"Мәскәү тарафыннан телебезгә карата санкция". Татарстан депутатлары туган телләрне ирекле укыту турында закон проектына каршы чыкты

26 апрель 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: ТР Дәүләт Советы сайтыннан
Кичә Татарстан Дәүләт Советы утырышында бер төркем депутатлар федераль закон проектына кергән, туган телләрне ихтыяри укыту турындагы тәкъдимгә катгый каршы чыктылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге закон проекты Дәүләт Думасында каралу өчен тәкъдим ителде. 

"Соңгы сессиядә йомшаклык күрсәттек, чигендек"

Депутат, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров сессиянең көн тәртибенә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать белән чыгу мәсьәләсен кертте. Алай гына да түгел, бу мәсьәләне беренче итеп карауны сорады. 

– Илебез, халыклар язмышына кагылышлы провокацион закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Бу Татарстан Республикасы өчен дәүләт теле статусын юкка чыгару дигән сүз. Танырга кирәк: тел мәсьәләсенә кагылган соңгы сессиядә без йомшаклык күрсәттек, чигендек. Вазгыять тынычлангач, бу мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителер, дип ышандык, мондый яраклашу һич файдага булмады, федераль үзәктән басым көчәйде генә. Дума депутатлары бу мәсьәләнең гаять четерекле булуын инкарь итеп, аны тагын да кискенләштерү юлына бастылар. Алар Дәүләт Думасына мәгариф турындагы федераль законга төзәтмәләр әзерләп, яңа закон проектын керткәннәр. Әлеге закон проекты чынлыкта мәгариф системасыннан туган телләрне кысрыклап чыгаруга юнәлтелгән. Безнең йомшаклык, яраклашырга тырышу халыкта ризасызлык тудырды, депутатларга карата ышанычны какшатты. Ул сессиядә Дәүләт Советы бу четерекле мәсьәләне тикшерүгә әзерлексез булып чыкты. Без тел мәсьәләсендә нык торырга тиеш идек, - диде.

Ул, Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итеп, тел мәсьәләсен игьтибар үзәгендә тотуны сорады. “Сез җитәкләгән “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге дә бу мәсьәләдә үз сүзен әйтергә тиеш, дип саныйм. Мин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак та, Бөтендөнья татар конгрессын озак еллар җитәкләгән кеше буларак та, татар телен яклау мәсьәләсендә үзебезнең хаклы икәнлегебезне аңлап, нык торырга кирәк дип саныйм. Татар теле Татарстанда инде чирек гасырдан артык дәүләт теле булып яшәп килә. Бүген татар теле мәсьәләсендә чигенергә хакыбыз юк. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр, ди... – диде Ринат Закиров.


Аның әйтүенчә, мәгариф өлкәсендәге бүгенге хәлләр кинәт килеп чыкмады.

– Башта милли компонентны алып ташлау, соңрак Бердәм дәүләт имтиханын бер телдә генә бирүне раслау – болар барысы да тискәре нәтиҗәләргә китерде. Бүген хәтта татар-ата-аналары арасында да туган телдән ваз кичәргә әзер торганнар бар. Чарасызлыктан шундый шартларга куелган халыкны кем яклар? Халык сайлап куйган Татарстан парламенты депутатлары бу мәсьәләне хәл итәргә бурычлы, - диде Закиров.

“Татар телен көчләп укыту” дип лаф орулар бернинди кысага да сыймый"

Депутат, парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев республика җитәкчелегенә һәм депутатларга татар телен саклау буенча позициядә каты тормаулары өчен шелтә сүзләре күп ишетелүен билгеләп узды.

– Кызганыч, бүгенге утырышта билгеле сәбәпләр буенча Рөстәм Миңнеханов катнашмый. Әмма Татарстан Президенты – гражданнарның Конституция хокуклары гаранты, өстәвенә, бүген халкыбыз өчен бик нәзберек, четерекле юнәлеш – туган тел турында сүз барганда бигрәк тә. Без матбугатта да, Дәүләт Советы һәм Президент адресына да татар телен саклау буенча позициядә каты тормау өчен тәнкыйтьне күп ишетәбез. Без Президентыбыздан, аның Россиядәге абруен да исәпкә алып, бу сорауны хәл итүдә җитдирәк өлеш кертүен көтәргә хаклы. Ә депутатлар корпусы һәм рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халыкларының конституцион хокукларын даими контрольдә тотарга тиеш. Соңгы арада матбугат чараларында һәм Мәскәүгә җибәрелгән күпсанлы доносларда “Татар телен көчләп укыту” – “насильственное изучение татарского языка” дип ешаеп киткән лаф орулар, минемчә, бернинди кысага да сыймый. Бәлки, ул тар карашлыктан, тар күңеллелектән, законнарны белмәүдән килә торгандыр? Югыйсә, дәүләт теленең теләсә-кайсы дәүләттә һичшиксез укытылырга тиешлеген исбатлап торасы да юк кебек. Россия Конституциясендә һәм “Мәгариф турындагы” законда да “Обязательное среднее образование” дип акка кара белән язылган бит. Ничек инде ул, хәтта бүген Россияне дошман күргән чит илләрнең безнең өчен чит телләре дә мәктәпләрдә укыту өчен “обязательный – мәҗбүри” булып та, руслар белән бергәләп шушы дәүләтне корган татар халкының туган теле генә “насильственный – көчләп укыту” дип аталырга тиеш соң әле? Россия дәүләте бүген бик катлаулы чор кичерә. Ил эчендә ыгы-зыгы тудырырлык законнар тәкъдим итүне мин һич кенә дә җәмгыятьне берләштерә торган гамәл, дөрес милли сәясәт дип атамас идем. Әллә бу яман ниятле кешеләр тарафыннан махсус эшләнәме икән дигән шигем дә бар хәтта...


Россиянең Төп законы – Конституциясендә дә туган телләрне ирекле укыту турында бер сүз дә юк. Ә Россиядә Конституция белән тәңгәлләшми торган законнар кабул итү катгый рәвештә тыела”, - дип искәртте Разил Вәлиев.

Депутат әйтүенчә, туган телләрне өйрәнү буенча Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдим иткән закон проектын туган телләргә җеназа чыгарга әзерләнү белән генә тиңләргә мөмкиндер.

– Бу закон проектында депутатлар милли республикаларның дәүләт телләрен һәм туган телләрне бары тик ирекле, факультатив рәвештә генә укытуны гамәлгә куймакчылар. Ә факультатив ул – теләсәң укыйсың, теләмәсәң юк дигән сүз, совет чорында без аны үз башыбыздан кичергән идек инде. Факультатив фәннәр өчен бюджет хисабына дәреслекләр алу да каралмый. Димәк, дәреслекләрне ата-аналар үз хисапларына, яки мәктәпләр үз акчаларына сатып алырга тиеш була. Факультатив фәннәрне укыту өчен бюджет хисабына педагоглар әзерләү дә мөмкин булмаячак. Ә милли мәктәбе булмаган милләтнең киләчәге юк. Без: “Бетәбез, үләбез”, – дип түгел, ә “яшибез, көчәябез, алга барабыз”, дип өметләнеп яшәргә тиешбез”, - дип өндәде депутат. 

“Үз-үзебезгә чокыр казу ник кирәк?”

Татарстан Республикасы халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов гомуми җыелышта фикер алышу булганлыгын әйтте.

– Татарстанның барлык милли-мәдәни берләшмә рәисләре бертавыштан татар телен мәҗбүри укытуны яклап чыкты. Милли республикаларда туган телләрне укыту планнарыннан алып ташлау бөтенләй аптырашта калдыра. Мин үзем дә, балаларымның шушы мохиттә тел, мәдәният үзенчәлекләрен өйрәнергә мөмкинлекләре булсын өчен, Татарстанга башка төбәктән күчендем. Күпмилләтле илдә ничек шушы хәлләр була ала? Без һәрвакыт милләтара татулык, илдә 200 дән артык тел булуы белән горурландык. Бу кемгә комачаулады? Гражданнарның Конституция хокуклары гаранты буларак, Владимир Путин илнең барлык халыкларының телләре һәм мәдәниятләрен саклап калу турында берничә тапкыр әйткәне булды. Дәүләт Думасы депутатларының бу инициативасы тел өлкәсендә революция, милли сәясәттә радикаль борылыш дип әйтерлек, - ди Ирек Шәрипов.

Депутат, мәктәп программасында туган телләргә "отставка" биреп, факультатив дәрәҗәсенә калдырып, тегү түгәрәгенә тиңлиләрме әллә, дип гаҗәпләнде.

– Бу депутатлар ашыккан, ахрысы, һәм таякны кая таба бөккәннәрен аңлап бетермиләр. Бу закон проекты уйлап бетерелмәгән һәм күпмилләтле ил өчен зыянлы, дип саныйм. Безнең илне дошманнар чыдамлыкка күп тапкыр сынады. Читтән дә каршылыклар булганын белә торып, берләшер урынга, үз-үзебезгә чокыр казу ник кирәк? - ди ул.


Ирек Шәрипов коллыкның законлы булган чорын искә төшерде.

– Законнар нинди булса, дәүләте дә шундый булган. Репрессияләр дә законлы иде. Халык кабул итмәгән әйберләр законлы булуына юл куя алмыйбыз. Безнең законнар сыйфатлы һәм гадел булырга тиеш. Без закон проектын Россиянең йөзләгән халкына карата гадел түгел, дип саныйбыз, - дип тәмамлады чыгышын Шәрипов.

"Чуашлар да борчыла..."

Депутат Дмитрий Самаренкин ватандашлары чуашларның тел өчен борчылуын әйтте. Аның фикеренчә, туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында закон проектының ахыры яхшы булмаячак. Дмитрий Самаренкин соңгы ике атнада аңа ватандашлары чуашлар еш мөрәҗәгать итүен белдерде.


– Бертуктаусыз шалтыраталар, шәхсән дә мөрәҗәгать итәләр. Кешеләр телнең киләчәге өчен бик борчыла. Алар бу закон проектының явыз максатын шундук аңлады. Безнең өчен тел – киләчәк буынга халыкның бәһасез мирасын, мәдәниятен, традиция, гореф-гадәтләрен тапшыру чарасы. Кемгә комачаулады бу? Нигә безне туган телдән мәхрүм итәргә телиләр? Аңламыйбыз. Ватандашларымның да, башка милләт вәкилләренең дә фикере шул: бу закон проекты яхшылыкка китермәячәк. Дәүләт Советы бу закон проектына катгый “юк” дип әйтергә тиеш”, - дип белдерде Самаренкин.

"Дәшми калу мөмкин түгел..."

Депутат, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов фикеренчә, Дәүләт Думасы депутатлары закон проекты белән туган телләргә хөкем чыгарган. Ул, дәүләт телләрен өйрәнү проблемасы бар кешегә дә, шул исәптән, депутатларга да хаталары һәм кимчелекләрен күрсәтте, дип саный.

– Яшерен-батырын түгел, без эленке-салынкы йөреп, дәүләт телләрен ныгыту, аларны үстерү әһәмиятен аңлату белән җитәрлек шөгыльләнмәдек. Тарихтан сабак безгә аз булган дигән сүз. Без СССР һәм 90нчы елларны оныттык. Без күп милләтле дәүләттә тормыш тигезлеге дигән төшенчәне оныттык: тел плюс мәдәният үзара хөрмәт һәм үзара аңлашуга тәңгәл, - дип Илшат Әминов Россиядә рус теле милләтара аралашу, бөек мәдәни тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнелүен билгеләп узды.

– Россиянең күпчелек халыклары өчен ул туган тел булып санала. Милли республикаларда яшәүче халыклар икенче дәүләт телен хөрмәт һәм аңлау йөзеннән өйрәнә. Без татар, башкорт, чечен һәм башка телләрне өйрәнү җиңел булмавын яхшы аңлыйбыз, әмма Россияне бүтәнчә бөек ил итеп булмый. Республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү мәсьәләсе – телим яки теләмим, ошый-ошамый, тәмле-тәмсез режимында хәл итеп була торган көндәлек кухня мәсьәләсе түгел, - диде.


Әминов моңа кадәр Татарстанда тел проблемасын кискенләштермәү өчен тырышлык куелуын билгеләп узды.

– Барысы да бу мәсьәләне тыныч кына, ипләп кенә хәл итәргә теләде. Әмма инде дәшми калу мөмкин булмаган, дәшмәү теләктәшлек итү, килешүгә тәңгәл очраклар була. Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты? Безне ишетмәделәр. Бер төркем Дәүләт Думасы депутатлары телләрне өйрәнүне факультатив дәрәҗәдә калдыру буенча яшерен генә закон проектын керткән. Моны алар явыз нияттән түгел, уйлап бетермичә генә шулай туган телләргә хөкем чыгарганнар, дип уйларга гына кала, - дип белдерде Илшат Әминов.

"Мин моны телебезгә карата санкция дияр идем..."

Татарстанда КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов мәктәпләрдә татар телен өйрәнү программасын бер көн дә укытып карамаган профессорлар язуын, ә 25 ел стажы булган укытучылар фикере исәпкә алынмавын билгеләп үтте.


– Төбәк-милли компонентны алгач, җиңеләйтелгән программа кирәк иде. 9нчы класста имтиханны җиңеләйтергә кирәк иде. Шул вакытта методиканы үзгәрткән булсак... Мәктәпләрдә татар телен өйрәнү программасын бер көн дә укытып карамаган профессорлар яза, 25 ел стажы булган укытучыларны җыеп, совет ясыйсы иде, - диде ул.

– Халыклар, берләшеп, катгый рәвештә "Юк!" дияргә тиеш. Минемчә, бу провокацион закон түгел, ә Россия, шул исәптән, Татарстанның күп милләтле халкы үсешенә җавап бирми торган закон. Мәдәният, тел, традицияләр һәм гореф-гадәтләр белән Мәскәүдән идарә итәргә ярамый. Бу сораулар белән федерация субъектлары шөгыльләнергә тиеш. Мин моны Мәскәү тарафыннан телебезгә карата санкция дияр идем, - ди Хафиз Миргалимов.

"Телне куллану иреклелеген аны өйрәнү иреклелегенә тәңгәлләштерергә җыеналар"

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев фикеренчә, телне куллану иреклелеген аны укыту иреклелеге белән алмаштырырга ярамый. "Бу - четерекле мәсьәлә", - дип ул күп кенә дәүләтләрнең бу проблемага абынып егылганы булуын билгеләп узды.

– Россия Федерациясендә төрле фикерләр бар. Кемнәрдер, әгәр республикаларның телләрен мәҗбүригә әйләндерсәк, бу Россиянең бөтенлегенә куркыныч тудыра, дип уйлый. Дәүләт телләрен алып ташласак, бу илнең тизрәк таркалуына китерәчәк, дигән фикер дә бар. Нинди генә закон кабул итәргә алынсак та, Конституция исәпкә алынырга тиеш, - ди депутат.


Аның фикеренчә, Россия Федерациясенең белем бирү стандартлары, бу мәсьәләне хәл итү вәкаләтләрен субъектлар карамагына тапшырырга тиеш.

– Дәүләт теле республикада ике яки күбрәк булса, ничек ихтыяри булсын инде ул?! Минемчә, укытуның иреклелеген кулланыш иреклелегенә тәңгәлләштерергә җыеналар кебек. Бу төшенчәләрне бутарга ярамый. Телне өйрәнүнең ихтыярилыгы аны куллану иреклелеген алмаштыра алмый. Илнең дәүләт теле, туган тел, республиканың дәүләт теле дигән төшенчәләр бар. Республиканың дәүләт теле туган тел белән алмашына. Федераль үзәк бу төшенчәләргә ачыклык кертергә тиеш. Республиканың дәүләт теле бөтенләй башка проблема, ул туган тел белән бәйле түгел, - ди Марат Галиев.

   "Бабич алдады..."

Депутат Рафил Ногманов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка карата тәнкыйть сүзләрен белдерде.

– Михаил Викторович «барлык сораулар хәл ителде» дип юаткан иде, безне, җәмәгатьчелекне тынычландырды, ә безне алдадылар булып чыга. Гарьләндерә - күп миләтле ил, халык өчен дә, - ди ул.

– Балтыйк буенда, Украинада рус телен кысрыклаганда, без, татарлар, болай эшләргә ярамый дибез. Ә үзебездә Россиядә үк әллә ниләр эшләп ятабыз. Мин моны аңламыйм. Безне ишетергә тиешләр. Россиянең болай да проблемалары бар, ә бүген яңа проблемалар чыгарып ятабыз, - дип белдерде Рафил Ногманов.


Туган телләрне ирекле рәвештә укыту турында закон проектын Дәүләт Думасына керткән депутатларны ул бөтенләй аңламавын әйтте. Аның сүзләренчә, иң кызыгы закон проекты өчен Чувашстан, Чечнядан депутатлар чыга.

– Бәлки, безгә шул депутатларга да мөрәҗәгать итәргә кирәктер? Нигә алар үз таләпләрен куя? Нигә туган телләрне пычак астына кертеп, төп укыту планыннан алуны сорыйлар. Безнең фикерне беркем сорамый, безнең белән беркем киңәшләшми, исәпләшми. Прокуратура тикшерде, инде барысы да аңлашылды, нокта куелды кебек иде. Барлык таләпләр үтәлде генә дигәндә, яңа федераль закон проекты әзерләнеп, яңа дулкын башланды. Туган телләрне укыту мәсьәләсендә җәмәгатьчелек фикеренә дә колак салырлар, дип өметләнәбез. - дип ул Татарстан җитәкчелегенең тел мәсьәләсе белән җитди шөгыльләнүен сорады.

"Стандарт кирәк!"

Депутат, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов татар телен өйрәтүнең билгеле бер стандарты кирәк, дип саный.

– Дөньяны танып белү өчен кеше үзе тел сайлый. Безнең бурыч - татар теле үсеше өчен тулы шартлар тудыру. Яшьләрнең, дәүләт теле белән беррәттән, үз туган телен өйрәнү хокукы да булырга тиеш. Татар телен өйрәнүнең билгеле бер стандарты турында сүз бара, чөнки мәгълүмат туплау, белем алу нәкъ менә мәктәп чорында бара. Аларның бер өлеше рухи мәдәният тарафдарлары булачак. Без бүгенге вәкилләргә алмашка кем килүен аңларга тиеш. Факультативка караганда, стандарт кирәклеге бәхәссез. Стандарт методикаларны камилләштерүне күздә тота, - диде Рәүфәл Мөхәммәтҗанов. 


"Мәктәптә мөмкинлек булса – укыйсың, булмаса – юк"

Депутат Светлана Захарова сүзләренчә, федераль закон проектының положениеләре хәтта факультатив рәвештә дә туган телләрне барлык белем бирү оешмаларында өйрәнеп булмавын күрсәтә. Ягъни, иң элек мәгариф системасының мөмкинлекләреннән чыгып каралачак, ә баланың мәнфәгатьләре икенче планда. Мәктәп шундый мөмкинлек тудырса – укыйсың, тудырмаса – юк, дигән сүз.

– Бу нәрсә дигән сүз? Мәгариф системасы туган телне өйрәнүне тәэмин итәргә бурычлы түгел. Димәк, мәктәптә мөмкинлек булмаса, бу мәсьәләне хәл итү җаваплылыгы булмаячак, - дип ачыклык кертте Захарова.

Аның фикеренчә, теләсә нинди закон проектын караганда, беренче чиратта, ул китерәчәк үзгәрешләргә бәя бирергә кирәк.

– Закон проекты белән чыгучылар, янәсе, үзгәрешләрнең уку һәм тәрбия алу өчен телне ирекле сайлау хокукын ачуы турында әйтә. Бу туган телдә уку һәм белем алу системасын тамырдан юкка чыгаруга туры юл, - дип ул бу закон проектының күп милләтле Россиянең социаль иминлегенә тотрыксызлык китерүен һәм хафа тудыруын билгеләп үтте.

"Милли телләр югалмавына ышаныч тудырган карар табарбыз"

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикер алышуларны йомгаклап, депутатларга, фикерләрен артык тавыш күтәрмичә, тәрбияле итеп җиткергәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

– Якындагы берничә дистә елда республикаларның милли телләре югалмавына ышаныч тудырган карар табарбыз, дип уйлыйм. Федераль үзәк белән берлектә, Россиянең төрле милләтләре телләрен дә саклап кала торган, рус телен дә кимсетми торган карар табарга кирәк. Татарстанда рус теле татар теленә каршы куелырга тиеш түгел, бу хакта түгел бит сүз. Рус телен кыскарту бәрабәренә татар телен өйрәтү турында бармый. Безнең акыллылыгыбыз шунда булачак: Россия Мәгариф министрлыгы һәм Дәүләт Думасыннан коллегалар белән, республикаларыбызда туган телләрне өйрәнә алырлык һәм милли республикаларның милли телләре якындагы дистә елларда югалмавына ышаныч тудырган карар табарбыз дип уйлыйм, - диде.


Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итеп, Федераль Җыенның түбән палатасында закон проектын караганда игътибарлы булуларын һәм Татарстан парламенты депутатлары фикерләрен исәпкә алуларын сорады.

Мөрәҗәгать

Шул рәвешле, Татарстанның Дәүләт Советы депутатларының Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга «Россия Федерациясендә Мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты буенча мөрәҗәгате кабул ителде.

Мөрәҗәгатьтә, Россия Федерациясенең дәүләт теле белән беррәттән, республиканың дәүләт телләре дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә кулланылуы турында искәртелә.

"Рәсми мөнәсәбәтләрнең барлык өлкәләрендә республиканың дәүләт теле кулланылуын тәэмин итү чараларының берсе - аның төп гомуми белем алганда өйрәнелүеннән гыйбарәт. Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләрен тулы канлы өйрәнүне гамәлдән чыгару бу телләрнең дәүләт теле сыйфатында гамәлдә булмаячагына китерәчәк. Россия халыклары телләрен төп белем бирү программасының вариатив өлешенә күчерергә омтылу тирән борчу тудыра. Россия Федерациясе Конституциясенең 68 маддәсенең 3 нче өлеше буенча, РФ барлык халыкларына туган телен саклау, аны өйрәнү һәм үстерү буенча шартлар тудыру хокукын бирә. Хәзерге вакытта федераль закон һәм федераль дәүләт белем бирү стандартлары тарафыннан Россия халыклары туган телләрен укыту тәэмин ителгән. Рус теле, әдәбият, чит телләр, математика һәм башка предметлар кебек үк, туган тел мәҗбүри предметка керә. Тәкъдим ителә торган үзгәрешләр мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте принциплары белән килештерелми һәм милләтенә карамастан, халыклар арасында үзара аңлашу, татулыкка теләктәшлек таләбенә җавап бирми. Дәүләт белем бирү системасы үсеп килүче буынның киңкырлы үсеше, Россия Федерациясенең күп милләтле халкының тел мирасы һәм мәдәни күптөрлелеген саклау һәм үстерү кирәклеген аңлап эш итәргә тиеш, дип саныйбыз. Дәүләт телләре һәм Россия халыклары телләренең факультатив рәвешендә укыту, телләрнең көнкүрештә аралашу дәрәҗәсенә төшүенә китерәчәген фаразлау кыен түгел", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсенең Россия халыклары телләрен өйрәнү кебек четерекле мәсьәләсе, Россия халыклары мәнфәгатьләрен исәпкә алып тирән уйланган карарлар кабул итүне күздә тота, диелә.

"Татарстан Республикасы Дәүләт Советы туган телләрне өйрәнү хокукы Россиянең барлык халыклары өчен белем бирү программасының мәҗбүри өлешендә булырга тиеш, дип саный. Шулай ук, федераль белем бирү стандартлары белән республиканың дәүләт телләрен укытуны мәҗбүри итеп билгеләп, телләрне укыту мәсьәләсендә билгесезлекне бетерү кирәк, дип саный. Бу закон проектын Дәүләт Думасына карауга керткәнче, җәмәгатьчелектә тискәре резонанс булмасын өчен, республикаларда фикер алышу кирәк. Вячеслав Викторович, Сезгә мөрәҗәгать итеп, тел һәм белем бирү сәясәтендә Россия Федерациясе гражданнарының конституцион хокуклары һичшиксез үтәлер, дип ышанычыбызны белдерәбез", - дип мөрәҗәгать итә Татарстан депутатлары. 

 

Фикерләр








Җәмгыять

“Күңелем сизеп, әнигә шалтыраттым, ул: “Кызым, янабыз!” дип елады" – Арча районында ике хуҗалык күмергә калган, гаилә башлыгы коточкыч янгында һәлак

Әби-бабайларның элеккедән килә торган мәгълүм гыйбарәсе бар. “Уттай урак өстендә ут казасы күрсәтмәсен Ходай” дигәнне күпләрегезнең ишеткәне бардыр. 13 август көнне Арча районының Казанбаш авылында ике хуҗалык тулысынча көлгә әйләнә.

Җәмгыять

Фәрит Фарисов: Рус кешеләре татар телен белергә тели, әмма телне дөрес итеп тәкъдим итәргә кирәк

Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюда соңгы вакыттагы актуаль мәсьәләләр - татар теле өчен көрәш, яшь татар лидерлары һәм дуңгыз итен “хәләл” дип сату турында фикерләрен җиткерде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла