач та, имтиханны татарча тапшырып, аннары институтта татарча укып булсын, шушыларны кабул итеп бетерсәләр, без эшлибез. Без хәзергә балаларның, ата-аналарның теләген үтибез, бүгенге көндә татарча барып беркая барып булмый бит”, - диде ул.

Арча: Милли мәгариф турында мәгълүмат - сер

Арча районы Мәгариф идарәсеннән быел Арчада 8 балалар бакчасында икешәр татар төркеме ачылачагы турында әйттеләр. Алдагы ел белән чагыштырганда, төп дәүләт имтиханын тапшыручылар арткан. 2015-2016 уку елында 2 бала тапшырган булса, былтыр аларның саны 16 булган. “Бездә быел яңа мәктәп ачылачак. Моннан тыш, һәр мәктәптә берәр татар сыйныфы булдырыла. "Быел балалар бакчаларында туган телдә белем бирү күрсәткече 47,8 проценттан узачак”, - дип ышандырды милли мәгариф буенча методист Энҗе Мостафина. Арчалылардан милли мәгарифне үстерү юнәлешендә максат-бурычлары турында җентекләбрәк ишетергә теләсәк тә, ничә шалтыратып та, тулы мәгълүмат бирүдән тайпылдылар.

Азнакай: Без “кызыл зонада” беренче тапкыр

Азнакай милли мәгариф буенча “кызыл” зонага элкәсә дә, Азнакай муниципаль районы Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Әхмәдишина сер бирмәскә тырышты.

- Без республика олмпиадасында 12 призлы урын яулаган, халыкара олимпиадада 3 җиңүчесе булган, “Илһам” конкурсында Гран-при откан район, бездә тотрыклы эшләүче коллективлар. Без кызыл зонага ике критерий буенча гына эләктек – беренчедән, 9 нчы сыйныфлар арасында татар телендә имтиханны татарча тапшыручылар булмады, икенчедән, туган телдә белем алучылар саны буенча без калышабыз. Безнең тарафтан “юл картасы” кабул ителде. Җәмәгатьчелек советы катнашында фикер алышу булды. Татар телендә белем бирүне арттырырга җыенабыз. Быел рус мәктәпләрендә 172 баланы үз эченә сыйдырачак 10 беренче сыйныф ачылачак, аларда татарча укыту күзәдә тотыла. Тулаем алганда, 25 проценттан 33 процентка җитәргә тиеш туган телдә белем алучылар. Авыл җирлегендә барлык татар мәктәпләре саклана, анда 89 укучы булачак. Вазгыятьне үзгәртербез дип уйлыйбыз. Без “кызыл зонада” беренче тапкыр, кимчелегебезне аңлыйбыз, - дип әңгәмәдәш “кызыл” зонадагы Чистай, Алабуга кебек күршеләрен дә санап үтәргә ашыкты.

9 нчы сыйныфтан соң татарча имтихан тапшыруга килгәндә, азнакайлылар ата-аналар, балалар белән дә эшләргә җыена. “Татарча укып, ник имтиханны рус телендә сайлаганына анализ ясачакбыз. Бәлки, алар шулай БДИ га әзерләнәләрдер. Дөресен генә әйткәндә, әле бит моңарчы 9 нчы сыйныфтан соң татар телендә имтихан тапшыруга таләп катгый түгел иде. Бу критерий да юк иде рейтингта. Быелдан агитацияли башлыйбыз”, - дип белдерде Лилия Әхмәдишина.

Васил Гайфуллин: Татарча укытуны туктата бару - милләттән ваз кичү


1990-1997 елларда Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгән Васил Гайфуллин фикеренчә, татар районы була торып та, милли мәгариф күрсәткечләре әллә ни югары булмаган җирлекләрдә милли мәгарифкә игътибар беткән дигән сүз. 

- Аның белән көн саен эшләп торырга кирәк. Ана телендә фәннәрне укыту торышы, аның буенча кемнең ничек эшләгәнен күрсәтү өчен ачык дәресләр оештыру, туган телдән олимпиадаларда катнашу – бу мәсьәләләр өстендә гел эшләп торсаң гына була. Ә онытсаң, урыс булсаң яхшы, дип кенә йөрсәң, булмый бер әйбер дә. Татарлар күпчелек яшәүче район була торып, туган телдә белем бирү күрсәткече түбән булган районнарга килгәндә, алар милли мәгариф белән шөгыльләнми башлаган. Алар туган телдә белем алуның нинди кадерле әйбер икәнен аңламыйлар, димәк. Бөтен фәннәрне дә туган телендә укыса, укучының фикерләү дәрәҗәсе дә матур үсә. Аннан киләчәктә яхшы эзләнүче-тикшеренүче, галимнәр дә чыгарга мөмкин. Үзенең балаларын да шулай тәрбияләячәк. Татарча укытуны туктата бару милләттән ваз кичү дип атыйм мин.


Фикерләр








Җәмгыять

“Сез барыбер биш елдан үләсе кешеләр дип, акча түләмәделәр". Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашкан кеше язмышы

Бүген - "ликвидаторлар" көне. 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә булган авариядән килгән зыян шул елның 14 декабрендә юкка чыгарыла. Бу куркыныч эшкә меңләгән кеше җәлеп ителә, алар әле дә шул вакытта алган нурланыштан җәфа чигә. “Татар-информ” хәбәрчесе шушы авариянең нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашкан ветеран белән сөйләште.

Җәмгыять

“Ул куйган урам утлары якты булып яна, үзе генә юк. Авылыбыз белән елыйбыз”. Бадминтон уйнаганда авыл башлыгы вафат булган

Бүген Казанда ТР муниципаль хезмәткәрләренең спартакидасы узды. Бадминтон уйнаганда Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллин үзен начар хис итә башлый. Дежур торучы “ашыгыч ярдәм” бригадасы аны республика клиник хастаханәсенә алып китә. Аңа операция ясарга уйлыйлар, тик йөрәк-кан тамырлары системасында тайпылышлар булганга күрә, гомерен саклап калырга өлгермиләр. Ул хастаханәгә барып җиткәнче вафат була. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәмгыять

Сагынуы турында сөйләп елаган Рәфис Атаказов: "Хатыны куып чыгарган, исереп ята икән дип сөйләделәр"

Мессенджерларда “Сагындым, сагындым шулкадәр күрәсем килә сезне” дип елаган агайның кем икәне ачыкланды. Аны “Татар радиосы” хезмәткәре Гаяз Гайсин тапкан. Шыгырданнан 46 яшьлек Рәфис Атаказов август аенда Инстаграмда теркәлгән, үзен "күп сөйләүче цеп-ци мишәр, элекке тамада, гади, шаян елак абзый" дип атый. “Интертат”ка эксклюзив интервьюсында ул үзе һәм бу видеоның килеп чыгу тарихы турында сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла