Мөселман балаларының кайнар Сабан туе: хәзрәткә – келәм, көрәшчегә жирәбә буенча скутер

17 июль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: автор
Балтач районы Борбаш авылындагы су буенда, кыздырган кояш нурларына күмелеп, 11нче тапкыр мөселман балалар Сабан туе үтте. Балаларны бәхетле дә иткән, елаткан да Сабан туе булды ул.

“Мөселман балалар Сабан туе көнне табигать елмайды!”

Татар халкының динле, әхлаклы, матур бәйрәме – мөселман балалар Сабан туе июльнең искитмәле эссе, кояш кыздырган якшәмбесендә үтте. Шимбә буе Балтач районына хас яңгыр яуды. Анда яңгыр авыр итеп, бертуктаусыз, күк йөзен бөтенләй болытлар белән каплап ява. Балтачлылар аңлый аны. Шимбә бозылды: урамда суык, бөтен җир пычрак, урыны-урыны белән хәтта бер метр ераклыкта да берни дә күренми торган томан. Ә иртәгә бит Сабан туе! Якшәмбе көнне халык бит Балтач районының Борбаш авылына бәйрәмгә килергә планлаштыра! Бу уйлардан кәеф төште. Әмма “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе, һава торышына карамыйча, синоптиклар сүзенә ышанмыйча: “Сабан туе бит барыбер үтәчәк. Үтсә, матур итеп үтсен инде! Аяз, кояшлы, җылы көн булсын”, - дигән теләкләр белән, йокыга китте.


Якшәмбе. Күзләрне ачуга күңелгә рәхәт булып китте, күңел елмайды. Әйе, нигә шулай икәне ачык билгеле! Бүлмәдә кояш нурлары уйный. Бүлмәдә генә түгел, күңелдә дә. Якшәмбе көнне табигать елмайды. Безнең бәйрәм, безнең мөселман балалар Сабан туе матур, якты мизгелләре белән истә калсын өчен елмайды ул!

Борбаш авылы кеше тулы урамнары, төрле төскә бизәлгән атлары, алсу күлмәкләр кигән яшь балалары белән каршылады. Халык Сабан туена бара. Бәйрәм су буенда үтү сәбәпле, бераз җәяү барырга туры килде. “Татар-информ” хәбәрчесе төрле җирләрдә парлап торган полиция хезмәткәрләренә түгел, мөселман балалар Сабан туе таләпләре буенча киенү-киенмәүне тикшерүче булмавына игътибар итте. Кызларның яулык бәйләп килүләрен, малайларның түбәтәй киюләрен һәм,гомумән, бар кешенең ябык кием киеп килүләрен тикшерәчәкләр дигәннәр иде бит. Кая соң ул үзенчәлекле фейс-контроль? Нәтиҗәсе, билгеле, моңсу – кыска итәкле кызлар, таратылган чәчләр, баш киемсез егетләр... Әле ярый андыйлар күп түгел! Бер сүз дә әйтмәс идең, әмма бар халык тиешенчә, кушылганча, тыйнак итеп киенеп килгәндә ничек шулай күзгә ташлана торган ачык киемдә килергә була ул? Башка сыймаслык хәл. Бәйрәмгә нәкъ менә шундый җавапсызлы кешеләр тап салды. Андый яшь кызларга бу очракта, мөгаен "Татар-информ" хәбәрчесе генә игътибар итмәгәндер.


  “Уч төбендәге Сабан туе...”

Сабан туена кереп китеп, яшь кызларны күреп аптыраганчы, хәбәрче калкулык өстендә басып таң калып торды! Сабан туена таудан төшәсе, ә аста мәйдан уч төбендәгедәй ачык күренә! Сабан туеның үзәгендә берничә генә кеше булса да, уен урыннарында һәм сәүдә нокталарында чын “кырмыска оясы” иде. Бәйрәм шулхәтле зур масштабта уза һәм уңайлы ял итү зонысы кебек тоелды.  

“Тәкә алган хөкемдар”

Мәйданга якынлашкач, көрәшче абыйлар, хөкемдарлар күзгә ташланды. Яшь егетләр үлчәнәләр, көрәшкә язылалар икән. Шул уңайдан “Татар-информ” хәбәрчесе көрәш буенча спорт мастеры, ике тапкыр Татарстан, 6 тапкыр Балтач районы чемпионы, мөселман балалар Сабан туеның көрәш хөкемдары Рафис Шәрифуллин белән әлеге Сабан туеның көрәше турында сөйләште. 

Сөйләшкән арада бер апа ниндидер газета белән календарь таратып китте. "Татар-информ" хәбәрчесе дә кулын сузган идем, бирмәде. Нигә килгәнемне искә төшереп, кайгыга бирелмәдем инде.

- Без көрәшкә җаваплы кешеләр. Егетләр 36, 50, 65, 75, 75тән югарырак кг категорияләрдә, биш үлчәүдә ярышачаклар. Беренче урыннарга акчалата премия була. Икенче, өченче урыннарга да шулай ук приз каралган. Абсолют батырга скутер биреләчәк. Картлар көрәшендә тәкә бирелә. Монда безнең җомгага йөри торган мөселман бабайларыбыз да көрәшә. Җиңүчеләр арасында абсолют батырны җирәбә салу белән билгеләячәкбез. Батырлар арасында җиңел авырлыктагылар да, "тяжлар" да бар, шуңа күрә барысы да дөрес булсын өчен абсолют батырны җирәбә салу юлы белән билгелибез. 

Яшьләр көрәшкә бик теләп йөри. Күп төрле районнардан киләләр. Ульяновскидан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Балык Бистәсеннән, Кировтан, Нократ Аланнарыннан да килүчеләр бар. Бу егетләр инде үзләрендә көрәш түгәрәкләренә йөриләр. Араларында бик сәләтле егетләр дә бар. Берничә ел рәттән килүче, мин йөзгә белгәннәре дә бар. Алан авылыннан бер егетебез ике ел рәттән катнаша. Призлы урыннарга керә. Аннары Фатих Сибагатуллинның малае 3 ел көрәшеп китте монда. Бер елны абсолют батыр да булды. Үткән ел скутер-мотоциклны Алабуга егете алып китте. 

Бүләкләргә иганәчеләрне Җәлил хәзрәт (мөселман балалар Сабан туен оештыручы һәм башлап җибәрүче – Татарстанның баш казые, Балтач районының имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев) үзе таба, артыннан үзе йөри. Аңа да бик зур рәхмәт. Сабан туйларын оештыру бик авыр. Мәшәкате күп аның. Шушындый Сабан туйлары оештыру өчен еллар буе эшләргә кирәк. Көрәшкә килүче егетләр санына килгәндә, һәр авырлыкта 20-30 бала була. Егетләр өчен тренерлары җаваплы, алар алып килә. Бик вакларны, үз теләкләре белән килгәннәрне дә Сабан туе ачылган вакытта көрәштереп алабыз. Урын ала алмаганнарга Сабан туеның үз призы бар. Футболкалар, яулыклар бирәләр. Берничә ел элек сәгать биргәннәр иде. Аннары авыл халкы әрәпә дә җыя бит, әрәпә дә бирә. Шулар...

Ветеран көрәшчеләр арасында тәкәне нәкъ менә әлеге әңгәмәдәш Рафис Шәрифуллин алды.


 “Баланы елатып, су янында калдырган ана”

Хөкемдар белән сөйләштем. Ә Балтач районы җитәкчелеге, башка олы кунаклар күренми әле. Җәлил хәзрәт "соңрак сөйләшик" дигәннән соң, игътибарым су буенда елар дәрәҗәгә җитеп утырган кечкенә генә малайга төште. Балалар бакчасына йөрүче 5-6 яшьлек малайга охшаган бу бала Кукмара районының 4 нче мәктәбендә 3 сыйныфта белем ала икән. Әти-әниеңне югалтмадыңмы дип, борчыла-борчыла сораштырганда ачыкланды ул. Сөйләшкән вакытта малайның күзләре яшьләнде, тавышы дерелдәде. Нигә шулай моңсуланып, тезләрен кочаклап утырганын һич тә ачыклый алмадым. Аның янына "Татар-информ" хәбәрчесе дә тезләрен кочаклап утырды. Суга карап, сөйләшеп утырган вакытта ниндидер бер хатын килеп, җилтерәтеп бу баланы кулыннан өстерәп, җил тизлегендә алып китте. Әнисе булгандыр инде. Ханым, сезнең балагыз кояш астында су янында утырганда сез кайда йөрдегез? Бу бала сезгә кем? Аны кем карый? Нигә аны мөселманнар бәйрәмендә кеше алдында шулай рәнҗетергә. Су бу җирдә тирән түгел иде, әмма Борбаш суының куркыныч урыннары да бар, суда балаларның батып үлү очраклары да булды бит. 

Бездә бәйрәмнәрнең планлаштырылган вакытында башланмавы сер түгел. 10.00 да башланырга тиешле Сабан туена җитәкчеләр килгәнне көттеләр. 11 тулгач кына алып баручы ачылыш тантанасына рәхим итегез дип хәбәр итте. Бар халык мәйданга тартылды.


Сабан туен оештырган хәзрәтнең халыкка җиткерәсе сүзләре

Сабан туе балалар җыры белән башланды. Аннары Җәлил хәзрәт сүз алды.

- Бәйрәмгә җыелдык. Килгән кунакларга бик зур рәхмәт. Безнең утыздан артык кешебез мәйданыбыз матур булсын дип зурлап ярдәм күрсәтте. Минем бигрәк тә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәтенә рәхмәт әйтәсем килә. Киләсе елларда да уңышларга ирешеп, балаларыбызны сөендереп, матур итеп эшләргә язсын. Кырда игеннәребез мул булып үссен. Авыл хуҗалыгы да алга таба барсын.


Балтач муниципаль районы башлыгының котлавы

Җәлил хәзрәттән соң чыгыш ясаган Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин балаларны Россиянең киләчәге дип атады.

- Халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, булдыклылыгын, тапкырлыгын һәм дус-тату яшәвен чагылдыра торган, үзебезгә генә хас булган татар халкының милли бәйрәме – мөселман балалар Сабан туе. Кадерле балалар, сез бүген үзегезне көчтә, җитезлектә, тапкырлыкта сынарсыз, яңа дуслар табарсыз. Сез – безнең илебезнең киләчәге. Илебезнең, республикабызның, районыбызның тагын да матуррак яшәве, күркәмрәк булуы, зуррак уңышларга ирешүе өчен төрле милләт халыкларының, төрле дин вәкилләренең дус һәм тату яшәве бик мөһим. Без бу сыйфатларны үзебезнең балаларыбызда тәрбияләп, саклап, киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Үзебезгә хас булган, әби-бабаларыбыздан калган традицион ислам дине кануннарында тормыш итеп, балаларыбызны тәрбияләп, матур итеп яшәргә насыйп булсын. Без бергә һәм бердәм булганда гына уңышларга ирешәчәкбез.


"Ә син үзең татар баласы буларак нәрсә эшлисең?”

Рамил Нотфуллин сүзне бәйрәмнең олы кунагы, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка тапшырды.

Васил Шәйхразиев балтачлыларны хөкүмәт исеменнән мөселман балалар Сабан туе белән тәбрикләде.

- Хөкүмәт, Бөтендөнья татар конгрессы һәм шәхсән үз исемемнән сезне шушы - балаларның республика күләмендә үткәрелә торган мөселман Сабан туе белән тәбрик итәм. Сезгә уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Балаларыгыз белән һәрвакытта да бәхетле булыгыз, әти-әниләрегез белән горурланып яшәгез. Без монда килгәндә, бер караганда, горурлык белән киләбез, икенче караганда, үзебезгә сорау бирәбез. Без бүген күп итеп милләт турында, үзебезнең телне саклап калу турында, дин турында сөйләшәбез. Һәм һәрберебез инде үзебездән: "Ә син үзең татар баласы буларак нәрсә эшлисең”, дип сорыйбыз.

“Татар телендә сөйләшүче оныкларым белән горурланам!”

Васил Шәйхразиев Җәлил хәзрәтнең кечкенә балалар белән Сабан туйны бик матур итеп ачып җибәрүен искә төшерде.

- Бу балалар кулларын күтәреп дога кыла беләләр. Бар нәрсә дә безнең үзебездән башлана. Ә без дәүләт эшләргә тиеш, дибез. Менә Балтач районының үзәгендә яңа гына татар мәктәбен карап кайттык, ачылачак мәдрәсәне дә карадык. Бөтен шартлар тудырылган. Без гел: "Татар халкы, чын мөселман булсын өчен, җиде буынын белергә тиеш", - дибез. Моның өчен дә бу районда күп нәрсәләр эшләнгән. Без бүген үзебезгә: "Әби-бабамның татар телен белгәне белән генә түгел, оныкларымның татар телен белүләре белән гоурланам", - дияргә тиешбез. Менә шушы Сабан туе безгә шундый мөмкинлек бирә. Иң зур горурлык – татарча сөйләшүче балалар.

Васил Шәйхразиев Балтачта татар мәктәбен карадым дип әйтте, әмма бит Балтачта татар мәктәбе юк. Балтачта гадәти мәктәп һәм гимназия бар. Аларның икесендә дә укыту процессы рус телендә бара. Васил Шәйхразиевка нинди мәктәпне күрсәттеләр икән?

“Безнең артта булырга хокукыбыз юк!”

Татарстан Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм Фонды директоры Нурия Хәшимова әлеге Сабан туен башка районнарга мисал итеп куйды.

- Безнең бу Сабан туена аерым мөнәсәбәтебез. Унберенче тапкыр шушы матур бәйрәмебезне үткәрәбез. Чыннан да Балтач районы үзенең бөтен як уңышлары белән республикада үз урынын тота. Ә инде бу Сабан туе бөтен районнарга үрнәк булырлык бер мисал. Балтачлылар - тырыш, динле, әхлаклы халык. Сезне шушы матур бәйрәм белән Татарстан Республикасы аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров исеменнән, шәхсән үз исемемнән ихлас тәбрик итәм. Бу – бик тәрбияви, үрнәк, матур бәйрәм. Алга таба да бөтен районнар, бөтен республика өчен үрнәк булып, Җәлил хәзрәтнең шушы Сабан туе үткәрелсен иде. Безнең республикабыз – көчле республика. Безнең артта булырга хокукыбыз юк, без һәрвакыт алда булырга тиеш.


Татарстан Республикасының мөфтиеннән бүләкләр

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уңышлы эшләре белән аерылып торган кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин Җәлил хәзрәткә республикада һәм Россиядә динне үстерүгә үз өлешен керткән өчен үзенең махсус бүләген - затлы келәм тапшырды.

Ачылыш тантанасында аз һәм тыйнак чыгыш ясаган Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә мөселман балалар Сабан туеның максаты турында сөйләде.

- Мөселман балалар Сабан туеның төп максаты – безнең гореф-гадәтләребезне торгызу һәм саклау. Бу дини бәйрәм булмаса да, динебезне, милләтебезне саклый торган чараларның берсе. Татар мохитебез булдырыла, татарча аралашабыз, гореф-гадәтләребезне күрәбез, Сабан туе мәйданында өйлә намазын укыйбыз. Күп хатын-кызлар яулыклы, ирләр – түбәтәйле. Монда аракы юк, хәрәм эшләнми. Гореф-гадәт, милли кием, милли тел. Бу өч нәрсәне сакласак, алар да безнең динебезне саклаячак. Мин бу Сабан туена ел саен килергә тырышам. Бу Сабан туе бит монда гына үткәрелми. Ул республикабызның дүрт урынында үткәрелә. Шуңа күрә без гел катнашырга тырышабыз. Авыл өчен бу бик сыйфатлы эшләнә. Шуңа күрә мин бүген үз балаларымны да алып килдем.


Камил хәзрәт һәм аның гаиләсе: Лола, Насиба, Мәхмүд, Айша

Камил хәзрәт “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәннән соң кыз бала белән басып торган бер ханым янына барып сүз катты. Ул ханым аның хатыны икән. Камил хәзрәт киткәч, аның тормыш иптәшеннән Сабан туе һәм балалары турында сораштым. Камил хәзрәтнең тормыш иптәше Лола Сәмигуллина тәэсирләре белән генә уртаклашып калмады, балалары турында да бераз сөйләп китте.

- Балтач районында булган юк, әмма Сабан туена ел саен киләбез. Быел кызыбыз Насиба белән килдек. Аңа 6 яшь. Төн кунып китеп булмый, балаларыбыз кечкенә. Аларны алып килмәдек, алар авырый. Мәхмүд улыма 5 яшь, Айша кызыма – 4.

“Татар-информ” хәбәрчесе Лола ханым белән сөйләшеп торганда, Сабан туе мәйданында уеннар, ярышлар гөрләде. Балалар күзләренә яулык бәйләп уенчыклар кистеләр, йөгерүдә сынаштылар, батырларча көрәштеләр. Атлар да чабышты. Халык мәш килде. Сатучылар рәхәтләнеп саттылар, ә инде балалар өчен корылган уен зонасының ничек эшләгәнен әйтеп тә бетереп булмый. Мөселман балалар Сабан туенда иң күбе чыннан да балалар иде!

“Гаиләм белән килер идем, өйгә кайтып җитеп булмый”

Бар мәгънәдә дә кайнар мөселман балалар Сабан туенда акчаны иң күбе сусауны баса торган салкын эчемлекләр сатучылары эшләде. Сатучы апа моны үзе дә яшермәде, “Татар-информ” хәбәрчесенә коктейль ясаган арада, Сабан туенда тик торган юк, кеше искитмәле күп, дип әйтте.

Як-ягыма каранып торам. Янәшәмнән үтеп барган Балтач башлыгы Рамил Нотфуллин белән Васил Шәйхразиевны күреп алдым. Бәйрәм турында сөйләшәләр. Сабан туена бара торган юнәлештә җәяүлеләр өчен сукмак та бар, машиналар өчен салынган таш юл да. Болар ни өчендер машиналар өчен юлдан килә иде. Милли шура рәисе шул тузанлы, ак ташлы, каты юлга басып үз фикерен җиткерде.

- Бик гүзәл, бик матур хәләл мөселман Сабан туе! Мин монда икенче тапкыр. Шуңа күрә сокланудан башка бүтән сүз әйтә алмыйм, ләкин урында торырга ярамый. Менә бу безнең бөтен район җитәкчеләре өчен, мөхтәсиб җитәкчеләре өчен һәм татар мөселман халкы өчен үрнәк. Шуңа күрә мин килегез, оештырыгыз, рәхәтләнегез, дип әйтер идем. Һәм менә бу бәйрәмне тагын да зуррак дәрәҗәгә күтәреп, бөтен халык белән шушындый хәләл Сабан туе уздырсак, шуннан да зуррак хыял һәм шуннан да зуррак омтылыш булмас. 

Бәләкәй чактан тәрбия бирү – әлеге Сабан туеның төп максаты. 5-8 яшьлек балалар авыз тутырып татарча сөйлиләр, җырлар җырлыйлар, кулларын тотып догалар кылалар. Шушындый балалар һәм, иң мөһиме, шушындый әти-әниләр булган чакта без үзебезнең милләтебез, динебез, телебез белән, беренчедән, горурлана алабыз, икенчедән, “алар булганда, без бетмәячәкбез”, дип әйтә алабыз. Андый гаиләләр күп булырга тиеш. Бу, бер караганда, бәйрәм, икенче караганда, күңел һәм дин ягыннан җиңеллелек. Шуңа күрә монда рәхәт. Бу Сабан туе Татарстан күләмендә дүрт кенә районда була. Балтачта, Актанышта, Аксубайда һәм Баулы якларында. Әмма үз вакыты җиткәч, мондый Сабан туе һәрбер районда яки ике районга бер җирдә булгач, бу без - татарлар, без - мөселманнар, дип әйтерлек булачак. Мөселман балалар Сабан туенда кеше саны елдан-ел арта, артачак та!

- Бу бәйрәмгә гаиләгезне алып килдегезме?

- Бу юлы үзем генә килдем, бүтән елларда гаиләләр белән, балалар белән килербез. Әле мин Курган өлкәсеннән төнлә генә кайтып төштем. Гаиләне алып килер өчен кайвакыт өйгә кайтып җитеп булмый, шуңа күрә үзем генә килдем инде. 

Җәлил хәзрәт ачуланмаска куша

Мөселман балалар Сабан туен оештыручы һәм башлап җибәрүче Җәлил хәзрәт янына “Татар-информ” хәбәрчесе берничә тапкыр килде. Вакытым юк дип, баш тартты ул. Соңыннан, миңа оят инде, әйдәгез, сөйләшик, дип ризалашты.

- Иң беренче Сабан туе 9 сентябрь көнне Гает бәйрәмендә Балтачта үткәрелгән иде. Икенчесен Карадуганда үткәрдек. Ел саен Балтач районының берәр авылында үткәрергә дип сөйләшкән идек. 2010 елда Сабан туе Борбашта үтте, 2011 елда урамнарга асфальт салынды, шул сөенечтән тагын Борбашта үткәрдек. 2012 елда мәктәп ачылды, шул сөенечтән тагын бездә үткәрдек. Аннары инде Сабан туена 4-5 мең кеше җыела башлагач, бүтән авыллар безнең генә көчебез җитми, сез генә үткәрегез, диделәр. Күпмегә тартып булыр, белмим. Сабан туен оештыра башлаган вакытта бераз авыр булды. Кеше килерме икән, дип уйландым. Ә инде кеше саны күбәя баргач, Сабан туйны уздырырга урын әзерләдек. Бер килгән кеше гел килә. Ярдәм итүчеләр дә күп. Борбаш урта мәктәбе директоры Гүзәл Бариева бик тырыша. Мин финанс ягын гына кайгыртам. Сабан туйны мәктәп коллективы әзерли, район җитәкчелеге бик булыша. Сабан туе мөселман балалар үзара аралашсыннар дигән максаттан үткәрелә. Сабан туен динебез алга китсен дип оештырабыз.

Җәлил хәзрәтнең 7 оныгы да, ике килене дә, кияве дә, килененең туганнары да, үзенең туганнары да мөселман балалар Сабан туена килгән иде.


Скутер Көеккә китте

Көне буе барган Сабан туе көрәш батырын билгеләү белән тәмамланды. Абсолют батырга көрәшнең төп призы – скутер тапшырылды. Беренче урын алганнарга бүләк – термопод һәм конвертта 7 мең сум акча тапшырылды. 

Абсолют батырны билгеләү өчен төрле үлчәү авырлыгындагы егетләр үзара көрәшмәде. Скутер иясен дә, абсолют батырны да үз авырлыкларында җиңүне яулаган көрәшче егетләр арасында җирәбә салу юлы белән билгеләделәр. Биш җиңүче, үз исемнәрен язып, түбәтәйгә салдылар. Чит бер кеше скутер иясенең исемен түбәтәйдән тартып чыгарды. Бәхет эше белән скутер иясе исеме билгеләнде. Скутерны Айзат Гәрәев отты.

Җиңүчеләр исемлеге:

36 килограмм категориясендә:

1 урын – Линар Әүһәдиев (Алан, Балтач);

2 урын – Нияз Әскәров (Арбор, Балтач);

3 урын – Фәнзил Кәбиров (Арбор, Балтач).

50 килограмм категориясендә:

1 урын – Инсаф Габдрахманов (Саба районы);

2 урын – Раил Вәлиев (Казан, “АК Барс”);

3 урын – Кәрим Ногъманов (Әтнә районы).

65 килограмм категориясендә:

1 урын – Айзат Гәрәев (Көек, Балтач);

2 урын – Инсаф Кәримуллин (Кукмара районы);

3 урын – Илгиз Галимов (Кукмара районы).

75 килограмм категориясендә:

1 урын – Данил Хәйриев (Яр Чаллы);

2 урын – Айнур Галимҗанов (Кукмара районы);

3 урын – Эмиль Мавлин (Теләче районы).

75 килограммнан югарыраклар:

1 урын – Булат Кәримуллин (Кукмара районы);

2 урын – Илсаф Рәфыйков (Янгул, Балтач);

3 урын – Инсаф Рәфыйков (Янгул, Балтач).

Абсолют батыр исемен жирәбәдә уйнатып ачыкладылар

Шулай итеп, мөселман Сабан туе көрәшендә көрәш дөньясына тагын бер яңалык кереп китте. Чабаксар Сабан туенда приз - автомобильне жирәбәгә уйнату тавыш чыгарды. Ә Балтачтагы Сабан туенда хәтта абсолют батыр исемен жирәбәдә уйнатып ачыкладылар.

Хөкемдарларның берсе - Илшат Корбанов "Татар-информ"га аңлатма бирде. "5 чемпионны ахырдан тезеп бастырдык та, жирәбә булды. Бөтенесе жирәбә алды да, шуның берсендә скутер язылган иде. Һәм шул Гәрәев Айзатка чыкты инде. Монда бит инде көрәшчеләрнең авырлыгы 36 килограммнан башлана. 36 кглы 75 кг лы белән көрәшә алмый бит инде. Шуның өчен монда жирәбә генә булды инде. Айзатка жирәбә сикертеп чыкты да, абсолют батыр исеме белән скутер бирелде. Бәхет кемгә елмая инде. Бу Айзат инде 4 тапкыр чемпион калган иде. Моңа тиеш иде инде. Әмма очраклы рәвештә инде. Сүз дә юк. Бернинди дә яклау-нитү юк"

“Кыздырган кояш астында калган хатирә”

Бәхетле балаларны күрүдән дә зуррак бәхет юктыр, мөгаен. Бу Сабан туе нәкъ менә шундый иде. Кемнәр генә җырламасын, кемнәр генә биемәсен, барлык игътибар Сабан туеның төп геройларына – балаларга юнәлтелгән иде. Чыннан да бар күңелне биреп оештырылган Сабан туе июльнең эссе, кояш кыздырган якшәмбесендә җылы хатирә булып калды.


Фикерләр








Җәмгыять

“Чып-чын авыл кешесе, эштән башка бернәрсә белми иде”. Кукмара районындагы авариядә тракторчы ирнең гомере өзелде

Кукмара районында килеп чыккан юл һәлакәтендә 62 яшьлек тракторчы вафат була. Гомере Татарстан территориясендә өзелсә дә, ир-ат үзе гаиләсе белән Киров өлкәсе Малмыж районы Алдар авылында гомер кичергән. Мари милләтеннән булган.

Җәмгыять

Алимент түләмәүчедән акча алу авырмы? Суд приставлары рейдыннан репортаж

Алиментлары буенча бурычлыларны эзәрлекләү тагын да көчәйтелде. Бу хәзер көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бурыч суммасы соңгы 4 ел эчендә бер дә үзгәрмәгәнлектән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне үз контроленә алды. 

Җәмгыять

Чорны кичкән "Тимер кешеләр": фотограф Рамил Гали кайчандыр тыелган фотоларын күргәзмәгә чыгара

14 августта, ягъни бүген, сәгать 16.00 Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты Рамил Галинең “Тимер кешеләр” (“Железные люди”) күргәзмәсе ачыла. Без Рамил Галидан күргәзмәнең үзенчәлекләре турында сөйләвен үтендек.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла