"Күпләр монда ял паркы булачак дигән гайбәт сүзләр тараткан": Мөслим зиратына ни өчен техника керткәннәр?

1 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Римма Авзалова
Мөслимнең Кооперативная урамында урнашкан зиратны “тәртипкә” китерәләр. Биредә район җитәкчелеге территорияне ком белән тигезләттерү, газон җәю һәм яңа койма тоту белән шөгыльләнә. Тик җирле халык “рәхмәт” дип баш ияргә ашыкмый, киресенчә, бу хәрәкәт күпләрдә ризасызлык уяткан. Район халкы кабер өсләреннән техника йөрүдән зарлана. Районда "зират урынында ял паркы була" дигән сүз таралган. 
- Бу Мөслимнең иң беренче һәм борыңгы зираты, анда күпме кешенең җасәде ята. Бу зиратта авыр тормышта гомер итеп, сугыш афәтләрен күргән буын җирләнгән. Халык телендә аны “Иске зират” дип атыйбыз. Зур техникалар белән зиратның эченә кадәр керәләр бит, күпме кабер ташы юкка чыкты. Вандаллык бит бу! - дип зарланды Мөслимдә яшәүче Мәгъсүм абый (әңгәмәдәшебез теләге буенча, исеме үзгәртеп бирелде).

"Нишләп алай итәләр икән?" дигән соравыбызга Мәгъсум абый бу зиратның соңгы елларда нык ташландык хәлдә булуын әйтте:

- Әлеге зиратта өмәләрнең күптән булганы юк, гел ташландык хәлдә торды. Шуңа тәртипкә китерергә булганнар. Әмма аны башка ысул белән дә тәртипкә китереп була бит! Гаеп ике якта да бар инде: барыбыз да агач-куакларны кисә һәм үләннәрне чаба ала, - диде ул. 

Мәгъсүм абый сүзләренчә, хәзер зиратта агачларны кисәләр, төпләрен күмеп тигезлиләр. 

- Машиналар белән күпме балчык һәм ком ташыдылар. Көне-төне каберлекләр өстеннән техника йөри. Бу хәлләрдән соң район халкы да “уянды”, хәзер бөтен кешене зиратның язмышы кызыксындыра., - дип сөйләде әңгәмәдәшебез.



“Җилгә каршы барырга теләмиләр”

- Чытырманлыкка әйләнгән бер урын иде ул, берәүгә дә кирәк булмады. Җыештырулары өчен рәхмәттән башка сүз юк, чөнки бик ямьсез булып тора иде. Трактордан башка гына зиратны тәртипкә китереп булмый, чөнки андагы карт һәм корыган агачларны кул белән генә ташып бетерергә мөмкин түгел. Хәзер зиратларга агач утыртмыйлар, элек кенә ул кабер янына икешәр агач утыртканнар. Тупыл агач бик тиз үрчи, шуңа күрә чистарткан кебек тә булмый. Халык иске зират урынында парк булачак дип сөйли, монысы белән бер дә килешмим, - диде Мөслимдә яшәүче Розалия Гайсина.



- Мин - тумышым белән Мөслимнән, гомер буе монда яшәдем. Район халкы шау-шу килә, бөтен кеше әлеге зират хакында сөйли. Иң башта зиратка зур йөк машиналары белән ком ташыдылар һәм территорияне тигезләттеләр. Бу эшкә бик нык эчем пошты, мәетләр өстеннән авыр техника белән йөрү матур күренеш түгел бит. Үзем зират янына барып эшчеләргә әллә ничә тапкыр шелтә белдердем. “Без каршы бара алмыйбыз, ә кушканны гына эшлибез”, – дип җавап кайтардылар. Безне кечкенә чакта әби-бабайлар кабергә аяк белән басарга ярамый дип өйрәтте, ә монда зиратның эчен зур машиналар белән таптыйлар. Нарат агачлары утыртканнарын күрдем. Иске һәм ташландык зират булуга да карамастан, анда кабер ташлары бар иде. Өчесен калдырдылар, ләкин җимерелгән кабер ташларын кая куйганнар икән? Анда күмелүчеләрнең туганнары бар, ләкин аларның күбесе өлкән яшьтә һәм җилгә каршы барырга теләмиләр, – дигән фикер җиткерде Луиза Шәйхраҗиева.

“Өч кабер ташы бар иде, без аларны калдырдык”

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизә Акмалова зиратта ял паркы булачагын инкарь итте. Аның әйтүенчә, барысы да изге ният белән эшләнә һәм эш башлаганда җирле халык каршы булмаган.

- Әлеге зират мәсьәләсе буенча бик күп сораулар килә. Югыйсә, эш башлаганчы халык җыены уздырдык. Һәркемнең фикерен исәпкә алып эшләдек. Җыенга килгән кешеләр белән бу сорауны без җентекләп тикшердек, барысы да ризалык белдереп таралышты. Зират Мөслим районының нәкъ уртасында бик ташландык, күңелсез хәлдә тора иде. Ел саен өмәләр үткәрдек, ләкин аңа карап кына тирә-якны тәртипләп бетерергә мөмкин түгел иде. Хәзер шул өмәгә килмәүче, халык җыенында катнашмаучылар теләсә-нәрсә язалар да инде. 

Җыелышта барлык рәсемнәр белән зиратның проекты тәкъдим ителде, катнашучылар бу фикерне хуплады. Озакка сузмыйча эшкә тотындык. Иң беренче чиратта территорияне җыештырдык, агачлар утырттык. Зират эче яктырып, матураеп китте. Элек анда чытырманлык иде. Төрле куаклар һәм үләннәр куе булып үсте, шуларны аралап зират эченә кереп булмады. 

Дөресен генә әйткәндә, аны зират дип әйтергә дә мөмкин түгел. Каберләр дә юк анда, 1959 елдан бирле беркем дә күмелмәгән. Шул елдан башлап ташландык хәлдә яткан зиратны нәрсә эшләтергә була соң? Хәзер анда без бары тик җирне тигезлибез һәм яңа агачлар утыртабыз. Алга таба зиратны койма белән әйләндереп алырга планлаштырабыз. Зиратта якыннары күмелгән кешеләр белән сөйләштек, алар берсе дә каршы килмәде. Өч кабер ташы бар иде, без аларны калдырдык. Ташлары исән булганнарның исем-фамилияләрен яңартып язачакбыз. 

Күпләр монда ял паркы булачак дигән гайбәт сүзләр тараткан, дөрес түгел. Әлеге урыннар зират җире булып калачак. Без булганны җимерергә түгел, киресенчә, саклап калырга тырышабыз. Яман ният белән эшләмибез, - диде ул.

Илгизә Акмалова зиратның проектын һәм халык җыенында чыгыш ясаучыларның докладын фотога төшереп юлларга сүз бирде. Электрон почтага күпме кешенең ризалык биргәнен “салам” дип әйтте. Әмма вәгъдәсен үтәмәде, редакция аннан хат алмады.

“Мөслим халкы зарланырга ярата, рәхмәт әйттеләр микән”

- Дин күзлегеннән бу эш ничек кабул ителә? - дип, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга мөрәҗәгать иттек.



- Мин ул урынны һәм анда барган вакыйгаларны бик яхшы беләм. Мөслимгә баргач әлеге зиратны миңа күрсәттеләр. Минем белүемчә, хакимият җитәкчесе Рамил Муллин - мөселман һәм динне хөрмәт итә. Җитәкче вазыйфасына керешкәннән соң Мөслимдә зиратларны тәртипкә китерү эшенә алынды. Өмәләр оештырды һәм чисталык урнаштырды. Мөслим халкы зарланырга ярата, рәхмәт әйттеләр микән? “Гомергә җыештырылмаган зиратлар хәзер ялт итеп тора”, – дип әйтүчеләр юк. Мөслим халкы зарланырга ярата, бер яктан караганда, алар молодцы. Шул рәвешчә алар җитәкчеләрне итәкләрен җыеп  йөрергә өйрәтә. Ә менә кайбер районнар зарлана да белмиләр, шуңа күрә проблемаларын да хәл итә алмый. 

Район җитәкчесе бу мәсьәлә буенча миңа шалтыратты, мин аңа олырак хәзрәтләр белән киңәшләшергә тәкъдим иттем. Шуннан соң ул берничә дин әһеле белән бик озак вакыт фикер алышты һәм бу эшкә тотынды. Иң беренче чиратта барлык нечкәлекләрен өйрәнделәр. Бу очракта болай эшләү дөрес түгел дип, кырт кисеп кенә әйтеп булмый. Зиратлар һәрвакыт каралган булырга тиеш, шуңа күрә файдасы күбрәк булып чыга, - диде Йосыф хәзрәт.

“Зират яшьләр өчен аулак урынга әйләнде”

Мөслим муниципаль район иҗтимагый совет рәисе Моряк Юсупов бу зиратны бөтенләй чүплек дип атады.

- Башта әлеге тәкъдимне кабул итәргә теләмәдек, халык арасында шау-шу күп булды. Ләкин соңынан болай эшләүнең файдага икәнлеген аңладык. Мөслим районының имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов та каршы булмады. Зиратны тәртипкә китерү дини яктан тыелмаган, киресенчә, саваплы гамәлдән санала. 

Зират бик аяныч хәлдә иде. Ветераннар белән бергә җыелып бик күп тапкырлар өмәләр оештырдык, ләкин тәртипкә китереп бетереп булмады. Карт өрәңгеләрне кисәсең, алар янәдән үсеп чыга. Америка чаганы бик әрсез, ул чапкан саен ныграк үрчи. Район халкын бик күп тапкырлар өмәдә катнашырга чакырып карадык, килергә ашкынып торучы булмады. Ел саен алты тапкыр өмәгә җыелдык, анда 20-30 кеше катнашты. 

Аннан соң, монда һәрвакыт яшьләр кәеф-сафа корырга җыела иде, алар өчен зират аулак урынга әйләнде. Спиртлы эчемлекләр куллана һәм шунда учак ягалар иде. Берәү дә зират территориясен үзгәртеп корырга һәм бу җирләргә башка әйбер салырга теләми. Бары тик чүплекне юк итәсе килә. Бернинди дә начар гамәл башкаручы юк, бары тик туфрак һәм үлән генә чәчтеләр. Район халкы җыелышып агач үсентеләре утыртты. Килеп карагыз, мондагы тәртипкә һәм чисталыкка сокланып китегез, - дип чакырды ул.       




Фикерләр








Җәмгыять

Татар ата-аналары нәрсә турында кисәтә?

18 ноябрьдә Казанда “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” темасына татар телле ата-аналар конференциясе узды. Чарада Татарстанның төрле шəһəрлəреннəн, Башкортстаннан, Кырымнан килгән галимнəр, укытучылар һəм иҗтимагый оешмалар вәкилләре милли мәгариф мәсьәләләре буенча фикер алышты, практик тәкъдимнәрен җиткерде. "Татар-информ" хәбәрчесе әлеге очрашуда яңгыраган төп фикер-тәкъдимнәрне барлады.

Җәмгыять

"Казан" халыкара аэропортына исем сайлыйбыз: Тукаймы, Җәлилме яки башкортлардан үрнәк алырга кирәкме?

Россиянең 48 халыкара аэропортына атаклы шәхесләр исеме бирү буенча финал тавыш бирү көннәре. “Казан” халыкара аэропортына финалдагы өч шәхеснең исемен бирү өчен үз тавышын 41 932 кеше калдырган. Авиаконструктор Андрей Туполев өчен 9670 кеше, бөек шагыйрь Габдулла Тукайга – 27755, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил өчен 4507 кеше тавыш биргән. 

Җәмгыять

"Иремнең вафатына 40 көн узгач, Алмаз да безнең өйгә кереп үлде". Арчада 35 яшьлек ир өстенә кондызлар ега башлаган агач төшкән

Быел көз гадәттәгедән коры һәм матур килде. Алтынга тиң мондый көннәрне диванда ятып үткәрергә теләми кеше. Арча районы Түбән Курса авылының тынгысыз ирләре дә 12 ноябрь - дүшәмбе көнне өмә ясап, авыл янындагы буаны җибәрергә җыела. Әмма игелекле эшләре фаҗига белән тәмамланыр дип кем уйлаган! Кондызлар ега башлаган агачны кискәндә, 35 яшьлек Алмаз Зәйнетдинов харап була.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла