Мамадышта яшәүче Артур: “Ел саен буем кими, хәзер 1 метр да 3 сантиметрга калдым”

8 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА
Фото: Артур Афанасьев
Мамадыш районында бик тә үзенчәлекле кеше яши. Керәшен егете Артур Афанасьевка 29 яшь. Буе ун ел элек метр да 15 сантиметр булган. “Ел саен кыскарам, менә быел метр да 3 сантиметрга гына калдым”, – ди ул. Аның авырлыгы хәзер 32 килограмм. Әмма төшеп калган егет түгел Артур - ут яндырып яши.

Буем кечкенә дип һич кенә дә күңелсезләнеп утырырга вакыты юк Артурның. Җырларга, спектакльләр уйнарга, КВНнарда чыгыш ясарга ярата. 

– Авылда үскәч микән, күбрәк авыл турында җырларга да, тыңларга да яратам. Мәдәни чараларга чакырып кына торалар, якын итеп, үз итеп сөйләшәләр, якты йөзләре, якын итүләре өчен рәхмәт, – ди. 

Өч ел элек Казанда шәхси күчмә циркта да эшләп алган. 

– Пычак, лезвие, пыялалар ярдәмендә фокуслар күрсәтә идем. Әмма өч кенә ай эшләдем дә, түләү булмагач, аннан киттем, – ди Артур. – Спортны бик яратам. Авыр атлетика төре белән шөгыльләнәм. Яткан хәлдә 70-75 килограммлы штанганы күтәрә алам. Гер спортын да үз итәм. 16 килограммлы герне 15-20 тапкыр күтәрәм. Чаңгыда йөрергә, футбол уйнарга яратам, шашка-шахмат уйныйм. Татарстан буйлап ярышларга чыгабыз. Миңа кешеләр арасында булу рәхәтлек бирә, аралашам, яңа дуслар табам, бик күңелле яшим, – ди егет.

Артур моңарчы үз фатирында яшәгән. Әмма хәзер интернатка күченгән.

–  Фатирда бар уңайлыклар да бар иде. Тик көн саен ризык әзерләү дә кыенрак. Туганнарга да комачаулык тудырасым килмәде. Уйладым да Шәдче авылындагы картлар һәм инвалидлар интернатына килдем. Монда бик яхшы каршы алдылар. Берүземә бер бүлмә, телевизор, суыткыч үземә аерым. Авырып китсәм дә табиблар янымда гына, барысы да ярдәм итәргә генә тора, тормышымнан канәгать. 

Күңелсезләнергә һич вакыты юк егетнең. “Табигатьне бик яратам, көндезләрен табигатьтә йөрим, балык тотам. Кичләрен Шәдче авылы мәдәният йортына репетициягә барам”, – ди. Репетициягә йөрүләр заяга узмаган. Бу елның сентябрендә “Казан ярминкәсе”нең “Актив озын гомер” күргәзмәсендә узган бәйгедә катнашып, “Вокал” буенча беренчелеккә чыккан.

Мамадышта “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, инвалидлар җәмгыяте белән берлектә “Чүлмәк ясау кәсебе” проекты эшләп килә икән. Артур шунда балчыктан чүлмәкләр, вазалар ясарга йөри. “Бик кызыклы шөгыль, белмәгәнебезне өйрәтәләр”, – дип сөенә. 

Артур Афанасьев Мамадыш районының Ташлыяр авылы егете. Гаиләдә өч бала – апасы, энекәше һәм Артур үсәләр. Язмыш сөеп кенә яшәмәгән аларны: егерме өч ел элек әтиләре Василий дәдәй, алты ел элек әниләре Венера ханым вафат булган. Артур башлангыч сыйныфны мәктәпкә йөреп укыган, бишенче сыйныфтан өйгә килеп укытканнар. “Бигрәк тә физкультура, тормыш иминлеге нигезләрен фәнен яратып укый идем. Башкалардан артта калырга тырышмадым”, – ди егет.

Артур район башлыгы Анатолий Иванов белән

– Әти-әниемне бик сагынам. Әти үлгәндә миңа алты яшь кенә иде. Кечкенә булсам да хәтерлим. Бик оста гармунда, баянда уйный иде әти. Балаларны бик яратты, мине бигрәк тә яратты. Әнием дә бик игелекле иде. Фермада сыерлар сауды. Илле яше дә тулмады, үлеп китте 

–Авылдан килгәч тә Мамадышның үзендә яшәүчеләргә ияләнүе бераз кыенрак булды. Урамда бармак төртеп узучылар, бигрәк тә балалар көлеп карый иде. Әмма мин күңелемне төшермәдем, хикмәт буйда түгел бит, иң мөһиме күңелең яхшы, йөзең ачык булсын. Сәхнә киемнәремне заказ белән тектерәләр. Көндәлеккә кия торганнарын да Казаннан заказ биреп тектертәм. 32-36 размерлы аяк киеме киям. 

Шат күңелле, һәркемгә ачык күңелле Артурның дуслары да бик күп. Сәламәт булып та күңел төшенкелегенә, ялкаулыкка бирелгән, эчкечелеккә башын салган бик күпләргә үрнәк бу кыска буйлы егетнең активлыгы.





Фикерләр








Җәмгыять

Татар ата-аналары нәрсә турында кисәтә?

18 ноябрьдә Казанда “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” темасына татар телле ата-аналар конференциясе узды. Чарада Татарстанның төрле шəһəрлəреннəн, Башкортстаннан, Кырымнан килгән галимнəр, укытучылар һəм иҗтимагый оешмалар вәкилләре милли мәгариф мәсьәләләре буенча фикер алышты, практик тәкъдимнәрен җиткерде. "Татар-информ" хәбәрчесе әлеге очрашуда яңгыраган төп фикер-тәкъдимнәрне барлады.

Җәмгыять

"Казан" халыкара аэропортына исем сайлыйбыз: Тукаймы, Җәлилме яки башкортлардан үрнәк алырга кирәкме?

Россиянең 48 халыкара аэропортына атаклы шәхесләр исеме бирү буенча финал тавыш бирү көннәре. “Казан” халыкара аэропортына финалдагы өч шәхеснең исемен бирү өчен үз тавышын 41 932 кеше калдырган. Авиаконструктор Андрей Туполев өчен 9670 кеше, бөек шагыйрь Габдулла Тукайга – 27755, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил өчен 4507 кеше тавыш биргән. 

Җәмгыять

"Иремнең вафатына 40 көн узгач, Алмаз да безнең өйгә кереп үлде". Арчада 35 яшьлек ир өстенә кондызлар ега башлаган агач төшкән

Быел көз гадәттәгедән коры һәм матур килде. Алтынга тиң мондый көннәрне диванда ятып үткәрергә теләми кеше. Арча районы Түбән Курса авылының тынгысыз ирләре дә 12 ноябрь - дүшәмбе көнне өмә ясап, авыл янындагы буаны җибәрергә җыела. Әмма игелекле эшләре фаҗига белән тәмамланыр дип кем уйлаган! Кондызлар ега башлаган агачны кискәндә, 35 яшьлек Алмаз Зәйнетдинов харап була.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла