Инсульт һәм инфаркт: үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга?

30 октябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Михаил Захаров, архивтан
Йөрәк-кан тамырлары авырулары кайчан башланырга мөмкин һәм «ашыгыч ярдәм» килгәнче нәрсә эшләргә? Татарстанның танылган кардиологлары "Татар-информ"га шул хакта сөйләде.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары инде берничә ел дәвамында үлем-китемнең төп сәбәбе булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, дөньяда ел саен инфаркт һәм инсульттан 17 миллионга якын кеше вафат була.

Инсульт

Инсульт — кан тамырларының шартлавы, кысылуы яки тыгылуы аркасында баш миендәге кан әйләнешенең бозылуы ул. Инсульт нәтиҗәсендә баш мие матдәсенә зыян килә.

Инсультның ике - геморрагик һәм ишемик төрләре була. Геморрагик инсульт вакытында баш миенә кан тамыры шартлау сәбәпле кан саву, икенчесендә кан тамырының кысылуы яки тыгылуы аркасында зыян килә.

Инсульт, инфаркт кебек үк, нәселдән килә торган авыру. «Микротромблар барлыкка килү», «артериаль гипертония», «стенокардия», «дисциркуляр энцефалопатия» һәм «шикәр диабеты» диагнозы куелган пациентларга да инсульт куркынычы яный.

- Тәмәке тартуны ташлагыз, күбрәк хәрәкәтләнергә, җәяү йөрергә кирәк. Үзеңнең холестерин дәрәҗәсен белү дә комачауламый, - ди Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең «Кардиология» юнәлеше җитәкчесе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Альберт Галәвич.

Инфаркт

Миокард инфаркты — кан белән тәэмин ителеш бозылу аркасында йөрәк мускулының зарарлануы ул. Әгәр кешегә үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, йөрәк мускулының зарарланган участогы һәлак була һәм нәтиҗәдә кискен миокард инфаркты үсеш ала. Инфарктка китерергә мөмкин булган объектив факторлар арасында нәселдәнлек һәм кешенең яшен атап үтәргә мөмкин. Шуңа да карамастан, табиблар билгеләп үткәнчә, әлеге авыруга китергән факторлар тагын да күбрәк.

- Аз хәрәкәтләнү, стресслар, дөрес тукланмау, симерү, тәмәке тарту кебек факторлар инфаркт үсешенә йогынты ясый. Соңгысы бигрәк тә кешелекне афәткә илтә. Тәмәке тарту аркасында кан тамырларының торышы начарлана, аларда атеросклеротик төерләр (нәкъ менә шулар инфарктка китерә дә) формалаша, - ди 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең бүлек мөдире, Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе баш кардиологы Зөлфия Ким.

Инфарктка китерергә мөмкин булган факторлар арасында шулай ук шикәр диабеты һәм гипертонияне атап үтәргә мөмкин. Зөлфия Ким сүзләренчә, әлеге авыруларны контрольдә тотып, кеше үзен инфаркттан саклый ала.

Ифаркт сәбәпләренең тагын берсе – артык авырлык. Кардиологлар әйтүенчә, ул гипертониягә, липид һәм углеводлар алмашының бозылуына һәм шуның нәтиҗәсе буларак атеросклероз, шикәр диабеты үсешенә китерә.

Инсульт һәм инфарктның билгеләре

Йөрәк өянәге вакытында кеше күкрәк турысында нык авырту тоя. Күкрәк читлегенең урта өлешендә, кайчагында хәтта тамак төбендә нидер кыскан, баскан кебек була, авырту муен, теш казнасы яки кулларга да күчәргә мөмкин.

Еш кына өянәк белән бер үк вакытта тын бетә, күңел болгана, тирләтә, хәлсезлек сизелә.

Инсульт вакытында бит, аяк яки кул мускуллары ойый. Кешенең кисәк кенә күзләре начар күрә, хәрәкәт координациясе бозылырга, кинәт башы авырта башларга мөмкин. Инсульт вакытында шулай ук артикуляция һәм сөйләм бозыла.

Беренче ярдәм

Инсульт яки инфаркт булмагае дигән шик туса, беренче эш итеп «ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз.

Инфаркт вакытында кешене утыртырга яки бер очы бераз күтәртелгән урынга яткырырга кирәк. Тәрәзәләрне ачыгыз. «Ашыгыч ярдәм» килгәнче, табиблар 0,25 грамм аспирин (таблетканы чәйнәп йотарга) яки 0,5 миллиграмм нитроглицерин (таблетка/капсуланы тел астына салырга, капсуланы башта тешләп алырга, йотмаска) кабул итәргә куша. Күкрәктә 5 минуттан соң да авырту бетмәсә, нитроглицеринны икенче тапкыр кабул итәргә кирәк.

Инсульт түгелме дигән шик туса, табиблар зыян күрүчегә «ашыгыч ярдәм» килгәнче бернинди дару да бирмәскә киңәш итә. Авыруны яны белән яткырырга кирәк.

Шул рәвешле, үзегезне һәм якыннарыгызны йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклау өчен, өянәкнең беренче билгеләре хакында белергә һәм әлеге чирләрне кисәтүдә иң гади кагыйдәләрне истә тоту зарур.

Инсульт яки инфарктның беренче билгеләре күзәтелгән очракта, авыруга профессиональ медицина ярдәме 2-4 сәгать эчендә күрсәтелергә тиеш!

Фикерләр








Җәмгыять

Татар ата-аналары нәрсә турында кисәтә?

18 ноябрьдә Казанда “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” темасына татар телле ата-аналар конференциясе узды. Чарада Татарстанның төрле шəһəрлəреннəн, Башкортстаннан, Кырымнан килгән галимнəр, укытучылар һəм иҗтимагый оешмалар вәкилләре милли мәгариф мәсьәләләре буенча фикер алышты, практик тәкъдимнәрен җиткерде. "Татар-информ" хәбәрчесе әлеге очрашуда яңгыраган төп фикер-тәкъдимнәрне барлады.

Җәмгыять

"Казан" халыкара аэропортына исем сайлыйбыз: Тукаймы, Җәлилме яки башкортлардан үрнәк алырга кирәкме?

Россиянең 48 халыкара аэропортына атаклы шәхесләр исеме бирү буенча финал тавыш бирү көннәре. “Казан” халыкара аэропортына финалдагы өч шәхеснең исемен бирү өчен үз тавышын 41 932 кеше калдырган. Авиаконструктор Андрей Туполев өчен 9670 кеше, бөек шагыйрь Габдулла Тукайга – 27755, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил өчен 4507 кеше тавыш биргән. 

Җәмгыять

"Иремнең вафатына 40 көн узгач, Алмаз да безнең өйгә кереп үлде". Арчада 35 яшьлек ир өстенә кондызлар ега башлаган агач төшкән

Быел көз гадәттәгедән коры һәм матур килде. Алтынга тиң мондый көннәрне диванда ятып үткәрергә теләми кеше. Арча районы Түбән Курса авылының тынгысыз ирләре дә 12 ноябрь - дүшәмбе көнне өмә ясап, авыл янындагы буаны җибәрергә җыела. Әмма игелекле эшләре фаҗига белән тәмамланыр дип кем уйлаган! Кондызлар ега башлаган агачны кискәндә, 35 яшьлек Алмаз Зәйнетдинов харап була.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла