Котыру – дәвалап булмый торган авыру

8 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Александра ДАВЫДОВА, sntat.ru
Татарстанда 2019 елның сигез аенда йорт хайваннары котыру чире йоктыруныж 14 очрагы теркәлгән. Йорт хайванын бу куркыныч авырудан ничек сакларга? Үз-үзен тотышындагы нинди үзгәрешләр котыру чирен эләктерү турында аңлата? Кыргый яки урамда йөрүче җәнлек тешләсә нәрсә эшләргә?

Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев, ведомствоның хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов, шулай ук Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова сөйләде. 

Судан курку һәм арткы аяклары параличлану: нинди билгеләр йорт хайваннарында котыру чире турында сөйли?

Барлык йорт хайваннарына да прививка ясатырга кирәк – хуҗалары вирусны аякларына ияргән пычрак кисәкләре яки тизәк аркылы да йоктырырга мөмкин

Кыргый төлкеләр миграциясе аркасында Идел буе федераль округында котыру чире куркынычы югары

Үз вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, үлем куркынычы бар: урамда йөри торган яки кыргый хайван тешләсә нишләргә

Кыргый җәнлекләргә вакцинация ясау аркасында Татарстанда котыру чире кимегән

Судан курку һәм арткы аяклары параличлану: нинди билгеләр йорт хайваннарында котыру чире турында сөйли?

Әгәр хайван бик ягымлыга, назлыга әйләнә икән, аның үз-үзен тотышына аеруча игътибар бирергә кирәк. Бу йорт хайванында куркыныч котыру чире барлыкка килү билгесе булырга мөмкин.

“Котыру һәрвакытта да дулау һәм авыздан күбек килү дигән сүз түгел. Еш кына котыру чире башка төрле формада уза. Хайван, киресенчә, назлыга әйләнә, кеше янына еш килә, кулын ялый”, - диде Александр Козлов. Хайваннарны күзәтергә һәм кирәк булган очракта ветеринарга мөрәҗәгать итәргә кирәк дип тә өстәде.

Котыру чире йоктырган хайваннарда тагын бер билге еш күзәтелә. Бу арткы аякларның һәм бугазның параличлануы. Хуҗасы хайванның тамагына сөяк яки башка әйбер тыгылган дип уйлый. Һәм, әлбәттә, аны үзе тартып чыгарырга һәм хайванга ярдәм итәргә тырыша. Әмма болай эшләргә ярамый. Хайван тешләргә яки тырнарга мөмкин, һәм әгәр дә ул авыру икән, вирус яра аркылы организмга бик җиңел эләгә.

Судан курку һәм күпләп селәгәй бүленеп чыгу да йорт хайваннарында котыру чиренең бер билгесе. Моннан тыш, этләр авырган вакытта еш кына агач әйберләрне, мәсәлән, ояларын кимерә яки ташлар йота.

“Бу хайванның язмышы. Котыру – дәваланмый торган чир. Әмма ел саен вакцинация ясату дәвалау эффекты бирә”, - диде хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе. Шулай ук прививкаларны даими ясатуның мөһимлеген дә әйтте.

Барлык йорт хайваннарына да прививка ясатырга кирәк – хуҗалары вирусны аякларына ияргән пычрак кисәкләре яки тизәк аркылы да йоктырырга мөмкин

Барлык йорт хайваннары да ел саен котыруга каршы прививка алырга тиеш. Хәтта хайван урамга чыгып йөрмәсә дә вакцинация ясату зарур.

“Хайван асраучылар вирусны аякларына ияргән пычрак кисәкләре яки тизәк аркылы да йоктырырга мөмкин, ул шактый тотрыклы”, - диделәр ветеринария идарәсендә. Һәм мондый хәлләрнең практикада еш булуын да искәрттеләр.

Козлов сүзләренчә, хуҗалар куркыныч инфекция ияртүләрен һәм йорт хайваннарына йоктыруларын башларына да китерми. Алар хайванның хәле начарлануы күзәтә, клиникага мөрәҗәгать итә, әмма күп очракта хайванны саклап калып булмый. Шуңа күрә ветеринарлар хайваннарга котыруга каршы прививканы ел саен ясатырга киңәш итә. Өстәвенә, муниципаль ветеринария клиникаларында бу авыруга каршы бушлай прививкалар ясыйлар. Хәтта районнарга чыгып та вакцинация уздыралар.

Мондый практика ярдәмендә Татарстанда котыру чиреннән 100 меңнән артык йорт песиләре һәм этләре прививка ала. Шулай ук вакцинация ел саен 1 миллионнан артык авыл хуҗалыгы терлегенә ясала. Һәм соңгылары прививкаларны тулы составта алса, ветеринарларга йорт хайваннары белән авыргарак туры килә.

“Без моны 100 процент колачлый алмыйбыз. Чөнки барысы да хуҗаның теләгенә һәм ихтыярына бәйле. Әмма һәркем үзенең йорт хайванының сәламәтлеге һәм гомере өчен генә түгел, ә балалары һәм үзенең гомере өчен дә җаваплы булуын аңларга тиеш. Вакцинация 100 процент гарантия ул. Хәтта хайван чирле объект белән контактка керсә дә авыруга каршы тора алачак һәм чирләмәячәк”, - диде Александр Козлов.

Кыргый төлкеләр миграциясе аркасында Идел буе федераль округында котыру чире куркынычы югары

Татарстанда йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннары арасында котыру чире 4 елда 25 мәртәбә кимегән. Әгәр 2009 елда 373 хайванда авыру ачыкланган булса, 2019 елның сигез аенда аны 14 йорт хайванында тапканнар.

Хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе сүзләренчә, Идел буе федераль округы йорт хайваннарының котыру белән авыруы буенча имин булмаган зонага керә. Әлеге чирне төп таратучылар - кыргый ерткыч җәнлекләр. Һәм бу аларның миграциясе периодлап узуга бәйле.

“Сигез ай йомгаклары буенча Идел буе федераль округында котыру чиренең 197 очрагы теркәлгән. Беренче урында Удмуртия Республикасы – 37 очрак. Ә Пенза өлкәсендә 34, Саратов өлкәсендә 26, Самара өлкәсендә 24 һәм Татарстан Республикасында 14 котыру очрагы ачыкланган”, - диде спикер.

Үз вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, үлем куркынычы бар: урамда йөри торган яки кыргый хайван тешләсә нишләргә

Котыру чире йорт хайваннарына гына түгел, кешеләргә дә куркыныч тудыра. Алай гына да түгел, аңа башлангыч вакцинация юк. Гадәттә прививканы җәнлек тешләгәннән соң гына ясыйлар. Татарстанда 2019 елның сигез аенда хайваннар тарафыннан зыян салынуның инде 8 мең очрагы теркәлгән.

“Татарстанда хайваннар тарафыннан зыян күрүнең елына уртача 10 мең очрагы теркәлә. Бу хайваннарның селәгәе эләгү, тырнау, тешләү. Соңгы сигез айда Татарстанда инде 8 мең очрак теркәлгән. Бу узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда 24 процентка күбрәк”, - диде Луиза Борисова.

Кыргый яки урам хайваны ташланса, котыру чирен булдырмас өчен кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тешләгәндә вирус канга керә, баш миенә барып җитә һәм тулаем нерв системасын зарарлый. Әгәр вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, бу үлем белән төгәлләнергә мөмкин.

“Кичекмәстән медицина оешмасына, травмпунктка яки яшәү урыны буенча хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә һәм терапевтик ярдәмне үз вакытында башларга кирәк. Бу яраны эшкәртү - аны юалар, антисептик, спирт, йод белән эшкәртәләр. Соңыннан вакцина ясыйлар. Кирәк булган очракта иммуноглобулин да ясала”, - диде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы.

Әгәр кеше үзен тешләгән хайванның котыру чире белән авыруына ышанып бетми икән, аңа алты тапкыр ясала торган вакцинация билгелиләр. Ул 90 көн дәвамында уза. Әгәр хайванның үз-үзен тотышын күзәтү мөмкинлеге бар икән һәм ул 10 көн эчендә үлмәсә, пациентка өч прививкадан торган шартлы курс узарга кирәк.

“Уртача алганда дөньяда ел саен 60 мең кеше вафат була. Һәм аларның 30 меңнән артыгы Азия илләрендә яшәүчеләр. Россия кешеләрнең зарарлануы уртача дәрәҗәдә булган илләргә карый. Соңгы 19 елда – 2000-2019 елларда Россиядә 193 кеше авырган”, - диде территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы. Ул Татарстанда котыру белән чирләүнең соңгы очрагы 2014 елда теркәлгән булуын да өстәде. Татарстаннан киткән бер туристны Гоада кыргый эт тешли. 

Кыргый җәнлекләргә вакцинация ясау аркасында Татарстанда котыру чире кимегән

Татарстанда котыруга каршы вакцинацияне йорт хайваннары гына түгел, ә урман-кырларда яшәүче кыргый ерткыч җәнлекләр дә уза. Ел саен моның өчен 2,7 миллионнан артык вакциналы алдавычлар кулланыла.

“Ел саен аучылар белән кыргый ерткыч хайваннарга котыруга каршы вакцина ясыйбыз. Шуның аркасында бездә котыру очраклары теркәлү кими. Быел инде Татарстан урман-кырларында 1 млн 800 мең алдавыч куелды. Алар котыруга каршы вакцина белән тутырыла”, - диде Александр Козлов.

Моннан тыш, көз көне ветеринарлар һәм аучылар котыруга каршы тагын 900 мең алдавыч куярга исәпли. Спикер әйтүенчә, бу авыру кешеләргә һәм йорт хайваннарына еш кына кыргый төлкеләрдән һәм янутсыман этләрдән йога. Аларның организмнары вируска аеруча сизгер була. Өстәвенә, инкубацион чор 275 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Бу вакыт дәвамында алар зарарлы булып санала һәм бу куркыныч авыруны башкаларга бик җиңел йоктыра ала. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Бөер күчереп утыртканнан соң мин үзгәрдем”. Чит кеше бөерен алган кешеләр ничек яши?

“Сезгә туры килүче донор табылды, тиз арада килүегез кирәк”. Менә шушы сүзләрне бөерләре авырып интеккәннәр зарыгып көтәдер, мөгаен. Бөер күчереп утырту операциясе үзенчәлекләре турында "Татар-информ"га Республика килиник хастаханәсендә сөйләделәр.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла