Кешене соңгы юлга озату күпмегә төшә?

3 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Марат МӨБАРӘКШИН
Фото: Салават Камалетдинов
Мәрхүмне соңгы юлга озату җаваплы эш һәм ул чыгымнарсыз гына була алмый. Әлеге вәзгыятькә бәйле мәсьәлә шәһәрдә һәм авылда төрлечә. "Интертат" кешене җирләү ничә сумга төшә икәнен белеште.
Кәфенлегең әзерме?

Бүген шәһәрдә мәрхүмне җирләү зур проблема булып тора. Казанда көн саен кырыкка якын кеше вафат була. Авылда төгәл бәһа күрсәтелмәсә дә, кешене соңгы юлга озату зур кыенлык тудырмый. Биредә барысы да гадирәк башкарыла. Гадәттә, авыл җирлегендә бәһа белән бәйле мәсьәләдә кеше үз хәленнән чыгып бирә. Ләкин төрле җирләрдә хәл төрлечә. Ә шәһәрдә вәзгыять башкача һәм монда якынча төгәл бәяләрне ачыкларга мөмкин. 

Бүген Казанда мәетне соңгы юлга озату буенча төрле ритуал компанияләр эшли. Мәсәлән, Казанның Журналистлар урамында урнашкан ритуал хезмәт күрсәтү оешмасының бәяләрен генә алыйк. Биредә ләхет такталар җыелмасы - 2 мең сум, махсус белгечнең мәетне юу процессы – 2 мең сум, юу бүлмәсенең арендасы – 3 мең сум, кәфенлек - 1 500 сум, юу өчен носилкалар – 1 мең сум, колаша – 500 сумны тәшкил итә. Барысы бергә - 10 мең сум.

Болардан тыш кабер казу - 4800 сум, кабер урыны – 13 мең сум тора (үзләре килешә). Шулай итеп, барысы бергә 28 мең сум тирәсе. 

Шулай ук өстәмә хезмәт күрсәтү дә каралган. Мәсәлән, җирләү эшен башкаручы эшчеләр төркемен яллау бәясе аерым сөйләшү буенча килешенә. Мәетне күтәреп йөрергә ирләр юк икән, җирләү 30 мең сумнан да ким булмый дигән сүз. Бу - иң арзан хак. Мәсәлән, катафалкның бер сәгате 500 сум торса, зират читеннән кабергә кадәр күтәреп бару да 500 сум. Мәетне бер кат күтәреп төшү 200 сум. Ә җирләү өчен кирәк-яракларны бер кат күтәреп менү 80 сум.

Оешма махсус тәкъдимнәр дә күрсәтә. Экономнан тыш стандарт, премиум класслар бар. Дәрәҗәлерәк булган саен - әйтик, катафалк иномарка булса, бәясе дә арта. "Престиж" классы 90 мең, "Премиум" 200 мең сум тора.

Икенче бер оешма түбәндәге бәяләрне тәкъдим итә: колаша - 1000 сум, бәз, сөлгеләр, юу әсбаплары - 1000. Кабер казу - 3000. Бер метрга кадәр генә кабер казу - 1000. 

Кабер ташлары 2600 сумнан башлана. Әмма бу гади бер таш кына. Фото кую, исемне язу (бер символ 40) белән кимендә 3500 сум дип карарга кирәк. 

Кабер ташларын кыйбатсынсагыз, тимер яки таштан такта гына куйсагыз - 1200. 

Гадәти, күпчелек кешеләр куя торган сыйфатлы, озак тора торган ташлар - 9 мең сум. Үзегез куя алмасагыз, урнаштыру өчен аерым бәя алына. 

Чардуганның иң арзаны 3 мең сум тора. Бизәлгән, ныклары 5000 сумнан башлана. Чардуганны урнаштыру 1100 сум.


Казанда 33 зират бар. Аларның күпчелеге Казанга яңа кушылган бистәләрдә, мәйданнары буенча бик кечкенә, мәсәлән, Салмачыдагы старообрядлар зираты нибары 0,12 гектар. 

Зур зиратларда урын юк диярлек. Мәсәлән, Арча зиратында урын юк. Әмма дәүләт алдында казанышлары булган кешеләргә биредә урын бар. "Реальное время" язуынча, берничә ел элек биредә бер урынны 45 мең сумга сатканнар. 

Яңа татар бистәсендә дә урын юк. Әмма шулай ук дәүләт алдында казанышлары булган шәхесләрне биредә җирлиләр. Шулай ук биредә җирләнгән кешеләрнең туганнары шул ук кабергә мәетнең туганын җирләүне сорый ала.

Мамадыш трактындагы мөселман зираты яңа гына ачылды. Үзенчәлеге - кабер ташларында кешенең фотосын кую тыела. 

Источник : https://realnoevremya.ru/articles/60824-obzor-rynka-ritualnyh-uslug-kazani-i-tatarstana

Мөселман зиратында җир бушлай, хезмәт түләүле

Казанда урнашкан Мөселман зиратында җир бушка, чөнки дәүләтнеке булып санала. Ләкин кешене җирләү белән бәйле барлык ритуал хезмәтләр түләүле. Зиратның администраторы Рамил сүзләренчә, каберне казып, җирләп бирү 14 мең сумга төшә. Төзекләндерелгән урынлы кабер 54 мең сум була. 

Каберләрне карап тору буенча һәр кеше белән алдан килешү төзелә. Монда бәя кеше үзе нинди хезмәтләрне сайлап алуга карап билгеләнелә. Әлеге хезмәт күрсәтүгә каберне кардан чистартып тору, чәчәкләр утырту, аларга су сибеп тору, чүп үләннәрдән чистарту керә. “Зиратның яртысында әле буш урыннар бар, 20 елга җитәр дип исәплим”, – диде администратор. 

Авыл: үзебезнекеләргә - бушлай, кунакларга - түләүле
 
Авылларда хәл бераз башкача һәм бәяләр дә шәһәрнекеннән шактый түбән. 

Әмма шәһәр янындагы авылларда шундый проблема бар: авылныкы булмаган кешеләрне кайтарып күмәләр. Шәһәр яны авыл җитәкчеләре моңа карата үз чараларын күрә.

Биектау районы Әлдермеш авылында кешене алып кайтып күмү түләүле икән. Бу турыда авыл советы җитәкчесе Тәлгать Сабиров үз фикерләрен җиткерде. “Безнең авыл Казанга якын булса да, теләсә кемне читтән алып кайтып күмдермибез. Әгәр дә бик якын туганы булган очракта гына чыгарма ясыйбыз. Андый кешеләр читтән алып кайтып күмелә икән, моның өчен якын туганы 5 мең сум түләргә тиеш. Бу бәһане 2010 елда мәчет имамы билгеләде. Акчаны ул җыеп, теркәп бара. Бу акча җир өчен алынмый, ә менә мәчетне карап тору өчен кирәк. Әгәр дә кешене җирләр өчен бәя куймаган булсак, авылның зираты әллә кайчан тулып беткән булыр иде инде. Әлдермеш тирәсендәге авылларда да кешене җирләү күптән түләүле инде”, - диде ул.

Гадәттә, нинди эшләр башкарган өчен акча түләү каралган соң? Кайбер авылларда, аеруча Казанга якын булганнарында кабер казыган бригадага акча түлиләр, ләкин авылларда акча түләү каралмаган. Әмма гадәттә ләхет алучыларга 500 сум бирелә, мәет юучыларга да 500 сум каралган. Муллага гүр һәм хәер сәдакасе тапшырыла. Гүр сәдакасының күләме төрле районнарда төрлечә. Хәер сәдакасын кем күпме бирә ала, шуның кадәр тарата ала. Зиратта җеназа намазын укыган муллага да бәя төрлечә күләмдә. Монда да кем күпме булдыра ала, шуннан чыгып бирә. 

Җеназа намазы Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен укыла
 
“Әл-Мәрҗани Җәмигъ” мәчете имамы Әнсар хәзрәт сүзләренчә, җеназа намазы өчен сәдака каралмаган. "Без бу төр намазларны акча өчен түгел, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен укыйбыз. Гадәттә, һәр кеше үз хәленнән чыгып түли ала", - диде ул.

 

“Гаилә” мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин әйтүенчә, татарларда ләхет алган өчен акча түләү гореф-гадәткә кергән. "Мәсәлән, "мине җирләгән кешегә шуны хәер итеп бирегез" дип әйтеп калдыручылар бар. Гадәттә, тастымал, сабын калдыралар. Һәр авылда гадәт төрлечә бит. Әлбәттә, гореф-гадәтләр әти-әниләр өйрәткән буенча үтәлсә хәерлерәк. Ләхет алучыга мәҗбүри түләргә кирәк дигән әйбер ислам динендә фарыз булып тормый, ягъни аны үтәмәү гөнаһ булып саналмый. “Гаилә” мәчетендә дә без җеназа намазы укыйбыз, ләкин моның өчен билгеле бер бәһа алмыйбыз. Әгәр дә кеше мәчет файдасына акча салырга тели икән, бу аның үз ирке булып тора". 

Имам Йосыф Дәүләтшин әлеге вәзгыятькә үз карашын белдерде. Ул үзе дә мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуны үзе башкара икән. “Авыл җирендә күпчелек әйбер бушка эшләнә. Мин бөтен юу, кәфенләү эшләрен үзем башкарам һәм моның өчен акча таләп сорамыйм”. 

Имам фикеренчә, бу - безнең мәрхүмгә эшли ала торган соңгы бүләгебез. Шәһәрдә хәл башкачарак. Монда зираттан урын алу 15 меңнән алып 25 меңгә кадәр тора, ди ул. Бәянең күләме дә зираттагы урынның кайда булуына карап куела. Керү ягындагы урыннар кыйммәтрәк тора, ди ул. Киләчәктә мәчетләрдә кешене соңгы юлга озату буенча билгеле килешенеп куелган бәяләр кабул ителергә бик мөмкин дигән фикерне белдерде ул.  



Кремация 

Бүген Казанда барлыгы 33 зират бар. Аларда вәзгыять катлаулы, чөнки күпчелеге инде тулган. Буш урыннар калган булса да, бары алдан урын алганнарныкы гына. Шул сәбәпле мәетләрне кремацияләү эше алып барыла. Казанда аларның бәясе 45 мең сумнан башлана. Әгәр дә мәетнең гәүдә авырлыгы 90 кг дан артык икән, өстәмә түләү каралган. 

“Ислам дине кануннары буенча мәрхүмне кремацияләү гөнаһ булып санала. Хәтта кеше васыятендә бу турыда әйтеп калдырган булса да, ислам дине моңа катгый каршы”, – диде “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин.

"Туй уздыру һәм мәет озату иң төшемле эшкә әйләнде"
  
Журналист Илфат Фәйзрахманов мәетне күмү эше хәзер кәсепкә әйләнде, ди. Шул нисбәтле ул бу турыда үзенең фикерләрен җиткерде. “Мәетне юу, кабер казу кебек эшләр акча өчен эшләнергә түгел, ә сәдака буларак бирелергә тиеш. Әлеге хезмәтләр башкарганга тариф кую, шәригать кануннарына һич тә туры килми. Шулай да якын кешеңне озатканда, акчаны санамыйсың. Бәһасе санала торган әйбер түгел. Бүген җәмгыятьтә туй уздыру һәм мәет озату иң төшемле эшкә әйләнде”. 
 
Шулай ук Илфат Фәйзрахманов татар җәмгыятендә барган һәм аны борчыган мәсьәләләр турында да әйтте: “Татарлар инде хәләл белән хәрамны аера алмый. Элеккеге партком секретарьлары, атеистлар бүген мәчетләрдә мулла вазифасын башкаралар һәм кергән кешене эт кебек аяк киемеңне сал, яулыгың кая дип каршы алалар. Чиркәүләргә дә кызыксынып кергәнем бар. Анда атакай, әйдә, дип, түргә уздыра. Бүген мәчетләргә йөрүче татар балалары аз. Йөрүче кешеләрнең күбесе Кавказ халыклары. Россиядә күпчелек мәчетләрне татарлар төзеткән, ләкин, кызганычка каршы, аларга хәзер Азия халыклары хуҗа. Без, татарлар, динебезне, милләтебезне сатучы халыкка әйләнеп барабыз.”

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

"Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!"

Бүген Уфада зур тантана: Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында, бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Биеклеге сигез метр булган бронза сын Уфа татар дәүләт "Нур" театры каршына урнаштырылган. 

Җәмгыять

"Татарча лайфхак": Журналист Рәйсә Борһаниева тиз арада үз кулың белән чәчәк бәйләмен ясарга өйрәтә

Чәчәк бәйләмен ясауны күпләребез чәчәк кибетендә эшләүчеләргә тапшыра. Чөнки күпләр чәчәк бәйләмен ясауны һәркем булдыра алмый дип саный. Журналист һәм PR-менеджер Рәйсә Борһаниева “Татар-информ” хәбәрчесенә ярты сәгать эчендә үз куллары белән чәчәк композициясен ясап күрсәтте һәм әлеге фикернең ялгыш икәнен исбатлады.

Җәмгыять

Испания-Франциядәге басклар һәм татарлар - аларны нәрсә бәйли: Уфадан Дилбәр Булатова-Сөләйманованың тел тарихына сәяхәт-фаразы

Испания һәм Франциядә яшәгән баск дигән халыкның теле белән төрки телләр арасында нинди охшашлык булырга мөмкин? Баск теле изолят, ягъни бер тел гаиләсенә дә карамаучы тел дип билгеләнә.Филология фәннәре кандидаты, галимә Дилбәр Булатова (Сөләйманова) башкорт, татар һәм баск телләренең тарих фонетикасына чагыштырма анализ ясап, байтак охшашлыклар һәм аермалар табып, 2017 елда кандадатлык диссертациясе яклый. Ул тирәнтен эзләнүләрен китап буларак та бастырып чыгара. “Татар-информ” укучыларына галимә үзенең ничек итеп эзләнүләре хакында сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла