Индира Киреева: "Татарстанның Инновацион субъектлар рейтингында икенче урынга менүе - зур җиңү"

28 январь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Лилия ЛОКМАНОВА
Фото: Рамил Гали
Татарстанда эшмәкәрлекне үстерү буенча зур эшләр башкарыла. Узган ел нәтиҗәләре һәм 2019 елда бизнес вәкилләрен нәрсә көтүе хакында Икътисад министры урынбасары вазифасын башкаручы Индира Радык кызы Киреева “Татар-информ” корреспондентына сөйләде. 

- Индира Радыковна, Россиядә инвестицион сәясәтнең иң актуаль мәсьәләләреннән берсе – эшмәкәрләргә яхшы шартлар тудыру. Татарстанда бу юнәлештә нинди эшләр алып барыла? Шул хакта сөйләсәгез иде.

- Әйе, бизнес алып баруның уңайлы һәм алдан күреп булырлык шартларын тудыру, күпчелек очракта, инвестицияләр җәлеп итүгә, һәм, димәк, икътисад үсешенә булышлык итә.

Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы белән без бу юнәлештә бик тыгыз эшлибез. Иң беренчеләрдән булып, күп проектларны республикада гамәлгә ашырабыз. Русча иттереп әйткәндә, без күп регионнарга “наставниклар” булабыз.

2018 елда башкарылган масштаблы эшләр хакында сөйләсәк,зур игътибарны төзелеш өлкәсе җәлеп итә. Электр, газ һәм су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру аерым юнәлеш булып тора һәм җир кишәрлекләренә милек хокукын теркәү һәм кадастр исәбенә кую өлкәсендә процедураларын җиңеләйтү һәм булышлык итү 2018 елда безнең максат иде.

Республика 2018 елгы Илкүләм инвестицион климат торышы рейтингы нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегендә. Бу хакта 2018 елда Санкт-Петербургта әйтелгән иде. Лидерлар булуга да карамастан, без эшне дәвам иттек һәм берничә юнәлештә эшләр эшләнелде.

- Күп мунициаль һәм дәүләт хезмәтләре электрон рәвештә тәкъдим ителә. Аларны оптимальләштерүдә нинди уңай нәтиҗәләргә ирештегез?

- Безнең Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы бар. “Услуги. Татарстан” дигән портал. Моны барыбыз да беләбез. Анда "Бизнес өчен" дигән аерым бит булдырдылар. Элек бизнес өчен дә, гражданнар өчен дә бөтенесе дә бер урында тупланган иде. Хәзер аны ике аерым биткә аердылар һәм “Бизнес өчен” дигән биттә барысы да тупланылды. Дәүләт яки муниципаль хезмәтләр бер җирдә тупланган һәм эшмәкәрләр сайтка кергәндә, алар үзләренең эшләрен шунда башкара ала.

Икенчесе ˗ газ бүлү челтәренең интерактив картасы булдырылды. Интернет-портал эшләнеп бетте. Безнең эшмәкәрләр онлайн режимда газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруга бирелгән гаризаның статусын күзәтә ала.

Өченчесе ˗ безнең "Челтәр компаниясе" буенча онлайн режимда хезмәтләр алу мөмкинлеге турында кулланучыларга мәгълүмат бирүне арттыру буенча масштаблы эш дәвам иттерелде.

"Челтәр компаниясе" сайтында электр челтәрләренә технологик тоташтыруга шәхси кабинет аша бирелгән гаризалар 14 процент иде. 2018 ел буенча бу сан 75 процентка җитте.

Шәхси кабинетларга кергәндә, нинди документларны куярга белмибез."Челтәр компаниясе" моның өчен технологик тоташтыру темасына роликлар ясады. Слайдлар, ярдәмчел мәгълүматлар урнаштырылды.

- Татарстанның визит карточкаларының берсе булып Инвестицияләр порталы тора. Узган ел әлеге ресурста нинди үзгәрешләр булды?

- Әлбәттә Инвестицион портал безнең зур эшебез. Анда безнең 11 телдә мәгълүмат бирелгән. Алар болай гына тәрҗемә ителмәгән. Һәр тел битенә кергәндә, шул ил белән очрашулар, аларның эшмәкәрләрен күрергә була. Мисал өчен, Япония вәкилләре кереп караса, аңа Кытай кызык түгел бит инде.

Бу бик зур эш, чөнки инвесторлар алар башкаларга гына түгел, үзләренә булган карашка да игътибар итә.

“Бер тәрәзә” режимында эшләр өчен безнең бик күп әйберләр эшләнелгән иде. Анда инвестицион мәйданчыклар, биналар, җир кишәрлекләре эзләү өчен инвесторлар өчен онлайн система булдырылды.

Татарстан Республикасы Президенты адресына инвестицион проектны гамәлгә ашыру нияте турында гариза җибәрү, дәүләт ярдәменнән файдалану турында мәгълүмат алу өчен кара-каршы элемтә формалары эшләнеп бетте дияргә була.

- Узган ел кайсы хезмәтләрне күрсәтүдә вакытны кыскартуга ирешә алдыгыз?

- Яхшы сорау дип әйтер идем. Татарстанда дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү вакытын киметү буенча киң колачлы эш башкарылды. Шул рәвешле, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре тарафыннан җир кишәрлекләренең шәһәр төзелеше планнарын әзерләү һәм бирү вакыты кыскартылды. Хәзер бу эш 11 көн дәвамында гамәлгә ашырырга мөмкин. Шул ук вакытта, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә, регламент вакыты 20 эш көненнән артмаска тиеш.

Икенчесе - Татарстан Республикасында төзелешкә рөхсәт бирү буенча хезмәт күрсәтүнең фактик вакыты хәзер 6 эш көне тәшкил итә. Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексын карасак, анда 7 эш көненнән артык булмаска тиеш диелә. Без 1 көнгә тизрәк эшли алабыз.

Электр энергиясе челтәрләренә техник тоташу өлкәсендә норматив Россия буенча 90 көн исәпләнә.Татарстанда былтыр ул 49,4 көн иде, быел 20-21 көнгә кадәр киметелде. Әлбәттә, бу тышкы факторларны яки форс-мажор хәлләрне исәпкә алмаганда.

Аннан соң, иң зур эш дип әйтсәм дөрес булыр: юридик затларны дәүләт теркәвенә алу.

Эшмәкәрләр гариза биргәндә документлар җитмәсә, аларга алар кире кайтарыла һәм эшмәкәрләр кимчелекләрен бетергәннән соң, дәүләт пошлинасын яңадан түли иде.

2019 елның 1 гыйнвардан документларны электрон тапшырганда, дәүләт пошлинасы түләнелми. Эш башлаучы эшмәкәрләр өчен мин бу зур сумма дип саныйм. Ул 4 меңне тәшкил итә. Үзгәрешләр кертсәләр, 800 сум. Шуңа да, берничә тапкыр биргәндә, сумма җыела.

- Юридик затларга кагылышлы тагын нинди яңалыклар бар?

- Россия Салым хезмәте сайтында бөтен материаллар бар. Каян документ алырга, кая гариза бирергә кирәклеге аңлаешлы итеп күрсәтелгән.

- Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшмәкәрләргә уңайлы шартлар тудыру, аларның белемнәрен күтәрү буенча зур эшләр эшли. Узган ел бу юнәлештә ниләр башкарылды?

- Иң беренче мин 15 меңнән артык кеше катнашкан форум хакында әйтер идем. Болар - "Перезагрузка" һәм "Перезагрузка 2.0". Соңгысы Казанда һәм Яр Чаллыда параллель рәвештә барды.

Аннан соң, эш башлаучы эшкуарлар өчен кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең 8 тренингы узды. Монда безнең 100 дән артык кеше катнашты."Эшкуар әлифбасы", "Эшкуар-әни", "Эшкуарлык мәктәбе" дигән тренинглар үткәрелде.

Республикасының барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары бизнес вәкилләре өчен “куст” алымы буенча уздырылган "Бизнес десант" түгәрәк өстәлләре оештырылды. Чараларда 1,5 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъектлары катнашты. Алар өчен бу бик файдалы булды.

Аннан Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Баулы, Казан шәһәрләрендә "Эшкуарлык фабрикасы" дип исемләнгән укыту курслары үткәрелде. Аларда 600 ләп кеше укыды.

Халыкның барлык яшьтәге категорияләре арасында эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру максатларында ирешү өчен төрле чаралар уздырылды. Мисал өчен, "Яңа ел мәктәп ярминкәсе", "Журналистлар бәйгеләре", "Эшкуар көне", "Ел эшкуары. Алтын йөзлек" конкурсы үткәрелде.

Эш барышында төрле сораулар барлыкка килә. Алар өчен төрле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр турында 13 семинар-киңәшмә үткәрдек. 4 семинар сатып алуларда катнашучылар өчен иде. Чөнки анда гел ниндидер үзгәрешләр булып тора. Семинарда меңнән артык эшмәкәр катнашты.

- Теоретик яктан зур ярдәм күрсәтелгән. Ә финанс яктан кече һәм урта бизнес вәкилләренә күпме ярдәм булды?

- Финанс ягына килгәндә, эшкуарлык субъектлары өчен бу төп мәсьәләләрнең берсе. Бездә "Бердәм кредитлау үзәге" бар. 2018 елның сентябрь аенда яңа юнәлеш ачып җибәрдек. Бу безнең заем финанславын җәлеп итүгә бәйле. Эшкуарлар шул “Бердәм кредитлау үзәге” белән эшли ала. Алар хәзер бер җиргә генә гариза тапшырып, үзәк хезмәткәрләре аша эшли ала.

2018 елда озак эшләмәсә дә, үзәк аша килгән гаризаларга 1 млрд сумнан артык ярдәм хупланылды.

Моннан тыш, "Татарстан Республикасы Гарантия фонды" коммерциясез оешмасы тарафыннан гомуми 1 млрд. сумнан артык күләмдә 135 поручительлек бирелде. Бу гомуми 3,6 млрд. сумлык заем финанславын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

Аннан соң, “ВТБ” банкы белән берлектә "Мөмкинлекләр күпере" дигән программа гамәлгә кертелде. Аның төп өстенлекләре булып кредит заявкасын карау процессын банк тарафыннан да һәм "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды" коммерциясез оешмасы тарафыннан да тизләтү тора.

"Сәнәгый үсеш", "Авылда эшкуарлык" дигән махсус продуктлар эшләнде. Болар авылда эшкуарлык иткән субъектлар өчен - фермаларга поручительлек өлешен бүләкләү буенча ташламалы ставка буенча бирелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан коллегаларыбыз нык булышты. Алар 878,5 млн. сумлык дәүләт ярдәме күрсәтә алды.

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды 328 млн. Сумлык 200 гә якын микрозайм бирелде. Шулай ук 14 эшкуар факторинг хезмәтеннән файдаланды.

- Бу көннәрдә генә Мәскәүдә Егор Гайдаров исемендәге икътисади форум тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча, нәрсә әйтә аласыз?

- Монда иң зур нәтиҗә дип, Татарстанның Инновацион субъектлар рейтингында икенче урынга менүен әйтер идем. 2013 елдан бирле без өченче урында идек. 2018 ел нәтиҗәләре буенча, без икенче урынга күтәрелә алдык. Бу безнең өчен зур җиңү дияр идем. Безнең беренче урында Санкт-Петербург, ә без Мәскәүне дә уза алдык. Анда төрле статистик мәгълүматлар анализланды. Алар арасында фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне үстерү дәрәҗәсе, инновацияләр буенча республикада эшләнелгән эш тә анализланды.Татарстан хакында бик күп уңай бәя алдык.

- Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Индира Радыковна!


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Иң шәп малайлар иде алар...” Әлмәттә ике бертуган мунчада ис тиеп үлгән

7 февраль көнне Әлмәттә 13 һәм 17 яшьлек үсмер малайларның мунчада ис тиюдән дөнья куюы турында хәбәрне ишеткәч, тәннәр чемердәп куйды. Шулай булмый ни, инде буй җитеп, кул арасына керә башлаган ике бөркетен – газизләрен бер көндә мәңгелеккә югалткан һәм җир куенына салган әти-әнигә ничек чыдамак кирәк ди?! Бала хәсрәтеннән дә читене юк дип әйтүләре юкка түгел. Равил белән Шамилнең әтиләре Рамил Шаһиевның кайгы йотып йөргән көннәре булса да, ул “Интертат”ка эчен бушатып, вакыйганың ничегрәк булганы турында сөйләде.

Җәмгыять

Әфган сугышында катнашкан Тимур хәзрәт Ибраһимов: “Мин Ватанга тугры булырга ант бирдем”

Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында Тимур Ибраһимовны күпләр җирле мәчетнең имамы һәм “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы" исемендәге Казан мәдрәсәсендә умартачылык нигезләрен укытучы буларак белә. Һәм Тимур хәзрәтнең Әфганстан Демократик Республикасында интернациональ бурычын үтәгән хәрби офицер, авиация подполковнигы икәнен азлар белә. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла