"Касыкка, буыннарга, тезләргә, терсәкләргә генә сугарга ярамый". Спецназ ничек сугышырга өйрәнә?

9 Марта 2018

Укылган: 2663 тапкыр

Автор: Елена КРИВОПАТРЕ, sntat.ru
Фото: Султан Исхаков
“Татар-информ” мәгълүмат агентылыгы хәбәрчесе Татарстан Республикасы буенча Җәза бирүне гамәлгә ашыру федераль хезмәте идарәсе (УФСИН по РТ) “Барслар” махсус хәрби төркеме (спецназ) тренировкасында булды, хезмәткәрләр аеруча кызыксыну белән сөйләгән коралны күрде, сугышчыларның Чечняда хезмәте турында хатирәләр тыңлады.

Без барганда “барслар” тренировкада иде. Алар бу көнне тотык (заложник) алган вакытта башкарылырга тиешле гамәлләрне кабатлады. Сценарий буенча, бинада хөкем ителгән кеше бар. Ул тотык алган һәм аның ярдәмендә бинадан чыгып, машинага утырырга тырыша.


Сугышчылар карт көртләрендә качып ята. Алар шулкадәрле оста итеп качкан, хәтта безнең фотограф берсенең өстенә баса язды.

Өйрәнүләр башлангач, хөкем ителгән кешене уйнаучы хезмәткәр, тотык артына качып, бинадан акрын гына чыга башлады. Ул машина янына килеп җитүгә, сугышчылар барысы да берьюлы кар астыннан сикереп чыкты һәм җинаятьчене күз ачып йомганчы, җиргә салды.


Безнең карашка, егетләр биремне бик яхшы үтәде. Ләкин җитәкчеләре аларга берничә кисәтү ясады.


“Минем хезмәткәрләрем бик җитди әзерләнә – алар теләсә кайсы вакытта тулы әзерлектә булырга тиеш. Бәхеткә, бу күнекмәләрне тормышта еш кулланырга туры килми. Сак астыннан качу һәм күмәкләп баш күтәрү очраклары күп еллар булганы юк инде. Гадәттә, без качкын җинаятьчеләрне тоту буенча берләшкән операцияләрдә катнашабыз, эзләү бүлегенә көч белән ярдәм итәбез”, - дип сөйләде махсус сугышчылар (спецназ) бүлеге җитәкчесе Евгений Лохотской.

Безне сугышчыларның нинди шартларда хезмәт итүен карарга чакырдылар. Бүлектә бик җыйнак, һәр тәрәзә төбендә диярлек гөлләр үсеп тора иде.


“Гөлләрне бик яратабыз, алар бездә күп. Эштән ничектер ял итәргә кирәк бит”, - диде бүлек җитәкчесе.

Бүлектә бассейн, сауна һәм зур спорт залы бар. Хезмәткәрләрнең күп вакыты шунда уза. Бик яхшы физик формада булу - монда иң беренче урында. Егетләр хәрби әзерлек халәтендә булу белән бер үк вакытта спорт ярышларында беренче урыннар яуларга да өлгерә.

“Бездә Универсиада чемпионы хезмәт итә, универсаль көрәш буенча Европа чемпионы бар. Хезмәткәрләр эшли дә, яраткан шөгыленә дә вакыт таба. Төш вакытына кадәр планлы чаралар уза. Төштән соң, алар шәхси план буенча тренировка ясый”, - дип сөйли Евгений Лохотской.

Планлы шөгыльләр вакытында махсус сугышчылар ату осталыгы буенча әзерләнә, төрле гадәттән тыш хәлләрнең сценарийларын өйрәнә. Биредә көч һәм җитезлек кенә мөһим түгел. Бик күп вакыт тактикага бирелә – болар барысы да сер булып саклана торган мәгълүмат. Кешеләрнең йөзен, бик күп эчке мәгълүматны яшерергә туры килә.


“Тактикада хокук бозучылар һәм җинаятьчеләр һичкайчан да белмәскә тиешле үзенчәлекләр бар. Хәзер интернетта бар нәрсәне дә диярлек табып булуы аңлашыла. Ләкин, шулай да, әле интернетка чыкмаган кайсыбер күнекмәләр бар”, - дип аңлатты махсус сугышчылар бүлеге җитәкчесе.


Евгений сүзләре буенча, чит илләрдә контртеррористик операция вакытында бандитлар махсус сугышчылардан ким көрәшми. Бу, интернетка махсус хезмәтләрнең серле мәгълүматы чыкканга, шулай килеп чыга. Серле мәгълүмат ярдәмендә җинаятьчеләр һөҗүмгә әзерләнә.

Кайнар нокталар һәм яралар

“Барс”лар тренировкасын һәм өйрәнүләрен карау бик кызыклы булды. Аларның кайнар нокталарга командировкалары һәм хезмәтләре турында хатирәләр сөйләгәнен тыңлау да нык җәлеп итте.


Евгений Лохотской үзе җинаять-җәзаны гамәлгә ашыру системасында 2014 елдан бирле эшли. Моңа кадәр ул эчке гаскәрләрдә хезмәт иткән һәм Төньяк Кавказда хәрби операцияләрдә катнашкан.

“Чечняда таулы районнарда эзләү мероприятиеләрендә катнаштык. Бу – торак пунктларда адреслар буенча, паспорт режимын тикшерү, таулы районнарда җинаятьчеләрне эзләү”, - дип сөйли махсус сугышчы.

2004 елда командировкаларның берсендә Евгений яраланган.

“Без махсус операциядән кайтып килгәндә, Грозныйга җитеп килә идек. Пригородное торак пунктында иң алдан баручы БТР шартлады. Соңрак билгеле булганча, ул 25-30 кг тротил эквивалентындагы шартлаткычка эләкккән. Шул урында берьюлы биш кеше һәлак булды. Тагын бер кеше ике айдан госпитальдә үлде. Без алдагы БТРда булганга күрә, беренче булып атыша башладык”, - дип искә ала хәрби.

Лохотской башта ук кыйпылчыктан яраланган, аның отряды сугышны дәвам иткән.

“Минем башымны шундый итеп бәйләп куйдылар, берни дә күреп булмый иде. Машинага киттем, безне хәзер алып китәрләр, дип уйлаган идем, ә ядрәләр сызгыруы туктамады. Миңа “ят!” дип кычкырдылар. Мин кулымны гына болгадым да, ядрәләр астына алга киттем. Шул вакытта юл кырыенда яткан сугышчым сикереп чыкты да, мине гәүдәсе белән каплады, аннары сөйрәп куркынычсыз урынга алып китте. Хәзергә кадәр элемтәдә торабыз”, - дип сөйләде ул.

“Төтен тараткычлар”, бронежилетлар һәм бронялы “Тигр”

Җәза бирүне гамәлгә ашыру федераль хезмәте идарәсе махсус сугышчылары бүлегендә колонияләр һәм СИЗОларда массакүләм тәртипсезлекләр, терактлар, хәрби операцияләр булган очракта кирәкле аммунициянең тулы хәрби комплекты бар.

Алар арасында аеруча куркыныч күренгәне “Тигр” бронетранспортеры булды.

“Ул, күбесенчә, махсус контингентка психологик тәэсир ясау өчен кирәк. 2015 елда массакүләм тәртипсезлек булганда, Башкортстанга бардык. Хөкем ителгәннәр бик күп санда махсус сугышчылар, өстәвенә бронетранспортер булуын күргәч, үзләреннән-үзләре тынды”, - дип сөйли Евгений.

Калган аммуниция кинодагы кебек: бронежилетлар, резина тукмаклар, утлы ату коралы. Сугышчылар өч класстагы броня кия: пистолет ядрәсеннән, кадый-кисә торган предметлардан, автоматтан саклый торган. Мондый саклагыч ун килограммнан да авыррак булырга мөмкин. Башны саклый торган каскалар да төрле була: ядрә тишми торганнар, өч сантиметр калынлыктагы саклагыч пыялалы, полиция хезмәткәрләренеке кебек җиңел.

Сугышчылар “кинодагы кебек” төтен тараткыч шашкалар куллана. Алар, нигездә, подразделениеларның гамәлләрен яшерү өчен файдаланыла. Шулай ук, каршылыкны буйсындыру өчен, яшь агыза торган газ кулланалар.


“Шулай бервакыт, башка подразделениелар белән берләшкән өйрәнүләр вакытында, ике төтен тараткыч ташладылар. Бина шактый зур иде. Шашканы беренче катта ыргытканнар, мин икенчедә тора идем. Шул вакытта, һава сулар өчен, башны тәрәзәдән чыгарырга туры килде. Ягъни, хәтта гадәти төтен гранатасы да сулышны шулхәтлек кыса. Әле яшь агыза торган газлысын ыргытсалар, барысы да берьюлы яхшы һәм елакка әвереләчәк”, - дип көлә Лохотской. 

Мондый корал һәм саклану чаралары турында сөйләгәндә, Евгений “барысы да гадәти” дип еш кабатлады. Утлы ату коралы турында сүз чыккач, ул сугышчылардан берничә данә корал алып килүне сорады. Шул вакытта безне берничә сугышчы урап алды да бик зур энтузиазм белән үзләренең яраткан автоматлары, гранатометлары һәм пистолетлары турында сөйли башлады.

Бу отрядның коралы шактый күп. Без санап та җиткерә алмадык: исемнәре генә уннан артты. Бу ГП-25 гранотометы, Глок 17 пистолеты һәм төрледән-төрле мылтыклар.

Үз коралын иң яраткан сугышчы снайпер икән.

“Бу мылтык югары төгәллеккә ия. Йөз метр ераклыктан ике сантиметрлы корычны җиңел генә тишеп чыга. БТР һәм вертолетны ике-өч километрдан тишә ала”, - дип сөйләде ул.


Сугышчы мылтыгын 11 кг авырлыкта диде, ышандырыр өчен, хәтта тотып карарга да биреп торды. Без аның бөтен коралларын җентекләп карый алдык. Аларны күбесе бик авыр булып чыкты, кайсыберләренең курогын тартырга да көчебез җитмәде.

Һәр хезмәткәр теләсә кайсы корал белән эш итә белергә тиеш. Алар барысы да коралны сүтә, җыя, эшләү принцибын яттан белә. Ләкин аерым бер коралдан ату осталыгын тулысынча өйрәнү өчен, даими рәвештә өйрәнүләргә һәм махсус җыеннарга йөрергә кирәк.

“Снайпер мылтыгы белән көн-төн яшәсә, хатынын кочаклаган кебек, даими сыйпап торса, бер хәл. Икенче хәл - әйе, мин снайпер мылтыгыннан ата беләм, хәтта тиешле урынга тидерә дә алам ди, тик Олимпиада тимер акчасына тидерү булырлык эш түгел”, - дип аңлата Лохотской.

Отряд эчендә атыш күнекмәләре даими рәвештә уза. Хезмәткәрләр үзара ярыша, хәтта тишек тимер акчаларны да җыеп баралар.

“Без өйрәнүләргә ешрак йөрергә тырышабыз. Хезмәткәрләр үз казанында кайнау – бер хәл. Менә безнең снайпер – фанат, ул мылтыгын соңгы шөребенә кадәр сүтеп бетерергә, аннан җыеп, пистолет ясарга мөмкин. Ул, өйрәнүләрдә, мылтыктан граномет җыя торган, үзе кебек Кулибинны очратса, башка хәл инде. Алар икесе очрашып, тәҗрибә уртаклаша, шуннан соң, икесендә дә пистолет-граномет барлыкка килә”, - дип көлә бүлек җитәкчесе.


Төркемдә снайпер бик әһәмиятле кеше, дип аңлаттылар. Ул качып ята торган урыныннан командирга әйләнә-тирәдәге гомуми хәлне җиткерә, бер-бер хәл булса, снайпер шунда ук атарга тиеш. Өстәвенә, күп очракта бу ату үтерерлек булырга тиеш.

Кызыл берет

Кызыл (краповый) берет – теләсә кайсы махсус сугышчы өчен аеруча горурлык бирә торган әйбер. 35 хезмәткәрнең өчесендә генә әлеге батырлык һәм профессионаллык символы бар. Тагын ике кеше быел шундый берет алырга җыена.


“Кызыл берет алуга дәгъва итәр өчен, махсус сугышчы булып кимендә өч ел хезмәт итәргә кирәк. Бәлки бу вакытны бераз киметерләр, шул чакта кандидатлар саны да артачак. Безнең яшь хезмәткәләребез күп – аларның каны кайный, уңышларга ирешәселәре килә”, - дип сөйли Лохотской.

Евгенийга кызыл беретны сугышта яраланган өчен биргәннәр. Хәзерге вакытта ул җитәкченең бүлмәсендә иң күренә торган урында саклана.

Кулга тотып карау бәхете тимәде – сорау биргәнче үк, Евгений җавап бирде: кызыл беретны хуҗасы һәм аның әнисе генә кулына алу хокукына ия.

Кызыл берет алу өчен, шактый көч түгәргә кирәк, хәтта имтиханга керергә рөхсәт алу да җиңел түгел. Барлык күрсәткечләр буенча да яртыеллыкка билгеләр бик яхшы булырга, тәртип бозулар бөтенләй булмаска тиеш.

Имтихан вакытында 10-12 километр озынлыктагы марш-бросокны узарга кирәк.


“Марш-бросокны шактый зур тизлектә, төрле бурычларны үтәп, йөгереп узалар. Бу сулы киртәләрне кичү, противогаз киеп, зарарлы урыннан узу, яралы кешене алып бару, шуышып бару, чолганышта калган очракны узу”, - дип сөйли Евгений.

Имтихан үзе бик катлаулы булу гына түгел әле, аз гына гөнаһ өчен дә минус куялар. Өч минус булса - дисквалификация. Бусы әле чәчәк кенә! Киләсе биремне гади кеше үти алмастай тоела.

Бишенче каттан дүртенчесенә төшәргә, мишеньга атарга, өченче катта граната ыргытырга, аннан җиргә кадәр төшәргә, 25 метрга йөгереп китәргә – боларны 30 секундта (!) башкарырга кирәк. Моны идеаль итеп үтәгәнче, 12 километр марш-бросок йөгереп узасы бар.


Шуннан соң ату буенча күнегү, гимнастика башкарыла, аннары үз-үзеңне саклау буенча берничә күнегү була. Бу урында кандидатлар инструктор ролен башкаручы инде кызыл береты булганнар белән сугышырга тиеш.

“Касыкка, буыннарга, тезләргә, терсәкләргә генә сугарга ярамый. Көрәшнең барлык ысуллары да кулланыла. Әгәр инструктор тулы көченә сукмаса, аннан кызыл беретын кире алырга мөмкиннәр. Имтихан бирүче кызыл беретлыны нокаутка җибәрсә дә, аның чуар беретын алалар. Шуңа күрә, шактый кырыс көрәш була. Беркем дә кара янган урыннарсыз китми инде”, - дип аңлата Лохотской.


Бөтен сугышчылар да бу имтиханны уза алмый, кемдер елдан-ел кабат-кабат биреп карый. Хезмәткәр ун тапкыр имтихан тапшырып карагач, җиңүгә ихтыяр көче өчен, аңа кызыл берет биргән очрак бар.



Фикерләр








Җәмгыять

"Авырганда да милләт өчен әрнеде". 90нчы елларда милли мәгариф системасына нигез салучы Илдус Әмирханов вафат

Татар халкы бүген тагын бер зыялы заты белән хушлашты. Татар милли мәгарифенә нигез салган кешеләрнең берсе, Фатих Әмирхановның нәсел дәвамчысы – Илдус Әмирханов дөнья белән хушлашты. Замандашларының, якын кешеләренең Илдус Әмирханов турындагы истәлекләре, мәрхүмнең соңгы көне турында хатыны Әлфира ханым хатирәләре - Интертат сайтында.

Җәмгыять

"Быел да Рамазан ае безне бергә җыйды"

Мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә. "Интертат" танылган шәхесләрнең Ураза гаетен ничек билгеләп үткәнен һәм нинди теләкләрен юллаганын барлый.

Җәмгыять

"Диссертацияләр саны кимү - телне, милләтне саклауга зыян китерә торган фактор"

“Интертат” соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты буенча якланган диссертацияләргә анализ ясаган иде. 2012 елда Татарстанда 23 диссертация, 2017 елда 2 диссертация якланган булуы ачыкланды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә тел галимнәре, институт һәм мәктәп җитәкчеләре моның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла