Мамадыш колониясендәге хатын-кызлар: 8 март бәйрәменә иң зур бүләк - өйгә кайту булыр иде

8 Марта 2018

Укылган: 3717 тапкыр

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын кызлар көнендә күпләр ир-атлардан ягымлы караш, назлы сүзләр, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр көтә. Мамадыш районының Дегетле авылында урнашкан 17 нче колония-поселениесендә торучы хатын-кызлар: “Безнең өчен иреккә чыгу иң зур бүләк булыр иде”, - ди. 
Хатын-кызлар булган колония Татарстанда бердәнбер: ул Мамадыш районының Дегетле авылында. Карап торышка, Дегетле гадәти авыл. Шифер түбәле тәбәнәк йортлары, озын ферма биналары, кибете бар. Колония территориясенә килеп керүгә, басу капкасында шлагбаум. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтәгеләр һәм махсус төзелгән тораклардагы тоткыннар. Биредәге тормышның үз законнары, үз тәр­типләре...



“Монда иреге чикләнгән ир-атлар һәм 45 хатын-кыз яши. Торакларга 25ләп бүленгән. Тоткыннарның уртача яше – 25-30 тирәсе. Күпчелеге 2-5 елга ирегеннән мәхрүм ителгәннәр. Нигездә, урлашып тотылган җинаятьчеләр утыра. Алимент түләмәгән, наркотиклар белән тотылган өчен хөкем ителгәннәр дә бар”, - ди 17 нче колония-поселение җитәкчесе Раил Сәгыйтов.



Тоткыннар эш белән тәэмин ителгән – фермада, тракторда, тегү цехында эшлиләр. Торак-колониянең 200 гектар җирендә бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, бөртекле культуралар үстерәләр. Сыер, дуңгыз фермалары бар. 198 баш мөгезле эре терлек, 200 тирәсе дуңгыз, атлар асрыйлар.



Тоткыннарны кабат тормышка әзерләү, дөрес юлга бастыру өчен уку һәм хезмәт кулланыла, ди колония җитәкчелеге. Биредә ипи пешерү, тегү, сөт эшкәртү цехы да бар. Ярты тонна сөтне пакетларга тутырып Татарстанның башка колония­ләргә дә озаталар.



“Яз җитү белән участокта эш кайный башлый. Җир казу, йомшарту, утырту. Тоткыннар кичке 8 сәгатькә кадәр эш белән мәшгуль, хезмәт белән тәрбияләргә тырышабыз. Үзләре дә эштән курыкмыйлар”, - ди җитәкче.



Эшләгәндә тоткыннар махсус форма кия, изүләренә номер сугылган. Колония эчендә үз киемнәреннән йөрү рөхсәт ителә.

Колония-поселениенең гадәти колонияләрдән аермасы шунда - биредә хатын-кызлар акча тота, бизәнә ала, туганнары белән күрешү саны да чикләнмәгән.



Торак-колониядә яшәүчеләргә билгеләнгән срокның өчтән берен үтәгәч, иреккә чыгып, калган җәзаны шартлы рәвештә үтәп бетерергә мөмкин. Моның өчен судка үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Билгеләнгән срок бер ел гына булса, мондый хатны ярты елдан соң гына язарга ярый.


  “Ирләргә хөкем ителгән хатын кирәкми”

Марий Элдан Поликова Наталья Михаил кызының җәзаны шартлы рәвештә үтәп бетерүне сораган үтенечен суд кире каккан. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158нче маддәсе нигезендә (урлашу) гаепле дип табылган. Наталья колониядә чисталык һәм тәртип өчен җаваплы - җыештыручы, кер юучы булып эшли. Бүлмәләрне, урын-җирләрне, ашханәне юа.



Наталья әйтүенчә, иң авыры - ябык ишекләр артына килеп эләккәч башлана. Ярдәм итәргә тиешле иң якын кешеләре – ире, якыннары Натальядан баш тарткан. “Ирләргә хөкем ителгән хатын кирәкми. Ирем хәлемне белергә, күрешергә килмәде. Үпкәләмим, шулай теләгәндер инде. Аның белән аерылыштык”, - ди ул.

Наталья тулы гаиләдә үсмәгән, үги әти белән үскән, ул инде хәзер вафат. Әнисе эшләми. "Беренче тапкыр 18 яшемдә урладым. Шәхси тормышымда низаглар килеп чыкты. Бу проблемалардан чыгу юлын эзләдем. Акча күземне томалады, башымны әйләндерде. Тагын да яхшы, матур тормышта яшисем килде. Шулай ук начар компания йогынтысына бирелдем”, - дип аңлатты Наталья үзенең колониягә эләгү сәбәбен.



Наталья Чувашиянең Козловка шәһәрендәге тегү фабрикасында тегүче булып эшләгән. Хәрби форма, урын-җир тышлары теккән. “Заказларым күп булды, акчаны начар эшләми идем. Оста тегүчеләрдән саналдым. Хатын-кызлар күлмәк тектерер өчен миңа килә торга иде. Ул эшемдә хезмәттәшләрем дә хөрмәт итте. Булдыра алмасалар, миннән ярдәм сорадылар”, - дип авыр сулап куйды ул.

"Колониядәге кешегә кияүгә чыгасым килми"




Натальяның 16 яшьлек улы бар. Бүген ул әбисе карамагында. Иреккә чыккач, хатын улын тәрбияләргә, гаилә корырга, эшкә урнашырга тели.

“Мондагы ир-атлар белән мине дуслык кына бәйли. Тормыш иптәшемне моннан эзлисем килми. Төпле, мине аңлый һәм кабул итә алырдай ир кирәк”, - ди Наталья.

25 мартта аңа кырык яшь тула. Шул уңайдан торт пешереп, дусларын сыйларга тели. Пешерүдән тыш, буш вакытларында ул спектакльләрдә катнаша, концертларда җырлый, бии һәм мәхәббәт турында романнар укый.



Колониядә хатын-кызларның тораклары һәм ашау вакытлары ирләр­некеннән аерым. Эшләре уртак. Тораклар 8 бүлмәдән тора. Бер бүлмә авырлы хатын-кызлар өчен. Калганнарында ике катлы караватлар. Торакта кухня бар, анда чәй эчеп алырга ярый, әмма ризык әзерләргә рөхсәт ителми. 


  “Кием кибетеннән күлмәкләр урладым”

Яр Чаллы кызы Балашева Алена Игорь кызы 1991 елның 2 декабрендә туган. Шулай ук 158нче маддә нигезендә гаепле дип табылган. Ул 2016 елның 12 маеннан бирле колониядә. Иреккә 2019 елның июль аенда чыга.



“Наркотиклар куллану аркасында урлашуга бардым. Кием кибетеннән күлмәкләр урладым. Шуларны сатып, акча эшләп, наркотик алырга теләдем. Нәрсә эшләгәнемне аңларлык дәрәҗәдә түгел идем. Бөтен тормышымны наркотиклар бозды, барысына да алар сәбәпче. Наркотикларны яшьләргә сатып, башкалар байый. Кирәкле дозаны алу өчен, наркоман төрле җинаятьләргә бара: акча урлый, өйдәге әйберләрне сата. Танышларым арасында бу яман гадәт тозагына эләгүчеләр күп булды. Озак вакытлар дәваланырга туры килде. Башлаганда гына рәхәт икән. Хәзер үземне яхшы хис итәм, бу афәттән котылдым”, - ди ул.

Алена комплекслы дәвалану узган. Бүген колониядә урнашкан фермада учетчик-лаборант булып эшли. Шәһәр кызы сыер, дуңгыз, атлар карый.

“Терлекләрне карарга монда өйрәндем. Шәһәр кызы булгач, башта авыр булды. Хәзер бу минем иң яраткан шөгылем. Көне буе шул 6 ат, 200 баш дуңгыз, 198 сыер янында мәш киләм. Аларны ашатам, тәрбиялим, сөйләшәм”, - дип елмая танышым.



Алена янына туганнары сирәк, елга өч тапкыр килә. Аның 3 яшьлек улын әнисе тәрбияли. “Улым балалар бакчасына йөри. Футбол уйнарга ярата. Аны чын егет итеп үстерәсем килә. Аның белән бик горурланам. Җомга, шимбә, якшәмбе шалтыратып, хәлләрен беләм. Тик тизрәк иреккә чыгып рәхәтләнеп, күзгә-күз карашып, аралашасым килә”, - ди ул.

Иреккә чыккач, шул ук дуслар, шул ук мохиткә яңадан эләкмәс өчен Алена торган урының үзгәртеп, улы белән яңа тормыш башларга уйлый. Иң беренче эш итеп ана булу хокукын кире кайтарырга һәм эшкә урнашырга тели ул.


"ВИЧ диагнозы булгач, хыялымны иректә дә чынга ашыра алмам"

Алена кечкенәдән пешекче булырга хыялланган. Әле дә бу хыял белән янып яши. Буш вакытларында ашарга пешерә, матур итеп табын кора.

"ВИЧ диагнозы булгач, бу хыялымны иреккә чыккач та чынга ашыра алмам инде. Махсус диетада утырам, дарулар эчәм. Ай саен медицина тикшерүе узам. Шәфкать туташы Венера Александровнага рәхмәт. Ул һәрдаим күзәтеп, ярдәм итеп тора. Хәзер барысы өчен дә бик нык үкенәм. Уйлап карасаң, тормышым түгәрәк, барысы да җитеш иде бит”, - ди Алена.



Монда начар шартларда яшәмибез, дип билгеләп узды Алена. “Яхшы ашаталар. Менюны гел төрлеләндереп торалар. Ит, сөт, җиләк-җимеш, яшелчә, салатлар, компотлар - җаның ни тели, барысы да бар. Иртәнге 6 да торабыз, кичке 10 да йокы сәгате башлана. Үзебезнең спорт мәйданчыгы бар. Анда спорт белән шөгыльләнәбез. Иртәбезне зарядка ясаудан башлыйбыз. Монда беркемне дә мәҗбүриләү, җәберләү юк. Бу колониядә дәвалана алуыма шатмын. Җинаятьче сыман, һәр адымыңны күзәтеп тормыйлар. Сиңа ышаналар, тынычлыкта калдыралар. Буш вакытыңда тормышың турында уйланасың. Тик өй һәм туганнар сагындыра. Көннәрне санап, иреккә чыгуымны көтәм”, - ди.



Биредә яшәүчеләр нинди дә булса һөнәргә өйрәнә. Хатын-кызларның күбесе тегүче яки пешекче ир-атлар тракторчы-машинист, штукатур, электрогазосварщик һөнәрен үзләш­терә. Алар өчен махсус укулар да оештыралар.


“8 март бәйрәменә иң зур теләгем - өйгә кайту”

Рыбак Гүзәл Төхватулла кызы 1979 елның 8 февралендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. 2017 елның 29 мартында урлашуда гаепләнеп хөкем ителә.2019 елның 9 апрелендә иреккә чыгарга тиеш. Яр Чаллы техникумын тәмамлаган. Озак еллар заводта эшләгән. 



“Иремне кеше үтергән өчен төрмәгә утырттылар. Шул хәсрәттән һәм акча җиткерә алмаудан урлашуга бардым. Танышымның кәрәзле телефоның урладым. Начар гамәл кылганымны аңлап, кире кайтарырга теләдем, тик ул мине ишетергә дә теләмәде. Авыр вакытларымда таянырлык кешеләрем булмады. Ярдәм итүче, дөрес киңәш бирүче булса, мондый адымга бармас идем. Әтием бу кайгыны күтәрә алмады, инсульттан вафат булды. Чарасызлыктан урладым”, - дип ачылып сөйләп китте Гүзәл.


"Киявемә утырганымны әйтергә оялам"

“Хәзер ирем иректә. Аның белән аралашып торабыз, гел яныма килә. Мин иреккә чыккач, барысын да онытып яңа тормыш башлыйсыбыз килә. Балаларым үз гаиләләре белән яши. Кода-кодагыйлар, киявем колониядә утырганымны белми. Әйтергә оялам, уңайсызланам. Улым һәм кызым хәл белергә еш киләләр. Зур түземсезлек белән оныкларымның тууын көтәм. Аларга дөрес тәрбия, ярату һәм наз бүләк итәсем килә. Монда дезинфектор булып эшлим. Юыну, йокы бүлмәләрен, ашхәнәләрне юам. 8 март бәйрәменә иң зур теләгем - өйгә кайту” – ди ул.



Гүзәл әйтүенчә, колониядә барысы да дус-тату, ярдәмләшеп торалар. “Яңа гына килгән кешеләргә аеруча терәк булырга тырышабыз. Чөнки алар борчу-хәсрәткә бирелә, үз эчләренә бикләнә башлыйлар. Чыгып киткән кызлар белән дә аралашабыз, хатлар язышабыз. Күпләре инде, кияүгә чыгып, матур гаилә корып яши. Алар өчен шатланабыз”, - ди.


  “Кызым мине еракта эшли дип уйлый”

Екатерина Феоктистовага 35 яшь. Ул Казанның Яңа Савин районыннан. Колониядә ярты ел утыра. Наркотиклар белән тотылган өчен хөкем иткәннәр аны.



“Наркотикны беренче тапкыр үсмер чагымда татып карадым. Атнага өч тапкыр наркотик куллану гадәти күренешкә әверелде. Наркотик кулланганнан соң кәеф күтәрелә, рәхәтлек тоясың, проблемалар онытыла. Тора-бара ялганларга, урлап акча табырга өйрәнәсең, кешелек сыйфатлары югала. Өйдәгеләр наркотиклар куллана башлаганымны бик соң аңлады. Өйгә төнлә генә кайтам, берни сизмиләр. Наркотик кулланудан яртышар, кайвакыт берәр ел туктап торганым да булды, әмма иптәшләр белән очрашу-күрешүнең ахыры наркотик кабул итү белән тәмамлана иде. Хәзер уйлап утырам: тормышымның күпме өлешен мин бушка, файдасыз уздырганмын. Зур хата кылганымны аңлап, тәүбә итәм”, - ди Катя.


"Өй җылысы җитмәде"

- Ни өчен наркотиклар кабул итә башладың? – дип сорадым аннан.

- Гаиләдә бердәнбер бала мин. Әнием кондитер, әтием электрик булып эшләде. Начар яшәмәдек. Тормышым җитеш, бөтен әйберем дә бар иде. Наркотикларны беренче тапкыр өйдәгеләр белән сүзгә килгәч татып карадым. Шуннан соң тыела алмадым инде. Миңа якыннарымның игътибары, өй җылысы җитеп бетмәде дип саныйм.



Начар юлга басканчы Екатерина фабрикада тегүче булып эшләгән. 3нче разрядлы тегүче кыз бүген дә бу эшен яратып башкара. Буш вакытында колониядәге кызларга күлмәкләр тегә. Киләчәктә бу өлкәдә үз эшен ачып җибәрергә тели ул.

Катя 10 яшьлек кызына да хезмәт дәресенә алъяпкыч һәм башлык тегеп биргән. “Аңа ул бик куанган инде. Әллә ничә тапкыр киеп карап, көзге каршында бөтерелгән. Кызым 4 сыйныфта белем ала. Математика, инглиз теле фәннәрен яратып укый. Әбисенә гел китаплар алырга куша икән”, - дип елмая.


"Кызым минем кебек хаталар җибәрмәсен өчен тырышачакмын"

Катя янына очрашуга якыннары килми. Дөресрәге, ул үзе аларга килергә рөхсәт итми. “Бигрәк тә кызым белмәсен, мине монда күрмәсен өчен тырышам. Баланың психикасын бозасым килми. Монда аңа күрсәтерлек әйбер юк. Ул мине еракта эшли дип уйлый. Телефоннан аралашканда, эштә мин, тагын азрак көтсәгез, кайтып җитәм дип әйтәм. Хәзер бөтен уемда кызым. Иреккә чыккач, эшкә урнашып, аңа төпле тәрбия бирергә уйлыйм. Кызым мондый хаталар җибәрмәсен өчен гел аның янәшәсендә булырга тырышачакмын”, - ди Екатерина.



Катядан колониядәге тормыш хакында да сораштык. “Күпчелек хатын-кызлар яшьләр, шуңа күрә үзебезне тәрбияләп торырга тырышабыз. Бизәнәбез, матур, чиста киенеп йөрибез. Күптән түгел Яңа ел һәм Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иттек. Хәзер егетләр 8 март бәйрәменә концерт программасы әзерли. Колония җитәкчелеге барыбызга да яхшы мөнәсәбәттә. Дин әһелләре белән очрашулар оештырып торалар. Минем бер тапкыр да мәчеттә булганым юк. Иреккә чыккач, мәчеткә барып киләсем килә”, - диде.




Фикерләр








Җәмгыять

Казандагы Сабантуйга беренче сәяхәт: булачак татар журналисты башкаладагы бәйрәмне ничек күргән

КФУның журналистика факультеты студенты Назлыгөл Мәсәлимова редакциябезнең җитди биремен үтәде - Казандагы Сабантуйны үз күзләре белән күреп, репортаж язды. Яшь коллегабызның хезмәтен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Җәмгыять

"Авырганда да милләт өчен әрнеде". 90нчы елларда милли мәгариф системасына нигез салучы Илдус Әмирханов вафат

Татар халкы бүген тагын бер зыялы заты белән хушлашты. Татар милли мәгарифенә нигез салган кешеләрнең берсе, Фатих Әмирхановның нәсел дәвамчысы – Илдус Әмирханов дөнья белән хушлашты. Замандашларының, якын кешеләренең Илдус Әмирханов турындагы истәлекләре, мәрхүмнең соңгы көне турында хатыны Әлфира ханым хатирәләре - Интертат сайтында.

Җәмгыять

Татарстан районнары Сабан туйларының баш батырлары: кемгә тәкә, кемгә машина эләккән

2018 елда Татарстанда район һәм авыл Сабантуйлары 16-17 июнь көннәрендә узды. Татар халкының төп милли бәйрәмендә көрәш буенча кемнәр абсолют батыр исемен яулый алган һәм аларга нинди бүләкләр бирелгән? Болар хакында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белеште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла