Казах балалары милли эпос ятлый, ә татарга милли рухын күтәрү өчен кайсы әсәрне укырга?

21 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: "Татар-информ" архивы
Казахстанда мәктәп укучылары мәҗбүри рәвештә казах халкының “Кобыланды батыр” милли эпосын ятлаячак. Бу Казахстанның элекке Президенты Нурсолтан Назарбаев билгеләгән милли үсеш программасына кергән. Ә Татарстанда шулай булса? “Татар-информ” төрле өлкә вәкилләренә “Әгәр сездән “Татар балаларына нинди әсәрне яттан белү мәҗбүри?” дип сорасалар, кайсы әсәрне атар идегез?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.
  • Казахстанда VI-X сыйныф укучылары арасында тарихи дастаннарны өйрәнү бәйгесе башланган. Бәйге кысаларында VI-X сыйныф укучылары казах халкының “Кобыланды батыр” дастанын яттан өйрәнергә тиеш булачак. “Кобыланды Батыр” – казах халкының героик эпосы, ул Кобыландыга – казах халкының милли героена багышланган. “Казах Эпосы” республика проекты кысаларындагы бу бәйге Казахстанның элекке Президенты Нурсолтан Назарбаев тарафыннан куелган бурычларны гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә. “Поэтик текстларны өйрәнү укучыда тарихка, аның төп этапларына һәм нәтиҗәләренә башка төрле караш формалаштыра. Моннан тыш, хәтердә сакланган поэтик текстлар укучыларның сөйләм культурасы, укый-яза белүендә уңай чагылыш табачак. Әлеге проект шулай ук милли кодны формалаштыруга гаять зур йогынты ясаячак”, - дигән Казахстан мәгълүматлаштыру һәм коммуникацияләр министры Даурен Абаев.
Кукмара прокуроры: “Мин дә татар бит. Мин дә Россия кешесе” дип ятларлар”


Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров Габдулла Тукай белән Муса Җәлил әсәрләрен ятларга тәкъдим итте. 

- Безнең шагыйрьләрнең берәр әсәрен белергә тиешләр дип уйлыйм. Мисал өчен, Габдулла Тукайның. Ни өчен аны дигәндә, чөнки Габдулла Тукай Арча ягыннан, мин үзем дә Арчаныкы. - диде Кукмара прокуроры Ришат Шакиров. - Бу бераз шаярту иде, әлбәттә, - дип өстәде ул. - Габдулла Тукай – безнең бөек шагыйребез. Ул Татарстан, Россия күләмендә танылган, шуңа күрә балалар нәкъ менә аның әсәрләрен ятларга тиеш дип уйлыйм. Шулай ук, мисал өчен, Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклын да ятлатырга була. “Моабит дәфтәрләре” – бик патриотик әсәр, сугыш вакытын аңлата, сугыш булмасын өчен нишләргә кирәк икәнен тирән итеп җиткерә. Шуны яттан белсәләр, яхшы булыр иде. Тулысынча булмаса да, ким дигәндә бер өлешен булса да белсәләр, әйбәт булыр иде дип уйлыйм, - диде Кукмара прокуроры.

Ришат Шакиров бу процессның үтәлә калган очракта нинди рәвештә булырга тиеш икәнлеген дә аңлатты. Аныңча, балаларга барысын да дөрес итеп аңлатып бирергә кирәк. “Бу очракта дөрес итеп аңлату һәм җиткерү кирәк”, ди прокурор.

- Минемчә, балаларның үзләренә үк ниндидер бер әсәрнең ни өчен кирәк икәнен приказ тәртибендә түгел, ә дөрес итеп аңлата белсәләр, әсәрнең күләмен дә балаларның мөмкинлекләреннән чыгып бирсәләр, ятлау 100 процент булачак. Беркем дә калышмаячак. Аны бит ни өчен кирәк икәнен аңлатырга кирәк. Аннан соң инде балалар үзләре үк, бер-берсеннән калышмас өчен, “Мин дә татар бит. Мин дә Россия кешесе”, дип, ятларлар дип уйлыйм. Монда дөрес итеп аңлату һәм җиткерү кирәк, - диде Ришат Шакиров.

Эмиль Гатауллин: “Бу шигырьнең сүзләре дә күңел түрләренә кадәр үтеп керә”

Адвокат Эмиль Гатауллин Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен ятлатырга тәкъдим итте.

- Минемчә, балалар Габдулла Тукайның “Туган тел” әсәрен яттан белергә тиеш. Ни өчен дигәндә, белмим дә инде. Ул шигырьгә язылган бик матур җыр да бар бит. Минемчә, ул шигырьнең сүзләре дә күңел түрләренә кадәр үтеп керә. Мин аларның барысын да тулысынча аңларлык дәрәҗәдә татар телен белмәсәм дә, минемчә, шушы шигырьне балалар белергә тиеш. Нәкъ менә шушы шигырь, миңа калса, аны бөтен кеше дә яттан белүгә лаек

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Бу әсәрне укысалар, аерылу, алимент мәсьәләләре азаер иде”



Казанның "Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мисал итеп китергән әсәрләрен олыларга да укырга тәкъдим итте.

- Әгәр дә без тарихка кайтып карасак, әсәрләрне күбесенчә кемнәр язганын күрәбез? Мәдрәсәләрне бетергән галимнәребез, хәзрәтләребез. Аларның әсәрләрен яттан белсәләр, бик тә яхшы булыр иде. Шул ук Шиһабетдин Мәрҗанинең, Ризаэтдин Фәхретдиннең бик матур китаплары бар. Мәсәлән, Ризаэтдин Фәхретдиннең “Тәрбияле бала” китабы. Менә шуларны балалар яттан белсә, зыяны булмас иде. Хәтта әле олылар да белсә дә, зыяны булмас иде. “Тәрбияле бала” әсәрен укысалар, бәлки шул ук аерылу, алимент мәсьәләләре дә азаер иде.  

“Без әсәрне түгел, Татарстан гимнын да белмибез әле”

Язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев :“Башка әсәрләр күп ул, әмма Габдулла Тукайның “Туган тел”е – иң беренче чиратта”, - диде. 



- Билгеле, мин, иң беренче булып, “Туган тел”не тәкъдим итәр идем. Һәр тантанадан, кичәдән, татар концертларыннан соң гадәттә халык аягүрә басып “Туган тел”не җырлый. Әмма, ни кызганыч, яшьләр, кайбер өлкәннәр авызларын ачып, тыңлап торалар, кушылып җырлый алмыйлар, чөнки сүзләрен белмиләр. Югыйсә без “Туган тел”не татар халкының милли гимны дип әйтәбез. Әмма, ни кызганыч, бик күпләребез аны яттан белми. Башка әсәрләр күп ул, әмма Габдулла Тукайның “Туган тел”е – иң беренче чиратта.

Миңа шулай ук Дәрдмәнднең “Кораб” дигән шигыре бик ошый. Аннары “Идегәй” эпосыннан бер өзекне ятласалар дә бик тә яхшы булыр иде. Аны инде тулаем ятларга мөмкин түгел.

Разил Вәлиев ятлату мәҗбүри булырга тиеш түгел дигән фикердә. Аның әйтүенчә, балаларга әсәрләрне тәкъдим итәргә кирәк, ягъни укытучылар аның кирәклеген аңлатып бирә белергә тиешләр.

- Мәҗбүрият һәрвакытта да тискәре хисләр уята, каршылык китереп чыгара, көчләп ятлатырга ярамый, көчләп эшләргә ярамый. Аның кирәклеген, мөһимлеген аңлатырга кирәк. Аның ни өчен кадерле булуын балага әйбәтләп аңлатсаң, бала укытучыны тыңлый. Әгәр дә укытучы үзенең укучылары белән бәйләнеш таба икән, аларның мөнәсәбәтләре яхшы икән, һичшиксез, укучы укытучысының сүзен тыңлаячак.

Разил Вәлиев Татарстанда яшәүче һәр гражданин республика гимнын яттан белергә тиеш дип саный. Язучы мәктәптә белем алган вакытта СССР гимнын яттан белгән. “Алга киткән илләрдә гимнны яттан беләләр”, ди депутат.

- Шигырьне түгел, без әле Конституцияне дә белмибез. Конституцияне түгел, Татарстан гимнын да белмибез әле. Мин бит инде депутат буларак иң беренче чиратта аны әйтергә тиеш. Без мәктәптә укыган вакытта Татарстан гимнының сүзләре юк иде, ә СССР гимнын безгә өйрәтәләр иде, аңлаталар иде. Безнең күбебез СССР гимнын яттан белә иде. Татарстанда яшәүче һәр гражданин, һәр ватандаш, һәр кеше Татарстан гимнының шигырен белергә тиеш. Алга киткән илләрдә ул шулай. Япониягә барсаң да, фәкать Казахстанга барсаң да, алар гимнарын яттан беләләр, - диде Разил Вәлиев. 

“Балалар бәрәңгенең каян үскәнен дә белми”

Җырчы Илсөя Бәдретдинова “Без – 41 нче ел балалары” әсәрен тәкъдим итте. 



- Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – 41 нче ел балалары” әсәре. Бу әсәр балаларга әз генә булса да каян чыкканнарын белер өчен кирәк, чөнки хәзерге балалар бәрәңгенең каян үскәнен дә, көтү көтүнең нәрсә икәнен дә белми. Хәзер шәһәрдә генә түгел, авыл җирләрендә дә андый эшләр бетеп бара. Бөтен җирдә цивилизациягә күчеп беттек. Бакча казу юк, печән чабу юк, бөтен эшне трактор эшли. “Кара әле, безнең әти-әниләр шушылай эшләгәннәр икән”, дип аңлар өчен, “Без – 41 нче ел балалары” әсәрен укысыннар. Барыбер нинди дә булса күзаллау булачак. Ул тәмле, рәхәт, гади, үзебезчә, укып туеп булмый торган әсәр, - диде Илсөя Бәдретдинова.

 

“Бер унбиш җыр ятлатыр идем”

Галим һәм журналист Илшат Сәетов “Аны ятлау кирәкме икән соң?” дигән сорау бирде һәм, ятлатырлык әсәр таба алмыйча, балаларга җырлар тәкъдим итте. 



- Аны ятлау кирәкме икән соң? Болай да мәктәптә ниндидер шигырьләр ятлыйлар бит. Ә прозаны ятларга кызык түгел. Ятларга кирәкме ул? Белмим. Моны максаттан чыгып карарга кирәк. Нәрсә өчен ятлаталар аны? Ниндидер кыйммәтне күтәрү ягыннанмы? Ватанны яклау бездә беркайчан да булмаячак. Безнең сәясәт шундый. Әгәр ниндидер яңа мәдәни мәгълүмат бирү, кешеләрне татар милләте белән таныштыру өчен булса, бер әсәрне ятлауга караганда уку мөһимрәк.

Хәзер бит татарда элек булган әсәрләр юк, шуңа күрә ятларга уңай булган әйбер – җырлар. Мин бер унбиш җыр ятлатыр идем. Элекке татар халык җырлары, “Ай, былбылым” һәм “Кара урман”нан башлап, мәсәлән. Аларның сүзләре дә кызык, ул җырларның моңы да бар, татарның милли җанын да күрсәтә алар. Җырлар өйрәтер идемдер мин, - диде Илшат Сәетов. 

“Минем шигырьләрне болай да беләләр”

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзенең шигырьләрен тәкъдим итте. Әмма ул ятлыйсы әсәрләрен балалар үзләре сайлый алачак дигән фикердә. “Минем шигырьләрне атар идем. Күбесе аларны болай да белә, шуңа күрә мәҗбүриләп торасы юк. Минем мәҗбүри ятлату, укыту һәм өйрәтү проблемалары юк. Балалар үзләре сайлап алырлар дип уйлыйм мин”, - диде шагыйрь.


“Балалар күренекле татар язучыларының язмаларын, шул нисбәттән шигырьләрне дә белергә тиешләр”

Тележурналист, мәҗлесләр һәм кичәләр алып баручы Нияз Рахманның беркайчан да бу турыда уйлаганы юк икән. 

 
Нияз Рахманның Инстаграм @niyaz_rakhman аккаунтыннан 

- Нинди әсәрне атарга мөмкин икән соң ул? Бик катлаулы һәм кызыклы сорау бу. Беркайчан да бу турыда уйлаганым юк иде. Миңа калса, балалар без укып үскән әсәрләрнең барысын да белергә тиешләр. Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар”ын, Мөхәммәт Мәһдиевнең язмаларын, күренекле татар язучыларының мәкаләләрен, язмаларын белергә тиешләр. Шул нисбәттән шигырьләрне дә белсеннәр. Төгәл генә әйтә торган түгел. Без укыган чорда безгә укытылган әсәрләрнең барысын да белергә кирәк, өйрәнергә кирәк, гыйлемле булырга кирәк. Бер генә әсәрне аерып, “Менә шуны ятларга кирәк”, дип әйтмәс идем мин. Һәр кешенең яраткан әсәрләре булырга мөмкин, шулай ук яратмаганнары да булырга мөмкин. Төгәл бер генә әсәрне мәҗбүр итү дөрес түгел дип саныйм. Кешенең сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, - диде Нияз Рахман. 

“Балалар ул шигырьне белергә генә түгел, яхшылап җырларга да өйрәнергә тиеш”

Тарих фәннәре докторы Индус Таһиров Габдулла Тукайның “Туган тел”ен тәкъдим итте. 



- “Туган тел” – сүнмәс дәрт бирә торган, мәңгелеккә чакыра торган шигырь. Бала шуны өйрәнеп үссә, милләтенә дә, теленә дә, гореф-гадәтләренә дә тугрылыклы булып кала. “Туган тел” – безнең милли гимныбыз. Ул чын мәгънәсендә тирән эчтәлекле, искиткеч шигырь. Балалар ул шигырьне белергә генә түгел, яхшылап, матур итеп җырларга да өйрәнергә тиеш. “Туган тел” гимн рәвешендә кабул ителергә тиеш. Минем фикер шундый. 

“Туган тел” – гомумтатар гимны. 

Татар кешесе кайда гына яшәмәсен, аның гимны булырга тиеш. Һәм ул гимн Тукайның “Туган тел”е булырга тиеш. Ул бөтен дөнья буенча таралган татарларны берләштерә торган гимн булырга тиеш. Шул рәвештә кабул итәм мин аны, - диде Индус Таһиров.
 

Француз язучысы тәкъдим ителде

Татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай француз язучысы Бернар Вербернең “Нисби һәм Абсолют белем энциклопедиясе” китабын тәкъдим итте. “Ни өчен бу әсәрне тәкъдим итәр идегез?” дигән сорауга Илшат Рәхимбай “Чөнки ул бу дөньяны, кешелекне, үз-үзеңне аңлау чикләрен киңәйтә”, дип җавап кайтарды.

 

Мәҗбүри ятлату кирәкме?

"Татар-информ" журналисты Алсу Исмәгыйлева Facebook социаль челтәрендәге шәхси битендә бу темага кагылышлы сораштыру үткәргән иде. “Казахстанда мәктәп укучылары мәҗбүри рәвештә “Кобыланды батыр” эпосын ятлаячак. Әгәр сездән “Татар балаларына нинди әсәрне яттан белү мәҗбүри?” дип сорасалар, кайсы әсәрне атар идегез? Һәм балалардан әсәр ятлату милли үзаңны ныгытуга ярдәм итә дип саныйсызмы?” дип мөрәҗәгать итте ул. 

Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 66 проценты (66%) әсәр ятлату милли үзаңны ныгытуга ярдәм итә дип саный, калган 34 проценты (34%) – ярдәм итми дип. Теркәлүчеләр тәкъдим иткән әсәрләр арасында Йолдыз Миңнуллинаның “Чык урамга” шигыре, “Идегәй” дастаны бар. 

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Форум белән конгресс арасында: 35-40 яшьлек милли җанлы активистлар Бөтендөнья татар конгрессында яңа структура даулый

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең татар яшьләре оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллинның үз вазифаларыннан китүе турында гаризасын карау өчен чираттан тыш җыелган утырышта Форум советы берочтан тагын бер җитди мәсьәләне уртага салып сөйләште. Ул да булса, картаю проблемасы.

Җәмгыять

Актанышта Ык буе Сабан туе: "Татар һәм башкортлар өчен бу бәйрәм бәяләп бетергесез"

Кичә Актанышта Ык буе Сабан туе узды. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстанның Дәүләт Корылтае Рәисе Константин Толкачев бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.

Җәмгыять

Казанда юл фаҗигасендә һәлак булган 15 яшьлек кызның әти-әнисе: “Без яңадан яшәргә өйрәнәбез”

Казанның Вахитов районы судында “Фольксваген Джетта” йөртүчесенә карата ачылган эшне карый башладылар. Ул 10 мартта 15 яшьлек Айсинә Булычеваны бәрдереп үтерә һәм авария урыннан качып китз. Бу һәлакәт кыз светофорның яшел утына юл аркылы чыкканда булды. Беренче утырышта суд гаепләнүчедән һәм шаһитләрдән юл фаҗигасенең ничек килеп чыкканын сөйләүләрен үтенде. Суд залыннан - “Татар-информ” репортажы.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла