"Ифтарга килмәсәм, тарих мине гафу итмәс" дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырый..." Самарадагы татар активисты Фәрхәд Мәхмүтов вафат

27 май 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Фәрхәд Мәхмүтовның социаль челтәрдәге шәхси архивыннан, samtatnews.ru сайтыннан
Бүген Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкәнең “Туган тел” татар җәмгыяте башкарма директоры Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтовның кисәк гомере өзелүе турында кайгылы хәбәр килеп иреште. Якынлашып килүче Сабан туйларына мәш килеп әзерләнеп йөргәндә ул йөрәк өянәге белән вакытсыз китеп барды. Әле кичә генә Самараның Җәмигъ мәчетендә Ифтар мәҗлесендә дә катнашкан булган. Аның соңгы фотосы - ифтардан селфи. Мәрхүмнең өч баласы калган.

Фәрхәд Мәхмүтов 1972 елда Аксубай районы Иске Ибрай авылында туган. Аңа 7 яшь булганда, әти-әнисе Сабирҗан ага һәм Миңлегөл апа Самара өлкәсе Красный яр районы Ялтай бистәсенә күченә. Мәрхүмнең хезмәттәшләре, остазлары аның 17 яшеннән миләт өчен янып-көеп йөри башлавы турында сөйли.

“Алар үзен милли рухлы гаилә үрнәге итеп күрсәттеләр”

“Туган тел” оешмасының аксакалы Азат Надыйров 30 ел элек “Туган тел” оешмасына нигез салынган да ук 17 яшьлек егетнең үзләре тирәсендә йөри башлаганын әйтте.

– Аның әти-әнисе шушында ерак түгел Ялтай авылында яши. Безнең беренче чараларны ишетеп, буш вакыт табып, беренче Сабан туйларын оештыру эшләрендә катнаша башлады. Фәрхәд Казанда университетта укыды, армиядә булды. Казаннан кайткач, бездән аерылмады. Безнең тырыш иптәшебез, фикердәшебез булды, зур эшләрдә катнашты. “Туган тел” шурасына сайладык, соңгы елларны директорыбыз да булды. Фәрхәд оештыру эшләрендә гел актив катнашты. Аның аерым эшләрен бигрәк тә билгеләп үтәргә була. Ул Сабан туе, Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәмнәрендә, балалар фестивалендә яшьләрне оештырды, аларның җитәкчесе иде. Яшьләр даирәсендә дәрәҗәсе бик зур иде. Тормыш иптәше Альбина да аның фикердәше, алар бергә эшләделәр.

Соңгы көннәрдә өлкә Сабан туена, Камышлыда узачак Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек бара иде. Фәрхәднең финанс мәсьәләләрен тәртиптә тоту, башка җаваплылыгы да зур иде. Ул яшьләрне Казанга лагерьларга озатуда да җаваплы булды. Милли рухлы татар яшьләре корылтайларга җыелганда, яшьләрне җитәкләп үзе дә бара иде. Актив кеше иде. Болгарга сәяхәт автобуслары оештыру, анда барырга теләгән яшен-картын җыю эшләре белән дә мәшгуль иде.

Алар үзләрен милли рухлы гаилә үрнәге итеп күрсәттеләр. Аның балалары да шундый тәрбиядә. Гаилә хәзер авыр хәлдә калды, - дип көрсенеп сөйләде 86 яшьлек аксакал.

Ул Фәрхәд Мәхмүтовның акыллы, тәртипле, иптәшләре белән үзен итагатьле тотучы, ипле генә эш алып бара торган шәхес итеп сыйфатлады.

– Мин аны соңгы тапкыр узган атнаның дүшәмбесендә күрдем. Без “Дуслык” йортында Сабан туе оештыру эшләре буенча очраштык. Төрле оештыру мәсьәләләрен ничек чишү турында уйлаштык. Финанс, оештыру ягыннан да мөмкинлекләрне табарга кирәк. Фәрхәд моны тыныч кына хәл итә белә иде. Кайбер вакытта утырыштан соң өенә кайтканда, бер якка булгач, аның белән машинасында күпмедер юл бергә дә уза идек. Бу юлы аны көтеп тормадым. Озаграк торасы булган икән дип уйлыйм хәзер, дөньяны белеп булмый бит...

“Төп баганабыз ауды бүген”

Фәрхәд Мәхмүтов белән автономиядә эшләгән шәхес, тарихчы Шамил Галимов та, Азат абыйның сүзен җөпләп, аның 10 сыйныфта укыган вакытыннан ук милли эшләр белән кызыксына башлаганын искә төшерде.

– Ялтайдан килеп, безнең белән 1989 елда эшли башлады. Оештыру сәләте югары иде. Сабан туйларын, балалар фестивальләре, шигърият кичәләре һәм башкаларны оештыруга үзеннән өлеш кертә иде. Шактый тәҗрибәле кеше иде. Аның зур кыйммәте – Казан белән элемтәсе яхшы иде. “Идел”, “Сәләт” лагере, “Яшь лидерлар” мәктәбе белән дә. Ул барысын да белә иде. Бик зур югалту бу. Оештыру, көндәлек эшләрне алып бару ягыннан төп баганабыз ауды бүген.

Иртән машинада хатыны белән кечкенә баласын бакчага озатканнар. Аннары хәле авыраеп киткәч, “туктыйк әле” дигән, бераз туктап торганнар да, “булды, узды” дигән. Әз генә тагын баргач, юк, булмый, дип, ашыгыч ярдәм чакырганнар. Ул бик тиз килеп җиткән, әмма хастаханәгә барып та җитмәгәннәр, - диде.

Шамил әфәнде Фәрхәд Мәхмүтовны әле кичә генә Җәмигъ мәчетендә ифтарда күргәнен әйтте.

– Сөйләшеп тордык, мәчеттән әле 11 дә генә таралыштык, - диде.

Фәрхәд Мәхмүтов төп эшеннән тыш, төрле бәйрәмнәрдә тамада булып та эшләгән, йөк ташу буенча кечкенә генә бизнесын да алып барган. "Бик оста сөйли, туйлар, юбилейларны, төрле чараларны уздыра иде", - диде Шамил Галимов.

“Самара өлкәсендә Фәрхәдкә алмаш күрмим”

“Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров Фәрхәд Мәхмүтов белән 2011 елдан якын булып, җилкәгә җилкә куеп эшләгәннәре турында сөйләде.

– Татар теле, татар халкы, татар җыры, биюе, шигыре дип татар булып янган башка кешене Самарада белмимен. 2011 елдан бергә эшлибез. Мине президент итеп сайладылар, ул директор булды. Аның кебек үз эше өчен янган кеше юк. Бүген җәсәден авылына алып кайттылар. Туганнары да сөйләшеп тора. Кичә авырып торган, әз генә белдергән ул, табибка барырга вакыты булмаган аның, үзен үзе карамаган, сакламаган... Без дә күрмәгәнбез, югыйсә табиблар ярдәм иткән булыр иде. Кулым тарта дигән булган, ул йөрәк җитешсезлегенең беренче билгесе бит.

Иртән машина белән йорты яныннан кузгалып киткән, бүтән бара алмаган. Ашыгыч ярдәм чакырганнар. 40 минут реанимация чаралары үткәргәннәр, тик коткара, хастаханәгә алып барып җиткерә алмаганнар. Югыйсә, аның өе яныннан кардиоцентр да ерак түгел, ләкин җитешмәгәннәр, - диде ул.

Ильяс Шәкуров мәрхүмнең үтә милли җанлы булуына басым ясады. Аның фикеренчә, менә шулай өзгәләнеп янып йөрүе эзсез узмаган, йөрәге күтәрә алмаган.

– Бик татар җанлы кеше иде. Без аның белән бер машинада Казанга бардык, Сабан туйларында бергә йөрдек. Укыганнарын, армиядә хезмәт иткәннәрен сөйли иде. Татар телен бетерергә тырышкан вакытта да татар телен саклаган, балалары белән ничек кайнаша, әти-әниләре янына ничек кайтып йөри, бәйрәмнәрне алар белән ничек уздыруын – бөтенесен бәйнә-бәйнә сөйли иде. Ул әти-әнисенә, туганнарына, милләткә, балаларына, яшьләргә, иптәшләренең балаларына карата гашыйк җан иде. Әйтеп бетергесез инде. Бик игътибарлы, кайгыртучан кеше.

Мин шуны гына әйтә алам: Фәрхәд черәште һәм өзлекте. Монда да, тегендә өлгерәм, кире какмыйм, баш тартмыйм, дип һәркемгә ярап, үзен үзе бетерде. Кызганыч, җәмәгать эшләрендә татарлар бик кушылмыйлар, битарафлар. Аларга теле дә, мәдәнияте дә кирәкми. Хет бөтенләй Сабан туен уздырма, шундый уй да килә хәтта. 

“Шушы Сабан туен уздырам дип өзгәләнәләр дә, аннары китеп баралар бит, сез аларны сакламыйсыз, карамыйсыз, ярдәм итмисез бит” дип әйтәсе килә.

Эш акчада да, дәүләт игътибарында да түгел кебек, ә беркемгә кирәкмәгән кебек, бушлыкка эшләү шикелле. Хөкүмәттән акча сорап өзгәләнәбез, ниемә кирәк, кадалып китсен дип тә куям. Хәтта шундый уйлар килә башка. Өлкәләрдә татарлар бар дибез, ләкин кая соң алар? Күренмиләр дә, беленмиләр дә, аларның башына татарлыгын саклау уе килеп тә карамый. Юкса, татарларның потенциалы бар бит: зыялылар, галимнәр, эшмәкәрләр. Өлкәләрдә татарлык кар эсседә эрегән кебек юкка чыга. 

Сабан туе гына берни хәл итми. Быел Сабан туе булу-булмау һавада эленеп тора. Халык ичмасам өзгәләнеп эшләгән кешеләрнең китеп баруын аңлар. Бу бит черәшеп, тилмереп эшләү, - дип ачынып сөйләде Ильяс әфәнде.

“Ифтарга килергә булдым, тарих мине гафу итмәс дип уйладым...”, диде

Аның сүзләренчә, үз хәле хәл булса да, Фәрхәд әфәнде ифтарны калдырырга җөрьәт итмәгән.

– Мин аңа дәшкән идем, башта бармыйм дигән иде. “Ярар Фәрхәд, бармасаң, эшләрең күптер, болай да күп өзгәләнәсең”, - дидем. Килдем – ул шунда. “Ник килмим дип әйткән идең бит” дим, “килергә булдым инде, ди, тарих мине гафу итмәс дип уйладым”, ди. Колагымда әле дә шушы сүзләре яңгырый. Татар эшмәкәрләре катнашында шундый зур чара - ифтардан калмыйм дип килгән инде ул мескен. Арыган, авырган булса да, килгән.

Самара өлкәсендә Фәрхәдкә алмаш күрмим, юк димимен, бәлки, бардыр, ләкин мин күрмим. Без Самара өлкәсендә Фатыйх Мортазин исемендәге грант гамәлгә куйдык. Бу 20 гасыр башында Самарада чыгарылган “Икътисад” дигән бердәнбер татар журналын чыгарган, аны нәшер итүче дә, полиграфист, журналист та булган шәхес. Күп эшен үзе тарткан, өзлегеп хастаханәгә эләккән. Шул кешенең премиясен Фәрхәдкә (вафатыннан соң) бирербез дип уйлыйбыз. Иң лаеклысы ул дип уйлыйбыз, - диде.

"Ифтарда авыз ачкач, хәлем авыр дигән сүзләрен ишеттем"

Туганнан туганы Җәмил Мәхмүтов Фәрхәдне иң яраткан абыйсы дип атады.

– Саратовка вахта ысулы белән эшкә киткән идем, җирләргә кайтып булырмы инде, юкмы. Ул миңа бик булыша иде. Шәһәрдә клуб бар иде, шунда мине чакырып, яшьләр белән бергә йөри идек. Ул анда төрле программалар оештыра иде. Сабан туенда халыкны җыеп, күңел ачу чаралары үткәрә иделәр. Альбина апа җырлый. Ул тамада кебек алып бара иде. Быел апрельдә очраштык без аның белән соңгы тапкыр. Ә кичә ифтарда авыз ачкач та, хәлем авыр, йөрәк авырта дип әйткән булган дигән сүзләрне ишеттем, - дип сөйләде.

"Беркайчан зарланганын ишеткәнем булмады"

Журналист Римма Нуретдинова да мәрхүм белән яхшы таныш булган.

– Студент елларында үзем Самарага килгәч, ул җитәкләгән яшьләр оешмасына йөри башладым. Без аның белән шул 2003-2004 еллардан таныш. Журналист булып газетада эшләгән вакытларда һәрвакыт аралаштык. Милли эшләр буенча бөтен мәгълүмат анда булганлыктан, аның белән элемтәгә еш чыга идем. Мин үзем дә шушы оешма активисты буларак төрле чаралар үткәрүдә катнаштым. Ачык, әйткән сүзендә тора торган кеше иде. Милләт өчен борчылып яшәде.Ул көнен-төнен шул Сабан туе дип, башын да күтәрмичә документация тутыру һәм башка эшләрне контрольдә тотты. 12 июньдә Сабан туе узарга тиеш. Хәзер аптырашта калдылар: бәлки, аңардан башка ерып чыга алмабыз дип быел үткәрмәскәме дип тә сөйләшәләр. Бөтенроссия авыл сабан туен оештыруга да өлеше бар иде. Документация бүләкләү эшләре барысы да аның аша уза иде. Ул хәстәрли иде, - дип искә алды Римма.

Аның әйтүенчә, моңа кадәр Фәрхәд Мәхмүтовның исәнлегенә зарланганы булмаган.

– Ул актив иде, салкын тисә дә эшли иде. Күпме аралаштык, эшләдек, беркайчан зарланганын ишеткәнем булмады. Әле кичә генә Сабан туен оештыру комитеты мәсьәләләре буенча шалтыраттым: шат күңелле иде, шаярып кына сөйләште, берни сизелмәде, - диде.

Аның фикеренчә, татар мохитендә тәрбияләү, үстерү бик авыр булган Самарада үз балаларын татарча сөйләшергә өйрәтүе белән Фәрхәд Мәхмүтов аеруча игътибарга лаек.

– Олы кызы Фәрзәнә, студент кыз, уртанчы улы Самат мәктәптә укый һәм бакчага йөрүче улы Таһир бар. Аның балалары саф татарча гына сөйләшә, искитәрлек, рус сүзләрен кулланмыйлар да. Балалар бакчасына йөргән нәние дә татарча гына сөйләшә. Әти-әнисе белән дә таныш мин. Әтисе авылларында имам вазифаларын башкара, - диде Римма Нуретдинова.

Фәрхәд Мәхмүтовны иртәгә үзе үскән Красный Яр районы Ялтай бистәсендә җирлиләр. Соңгы юлга озату чарасы сәгать 9 га билгеләнгән.

  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы редакциясе мәрхүмнең гаиләсе, туганнары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.

Өч бала белән тол калган Альбина Харис кызы Мәхмүтовага матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Сбербанк картасына сәдака җибәрә ала. Карта 89277334148 номерына беркетелгән.

Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтов 1972 елда Аксубай районы Иске Ибрай авылында туган. Аңа 7 яшь булганда, аларның гаиләсе Самара өлкәсе Красноярск районы Ялтай - Угловой бистәсенә күченә.

 1972 ел. Фәрхәднең туганнары һәм әти әнисе - Сабирҗан Хафиз улы һәм Миңлегөл Хәсәнҗан кызы Мәхмүтовлар.

Фәрхәд әти-әнисе һәм туганнары белән

Фәрхәднең әти-әнисе оныклары белән

1997 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы бүлеген тәмамлаган. Фәрхәд Мәхмүтов 2014 елдан "Туган тел" җәмгыятенең, 2017 елдан Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры. 

"Самара татарлары" сайтындагы фотолар файдаланылды.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

"Татар халкы булганда телевидение ничек бетсен ди?"

Татарстанда телевидение барлыкка килгәнгә 60 ел. Казанда беренче тәҗрибә телетрансляцияләре 1955 елда Казан университетыннан башлана. Телевидениенең туган көне булып 1959 елның 3 ноябре санала. Шул көннән башлап Шамил Усманов урамындагы телестудия бинасыннан даими рәвештә телетапшырулар башлана. Телевидениенең 60 еллык юбилеена җыелган кунаклар бүгенге һәм кичәге телевидение хакында сөйләде.

Җәмгыять

Татарча җырлап танылган Африка егете Оливер Мукенди: “Иң яраткан җырым – “Алмагачлары”

“Алмагачларым”, “Эх, сез, матур кызлар”  җырлары белән инстаграмда танылган негр җырчысы Оливер Мукендины белмәгән кеше юктыр. “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ул ничек итеп татар телен өйрәнә башлавын, хатыны Камилә белән мөнәсәбәтләре һәм киләчәккә хыяллары турында сөйләде.

Җәмгыять

Татарстанда 2019 елгы вакцинация: прививкалар һәм аларның составы турында 7 факт

Прививкалар организм өчен куркынычсызмы? Баш тартучылар ничек барлыкка килә? Прививка ясату чыннан да мәҗбүриме? Бу турыда “Татар-информ”га Республика балалар клиник хастаханәсенең иммунопрофилактика үзәге җитәкчесе, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла