Красноярск татары Вагыйз Фәйзуллин: Әгәр Татарстан телне саклап калуны теләсә, ул читтә яшәүче татарларны да кайгыртырга тиеш

7 Января 2018

Укылган: 840 тапкыр

Автор: Шамил САДЫЙКОВ
Красноярски татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Вагыйз Фәйзуллин "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында Красноярскида яшәүче татарларның көнкүреше, укыту системасы, дини һәм рухи тормышы турында сөйләде.

- Красноярскида күпме татар бар һәм мәдәни-иҗтимагый тормыш ни рәвешле тормышка ашырыла?

- Красноярск краеның шәһәр-авылларында соңгы җанисәп буенча 36 мең татар яши. Татарлар, руслар һәм украиннардан кала, өченче урынны алып тора. Процентлап исәпләгәндә, гомуми халыкның якынча 1,7% ын тәшкил итәләр. Бездә татарлар саны 27% ка җиткән муниципаль районнар бар, кайберләрендә 6-7%. Һәрбер территориядә татарлар бар, якынча 1 дән 3% ка кадәр. 

Иҗтимагый тормышка килгәндә исә, төбәк тормышында татарлар әһәмиятле урын алып тора. Бүгенге көндә безнең дүрт җирле автономия, татар милли-мәдәни үзәкләре бар, болар – Красноярск, Норильск, Лесосибирск һәм Шарипово шәһәрләре. 

Моннан тыш, региональ автономия бар, моңа өстәп тугыз үзешчән сәнгать коллективы да эшләп килә. Красноярск һәм Шарипово районы коллективларына губернатор указы белән халык коллективы исеме бирелде. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: без беренче булып милли бәйрәм – Сабантуйны киң җәмәгатьчелеккә чыгардык. Красноярск шәһәрендә - төбәкнең үзәгендә 27 Сабантуй узды. Себер федераль округында узган Сабантуйлар саны буенча без лидер. Узган ел 23 торак пунктта - 23 Сабан туе уздырдык. Бер генә шәһәр дә бәйрәмсез калмады, хәтта башка вакытта Сабантуй уздырмаган шәһәрләр дә быел уздырдылар.


Йөзьеллык 4 мәчетне торгыздык, соңгы мәчет реконструкциядән соң, былтыр гыйнвар аенда кулланылышка тапшырылды. Ул өлешчә бюджет акчасына, өлешчә автономия акчасына эшләнде. Ә калган мәчетләр бары тик спонсорлар хисабына гына төзекләндерелде. 7 мәчет төзелде, мәчетләрнең һәм намаз йортларының гомуми саны – 23.

Бу күрсәткечләрдән шуны әйтергә була: димәк, безне күрәләр, безне ишетәләр һәм аңлыйлар.

Тагын шуны да әйтеп үтәсем килә: региональ автономия бик күп чараларның инициаторы булып тора. Бу чаралар татарларга да, башка халыкларга да кагыла. Мәсәлән, һәрбер татар җирлекләренә граниттан истәлек плитәләре ясалды. Анда кайсы авыл ничәнче елда төзелгәне язылган. Барлыгы 43 плитә ясадык.

Безнең хакта күңел ачып кына йөриләр дип уйламасыннар, без башка халыклар, башка дин кешеләре өчен дә тырышабыз. Красноярск төбәге территориясендә алтынчы обелиск ачылачак. Ул да төбәк автономиясе ярдәме белән эшләнде. Моның өчен без грант оттык, ә калган өлеше спонсорлар ярдәме белән эшләнде.



- Ә татарларның монда килү тарихы нинди?

- Монда татарлар килүне берничә өлешкә бүлеп карарга кирәк. Беренчесе - транссебер магистрале төзелеше башлану вакыты. Ул чакта патша һәрбер губерниядән атлар, кешеләр күләмен төгәл билгеләгән була. Уфа һәм Казан губернияләре дә читтә калмый, эшче көчләр бүлеп бирә. Икенче дулкын – Столыпин реформасы. Ул елларда Красноярск төбәге территориясендә бер генә милләттән торган 45 торак пункт барлыкка килә.

- Татар авылларымы?

- Әйе, чиста татар авыллары.

- Бу авыл халкы Татарстаннан күчеп киләме?

- Әйе, Татарстаннан. Бары тик бер авыл кешеләре генә Уфа губерниясеннән күченеп килә, ә калганнары Казан губерниясеннән. Өченче дулкын – Себердәге зур комсомол төзелешләре, ул вакытта да бик күп киләләр.

"Татарларның таралып урнашуы - төп проблема"

- Ә сезнең төп проблемалар нинди? Тел, аралашу проблемалары бармы?

- Беренче проблема (аны үзгәртеп булмый инде) - татарларның таралып урнашуы. Бер районга  3-4 кеше туры килә. Бу татар авылларында шулай. Икенчесе – ул авылларның бер-берсеннән ерак урнашуы. Аралары 120-500 километр тәшкил итә. Бу шулай ук аралашуга комачау итә. Өченче проблема – чын татар телле кешеләрнең булмавы. Без алты мәктәптә татар телен укытырга тырышабыз.

- Укыту нинди форматта бара? Авыл мәктәпләрендәме?

- Әйе, авыл мәктәпләрендә. Бер мәктәптә 2-11 сыйныфларда татар теле укытыла, ә калган мәктәпләрдә факультатив рәвешендә керә. Авыл мәктәпләренә укытучыларны җәлеп итү авыр, мәктәптә 18-20 укучы булгач, аның сәгатьләре дә аз була бит.

"Бездә татар телен укытуга каршы булучылар юк"

- Сез Татарстандагы тел проблемасы турында беләсездер. Татар телен укыту мәҗбүри булырга тиешме, иреклеме дигән мәсьәлә күтәрелде. Сезнең моңа карашыгыз нинди? Үзегездә татар теле укытылган мәктәпләр мисалында чагыштырып әйтә аласызмы?

- Бездә татар телен укытуга каршы булучылар юк. Мәсәлән, ике мәктәп урнашкан авылдагы 50% балалар татар түгел. Алар якын тирә авыллардан килеп укыйлар, татар телен теләп өйрәнәләр. Концертларда, сабантуйларда чыгышлар ясыйлар. Без ул балаларга бик рәхмәтле.

- Аларда татар теле факультатив буларак укытыламы?

- Әйе.

- Ә бер авылда татар теле мәҗбүри укытыла, әйеме?

- Анда татар теле дәресләре расписаниедә бар.

- Рус телен башка милләт вәкилләре татар телен укыймы?

- Әлбәттә. Алар да сабантуйларда катнаша.

- Башка милләтләрнең тел белү дәрәҗәсе нинди?

- Уртачадан түбән.

- Димәк, сыйфаты теләгәнчә түгел?

- Әйе.

"Дәреслекләр белән проблема юк - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәм итә"

- Ә дәреслекләр, методика белән проблемалар бармы?

- Дәреслекләр белән проблема юк. Моның өчен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм Себер татарлары конгрессының башкарма комитетына зур рәхмәт, алар кулларыннан килгәнчә безне китаплар, дәреслекләр белән тәэмин итәргә тырыша.

Ә методикага килгәндә, минемчә, ул искергән. Хәзерге яшьләр - прагматик, хәтта балалар да прагматик. Әгәр дә алар бу телне өйрәнүнең файдасын күрмәсә, телне өйрәнүгә омтылмый да. Мин шулай уйлыйм. Балалар өчен телне өйрәтү уен формасында эшләнелергә тиештер. Безнең танылган кешеләрне күрсәтеп, аларның туган телләрен белү аркасында танылуларын аңлатырга кирәк. Бу бик зур әһәмияткә ия.

Үз мисалымда әйтә алам: туган телемне белү кайбер авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Боларны берләштерергә, аңлатырга кирәк. Бүген син мәктәптә, бәлки, иртәгә институтның көнчыгышны өйрәнү факультетына укырга керерсең. Анда татар телен белү ярдәм итәчәк. 

- Ә сез үзегез мәктәпләрдә методиканы үзгәртү юнәлешендә эшләмисезме?

- Без, беренче чиратта, Красноярск төбәгендәге зур дәрәҗәләргә ирешкән татарларны - генераллар, фән докторларын пропагандаларга тырышабыз. 2018 елда “100 лет на берегах Енисея” дигән китап чыгарырга планлаштырабыз. Ул төбәкнең икътисади, мәдәни, фәнни үсешендә татарларның өлеше турында. Бу тагын бер тапкыр яшьләргә үз милләтләренә яңа күзлектән карарга ярдәм итәчәк. Китап биш бүлектән торачак һәм аны башкарып чыгарырбыз дип өметләнәм.

- Үзегез ничек уйлыйсыз: алга таба тел белән нәрсә булачак, саклап кала алачаксызмы? Реаль тенденция нинди?

- Минемчә, татар теле югалмаячак. Ул дөньяның иң күп кулланыла торган 15 теле арасында, шуңа күрә телнең бетәчәгенә ышанмыйм. Шуңа да карамастан, бу юнәлештә эшләү өчен финанслар бүлеп бирергә, популяр китаплар, методик күрсәтмәләр эшләп чыгарырга, интернетта актив эш алып барырга кирәк. 

"Татар кешесе аерылып торсын, аны белсеннәр, танысыннар"

- Дөресен әйткәндә, мин аңламыйм: интернетта чуп-чуар “әби” күлмәкләре киеп фотога төшәләр дә, “Менә без татарлар” диләр. Татарстанда яшьләр өчен стильле киемнәр тегүче дизайнерлар юкмы? Мин моңа ышанмыйм! Мисал өчен Алтай – кечкенә генә республика, анда футболкалар, күлмәкләр алтай мотивлары буенча эшләнгән, без шуны башкарып чыга алмыйбызмы?

-  Димәк, интернетта стилизация кирәк дисез?

- Интернетта да, көндәлек тормышта да. Татарстанда сумкаларны нигә эмблема белән ясамаска?

- Ниндидер идеологик әйберләрме?

- Гомуми фонны булдыру дип әйтик, татар кешесе аерылып торсын, аны белсеннәр, танысыннар. Мәсәлән, без монда әлләни бай кешеләр түгел, ләкин, Сабантуйлар уздырганда, бизәү өчен һәрвакыт байраклар ясыйбыз. Аны бит үзәкләштереп тә була. Без теләп сабантуй байраклары, башка әйберләрне дә сатып алыр идек.

"Татарстан китап кибетләрендә татар телендә сыйфатлы котлау открыткалары юк"

- Мин сәнгать институты студентларыннан реклама эшләнмәләре ясауларын сорадым. Әлбәттә, мин аларга рәхмәтле. Татарстан китап кибетләрендә татар телендә сыйфатлы котлау открыткалары юк. Мэрны, губернаторны котларга татар телендә открытка табып булмый. Боларны бит мин ясап чыгарырга тиеш түгел?

- Ә конгресска бу хакта әйткәнегез булдымы?

- Әйттем, ләкин бу бит конгрессның бурычы түгел, бу башкарма хакимият органнарының эше. Конгресс ул иҗтимагый оешма. Әгәр Татарстан мәдәниятне, телне, гореф-гадәтләрне саклап калуны тели икән, читтә яшәүче татарлар турында да кайгыртырга тиеш, ә бит татарларның күп өлеше Татарстаннан читтә яши.

- Димәк, эш форматын үзгәртергә кирәк дисез?

- Әйе. Эшнең нәтиҗәсен көтәсең икән, үзеңә дә тырышырга кирәк.

- Димәк, сез үзегезнең эчке энергетика хисабына гына яшисез?

- Әйе. Мин 20 ел автономияне, 10 ел җирле автономияне һәм 10 елдан артык региональ автономияне җитәклим. 

Өч теләгем бар иде: беренчесе – федераль Сабантуй уздыру иде, мин аның артыннан ике ел йөрдем һәм без аны уздырдык. Татарстан президенты федераль сабантуйлар арасында безнеке иң яхшысы диде. Бу аның бәясе һәм мин бу хакта башка сүз әйтеп тормыйм. 

Икенчесе – Красноярск краеның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә татар милләтенең керткән өлеше турында китап чыгару. Без моның белән шөгыльләндек. Бу китап өчен Россия Президенты грантын оттык, федерация дәрәҗәсендә безгә ярдәм итәләр. Әлбәттә, мин ел саен грантлар бүлеп биргән өчен Татарстан республикасына да бик зур рәхмәтле, артык зур суммалар булмаса да, алар безгә эшләргә ярдәм итә. 

Узган ел Татарстан гранты акчасына без бик матур чара үткәрдек: 123 кеше җыеп, ике көнлек семинар уздырдык. Монда татар теле укытучылары, әти-әниләр һәм балалар катнашты.

Өченче теләгем – Норильск шәһәрендә поляр сабантуй уздыру иде. Бу бәйрәмнең иң төньяк бәйрәме исемен алып, Гиннесның рекордлар китабына керүен телим. Ике хыялымны чынга ашырдым, ә өченчесен белмим. 20 ел боларны алып бару арытты да, алыштыргысыз кешеләр юк бит.

- Дини тормыш ничек сездә?

- Бездә 22 мәчет эшләп килә, каршылыклар күрмим.

- Татарлар мәчеткә йөриләрме?

- Һәр җирдәге кебек инде, олы кешеләр йөри.

- Нәрсә белән бәйле бу?

- Буыныбыз шундыйдыр инде. Без совет кешеләре, без йөрибез. Чөнки башка шартларда үстек.

- Татар яшьләре йөриме?

- Җомга көннәрендә киләләр.

 

“Оныгым үзен 25% татар, ди”

 - Ассимиляция, катнаш никахлар проценты югарымы?

- Бик югары. Ләкин беркем дә статистика ясамый, социологик сораштырулар да үткәрелми. 

Оныгым әйтә: “Бабай, мин 25% татар” ди.  “Ничек инде 25%?” - дип сорыйм моннан. “Син әбигә өйләнгәнсең, ул рус, димәк, минем әни 50% татар, ә мин әнидән туган – 25% татар булам” дип җавап бирде. Өченче сыйныфта укый. “Юк, улым, син 100% татар, чөнки синең бабаң татар”, - дидем. “Ярар инде, күндердең”, - ди бу. 

Моны шаярып сөйлим инде, ләкин Себердә ассимиляция бик зур. Ул һәрвакыт шулай булган. Бу территориядә кешеләр милләткә игътибар итми. Хәтта Столыпин реформалары вакытында күченеп килгән кешеләр дә, әбием: “Иске дин кешеләре, күрше рус авыллары кешеләре ярдәм итмәсә, без монда исән калмаган булыр идек”, - дип сөйләгән иде. Ул вакытта уңыш та булмаган, чәчә белмәгәннәр, бар нәрсә туңып бетә торган булган. Ул кешеләр ярдәм иткәннәр. Мәрхүм әти әйтә иде: “Улым, 40 градус салкын ул 17 гасырда да 40 градус, бүген дә 40 градус, берни дә үзгәрмәгән”, - дип. Бу, иптәшләрең булмаса, беркая бара алмыйсың дигәнне аңлата. Мөгаен, Себердә тормыш принцибы шундыйдыр инде. Моның өчен беркем дә артык борчылмый.

- Башкача яшәп булмый, димәк?

- Әлбәттә. Шундый сан китерә алам: региональ автономия җитәкчелегендә 13 кеше, аларның икесе генә милли гаиләле, ә калганнары интернациональ гаиләлеләр. Ә алар шушы вакыт эчендә чиста татарларга караганда да күбрәк эшләгәннәрдер әле. Тегеләре “халявага” гына сабантуйларга йөри, кемдер эшли, мәчетләр, һәйкәлләр төзи.

- Безнең шулкадәр Сабан туйлары уздыруыбыз үз-үзен аклыймы?

- Мин монда бөтен татарлар өчен дә әйтә алмыйм. Әмма без уздыра торган 23 Сабан туе үзен аклый дияр идем. 

Беренчедән, бу кешеләрнең берләшүе. Сабан туен Себердә очрашу урыны дип әйтер идем. Монда авыллар бер-берсеннән ерак урнашкан. 

Мисал китерәм: быел без Дзержинский районы Таловое авылында Сабан туен уздырдык. Анда нибары 35 кеше яши. Ә бәйрәмдә катнашучылар 700-800 кеше иде. Кешеләр бер-берсе белән очрашкач, елашты хәтта. 

Әлбәттә, бер зур сабан туе оешытырып: "Сабан туе уздырабыз, барыгыз да килегез”, - дип кенә дә әйтеп булыр иде, әмма олы кешеләр барыбер моннан читтә калачак. Ә без шушы кечкенә авыллардагы әби-бабайлар янына үзебез барабыз. Боларны автономия финанслый, җәй көне спонсорлар акча бүлеп бирә, ә болай ел саен төбәк бүлеп бирә, зур сумма булмаса да, бәйрәмнәр уздырырга җитә. Татарстан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре кебек зурдан кубу түгелдер, әмма бу - безнең Красноярск Сабан туе. 

"Татарстанда теоретиклар күп"

- Казан, гомумән татарлар өчен теләкләрегез бармы?

- Россиядә, шул исәптән, Красноярск краенда да, Татарстанны күзәтеп баралар. Безне - республикадан читтә яшәүче татарларны -республиканың уңышлары сөендерә. 

Ниндидер фәнни тикшеренүләр уздырсыннар иде. Татарстанда бик күп теоретиклар. Мин еш кына аларның чыгышларын тыңлыйм, әмма күбесе кызык түгел: чын мәгънәсендә милләтчелек, мәҗбүр итәргәме, итмәскәме, дип сөйлиләр. Бу минем фикер. Минемчә, татарлар яшәгән җирләргә килергә, тикшерүләр уздырырга кирәк. Катнаш гаиләләрнең ничек яшәүләре белән кызыксынырга кирәк, моның өчен социология эшләргә тиеш. Совет чорында Красноярск территориясенә Татарстаннан, Казан университетыннан фәнни экспедицияләр белән килгәннәр иде, ә хәзер юк.

Әлбәттә, яхшы артистларның чыгышларын карыйсы килә. Алар хәзер коммерция нигезендә эшли. Без билетка бәяне күтәрә алмыйбыз: татар концертларына билет бәясен 200-250 сумнан да югары куйсаң, анда беркем дә килмәячәк. Чөнки хәзер күпчелек өлкән буын йөри. Әгәр дә яхшы, яшьләр өчен булган концертлар уздырылса, яшьләр дә тартылыр иде. Моның өчен финанслау эзләргә кирәк, күпмедер өлешен без күтәрер идек, әмма Татарстансыз бу проблеманы чишеп булмый. Ләкин күңелсезләнергә кирәкми, яшәргә кирәк.

 

 

Фикерләр








Җәмгыять

Вәсим Вахитов: Һәр теләгән кешене инкассаторлыкка кабул итә алмыйбыз

Татарстан Республикасы инкассация идарәсе оешмасы кыйммәтле әйберләрне ташудан тыш, тагын нинди хезмәт белән шөгыльләнә? Инкассатор булу никадәр дәрәҗәдә авыр? Инкассаторның хезмәт хакы күпме? Болар хакында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов сөйләде.

Җәмгыять

Укытучының купальникта фотога төшәргә хакы бармы?

Омск мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләгән Виктория Попова белән килеп чыккан гауга педагогның хокукы һәм бурычлары хакында күпсанлы бәхәсләр китереп чыгарды. Укытучының купальникта төшәргә хакы бар, ди күпсанлы укытучылар армиясе. "Татар-информ" хәбәрчесе бу гауганың хронологиясен искә төшерде һәм татарстанлыларның фикерләрен белеште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла