Мәдәният социаль челтәрләрдә туа аламы яки "Бар булганыбыз - Тукай" дию дөресме?

28 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Рамил Гали, архивтан
Музыкант, “Ленинград” төркеме лидеры, соңгы елларда "Лабутены" хиты белән танылган Сергей Шнуров Дәүләт Думасында “Мәдәният турында” закон проекты турында фикер алышканда, болай диде: "Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәре – ул хәзер теләсә кайсы блогер, социаль челтәрдә язган теләсә кайсы кеше. Һәм бар булганыбыз - Пушкин, дияргә кирәкми". Әлбәттә, музыкантның бу фикере - шактый бәхәсле, һәм ул соцчелтәрләрдә, шул исәптән татарлар арасында да, кызу бәхәс уятты. Сез бу фикер белән килешәсезме? Бу сорауны без билгеле татар шәхесләренә юлладык. 
Иң башта Шнуров чыгышын тулысынча укыгыз:

“Исәнмесез. Минем исемем Сергей. Мин“полевик”тыр, мөгаен, чөнки мин мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә эшлим. Сезне алдан ук кисәтеп куясым килә. “Мәдәният турында” закон проектын укыганда шуны аңлыйм: сез ятьмә белән океан тотарга маташасыз. Әмма бу барып чыкмаячак. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәре хәзер – ул теләсә кайсы блогер, Твиттер социаль челтәре булган теләсә кайсы кеше. Вертикальләр инде күптән җимерелде, инде әллә кайчан горизонталь җәмгыять төзелде. Ничек кенә коточкыч булып тоелмасын, блогерлар да хәзер мәгънәләр һәм мәдәният җитештерүче булып тора. Андый “җитештерүчеләргә” хәзер регламент билгеләргә мөмкин түгел. Алар өчен хәзер уңай шартлар һәм хөрмәт атмосферасы гына тудырырга була. Анда капитал салудан мәгънә юк. 

Тагын шуны әйтәсем килә. Әлеге проблема мине күптән борчый. Җәмгыятьнең яртысы әле дә романтизм чорында яши. Имеш, безнең бар булганыбыз – ул Александр Сергеевич (Пушкин). Еш кына әлеге сүзләрне түрәләрдән ишетергә туры килә. Инде күптән һәр мәктәптә “Безнең бар булганыбыз – ул Александр Сергеевич Пушкин түгел” дип язып куярга вакыт. Александр Сергеевичтан кала да нәрсәдер бар!” - диде Сергей Шнуров үз чыгышында.

Сергей Шнуровның чыгышыннан соң социаль челтәрләрдә бәхәс кузгалды. "Татарларның да күбесе "Безнең бар булганыбыз - Габдулла Тукай" дип фикер йөртә. Без шул рәвешле үзебезне чикләмибезме?" - дигән сорау да куелды.

Гомумән, мәдәният бүген нәрсә ул? Аны кемнәр тудыра? Аның бүген максаты нинди? Чикләүләр кертү - ул начармы, яхшымы? Чикләргә кирәкме, кирәкмиме? Иркенәю нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин? Бу сораулар татар җәмгыятендә бүген генә тумады. Инде былтыр ук биюче, "Алтын битлек" иясе Нурбәк Батулла "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә бу мәсьәләне күтәргән иде. Нурбәкнең бу чыгышы күпләргә таныш, чөнки ул зур резонанс тудырды. 


“Халыкның тарихта чикләнеп калуы – ул деградация”

Язучы, Тукай премиясе иясе Ркаил Зәйдулла:

Тарихта һәр заманның үз каһарманы булырга тиеш. Әгәр дә ул алай түгел икән, димәк, халык деградация юлында. Шнуров, күрәсең, рус халкының киләчәккә исән-сау атлавын тели. Пушкинга терәлеп калалар икән, рус халкы бер урында гына таптаначак. Халыкның тарихта чикләнеп калуы – ул деградация, алга атлау өчен яңа җырлар, яңа каһарманнар кирәк. Шул сәбәпле Шнуров әлеге сүзләре белән рус халкының бер урында гына тапталмавын, алга демократиягә баруын теләгән. 

- Мәдәниятне хәзер социаль челтәрләрдә утыручылар да тудыра дигән фикер белән килешәсезме? 

- Социаль челтәрләрдә утыручылар нинди мәдәният тудырырга мөмкин алар? Алар тәнкыйть язарга, үз фикерләрен белдерергә мөмкин. Анда шигырьләрен халык хөкеменә куючылар да бар, ләкин ул шигырьләрнең 99,9 проценты чын әдәби әсәр түгел һәм ул мәдәниятне берничек тә күрсәтә алмый. Андыйларның күбесе өйрәнчек. 

Мәдәният социаль челтәрләргә генә кайтып кала икән, димәк, ул үлде дигән сүз.



- Әгәр Шнуровның "Пушкин" дигәнен безнең "Тукай" белән алыштырсак?

- Сергей Шнуров дөресен әйткән инде ул. Пушкин туганнан соң 200 елдан артык вакыт узды бит. 200 ел элек яшәгән Пушкин ничек рус халкының “бар булганы” була алсын инде? 200 ел эчендә халык күпме үзгәргән, ул вакытта яшәгән рус халкы бүгенге рус халкы белән гомумән тәңгәл түгел. 

Татар халкына килгәндә, Тукай, әлбәттә, татар халкы өчен якынрак. Беренчедән, ул Пушкин кебек ерак чорда ук яшәмәгән. Тукай һаман актуаль булып калган. Татар халкының вәзгыяте үзгәрми, шуңа күрә бу Тукайның бөеклегеннән генә дә тормыйдыр. 

Тукайның бөтен тәнкыйтьләре, татар тормышына кагылган фикерләре хәзерге заманга да туры килә, шуңа күрә Тукай, әлбәттә, татар җәмгыятенә, әгәр дә инде ул милләт булса, бик якын тора. 

Әмма “ул безнең бар булганыбыз” дип әйтү, әлбәттә, бер генә кешегә дә туры килми, чөнки заманалар үзгәрә, хәзер Тукай колачлап бетермәгән яңа психология, яңа вәзгыять керә. 

Тукай – ул безнең газизебез, ләкин татар тормышын тулаем Тукай белән генә чикләп калдыру дөрес түгел.

Тукай янәшәсендә дә бит әле бик күп бөек шәхесләр яшәгән. Шул ук Ризаэтдин Фәхреддин, Гаяз Исхакыйлар. Тукайдан соң да нинди аянычлы репрессияләр булды, сугышлар үтте, үзгәрешләр керде. Тукай бакый булса да, ул бөтен киләчәкне колачлап бетерә алмый, чөнки ул бит пәйгамбәр түгел. Тукай, әлбәттә, үз урынында, түрдә, ләкин ул безнең хәзерге татар тормышы белән 100 процент тәңгәл килә дип, “Тукай – безнең барысы да” дип, мин, әлбәттә, әйтә алмыйм.

“Мәдәният социаль челтәрләрдә туа алмый”

Композитор Эльмира Галимова:

- Мәдәниятне хәзер социаль челтәрләрдә утыручылар да тудыра, диде Шнуров. Сез бу фикер белән килешәсезме? 

- Социаль челтәрләрдә утыручылар фикер белдерергә хокуклы. Минем өчен мәдәниятнең 80 проценты мирас белән тәңгәл килә. Ә мирас – ул язып калдырылган, вакыт аралыгында җәмгыять кабул иткән әсәрләр. Без кәгазьгә үз фикеребезне язып, яңа әсәрләр туган очракта гына мәдәният байый. Ә социаль челтәрләрдә белдерелгән фикерләр, эстрада, поп-музыка белән бәйле язмалар – ул калган 20 процентны тулыландыручы бер тармак кына. Бу юнәлешне алга чыгарып, аңа юл бирергә ярамый дип уйлыйм, чөнки бу очракта без миллилегебездән тайпылачакбыз. Мәдәният социаль челтәрләрдә туа алмый. 

Иҗатчы яшьләр хәзер яңалык кертү максатыннан бик күп экспериментларга бирелә, яңа юнәлешләр белән кызыксына. Шунысын әйтәсем килә: алар архивтагы чыганакларны кулланмый, язмаларын тарихи вакыйгалар белән чагыштырмый. “Без шулай уйлыйбыз”, “Безгә шулай тоела”, “Бу – яңалык”, “Без даһи, без яңалык уйлап чыгардык”, дип кенә булмый. 

Русларда “Һәрбер яңа әйбер ул – күптән онытылган иске нәрсә” дигән яхшы әйтем бар. Бу юкка гына әйтелгән сүзләр түгел. Сүз дә юк, яңалык кертергә кирәк. Без хәзер башка күзлектән карыйбыз, башка алымнар белән эшлибез, техник мөмкинлекләр күп, ләкин, аңа карамастан, безгә милләтнең асылын, милли музыканың йогынтысын онытмаска кирәк.


- Ә Тукай?

- Һәр халыкның үз милли герое була. Мин Тукайны шул милли герой дип атар идем. Моңа бәлки аның язмышы да, ятим үсүе дә, иртә үлүе дә тәэсир иткәндер. Тукай калдырган мирасны барласак, барысы да шушы милли герой исеменә килеп тоташа. Без Муса Җәлилне дә шулай ук милли герой дип әйтә алабыз. Татар әдәбияты бик бай. Минем өчен Һади Такташ, Хәсән Туфан иҗатлары да зур әһәмияткә ия. Башка язучыларның да, мәсәлән, Гомәр Бәширов, Илдар Юзеевның әсәрләре дә дөньяви һәм тирән мәгънәгә ия. Мин “Безнең бар булганыбыз – Тукай” дип әйтмәс идем. Әмма, ассызыклап әйтәм, һәр халыкта милли герой булырга тиеш. Габдулла Тукай күтәргән проблемалар, шигырьләрнең тематикасы бүгенге көндә дә актуаль, димәк, ул шундый алдынгы карашлы булган. 

Тукай – татар милләтенең барлык буыннарын берләштерүче шәхес.

“Бүгенге тормышыбыз Сталин чорындагы жырлы биюле кинофильмнарны хәтерләтә”

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин:

- Мәдәниятне хәзер социаль челтәрләрдә утыручылар да тудыра дигән фикер белән килешәсезме?

- Килешмим, әлбәттә! Социаль челтәрләрдә утыручыларның күбесе – гадәти кешеләрдер дип беләм. Анда, әлбәттә, үзенчәлекле тормыш кайный. Анда матур әйберләр дә, чүп тә күп. Аларның үз урыны. Миңа калса, бу – вакытлы бер күренештер. Бәлки, вакытлы да түгелдер... Халык хәзер виртуаль аралашуга өйрәнеп бара. Шулай да анда тулы канлы милли, рухи дөнья була алмыйдыр. Ә инде бүген кешенең күңелен попса басып китә икән, югары сәнгатьне терсәкләре белән этә төртә, шоу-бизнес чәчәк ата икән, ул, һичшиксез, югары сәнгатькә зыян салмый калмый. Алар чын сәнгать бәрабәренә дә яши. Шунысы кызганыч, бу вәзгыять югарыдагылар тарафыннан да хуплана. Аның сәбәбе бик гади, ул халыкның игътибарын читкә юнәлтер өчен, бүгенге тормыштагы ыгы-зыгылардан халыкны читләштерү өчен уйлап табылган әйбер шикелле. Кызганыч, халыкны алдау жиңел. Бүгенге тормышыбыз кайчагында Сталин чорындагы жырлы биюле кинофильмнарны хәтерләтә башлый. 

- Сезнеңчә, бүген мәдәниятнең максаты нинди? Ә сәнгатьнеке нинди? 

- Аны бер сүз белән генә әйтүе кыен. 

Мәдәният ул кешене маймыл дәрәжәсенә төшермәү өчен кирәк, минемчә. Ә инде сәнгатьнең максаты - кешенең күңелен рухи яктан баету. 


- Һәр халыкның, әлбәттә, бөек шагыйре була. Бу турыда сүз дә юк. Берничә чорны, берничә буынны колачлап алучы, киләчәккә юл күрсәтүче, киләчәк буынга маяк булып торучы – ул, әлбәттә, безнең Тукаебыз! Тукайның бөеклегенә беркем дә шикләнми. Ходай аны бөек итеп нәкъ вакытында, нәкъ менә татар халкына кирәк чакта, татар халкы шундый бөек шагыйрьгә мохтаҗ чакта бүләк иткән. Аның язган әсәрләре искерми, бүгенге көнгә дә бик туры килә. Әмма “Безнең бар булганыбыз – Тукай” дип әйтү дөрес түгел, минемчә. 

Безнең кебек бөек, зур халыкта бер Тукай гына булырга тиеш түгел.

Рус халкында да Пушкин гына түгел ул. Пушкин үзе генә булса, русларның рухи дөньясы бик аяныч хәлдә булыр иде. Пушкин тирәсендә, ул үзе исән чакта ук, йөзләгән шагыйрь булган. Бөек рус әдәбияты, рус дөньясы хәзер дә дәвам итә. Татарда да шулай ук. Ул шулай булырга тиеш тә. Тукай янында безнең дистәләгән бөек шагыйребез, язучыбыз бар. Тукайның традицияләре дәвам итә, үстерелә. Аларның кадерен белергә, аларны күтәрергә, дөньяга чыгарырга, аларның шәхесен, ижатын үз халкыбызга гына түгел, башка халыкларга да житкерергә кирәк!

“Хәзер концертлар булачагын да афишадан түгел, социаль челтәрләрдән күрәләр”

Җырчы Гөлсирин Абдуллина: 

- Мәдәниятне хәзер социаль челтәрләрдә утыручылар да тудыра, диде Шнуров. Сез бу фикер белән килешәсезме? 

- Җырчы социаль челтәрдә нәрсәдер әйтә икән, аны халык күтәрә. Кемдер үзенең җырларын, сәнгатькә, мәдәнияткә кагылышлы әйберләрен чыгара икән, халык аны шулай ук күтәрә. Хәзер бит концертлар булачагын да телевидение, интернет аша күрәләр, афишалар аша түгел.



- Шнуровның "Пушкин" дигәнен "Тукай" дип уйласак?

- Бездә чыннан да гел “Тукай-Тукай” дип сөйлиләр. Татарстанда Тукайның сүзләрен зурлыйлар. Әмма безнең бит шагыйрьләребез бик күп. Шагыйрьләр язган бик күп сүзләрне, гыйбарәләрне мәкаль итеп әйтәләр. Бездә бер Тукай гына диясем килми минем. Башка шагыйрьләргә дә Тукайдагы кебек акыллылык бирелгән. “Безнең бар булганыбыз – Тукай гына” дип әйтергә кирәкми, “Безнең бар булганыбыз – Тукай” дисәк, аның артыннан башка шагыйрьләрнең исемнәрен дә тезеп китәргә булыр иде әле.

“Без барыбыз да - мәдәният”

Композитор Эльмир Низамов:

- Без барыбыз да – мәдәният. Бүгенге көндә барлык әйбер дә мәдәнияткә әйләнергә мөмкин. Без вакыт узгач кына мәдәниятнең нәрсә икәнен әйтә алабыз. Икенче төрле әйткәндә, бүгенге көндә бар әйбер дә “яшәргә” хокуклы”.



“Бар булганыбыз – Тукай” дип әйтү – наданлык. Тукай, әлбәттә, бик зур шәхес, ләкин аны безнең бар булганыбыз дип әйтеп булмый. 

Тарихи сәнгатьне генә алсак, без музейга әйләнәчәкбез. Хәзер заманча сәнгать. Мин Шнуров белән килешәм. Сәнгатьтә дә, мәдәнияттә дә әйдәп баручылар күп. Сез аларның барысын да беләсез, беркемне дә аерып әйтәсем килми, - диде Эльмир Низамов.

 “Бездә Тукай инде калмады”

Җырчы Илшат Вәлиев:

- Сергей Шнуровның сүгенү сүзләре белән язылган җырлары бар. Бәлки аның шушы сүзләре белән “Рус кешесенең күңеле Пушкин сүзләре белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Күп әйберне сүгенмичә аңлатып булмый”, диясе килгәндер. 

- Мәдәниятебездә Тукайдан башка әйдәп баручы бармы? 

- Бүгенге көндә Тукай шикелле әйдәп баручы кешегә күз-колак салучы юк. Хәзер нәкъ менә Сергей Шнуров стилендәге җырчылар килеп чыкса, аларны “Ах!” итеп кабул итәргә мөмкиннәр. Әгәр дә берәрсе хәзер нык итеп, яхшы итеп, сүгенеп җырлый башласа, ул иртәгә үк иң популяр, төп җырчы була. Бәлки ТМТВ милли премиясен дә биреп куярлар әле. Һәм ул шуңа лаек та булачак (көлә)

Әгәр дә ашарга теләгән әйберең юк икән, теләсә нәрсә тотып ашыйсың. Күңел дә шулай ук азык эзли. Безнең Мәдәният министрлыгыннан, өстән түрәләрдән ниндидер дәүләт милли программасы булмау сәбәпле, кешенең күңеле үзе эзли һәм нәрсәгә тап була, шуны тота да ашый. Безнең халәтебез шул бит инде. Бүгенге көндә безнең чын сәнгать бар, әмма ул энтузиастлар кулында. Тырышучылар бар, әмма алар юлның читендә, чөнки аларны пропагандаламыйлар. Хәзер аның “колхоз җырлары” дигән атамасы да килеп чыкты. Сәйдәшевләр, Яхиннар безнең өчен кирәкми торган колхоз җыры, ниндидер искелек билгесе булып калды. Ул бит инде алай булырга тиеш түгел. 

Милли программа, милли театр, татар музыкаль спектакльләре булмаганга күрә, кеше башка нәрсәне күрмичә, юлда нәрсә ята, шуны ярата инде.



- Без “Безнең бар булганыбыз – Тукай” дип әйтә алмыйбыз. Бүгенге халәтне карасак, бездә Тукай инде калмады, дияргә кирәк. Татарда Тукай инде күптән үлде дияргә була. Кеше Тукайны ничек итеп кабул итә? Ул аның шул “И туган тел, и матур тел” дигән шигырен белә. Аның башка әсәрләрен, нинди шәхес булганын, нинди дәрәҗәдәге фәлсәфәче булганын беркем дә белми. Балалар түгел, ата-аналар да белми аны. Тукай безнең күңелләрдә үлде инде.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Идел буенда трахома эпидемиясе: Татарның күзе кайчан ачылган?

Трахум дигән куркыныч яңгырашлы сүзне ишеткән бар иде. Баксаң, халкыбыз бик күп михнәт чиккән икән бу чирдән. Бутлеров урамындагы Республика офтальмология хастаханәсе белән янәшә бинада Казан офтальмология мәктәбе музее ачылышында шуңа инандым. Бер гасыр элек, Беренче Бөтендөнья сугышы һәм революциягә кадәр үк Идел буе җирлегенә трахома дигән афәт үтеп керә. Казан губерниясендә бигрәк тә тамыр җәя. Казан дәүләт медицина университетының офтальмология кафедрасы доценты Әлфия Ногманова “Татар-информ”га трахоманың халкыбызга китергән зыяны турында сөйләде. Без, шулай ук, музейның үзен дә күреп кайттык.

Җәмгыять

"Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы". Сугыш чоры балалары: сигез язмыш

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла