Киләчәктә нинди һөнәрләр кирәк булачак?

28 март 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Солтан Исхаков, Илнар Төхбәтов фотолары
Казанда Идел буе HR саммиты кысаларында узган “Идел буе регионының киләчәк һөнәрләре” матбугат конференциясендә киләчәктә мега популяр булачак һөнәрләр, чит илләр кызыккан профессия белгечләре һәм автоматлашачак профессияләр турында сөйләделәр.

Нинди һөнәрләргә хөррият: нейропсихолог, биоинформатик, виртуаль чынбарлык архитекторы

Head Hunter консалтинг үзәге “Киләсе өч елдагы актуаль профессияләр” темасына һөнәрләр рейтингын анализлаган.

«Хезмәт базарындагы иң өстенлекле өлкәләр булып нанотехнология, робот техникасы, IT, ясалма интеллект, генетика һәм медицина санала. Әлеге хезмәт сфералары тармакланып үсәчәк. Алар бер-берсенә үтеп керәчәк һәм шуның нәтиҗәсендә яңа белгечлекләр формалаша. Без киләчәк һөнәрләрен ике төркемгә бүлдек. Болар: 2020-23 елларда зур ихтыяҗ тудырган һөнәрләр һәм аларга алмашка килгән 2024-25 еллардагы югары перспективалы профессияләр”, – диде Казандагы Head Hunter оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе Екатерина Агапова. – Күпчелек экспертлар фикеренчә, киләчәк профессияләре булып робот техникасы, кибер куркынычсызлык, альтернативалы энергетик белгечлекләре санала. Шулай ук киләчәктә нейропсихолог, биоинформатик, виртуаль чынбарлык архитекторларына да ихтыяҗ зур булачак.



Инженерлар, инженерлар...

Матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренчә, чит ил һәм Россиянең барлык рейтингларында популяр булган космик туризм менеджеры киләчәк профессиясе булып танылмый.

“Экспертлар фикеренчә, 3D басма инженерлары, биоинженерлар, акыллы тирәлек проектлаучылары һәм яңартылган энергия инженерларына да актуальлек тиз арада киләчәк”, – диде Агапова.

“Ак якалы” эштән гади эшчегә күчәргә теләүчеләр дә юк түгел

– Теләсә кайсы вуз яки магистратураны тәмамлагач та, югары дәрәҗәдәге белгеч булып чыкмый кеше. Эшкә урнашкач, ул үзе эшләгән оешмага яраклаша, – диде Head Hunter оешмасының электрон коммерцияләр директоры һәм халыкара проектлар җитәкчесе Андрей Облов. – Без күптән түгел Head Hunter да тикшерү үткәреп, “ак якалы” кешеләрне сораштырдык. Болар менеджерлар, төрле белгечләр. Без аларга сез “зәңгәр яка”га күчәргә, эшче, һөнәрчеләр булып эшләргә әзерме?” дигән сорау куйдык. Сораштыручыларның 30 проценты моңа әзер булуын белдерде. Калган 30 проценты билгеле бер шартларда эшче булырга ризалык бирде. Кешеләр бик сыгылмалы. Хезмәт базарында берәр хәрәкәт булса, карьера баскычы буйлап өскә генә үрмәләми, ә һөнәрнең тармакларына да күчәргә әзер һәм моны нормаль күренеш дип кабул итә.



Менделеев гомер буе атта йөриячәкбез дип уйлаган

Андрей Облов дөньяның үзгәрүенә һәм шуңа бәйле рәвештә һөнәрләрнең алмашынуына да мисаллар китерде.

“Менделеев XX гасырның иң зур бәласе дип ат тизәгенә каршы көрәшне атаган. Ул вакытта атлар саны геометрик прогрессия белән арткан. Күз алдына китерегез, хәзер урамда машиналар, ә ул вакыта атларда хәрәкәт иткәннәр. Ул ат тизәген чыгарып бетерергә өлгермәсләр, урамда берәр метр калынлыгында тирес өелер дип уйлаган. Ә алмашка машиналар килер дип башына да китермәгән. Чынлыкта, кучер профессиясе юкка чыгып, алмашка шофер һөнәре килде. Мин үз улыма да бу хакта әйтәм. “Улым, мин сиңа 100 процент гарантия бирәм, син минем яшькә җиткәч, 25 елдан соң, хәзерге машиналарны йөртүне тыячаклар. Ул заманда бүгенге машиналарны йөртүче булмаячак. Беренчедән, без йөри торган машинаалар куркыныч тудыра, чөнки автомобиль һәлакәтләрендә 35 мең кеше үлә. Ә автоматлашкан машиналар килгәч, аварияләр 100 тапкырга кимрәк булачак. Әмма бу машина йөртүче һөнәре юкка чыга дигән сүз түгел. Ул хәзерге форматтан үзгәрә генә”, – диде ул.

Өстәмә күнекмәгә ия булсаң, куркыныч түгел

Казандагы Head Hunter оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе Екатерина Агапова теге яки бу һөнәр көннәрдән бер көнне юкка чыкмаячак дип саный.

– Бу, беренчедән, озак процесс. Икенчедән, кайбер һөнәрләр камилләшеп, икенче баскычка гына күчәчәк. Ә ниндидер яңалыкка омтылган, яңалыкка ирешкән профессияләр хезмәт базарында калачак. Әмма хәзерге заман шартларында эшне башкаручы гына булырга ярамый. Эшче һөнәрләргә дә ихтыяҗ булачак әле. Ниндидер өстәмә күнекмәләргә ия булган һөнәрләр, билгеле, популярлык казана.

      Юкка чыгучы профессия: № 1 - Сатучы-консультант

Head Hunter оешмасының автоматлаштыру департаменты директоры Марина Хадина киләчәктә күп һөнәрләр автоматлашачак дигән фикердә.

“Без бүгенге көндә дөнья һәм Россия буенча зур тенденцияне күзәтәбез. Бу - һөнәрләрнең автоматлашуы. Склад эшчеләре, сатучылар, кассирлар автоматлаша бара. Бүген үк инде сатучы-кассир булмаган сәүдә нокталары билгеле. Сатып алучы кибеткә килеп, турникет аркылы керә дә, үзенә кирәк әйберне җыя. Товарлары өчен акча аның картасыннан автомат рәвештә алына. Киләчәктә нинди һөнәрләр юкка чыга дисәк, бу, әлбәттә, сатучы-конкульсант профессиясе”, - ди Марина Хадина.


Юкка чыгучы профессия: № 2 – Автомобиль йөртүче

Директор сүзләренчә, автоматлашу процессына дучар булачак тагын бер профессия ул – автомобиль йөртүче.

“Дубайда инде шоферсыз йөри торган берничә йөз машина паркы бар. Бу – әлегә пилот проект. Әмма ул безнең көндәлек тормышка үтеп керәчәк.

Юкка чыгучы профессия: № 3, 4, 5...

Шулай ук рекрутинг (персонал сайлау) процессы да автоматлашуга дучар булачак. Мәсәлән, операторлар көнгә берничә мәртәбә йөзләгән кешегә шалтыратып, бер үк сорауны бирәләр яки бер үк хезмәт күрсәтүне тәкъдим итәләр икән, билгеле, моны автоматлаштырып була. Операторлар бүген 80% вакытын шуңа әрәм итә. Ә эш автоматлашкан очракта, күпме буш вакыт барлыкка килеп, аны башка мөһимрәк эшләргә сарыф итәргә була”, – ди җитәкче.

Head Hunter оешмасының автоматлаштыру департаменты директоры Марина Хадина сүзләренчә, автоматлашу якын арада документлар әйләнеше һәм дистанцион укыту юнәлешләренә дә кагылачак.

Журналистиканың киләчәге ни хәлдә?

Марина Хадина гуманитар профессияләр, башлыча, журналист һәм редактор эше дә берсүзсез автоматлашуга күчәчәк дип саный. 

– Минем бер коллегам эшлекле хатлар алышу буенча курслар үтә, ә икенче коллегам бу эшләрне автоматлаштыру юнәлешендә эшли, –ди җитәкче.

Дәүләт эшлеклексе Герман Греф сүзләре белән әйтсәк, киләчәкне билгеләүче төп компетенция – инновация, ягъни яңалык кертү. Шуңа күрә, нинди дә булса эшне автоматлаштырып, чыгымнарны киметеп була икән, билгеле, автоматлаштыруга өстенлек биреләчәк. Мәсәлән, текстны куясың да, система үзе әйтә, кай җирен кисәргә һәм матуррак итеп бирергә. Икенче яктан, интеллектуаль һәм гуманитар идея һәр вакыт кирәкле булып санала. Әмма замана арбасыннан төшеп калмас өчен, һәрвакыт кызксынырга, укырга, киң эрудицияле булырга омтылырга кирәк.


Эшче көчләргә караганда, пенсиягә китүчеләр күбрәк

Head Hunter оешмасының электрон коммерцияләр директоры һәм халыкара проектлар җитәкчесе Андрей Облов дөньяның хезмәт базарына күзәтү ясады.

– Россиядә кеше ресурслары производстволары кыскара. 1950-60 елларда туучылар хәзер пенсиягә китә, ә бит ул вакытта 3әр млн кеше туган. Аларны 90 елларда туганнар алыштыра хезмәт базарында. Бүген 800-1 млн эшкә яраклы кеше бар Россиядә. Әмма эшчеләргә караганда, пенсиягә китүчеләр күбрәк. Хәер, бу тенденция Англиядә дә, Германиядә дә шул ук. Хәтта Кытайда да. Анда “бер гаиләгә - бер бала сәясәте” аркасында, бала саны артмады, ә икътисад ел саен 10 процентка үсеп килде. Шуңа күрә югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗ бар.

Чит илләр Россиядәге техник белгечләргә кызыга

Андрей Облов сүзләренчә, инглиз, немец, Америка, Кытай компанияләре Россиядән хезмәткәрләр эзли. Бу – гаҗәпләнерлек тә түгел. Болар барысы да алга киткән эре икътисадый илләр.

– Чит илгә техник белгечләр кирәк. Гуманитарлар бик универсаль түгел. Бездә эшли торган юрист, икътисадчы, маркетолог, финансистлар чит илдә шундук эш башлый алмый. Ә менә инженер-программист универсаль, программалаштыру теле һәр кайда да шул ук бер.


Безгә дә чит ил белгечләре кирәк

Облов сүзләренчә, Россия компанияләренә дә чит ил белгечләре кирәк.

“Чит ил белгечләре эзләү буенча бездә 100ләгән контракт бар. Инженер вазыйфасына ихтыяҗ бар. Теге яки бу компания чит ил җиһазы сатып ала да баш инжнер эзли. Нигездә, җитештерүче оешмаларга үз продукцияләрен көнбатышка урнаштыруда элемтәләре булган җитәкчеләр кирәк. Йә булмаса, Голландия технологиясе белән төзелгән теплица комплексына баш агроном яки автоматлаштырылган фермага баш зоотехник сорала”, – диде директор.

Россия компанияләре шундый чит ил белгечләре белән берничә елга контракт төзи. Кадрлар эзләү буенча Кытай - беренче, Германия – икенче, Польша өченче урында.


Фикерләр








Җәмгыять

Татарстанның Кара китабы

КФУның Гомуми биология кафедрасы доценты Вадим Прохоров “Татарстанның Кара китабын” әзерли. Үсемлекләр дөньясы – флорага куркыныч тудырган үсемлекләрне галимнәр шулай атый. Татарстанның Кара китабына нинди үсемлекләр кергән, алар белән ничек һәм ни өчен көрәшергә кирәк – биолог шулар хакында “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Җәмгыять

Хәлил Шәйхетдинов: "Көрәшчеләр ярышта кем җиңүе турында алдан ук сөйләшеп, төп бүләкне үзара бүлешә"

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов көрәш ярышларында трибуналарны халык белән шыплап тутырып булуы, Сабантуйда машинаны лотереяга уйнату мәсьәләсенә берьяклы гына караш була алмавы, кайбер батырларның алдан үзара сөйләшеп, төп бүләкне бүлешүе, көрәшчеләргә дә зур акчалар түләргә һәм һәр районда баш батырның сурәтен баннерга урнаштыру кирәклеге турында “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла