«Хәния Фәрхи каберенә музейга йөргән кебек йөриләр»

17 июль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Расыйх Фәсхетдинов
Хәния Фәрхинең вафатына 27 июльдә бер ел була. Җырчының гаиләсе, туганнары, якыннары бер ел буе тоташ утта янса, яраткан, тугры тамашачысы да Хәниясен онытмый. Аның җырларын кат-кат соратып тыңлый, аның исеме белән бәйле концертларга зал тутырып килә, аны сагынудан шигырьләр яза.
Күптән түгел Яңа татар бистәсе зиратында, Хәния Фәрхигә таш куелды. Дөрес, әлегә аның рәсми ачылышы булмады. Әлеге вакыйга җырчының үлгән көне – 27 июльгә билгеләнгән. Әмма кызының каберендә Хәния ханымның әнисе Фәния апа, бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина һәм башка туганнары булып китте.

“Татар-информ” хәбәрчесе дә җырчының каберенә барып, дога кылып, яңа ташны күреп кайтты.

Хәния Фәрхинең кабере зиратның арткарак өлешендә урнашса да, елмаеп-балкып, сәхнәгә чыккандай, “Мин монда” дип тора. Шуңа игътибар иттем - башка кабер ташларындагы сурәтләр боек, җитди булса, Хәния апа һәрвакыттагыча балкып, елмаеп тора.
  


Без барганда кабер тирәсендә кешеләр юк иде. Бары тик кабергә куелган чәчәкләр генә бирегә эзнең суынмавын сөйли.



Ерак түгел, бер кабер өстен чистарту белән мәшгуль кешегә юлыктык. Үзен ул “зиратны карап торучы” таныштырды.

"Ташның төгәл кайчан куелганын әйтә дә алмыйм инде мин сезгә, - диде ул, безнең сорауга җавап биреп. – Таш кую эшләре күптән барды. Хәния ханымның ире гел монда булды. Барысын да үзе башлап йөрде, күрсәтмәләр бирде, эшләтте. Бу бит инде бер генә көндә куелган һәйкәл түгел, җирен тигезләргә кирәк, башка вак-төяге. Хәния Фәрхи кабере тирәсендәге каберлекләрдә төрле чардуганнар тора иде. Кемдә яшел, кемдә зәңгәр дигәндәй. Габделхәй, әлеге кабер хуҗалары белән килешеп, аларга да кара төсле чардуганнар куйды. Хәниянең ташы бик матур булды инде. Гомер буе сәхнәдә булды, хәзер дә сәхнәдә. Ташы шундый формада эшләнгән бит инде. Мин моны бик хуплыйм. Матур, пөхтә итеп утырттылар. Өсте дә ничек тип-тигез, өстендә чүп үләне үсмәскә дә бик яхшы." 

Кабер ташына Роберт Миңнуллинның "Газизебез Хәния Фәрхинең вафатына" шигыреннән бер өзек язылган. 



– Хәния ханымның каберен зиярәт кылучылар күпме?

– Халык бик күп йөри. Музейга килгән кебек киләләр. Ә менә Әлфия Авзаловага килүче юк. Өлкән буын, аны тыңлаган буын килеп йөри алмый бугай. Хәниягә йөриләр. Кызыксынып киләләр. Үз туганнары каберләренә килгән кешеләр дә бездән: “Хәния Фәрхинең кабере кайсы яктарак?” дип сорый.

– Хәния Фәрхине үзегез белә идегезме?

– Ничек белмисең инде? Татар җырларын тыңлыйсың ич инде!

– Аны җирләгәндә монда идегезме?

– Монда-монда. Мәхшәр иде ул көнне. Бу яктан да йөгерәләр, теге яктан да йөгерәләр. Мулла “Фотога төшермәгез” дип кычкыра. Елашалар, этеш-төртеш монда. Хәния Фәрхине җирләгәч, күңелемә бер күренеш бик каты уелып калды. Иң соңыннан, халык зираттан чыгып беткәч, иң азактан дусты белән бер бик танылган ир-ат җырчы чыкты. Мин аны күреп шаккаттым. Дустына нидер сөйли-сөйли, шаркылдап көлеп чыгып килә иде ул.
  
– Хәния Фәрхигә таш куелгач, аның янына килүчеләр дә арткандыр?

– Билгеле, хәзер кызыксынып киләләр. Каршына басалар, аһ-ваһ киләләр, “Әй, Хәния, сиңа яшисе дә яшисе иде әле” дип елыйлар, әмма берсенең дә кулын күтәреп, дога укыганын күргәнем юк, - диде исем-фамилиясен язмаска кушкан каравылчы.

Аның белән сөйләшеп торганда, җырчы каберенә ике ир-ат һәм ике хатын-кыз килде.



– Узган ел таш юк, фундаменты гына бар иде. Кыска гына арада бик зур эшләнгән. Рухы шат булсын инде. Кичә без зиратка килгән идек инде, бүген Хәнияне дә күреп китәргә булдык. Хәния Фәрхине авылда күрә идем. Арча районы Югары Пошалымнан минем хатыным. Хәния шул авылга кайтып йөри иде. Мин дә аны берничә тапкыр күреп калдым, - диде Фидаил Зиннәтуллин “Татар-информ”га.



Фидаил абый җырчының вафатын соңыннан гына ишеткән. Шуңа да үкенече бар.

– Җырларын яратып тыңлый идем, әле дә тыңлыйм. Хәния Фәрхинең вафатын белми калдым. Белсәм, җирләргә дә килә идем. Узган ел да зиратка берничә тапкыр килдек. Барысында да Хәния янына килеп, дога кылып китәбез, - диде ул.

Әңгәмәгә Фидаил абыйның сеңлесе Наилә ханым кушылды.

– Татарның “Примадонна”сы ул Хәния. Әрәм булып ята шул җир астында. Шундый яратып тыңлыйм. Без бакчада яшибез, иптәшем авырый. Көне-төне радио эшләп тора. Хәния җырлаган саен елыйсы килә. Аның моңы ишетелә башласа, бар эшемне ташлап, утырып тыңлыйм, - диде Наилә ханым күз яшьләре аша.

- Әле яшәргә дә яшәргә иде аңа. Татарда аның кебек җырчы юк. Гаиләсенә сабырлык телибез. Алар белән бергә без – Хәниянең тамашачылары да бик юксынабыз, сагынабыз...

Хәния Фәрхинең кабер ташы рәсми төстә 27 июль көнне 11 сәгатьтә ачылачак.

  

                                                                                                                                                                                                                                                            



Татар эстрадасының йолдызы Хәния Фәрхи 2017 елны 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткачйөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Хәния Фәрхинең кызы Алия белән интервью.

Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа белән интервью.

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә ханым белән интервью.

Фикерләр








Җәмгыять

Татарстанның Кара китабы

КФУның Гомуми биология кафедрасы доценты Вадим Прохоров “Татарстанның Кара китабын” әзерли. Үсемлекләр дөньясы – флорага куркыныч тудырган үсемлекләрне галимнәр шулай атый. Татарстанның Кара китабына нинди үсемлекләр кергән, алар белән ничек һәм ни өчен көрәшергә кирәк – биолог шулар хакында “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Җәмгыять

Хәлил Шәйхетдинов: "Көрәшчеләр ярышта кем җиңүе турында алдан ук сөйләшеп, төп бүләкне үзара бүлешә"

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов көрәш ярышларында трибуналарны халык белән шыплап тутырып булуы, Сабантуйда машинаны лотереяга уйнату мәсьәләсенә берьяклы гына караш була алмавы, кайбер батырларның алдан үзара сөйләшеп, төп бүләкне бүлешүе, көрәшчеләргә дә зур акчалар түләргә һәм һәр районда баш батырның сурәтен баннерга урнаштыру кирәклеге турында “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла