“Күңел тулы үкенеч, өченче баласы туганын күрә алмаячак”

7 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Марий Эл юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе матбугат хезмәте
Юллар... Кайларга гына илтмиләр юллар адәм баласын. Соңгы вакытта бер–бер артлы булган юл һәлакәтләре, аларда кешеләрнең авыр тән җәрәхәтләре алулары хакында еш ишетәбез. Коточкыч аварияләрнең нәтиҗәсе аянычлы: вафат булучыларның гомерләрен инде кире кайтарып булмый. Марий Элдагы юл һәлакәтендә "Бөреле" акционерлык җәмгыятенең элекке генераль директоры Алмаз Миңнекәев һәлак булуы турында кайгылы хәбәр күпләрне тетрәндерде. Эш сәфәренә чыгып китә ул, әмма шул китүдән кире әйләнеп кайтмый - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган йөртүче аркасында һәлак була.
Кайгылы хәбәрне "Идел буе" (Поволжье) кадастр инженерлары берлеге хәбәр итә. Үлемгә китергән авария 6 гыйнварда Йошкар Ола - Яшел Үзән юлында була. Марий Эл республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хәбәр итүенчә, Toyota автомобилен йөрткән 59 яшьлек ир каршы як полосага чыгып, 38 яшьлек Алмаз Миңнекәев идарә иткән Nissan автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, Алмаз Миңнекәев авыр тән җәрәхәтләре ала һәм шул ук урында һәлак була. Nissan автомобилендәге бер пассажир, Toyota автомобиле йөртүчесе, өч пассажир, шул исәптән җиде яшьлек бала тән җәрәхәтләре ала. Аларны хастаханәгә озатканнар.

“Соңгы юлга озатырга бөтен район халкы җыелды”

Арча шәһәре белән янәшә “Арчабаш” дип аталган бистә төзеләчәге хакында күпләр ишеткәндер. Әлеге территория Арчадагы Иске Кырлай авыл җирлегенең Түбән Мәтәскә авылына карый. Ул Күпербаш юлының сул ягында урнашачак. Бистәдә 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, 80 урынлы башлангыч мәктәп, спорт, сәүдә үзәкләре, фельдшер–акушерлык пункты һәм ял итү парклар проектланган. 

Ширкәтенең директоры Алмаз Миңнекәев бу социаль объектларда уңайлы яшәү шартларны тудырырга тырышкан. Башкарасы максатлары зурдан була аның, тик барысын да чынга ашырырга өлгерми генә кала... Типсә тимер өзәрдәй ир-атның тормышы шулай иртә өзелүе белән якыннарының да килешәсе килми. Гомереңнең чәчәк аткан бер мәле, дәртләнеп яшәр чагы булган бит.



Бүген Алмаз Миңнекәевны Арча районының Күкчә-Бирәзә авылында җирләделәр. Мәрхүмнең әнисе чыгышы белән шушы авылдан. 

“Алмаз районда билгеле кеше, аларның гаиләләре күпләргә таныш. Соңгы юлга озатырга бөтен район халкы җыелды. Озатырга килгән халыкның күплегеннән аның никадәрле олы җанлы һәм әйбәт кеше икәнлеген аңлап була иде. Берәү дә яшьләрен тыеп тора алмады. Барыбыз да тетрәндек бу хәлгә, башка сыймаслык фаҗига бит. Бу очракта мәрхүмнең тормыш иптәше Ләйсәнгә, кечкенә кызларына сабырлык телисе генә кала. Гаилә җанлы кеше иде ул, якыннары өчен җан атып торды. Көненә әллә ничә тапкыр алар белән телефоннан сөйләшә иде. Аллаһы Тәгалә иртә алып китте, анда да яхшы кешеләр кирәктер”, - дип сөйләп китте “Арчабаш” ширкәтендә эшләүче Гөлия Гарифҗанова.

Дустының гомере кыл өстендә

- Алмаз белән юлда ярдәмчесе дә булган. Хәзерге вакытта ул Республика клиник хастаханәсендә, бик җитди имгәнүләр алган. Гомере кыл өстендә. Аның белән элемтәгә керә алмадык, чөнки тиздән операция ясарга тиешләр. Аллаһы Тәгалә саклый күрсен үзен, барысы да уңышлы узсын иде. Гомере кыл өстендә. Бүген бөтен район халкы терелсен иде дип аның өчен дога кыла, - ди Гөлия.

- Кем уйлаган бит, шулай килеп чыгар дип? Бу күңелсез хәбәрне кабул итәргә теләмәдек, озак вакыт ышанмый йөрдек. Бәлки безнең Алмаз түгелдер, бәлки ялгышканнардыр дип уйладык. Күңелдә ниндидер өмет чаткысы бар иде. Ахыргача, аның җәсаден алып кайтканчы өметне эзмәдек...

“Эшләр барамы?” – дип кайтып керер төсле. Эш сәфәрендә дә көн дә шалтыратып, ширкәттәге хәлләрне белешеп торды. Яшь булуына да карамастан, талантлы җитәкче иде ул. Үз эшен белеп кенә түгел, ә чын күңелдән рәхәтләнеп һәм башкарды. Кызганыч, озак эшләргә насыйп булмады... Таләпчән, әмма чын мәгънәсендә намуслы һәм ярдәмчел җитәкче була белде. Якындагыларга яхшы сүз әйтергә, ярдәм итәргә дә вакыт тапты. Гомере бик иртә өзелсә дә күркәм гамәлләре, тырыш хезмәте белән үзеннән соң тирән эз калдырып китте, - ди Гөлия Гарифҗанова.

“Кайткач хәбәр бирмәде, очраша алмый калдык”

Алмаз Миңнекәевның өченче буын, бергә уйнап үскән туганы Рафис Галимҗанов белән дә аралаштык.



- Кайгылы хәбәрне әнием Радалия җиткерде. Сүзне кайдан башларга белмичә, озак әйтә алмый торды ул. “Безнең Алмаз һәлакәткә очраган, үлгән”, - дип елап җибәрде. Эчем “жу” итеп китте шулчак. 

Алмаз минем өчен иң якын кеше булды, балачагы минем күз алдында үтте. Күкчә-Бирәзә авылына кунакка кайтырга яратты. Кечкенәдән туган җанлы булды, һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынып торды. Берәүгә дә начарлыгы тимәде. Ярдәм кирәк булса, иң беренче чиратта аңа шалтырата идем. Бервакытта да “юк” дип әйтә белмәде. Телефоны бер генә минутка да тынып тормый иде. Әле берәр кая илтеп куярга чакыралар, әле тагын нәрсә… Беркемне дә кире бормады. Шуңа аның үзен соңгы юлга озатканда да кешеләр күп иде. 

Нишләп шулайдыр инде – гомере кыска булды. Хәсрәт киләсен күңел алдан сизә, җаныңа урын таба алмыйсың диләр бит. Кайберәүләр төшләр дә күрә. Үләсе көнендә күңеле берни сизмәгән, күрәмсең, Алмаз, гадәттәгечә, шат күңелле иде. Аның белән телефоннан сөйләштек. “Волжскига барып кайтасы бар әле. Кайтып җиткәч, хәбәр бирермен, атна ахырында күрешеп алырбыз”, - иде. Әмма очраша алмый калдык. 

Юлда һәрвакыт игътибарлы йөрде, юл йөрү кагыйдәләрен бозганы булмады. Юллар тайгак, бозлы. Тәүлекнең караңгы вакытында бигрәк тә куркыныч. Кызганыч, эх, болай эшләсәм, тегеләй итсәм иде, дип өзгәләнүдән берни дә үзгәрми шул. Бәндә тәкъдирдән уза алмый. Язмыш, күрәчәктер инде. Урыны оҗмахта булсын, - диде ул.

“Юатырдай сүзләр табып булмый”

- Алмаз кечкенәдән шук, тиктормас малай булып үсте. Кешеләр белән дә уртак телне бик тиз тапты. Укуда да һәрвакыт алдынгы булды. Бик тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнеп үсте. Әтисе Габдуллаҗан Миңнекәев күчемсез милек объектлары кадастры агентлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе 9 нчы территориаль бүлеге (Арча һәм Әтнә районнары) башлыгы булып эшләде. Әнисе Дания сөт заводында хезмәт куйды. Хәзерге вакытта алар икесе дә лаеклы ялда. 

Сабый чактан Алмаз абыйсы Азат белән әтиләренең шәхси үрнәгендә тәрбияләнеп үстеләр, аның хезмәт юлын дәвам иттеләр. Ата-анага баласын югалту хәсрәтеннән дә олы хәсрәт юк. Тугыз ай буена йөрәк астында йөртеп, җил-яңгыр тидерми үстергән газиз баласын салкын җир куенына салган ананы юатырдай нинди сүзләр табып була соң? Шалтыратып хәлләрен белергә йөрәгем җитми, бик кайгылы чаклары. Йортлары янында төне буе “Ашыгыч ярдәм” машинасы кизү торып чыккан. 

Күңел тулы үкенеч, Алмаз өченче баласы туганын күрә алмаячак. Хатыны Ләйсән йөкле, дип сөйләшәләр. Нигә Аллаһы Тәгалә шундый зур сынау җибәргәндер? – дип елый мәрхүмнең туганы Радалия Галимҗанова.



- Озак вакыт Росреестрның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкарды. Эшендә дә хөрмәт итәлә иде. Дөресен генә әйткәндә, гел елмаеп торган егетне яратмаган кеше булмагандыр. Балакаем, бөтен кешенең гозерен тыңлады. Минем кызым тумыштан инвалид. Без авыл кешеләре документлар һәм социаль программаларның җаен аңлап бетермибез. Шул вакытта Алмаз бик нык ярдәм итте, - дип искә алды ул.

Мондый зур кайгы кичергән Миңнекәевлар гаиләсенә шалтыратып, болай да кан сыркыган яраларын кузгатасыбыз килмәде. Әлеге язмабыз да Алмазның якты рухына дога булып барып ирешсен иде. 

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Тукайга һәйкәл, бизнес-форум, күргәзмәләр һәм концертлар: Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре ничек узачак

17 апрельдә Башкортстанда Татарстан көннәре башланачак. Мондый масштабтагы соңгы чара 1988 елда, ягъни 31 ел элек узган булган. Ул күрше төбәкләрнең барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлек өчен үсеш нигезе булыр дип көтелә. Булачак тантананың үзенчәлекләре турында “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин сөйләде.

Җәмгыять

165нче мәктәп директоры: “Яңа полилингваль комплекста җиденче сыйныфка кадәр рус яки татар телендә, 7 сыйныфтан география, биология, математиканы инглиз телендә укытачакбыз”

Татарстанда яңа проект колач җәя: сүз полилингваль белем бирү комплексы төзелеше турында. Бу эшкә Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев башлангыч бирде, шуңа әлеге проект халык теленә "Шәймиев мәктәбе" дип керде. Беренче комплекска нигез итеп Казанның 165 нче мәктәбе сайланды. “Татар-информ” агентлыгы әлеге мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов белән интервью тәкъдим итә. 

Җәмгыять

Бердәм архитектура һәм яхшы инфраструктура: Примавера коттедж бистәсе беренче тапкыр Язның Туган Көнен каршылады

6 апрельдә шәһәрнең “Примавера” коттедж бистәсендә киләсе 100 ел дәвамында һәр елны, Язның Туган Көнен бәйрәм итү килешүенә кул куйдылар. Бәйрәмнең махсус кунагы “Күчемсез милек базары рекордлары” дип аталган абруйлы премия иясе Анна Маркина булды. Ул бистәнең барлык халыкара һәм Европа стандартларына туры килүенә инанды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла