"Кытайда чәй күп, ләкин аны эчү – сирәк күренеш". Кытайда яшәгән татар кызы стереотипларны юкка чыгара

5 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Рамил Гали, Ләйсән Вәлиеваның шәхси архивы
Чәй Кытайдан бөтен дөньяга таралган, ә кытай халкы үзе чәй эчми икән... Без никтер Россиянең ут күршесе кытайны стереотиплар белән генә күзаллыйбыз. Кытай товарлары, коточкыч күп кешеләр, балачактагы мультфильмнардан хәтергә кереп калган аждаһалар. Кытайда бер ел торып кайткан татар кызы Ләйсән Вәлиева “Татар-информ” хәбәрчесенә "Күк асты иле" турында сөйләде.

“Аларның хәтта фикерләүләре дә башка”

– Ләйсән, мине, иң беренче чиратта, синең Инстаграм сәхифәңдәге постларың кызыктырды. Син берсеннән-берсе матур фотолар урнаштырып, үзеңнең гаҗәпләнгәнеңне дә, кытайлардан теге яки бу осталыкка өйрәнгәнеңне дә яза бардың. Безне дә Кытай тормышы белән таныштырсаң иде. Кытай – нинди ул? Ничек барып эләктең анда?

– Минем Кытайга бару тарихы 2017 елдан башлангандыр дип уйлыйм, чөнки беренче баруым нәкъ шул елга туры килде. Анда мин волонтерлар программасы буенча ай ярымга стажировкага бардым. Ул инглиз телен укыту белән бәйле иде. Кытайда ай ярым инглиз теле укытып кайткач, белем алуымны КФУның филология бүлегендә дәвам иттем.

Бу дүртенче курс иде. Һәр чыгарылыш студенты кебек үк, башыма “киләчәктә нәрсә эшлим икән” дигән уйлар керде. Интернеттан төрле программалар карый башладым һәм бер грант программасына юлыктым. Ул – Кытайда уку иде. Портфолио тутырып җибәрдем һәм нәтиҗәсен көттем. Мине кабул иттеләр, укырга чакырдылар. Андагы уку Кытай телен өйрәнү белән бәйле иде. Алга таба теләк булса, шунда ук магистратурага да керергә мөмкин. Әмма магистратурага укырга керү өчен Кытай телен белү буенча халыкара HSK (Hanyu Shuiping Kaoshi) имтиханыннан сынау тапшырырга кирәк.

Шулай итеп, бер ел дәвамында мин кытай телен, кытай мәдәниятен, аларның традицияләрен өйрәндем. Шул өйрәнүләрдән чыгып, Кытайның географик урнашуы, мәдәни үзенчәлекләре генә түгел, хәтта халкының фикерләве дә башка икәнен аңладым.

– Кытай телен син кайчаннан бирле өйрәнә башладың? Барыр алдыннан Кытай телен өйрәнгән идеңме?

– Ни гаҗәп, Кытайга барыр алдыннан мин кытай телен өйрәнмәгән идем. Дөрес, Кытай һәм шушы илдәге тел үзенчәлекләре турында видео-дәресләр карап, мәкаләләр укып бардым. Ләкин, илдә яши башлагач, шушы үзенчәлекләр белән күзгә-күз очрашкач, зур шок кичердем. Чөнки, Кытай теле, аның мәдәнияте, чыннан да, үзенчәлекле һәм Россия кешесе өчен бик ят булып тоела.

Уку вакытында безнең төркем халыкара төркем булды. Барыбыз да шушы грантны откан кешеләр иде. Россия, Украина, Монголия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Колумбия, Камбоджа, Лаос кебек илләрдән килгән студентлар шушы программа буенча укыды. Анда без барыбыз да инглиз теленә таянып, кытай телен өйрәндек.

“Андагы дымлылыкка хәтта чәчләр көдрәләнеп бетте” – Кытайда шаккаттырган беренче күренешләр

– Кытайга барып эләккәч, иң беренче хис-кичерешләрең нинди булды?

– Иң беренче хис-кичереш – самолеттан чыккач булгандыр дип уйлыйм. Чөнки бар якта да Кытай кешеләре йөри һәм һава бик җылы, дымлы иде, андагы дымлылыкка хәтта чәчләр көдрәләнеп бетте. Мәскәүдән очканда 20 градус җылы булгандыр, ә Кытайда 36 градус эссе иде. Андый эсселектә хәтта суларга да кыен. Дым үпкәләрне, һәрбер күзәнәгемне биләп алган кебек тоела иде ул вакытта...

Андагы бик күп хис-кичерешләрем Кытай мәдәнияте үзенчәлекләре белән "бәрелү" дәверендә барлыкка килә иде.

– Ә хәзер тулаем Кытай тормышы турында сөйләмеңне тыңлыйсым килә. Кытай халкы – нинди халык ул? Безнең тормыш һәм андагы тормышның нинди үзенчәлекләре бар?

– Бу илдә Россия кешесе өчен үзенчәлекләр бик күп.

Андагы иң беренче үзенчәлек белән очрашу ашаганда барлыкка килгәндер. Чөнки, белгәнебезчә, аларда ашау – таяклар белән. Ул гына да түгел, шул таяклар белән ашаган ризыклар авызны яндыргыч – бик борычлы.

Тагын бер зур үзенчәлек ризык төрлелеге белән бәйле. Әйтик, бездә ипи, сөт, сыр, казылык кебек ризыклар көндәлек кулланыла. Шушы, безгә гадәти булып күренгән ашамлыклар анда бөтенләй юк. Анда сөте дә, боткасы да, икмәге дә, эремчеге дә юк.

Шулай ук бик кызыклы үзенчәлек санау системасы белән бәйле. Алар бер кул белән унга кадәр саный ала. Әйтик, унга кадәр санау өчен без ике кулдагы бармакларны эшкә җигәбез. Ә кытай кешесе аны бер кул белән генә күрсәтеп бирә ала. Шушы үзенчәлек белән мин кибеткә беренче тапкыр кергәч очраштым. Сатучы баш бармагы һәм чәнти бармагын күрсәткәч, аптырап калдым. Ике бармак булса да, бу ике бармакның "икеле" санын аңлатмаганын аңладым. Шушы баш бармак һәм чәнти бармакны күрсәтү "алтылы" санын аңлатканын булып чыкты.

Шулай ук кытай кешесенең фикерләве башка, дип әйтеп үткән идем. Бу аларның юморларында да чагыла. Әйтик, аларның мәзәкләре, комедия жанрындагы фильмнары безнең өчен кызык түгел. Ә инде без кызык дип тапкан хәлләрне кытай халкы көлкеле хәл дип санамый.

Кытай кешеләренә килгәндә, алар бик кычкырып сөйләшә. Без, гадәттә, тонны күтәрмибез, тыныч сөйләшәбез. Ә аларның сөйләме тон күтәреп, яңгыратып сөйләшүгә корылган. Кайвакыт, болар талашмый микән, дип уйлый идем. Аннары инде өйрәндек, ләкин башта бу бик сәер күренеш иде.

Тагын нинди үзенчәлекләре бар микән? Инде бер ел яшәп, хәзер аларның үзенчәлекләре гадәти кебек тоела башлады...

Дөге – икмәк урынына, дуңгыз ите һәм кайнатылган су: кытайларның төп ризыклары турында һәм “чәй иле” стереотипы

– Әйдә, эзлекле рәвештә барысы турында да сөйләп үтик. Менә, мәсәлән, кытайларның төп ризыклары нинди? Эчемлеккә килгәндә, алар чәйне бик сирәк эчә дип Инстаграмда язганыңны укыган идем.

– Кытай халкы өчен төп ризык – дөге. Аларда дөге – бездәге икмәк кебек. Кытайлар дөгене көн дә ашый, иртәдән башлап, кичке ашка кадәр ашау вакытында дөге бар. Һәм, әлбәттә, ул дөгене буш ашамыйлар. Дөгегә кушып ашар өчен күп төрле ризыклар әзерлиләр: ит белән яшелчәләр, тофу, балык һ.б.

Һәм, ни кызык, кичә тотылган балык – иске ризык булып санала. Аларга һәрвакыт яңа гына әзерләнгән ризык булу зарур, кайбер рестораннарда хәтта кешенең күз алдында тавыкны суеп, шунда ук пешереп тә бирәләр.

Бик күп төрле ризык бар, ләкин аны, әлбәттә, дөге белән кушып ашарга кирәк. Дөге ашамасаң, “ашамадың” буласың. Кабатлап әйтим, ризыклары бик борычлы. Аның ни кадәр борычлы булганын әйтеп аңлатып булмый. Ялгыш кына капсаң, авызың “яна”, чәйнәп тә булмый хәтта. Кафе яки башка ашау урыннарына килгәндә без борычлы ясамауларын сорый идек. Әйтергә онытсаң – беттең! Ач каласың.

Дөгедән кала, озынча токмач (лапша) ашыйлар. Шушы ике ризык – төп ризык. Калган ризыкларын махсус урыннарда ашап була.

Шул махсус урыннарга "кайнар казан" дигән ашау урынын кертеп була. Шушы ашау урынында синең өстәлеңә кайнап торган казан һәм чи ризыклар алып киләләр. Шушы чи ризыкларны, ит, балык, яшелчәләр булсынмы, үзең казанга салып, пешереп ашыйсың.

Эчемлеккә килгәндә, Россиядә һәм бик күп илләрдә “Кытай – чәй иле һәм анда чәй эчәләр” дигән миф киң таралган. Ләкин бу алай түгел. Кытайда чәй бик күп, дөрес. Ләкин аны эчү – сирәк күренеш. Кытай кешесе өчен чәй эчү – зур мәҗлес. Мәҗлескә чәй ясый белә торган кеше килә һәм бергәләшеп утырып, озак итеп чәй эчәләр.

Кытайда төп эчемлек – кайнатылган су. Кытай кешесе өчен кайнаган су һәр чирдән дәва булып тора. Синең башың, эчең авыртса, “ә син кайнатылган су эчтеңме” дип сорау бирәләр. Алар көн дәвамында бик күп су эчә һәм үзләре белән суны термоста да йөртә. Термос йөртү гадәте миңа шуннан күчте дә инде.

Аждаһалар күтәреп йөрү стереотипы яисә төп бәйрәмнәр ничек уздырыла?

– Яшәү дәверендә йолалар, гадәтләр белән дә очрашырга туры килгәндер. Нәрсәләр турында белдең?

– Традицияләргә килгәндә, Кытай кешеләре аларны өлешчә саклап калган. Мәсәлән, аждаһа, ниндидер тавышлар чыгару кебек традицияләре әле дә сакланып калган. Алар һәрбер зур бәйрәмнәрдә күзәтелә. Шул зур бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел. Ул бер ай дәвамында бәйрәм ителә. Бигрәк тә, Яңа елның беренче ике атнасы бик сизелә – бар дөнья (кибетләр, җәмәгать йөри торган җирләр) туктап кала, эшләми.

Безнең стереотип – Яңа ел җитүгә Кытай халкы, имеш, аждаһалар күтәреп, салют аттырып йөри, урам тулы кеше һ.б. Ләкин моны кечкенә авылларда ешрак күрергә мөмкиндер. Гадәттә, шәһәрләрдә дөнья туктап калган сыман була. Кибетләр, кафелар һ.б. урыннар эшләми, чөнки бөтен кеше Яңа елны гаиләсе белән үткәрә. Шушы беренче ике Яңа ел атнасын кытай халкы туганнары белән үткәрә. Яңа ел – гаилә бәйрәме.

Шулай ук, кытайларда акча бирү кебек традиция яшәп килә. Әйтик, сиңа кунак килә һәм "Сиңа байлык телим!" - ди. Шушы өйнең хуҗасы кунакка акча бирә. Акча биргәч, хуҗага да киләсе елда байлык килергә тиеш дигән ышану бар.

Бәйрәмнәр бик күп. Үткәрелсә, зурлап уздырылалар. Мин кайтыр алдыннан да ике атналык бәйрәм булды. “Аждаһаларның көймә фестивале” дип аталды ул. Тагын зур бәйрәмнәрнең берсе – “Кытай халык республикасы барлыкка килгән көн”. Кытайга килгән генә вакыт иде, укытучы әйтеп өлгерде: “Кирәк-яракларыгызны алып калыгыз, бәйрәм көннәрендә бер кибет тә эшләмәячәк”, - диде. Бу минем өчен бик сәер булып тоелган иде. Бер атнага дөнья туктап калган иде. Күпчелек бәйрәмнәр, кытай кешесе өчен, гаилә белән үткәрелергә тиеш, гаилә ул – синең ныклы терәгең, таянычың.

– Миңа калса, туй мәҗлесе һәр халыкта да аерым игътибарга лаек. Кытайда йөреп, урамда өйләнешкән парларны да күргәнең булгандыр?

– Әйе, күргәнем булды. Анда безнең сыман ак күлмәк киеп туй итүчеләр дә, һәм, гадәти булмаган, кызыл төстәге туй күлмәге киеп кияүгә чыгучылар да бар. Кызыл туй күлмәге бик үзенчәлекле сыман тоела, ә ул күлмәктәге милли бизәкләрнең матурлыгы, чыннан да, сокландыра. Кызыл төс кытайларда бик популяр, чөнки ул – байлык төсе.

Туй җыр һәм бию мәҗлесенә юнәлтелмәгән, ә бары тик якыннар, туганнар белән утырып ашауны күз алдында тота. Ә иң баштан, бездәге кебек, егет кызны өеннән барып ала. Кырыйдан карашка бик матур булып күренә ул.

Кытайда дин

– Дингә дә кагылып үтәсе килә. Кытайлар динне тотамы, Аллага ышанамы?

– Дин темасын алар бик сөйләмәскә кушалар иде. Без килү белән кытайлар “дин темасына кагылмагыз, кузгатмагыз аны”, дип әйтте. Чөнки аларның күбесе динсезлек ягында. Дөрес, аларда будда храмнары, гыйбадәтханәләре бар, алар күп. Ләкин храмнар дингә бирелүдән бигрәк, ниндидер туристик урынны хәтерләтте.

Әйе, дини кешеләр бар, күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр. Ә минем яшьтәгеләр, балалар дин белән бөтенләй бәйле түгел. Дин турында белеп тә бетермиләр “мин динсез”, дип әйтәләр.

Чит илдән килгән һәр кеше – “Америка кешесе?”

– Кытай халкының башка халыкларга мөнәсәбәтләре нинди? Шуның турында да сөйләп китсәң иде.

– Кытай халкы бик тырыш, алга киткән ил булса да, халыкның төп массасы мәдәни яктан бераз артта калган сыман тоелды миңа. Бик кызганыч, ләкин башка илләр, халыклар турында алар белми диярлек. Бу бары тик минем фикер. Әмма нинди генә чит ил кешесе булмасын, алар өчен ул “Америка кешесе”.

Кытай кешесенә охшамаган барлык халыклар – Америкадан килгән, алар фикере буенча. Әгәр дә мин – Россия кешесе, дип әйтәм икән, алар “ммм” дип кенә әйтеп куялар. Россия, ярый, зур ил. Ә кечкенәрәк илләрне алар гомумән белеп бетерми. Әйтик, Польша дисәк, белмәячәкләр.

“Түбәләрендә тавыклар җырлай, диләр...”

– Кытайда “бинаның түбәсендә тавыклар да йөри икән”, дигән язмаңны күргәч, гаҗәпләндем. Кытайда бина өстендә тагын нәрсәдер төзү киң таралган “мода”мы?

– Бу , чыннан да, кызыклы күренеш, чөнки беренче катларда йөргәндә түбәләрдә ниләр барын күрмисең дә. Бервакыт мин биегрәк катларга мендем һәм калган кечерәк биналар ничек урнашканын күрдем. Дөрес, моңа кадәр сәүдә үзәгенең түбәсендә парклар күргән идек. Ә инде бина өстендә тавыклар, песиләр йөргәч, гел аптырадык. Чөнки шушы түбәләрдә яшелчә утырту өчен хәтта түтәлләр бар иде. Ул – авыл ишегалдын хәтерләткән бер җир иде. Дөрес, бу күренеш безнең халык өчен бик сәер, шәһәр булса – шәһәр генә, яисә авыл булса – авыл гына була инде ул бездә. Ә алар өчен бу нормаль.

Кая карама, кытайлар биналар төзи, хәтта берничә генә катлы йортларны җимереп, яңадан күбрәк катлы биналар яисә шуның өстенә өстәп төзиләр. Бар бинаны да биек димәс идем, әмма, күбесенчә, ул шулай. Күп катлы бина күп кешене сыйдыра (ә кытайлар болай да күп), шуның өчен торыр урын да кирәк.

Яшьләр “безгә ирек җитми” дип әйтә яки Кытайда ни өчен халык шулхәтле күп?

– Кытайлар, чыннан да, шуның хәтле күпмени соң дип, Кытайда булып кайткан кеше буларак, синнән сорыйсым килә.

– Әйе, алар чыннан да бик күп. Урамнарда да, гаиләдә дә... Дөрес, Кытайда бары тик бер бала гына, ә хәзер инде ике бала гына табарга ярый дигән закон бар. Шуңа да карамастан, бу закон эшли башлаганчы алар күп бала табып калганнар.

Аларның күплеге уку йортларында да сизелә. Россиядә укырга керү бик җиңел икәнен аңладым, чөнки Кытайда укырга кергәндә үк конкурентлык зур. Бер урынга мең кеше дә булырга мөмкин. Шуңа күрә аларда яшьләр бары тик уку белән генә шөгыльләнә, көннәре иртәдән алып кичкә кадәр укуга багышлана. Яшьләр хәтта “безгә ирек җитми” дип әйтә. Алар көне-төне укырга мәҗбүр, чөнки, укымасаң, синең урыныңа башка кеше килергә мөмкин.

Ә кеше күплеген чагыштырмача аңлатыр өчен халык санын әйтеп үтәсем килә. Мин кышкы каникулларда яшәгән Чунцин шәһәрендә, мәсәлән, яшәүчеләр саны 30 миллион кеше дип исәпләнә. Ул мегаполис масштабындагы шәһәр. Ә минем университет урнашкан Тонгрен (Тунжэнь) шәһәре кечкенә дип санала һәм анда дүрт миллион кеше яши. Шушы саннарга карасаң, кешенең күплеге сизелә.

“Нигә барысы да әдәби телдә сөйләшми икән дип, ачу килгән чаклар да булды”

– Кытайлар туган телләренә ничек карый? Бездә телне мәҗбүри өйрәнергәме-юкмы дигән сораулар йөри. Ә аларда?

– Аларда кытай телен һәр кеше белә. Дөрес, аның диалектлары бар. Төп диалектлары – кантон һәм мандарин. Мандарин диалекты әдәби тел булып санала, шуңа күрә аны һәр кеше дә белергә тиеш. Кантон диалекты күбрәк Гонконг, Гуанчжон якларында кулланыла. Болардан тыш, тагын бик күп кечкенә диалектлар бар. Әйтик, без университетта путунхуаны өйрәнә идек (ул әдәби тел), ә урамнарга чыккач, шушы җирлектә яшәгән кешеләрнең диалектлары сизелә. Ул бик кыен иде. Чөнки без әдәби телне дә бик белеп бетерми идек, ә урамда кешеләр диалектта сөйләшә иделәр. “Нигә барысы да әдәби телдә сөйләшми икән” дип, ачу килгән чаклар да булды шунда.

Хәзерге вакытта Кытайга чит ил кешеләрен чакыртып инглиз телен укыталар, чөнки аларга инглиз теле кыен бирелә. Бу – орфографик һәм фонетик системасына бәйле. Әйтик, Кытайда язу иероглифларга нигезләнгән һәм алфавит юк. Инглиз теленнән бик ерак.

“Татар телен белгәч, кайбер авазларны әйтүе җиңелрәк булды”

– Кытай телендә нинди фонетик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләр бар? Әйтик, татар теле белән чагыштырганда, әйтелештә ниндидер уртак авазлар бармы?

– Әйе, татар теленә охшаш “ң” авазы бар. Ул аваз инглиз телендә дә бар. Русларга, украиннарга аны әйтү кыен булды. Әмма миңа, татар телен белгәч, ничектер җиңелрәк бирелде. Фонетик үзенчәлеккә килгәндә, тоннар бар. Кытай кешесе тоннарга бик сизгер.

Язуга килгәндә, һәр сүз аерым иероглиф, һәр иероглифны һәм аның әйтелешен ятларга кирәк. Безнең язу системасы бигрәк тә җиңел икән дип уйлап куйдым шунда. Кытайда бер сүзне белмисең икән, шул иероглифны ятлаганчы, белмисең дә белмисең... Аны эзләп табып, аңлатмасын укып, өйрәнәсең. Иероглифның хәтта бер тамгасын икенче якка борып куйсаң, инде башка сүзгә, башка мәгънәгә әйләнә. Кечкенә генә тамга да зу роль уйный бу телдә.

– Аңлавымча, кытай теле – изолят тел, ягъни аның сүзләренә кушымчалар ялганмый. Шулай булгач, җөмлә ничек төзелә соң? Ничек аңлашып була? Җөмләләрне бер-берсеннән ничек аерырга?

– Дөрес, миңа да бу сорау укый башлаганда башыма килгән иде. Ничек сөйләшермен, ничек аңларлар мине дип баш ваттым. Ләкин ул тәҗрибә белән килә, чөнки аларда төгәл сүз тәртибе. Әгәр сүзнең тәртибен үзгәртәсең икән, мәгънә дә үзгәрә. Аны саклап сөйләшкәндә генә сине аңлыйлар. Моны теориядә генә белү бер хәл, ләкин сөйләшү процессында, практика белән ул истә кала.

“Дәрескә бер генә минутка соңга калсаң да, сиңа ят итеп карыйлар”

– Кытайда яшәп, музыка уен коралында да уйнарга өйрәнгәнеңне ишеттем. Нинди уен коралы иде ул?

– Ул музыка уен коралы гучжэн дип атала. Анда егерме бер кыл бар, һәм “фа”, “си” ноталары юк, әмма аларны башка юллар белән табып була. Шулай итеп мин Кытай егетенә “В лесу родилась елочка”ны, ә ул миңа үзләренең бер көен уйнарга өйрәтте. Кытай кешеләре үзләренең традицион уен кораллары, җырлары, биюләре белән таныштырырга, Кытай турында сөйләргә ярата.

Без хәтта кытайларның балачакта уйнаган уеннарын урамга чыгып уйный идек. Кытай кешесенә үз мәдәнияте белән чил ил кешесен таныштыру ниндидер сөенеч кебек тоела иде. “Цу-е-фа” яки "Таш-кайчы-кое" уены аларда да бар, әмма алар икенчерәк уйный: җиңүче кеше бер адым алга ясап барып бер ноктага барып җитәргә тиеш. “Песиле-тычканлы” уены да бар, әмма аерыла. Аны уйнап күрсәтсәң генә аңлашыладыр инде...

– Уку-укыту процессында тагын нинди яңалыклар белдең?

– Уку ягыннан дисциплина бик көчле. Дәрескә бер генә минутка соңга калсаң да сиңа икенче төрле, ят итеп карыйлар. Ягъни, соңга калырга ярамый.

Шулай ук, Россиядән аермалы буларак, беренче курста булганда барлык Кытай студентлары хәрби әзерлек үтә. Факультет һәм юнәлешкә карамый, әзерлекне кызлар да, егетләр дә үтә. Бу чит илдән килгән студентларга гына кагылмый.

Тагын бер яңалык, Кытайда уку бик кыйммәт, шуңа күрә кытай кешеләре еш кына Россиягә укырга киләләр.

Иң дәрәҗәле һөнәр – укытучы һәм табиб

– Синең карашыңча, Кытайда кайсы профессия дәрәҗәле санала?

– Ике иң дәрәҗәле профессия бар: укытучы һәм табиб. Мин моны дөрес дип саныйм, чөнки укытучы безне аякка бастыра, фикерләргә, дөньяда яшәргә өйрәтә. Ә табиблар безне саклап кала, дәвалый. Россиядә дә шулай булса иде дигән фикерләр йөри миндә. Чөнки бездә укытучының хезмәт хакы да азрак, хөрмәт тә соңгы арада кими сыман, кәгазь эшләре арта, функциясе үзгәрә диимме соң...

“Кытайлар белән татарларның мәдәни яклары да ничектер охшаш”

– Татарстаннан барган кеше буларак, син туган ягың, шәһәрең турында да мәгълүмат җиткергәнсеңдер дип уйлыйм. Алар нинди тәэсирләр кичерде?

– Әйе, мин Кытайда Татарстан турында еш сөйләдем. Татарстан дип әйткәч, кайберәүләр Казахстанмы дип кабатлап сорыйлар иде. Мин Татарстанның Республика булуын һәм Россиянең бер субъекты булуын аңлата идем аларга.

Кытайлар белән мәдәни яклар да ничектер якын икәнен сизеп алдым. Ул музыкада да чагылыш тапкан. Мин кытайларга татар көйләрен тыңлатканда, алар охшашлыкларны сизеп ала иде. Шулай ук, ул орнаментларда, бизәкләрдә сизелә: әйтик, лалә һ.б. татар элементларына охшаш әйберләр аларда да бар. Кытайларда да милли бизәкле алкалар бар, алар ничектер татар бизәген хәтерләтте миңа.

Казанның “Зилант”ын кытайларга күрсәткәч, “соң, бу Кытайныкы түгелмени” дип, аптырап куйдылар. Безнең “Зилант” аларның аҗдаһаларына бик охшаш. Шуңа да алар Татарстанны якын итте. Кайберләре хәтта: “Әйе, барачакбыз, Казанны күрергә кирәк”, - дип әйтеп калдылар.

“Телне өйрәнүче һәр кешегә төп киңәш – практика”

– Кытайда булып, нинди нәтиҗәләргә ирешә алдың? Телне өйрәнеп булдымы?

– Кытай телен беренче дүрт айда өйрәнгәндә бик кыенга туры килде. Университетта бер сүз өйрәнәсең, урамга чыккач, сине беркем аңламый иде. Сөйләшә алмамын дигән фикерләр дә бар иде. Ләкин өйрәнә торгач, аудио һәм видео дәресләр алып, укытучылар белән күбрәк сөйләшеп, күнегүләр эшләп, аралаша алырлык дәрәҗәгә җиттем һәм кытай теле буенча халыкара имтиханны уңышлы итеп тапшырдым.

Сөйләшә башлагач бик рәхәт, иркен. Чөнки сиңа караш та үзгә. Кытай кешеләре үзләренең культураларын, телен белүчеләрне ярата, хөрмәт итә.

– Кытай теле инглиз теле кебек үк, популяр булыр дип уйлыйсыңмы?

– Мин аны популяр булыр дип уйлыйм, чөнки Кытай кешеләре бихисап. Аны белү кирәк. Безнең илдә дә кытайлар күп, алар, гомумән, дөнья буйлап таралган. Аралашу өчен, профессия сайлау өчен дә кытай теленең кирәге чыгачак дип саныйм.

– Укучыларыбызга телне өйрәнү буенча нинди киңәшләр бирер идең?

– Кытай теле – мин өйрәнгән дүртенче тел. Аннан кала татар, рус һәм инглиз телләрендә сөйләшәм. Телгә килгәндә, иң мөһиме – тәҗрибә туплау. Күп нәрсә практика белән килә. Грамматиканы өйрәнеп, белеп була. Ләкин аны тәҗрибәдә кулланмыйча, бернинди уңышка ирешеп булмый. Шуның өчен, тел өйрәнгән һәр кешегә төп киңәш – практика.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Мөселман егетеннән табышлы хәләл бизнес үрнәге: Интернет-уен

Мөселман бизнесы дигәндә без кафелар, киемнәр кебек өлкәләрне генә күз алдына китерәбез. Ә менә Марат - Али Җиһаншин Интернет ресурс төзегән. Үзенчәлекле бизнесны булдырган татар егете белән РФ мөселман эшмәкәрләре берлеге оештырган эшлекле очрашуда таныштык. Ул "Татар-информ"га үз эше турында сөйләп кенә калмыйча, булачак бизнесменнарга киңәшләрен дә бирде.

Җәмгыять

Илдар Гыйльметдинов: "Бөтенроссия татар яшьләре оешмасы кирәк"

Россия Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты башлыгы, татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов “Татар-информ”га интервьюсындататар яшьләре көннәре, яшьләр оешмасында булучыларга яшь чикләве кирәкме, мәктәпләрдә туган телне ничек укытырга кирәк дигән сорауларга фикерләре белән уртаклашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла