Идел буенда трахома эпидемиясе: Татарның күзе кайчан ачылган?

19 апрель 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Гөлнар Гарифуллина, Республика клиник офтальмология хастаханәсе матбугат хезмәте, КДМУ
Трахум дигән куркыныч яңгырашлы сүзне ишеткән бар иде. Баксаң, халкыбыз бик күп михнәт чиккән икән бу чирдән. Бутлеров урамындагы Республика офтальмология хастаханәсе белән янәшә бинада Казан офтальмология мәктәбе музее ачылышында шуңа инандым. Бер гасыр элек, Беренче Бөтендөнья сугышы һәм революциягә кадәр үк Идел буе җирлегенә трахома дигән афәт үтеп керә. Казан губерниясендә бигрәк тә тамыр җәя. Казан дәүләт медицина университетының офтальмология кафедрасы доценты Әлфия Ногманова “Татар-информ”га трахоманың халкыбызга китергән зыяны турында сөйләде. Без, шулай ук, музейның үзен дә күреп кайттык.

Кешедән кешегә көнкүреш предметлары аша бик тиз йога торган бу күз авыруы конъюнктивит чиренә охшаш. Күзләр эренләп, күзнең алгы үтә күренмәле пәрдәсе ялкынсынып, күз күреме тоныкланып, хәтта сукырлыкка китереп җиткергән. Бу шулкадәр үзәккә үткән проблема булгандыр, мөгаен. Иҗат кешеләре үз әсәрләрендә дә телгә алган. Әйтик, Галимҗан Ибраһимов бу чир турында “Тирән тамырлар” хикәясендә яза.

Әхми пычрак җиңе белән канлы күзләрен угалады. – Күрдеңме, дип, нәрсә күрим? Минем күзләр чирле бит. Трахум1 , диләр... Бәләкәйдән үк шулай...

– Алайса, бернәрсә дә күрмәдең?

– Күрмәдем дияр хәлем юк... Яр буйлап... агачлар арасыннан... ике карачкылның үтеп барганын... әзрәк шәйләп калган кебек булдым шунда.

Әсәрнең шушы юлларында язылганча “шәйләп” кенә алырлык булгач, күрү сәләтенә шактый гына зәгыйфьлек килүен чамаларга була. Әлфия Ногманова да әдәбият, сәнгать кешеләренең үз әсәрләрендә трахоманы телгә алуларын билгеләп узды. “Әйе, әдәбиятта очрый, чөнки Татарстан, Казан губерниясендә халык бик зыян күргән. Янәшәләрендә шулкадәр күп кеше тилмерүен күреп, алар, әлбәттә, дәшми кала алмаган”, - ди ул.

Фотода: трахома белән авыручылар өчен палаталар (1930 нчы еллар) 

– Трахома бик күптәннән билгеле чир. Борынгы Мисырда да папирусларда бу чир турында мәгълүматлар табылган. Шушы чирнең сәбәпчесе булган инфекция (возбудитель) кул юу мөмкинлеге булмаган, гигиена культурасы түбән дәрәҗәдә булган эссе климатлы илләрдә хакимлек иткән. Нәтиҗәдә, шул пычрак күзгә кергән. Җенси юл белән дә күчү ихтималлыгын сызып ташлап булмый, аның исеме дә шулай үзенчәлекле яңгырый бит, - ди Әлфия ханым.

Булмас дип тә әйтеп булмый, беренчедән, Әлфия ханым әйтмешли, атамасы сәер яңгыраса, икенчедән, трахоманы кузгатучы микроорганизмнар – хламидияләр, ә алар билгеле булганча җенси элемтә аша хламидиоз авыруына да сәбәпче. Хламидияләр сулыш, йөрәк-кан тамырлары, терәк-хәрәкәт, сидек-җенес системасы, күрү органнарына да зыян сала. Трахомага китерүче инфекция Чехия галиме Провачек тарафыннан 1907 елда ачылган.

Трахома каян һәм ничек үтеп кергән?

Интернеттагы мәгълүматларга караганда, трахома Европада беренче тапкыр Наполен вакытларында барлыкка килә. Француз солдатлары бу чир турында Мисырга походтан соң белә. Шулай итеп, трахоманы Мисырдан Европага хәрбиләр алып кайта, аннары гади халык йогышлана.

– Шулай ук, Россия киңлекләрендә трахома XII-XIII гасырларда барлыкка килгән дигән мәгълүмат та бар. Чынгысхан хәрбиләре Урта Азия аша үткәндә, трахома йоктырган. Аннары Россия территориясендә алар Идел буйлап Чулман һәм Ока елгаларына кадәр барып, инфекция чыганаклары калдырган. Шуңа күрә революциягә кадәр инфекция бигрәк тә Идел-Кама төбәгендә еш очраган. Татарлар, удмуртлар, чуашлар, марилар арасында чир бигрәк тә күп теркәлгән. Шулай ук, трахома чыганаклары Украинаның көньягында, Кырымда, Төньяк Кавказда да булган. 1913 елда трахома белән авыручы 1 миллионлап кеше исәпләнгән.

Нишләттең син, татар сөлгесе?!

 – Сугышлар чорында инфекция бөтен дөнья буйлап таралыш алган. Ә бу инфекция шулкадәр мәкерле булган ки, бер кеше үз гомерендә берничә тапкыр авыруга дучар булган: инфекция эләгә икән – авырый башлый, дәвалангач, соңрак йоктырса, тагын авырган, ягъни, иммунитет каршы тора алмаган.

Трахоманың иң куркынычы бер үк кешегә зыян китерүендә түгел, ә тиз арада киңкүләм массаларга таралуында. Гел шулай вспышкалар булып торган.

Без тарихи белешмәләрдә карадык, архив мәгълүматларын, документлар, статистика хисапларын өйрәндек. Бу мәгълүматлар авыруның иң югары күрсәткече Казан губерниясендә булуы турында сөйли. Бездә күп милләтле халык булганлыктан, шулай тиз таралган. Хәтта шундый статистика бар: татарлар, мордва, чуашларда бу чир русларга караганда күбрәк тә булган. 

Дөрес, халык катламнарына карап та аермалыклар булган: хәллерәк гаиләләрдә гигиена үтәлгәч, авыру күрсәткечләре түбәнрәк булган. Ә бер түбә астында өелешеп яшәгән ярлырак халык бер-берсенә нык йоктырган. Бу чир ир-атлар, хатын-кызлар, картларны, балаларны да аяп тормаган. Шуңа күрә трахоманы эпидемия дип әйтәләр. Трахомага каршы көрәш буенча фәнни тикшеренүләргә күз салсак, халыкның 50 процентына кадәр шушы чиргә дучар булганы мәгълүм.

Авыру күрсәткечләре милләтенә карап аерыла: рус крестьяннарында 18 процент, татарларда 44 процент һәм чуашларда 75 процент тирәсе булган. Бер йортта бик тыгыз, күмәкләшеп яшәү, уртак предметлардан файдалану, бөтен гаиләгә бер булган татар сөлгесеннән куллану чирнең нык таралуына китергән, – ди Әлфия Ногманова.

Ул бу хакта профессор Емилиан Адамюкның улы Валентин Адамюк мәкаләсендә язылганын әйтте. 

Фотода: Әлфия Ногманова Емилиан Адамюкның Мәскәүдә табылган паспорты белән 

Күз табиблары трахомага каршы ничек көрәшә?

Билгеле, офтальмологлар да кул кушырып утырмаган. 1922 елның 14 ноябрендә Казанда һәм Россиядә беренче трахоматоз институтка нигез салынган. Аның тарихын Республика медицина мәгълүмат үзәге белгече Оксана Корнева сөйләде.

– Бу чир чынлап та эпидемия булган, көнкүрештәге предметлар аша бик тиз күчкән. Хәтта шундый бер борынгы фотография бар: баласы белән утыручы әни үз кулъяулыгы белән баласының күз яшен сөртә. Шул рәвешле, бу чир балага да йоккан булуы ихтимал. Бу чир вакытында күзләр эренли, дәваламасаң, сукырлыкка китергән.

Казан офтальмология мәктәбенә Емилиан Адамюк (1839-1906) нигез салган. Казан император университетының медицина факультетын тәмамлап, ике елга чит ил командировкасына китә, Европаның иң яхшы күз клиникаларында стажировка үтә. Кайткач, 1870 елда Казанда Казан университетының медицина факультетына күз авырулары кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. Бу ел Казан офтальмология хастаханәсенә нигез салынган ел дип санала.

Ул офтальмологияне фән итеп укыту өчен клиник база оештырган. Ул студентларга лекция укып кына калмаган, бөтен практик очракларны тикшергән, хирургия нигезләрен өйрәткән. Киңкүләм фәнни-тикшеренү, дәвалау, мөгаллимлек эше алып барып, трахома мәсьәләләре белән дә шөгыльләнгән. Трахоматоз карточка эшләтеп, шунда бөтен авыру очракларын теркәп барган. Ә дәвалау мәсьәләләре белән үзенең актив катнашында 1900 елда булдырылган Казанның 1 нче күз клиникасында шөгыльләнгән, - дип сөйләде Оксана Корнева.

Профессор Адамюк университетка һәм Земство идарәсенә трахомадан дәвалау буенча мөстәкыйль клиника булдыру турында үтенеч язган, чөнки ул көн саен шушы чирдән интегүчеләрнең артканнан артканын күргән. Шулай итеп, 1922 елда Адамюк исемендәге Трахоматоз институт оеша.

Фотода: трахома белән авыручыларны дәвалау өчен шәфкать туташларын әзерләү курслары (1926 ел)

– Институтта 40 ятаклык стационар булган. Трахоматоз институтның директоры итеп, Адамюкның укучыларының берсе профессор Василий Чирковский билгеләнә. 1926 елда ул трахомадан дәвалау буенча шәфкать туташлары өчен курслар оештыра. Бу елларда Татарстанның төрле районнарына йорт саен карап йөрү һәм трахома очракларын ачыклау өчен махсус трахоматоз отрядлар юллана. 

Трахома сораулары буенча журнал чыга. Шушы авыруны ачыклау һәм дәвалау буенча бай тәҗрибәсен Чирковский үзенең 1932 елда басылып чыккан монографиясендә тәфсилләп яза. Ул медицина җәмәгатьчелегендә шулкадәр популяр була ки, хәтта кабатлап биш тапкыр чыгарыла. Шушы авыруга каршы көрәшкәне өчен Чирковский Сталин премиясе белән бүләкләнгән, - диде Оксана Корнева.

Аның сөйләвенә караганда, трахоматоз институт эшчәнлеге трахоманы дәвалау белән генә чикләнмәгән, башка проблемаларга һәм күз авыруларына да игътибар бирелгән. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы елларында бөтен көч яралыларны дәвалауга юнәлтелгән. Күп кенә хезмәткәрләр, табиблар гамәлдәге Армиягә чакырылган, ә тылда калганнар Казан эвакогоспитальләрендә консультантлар булып, операцияләр ясаган.

Трахоманы кайчан җиңәләр?

Трахома сугыштан соңгы елларда артка чигенә башлаган. Әлфия Ногманова трахомадан дәвалау буенча Казанда, шулай ук, Агабабов, Мурзин кебек исеме билгеле табиблар эшләвен әйтте.

– Бу чирне дәвалау буенча нәтиҗәле алымнар кертелгән, халыкны хәбәрдар итү чаралары, укучылар арасында мәгълүмат тарату эше, әңгәмәләр оештырылган. Районнарга йөреп, чирне кисәтү чараларын аңлатканнар. Нәтиҗәле химик препаратлар – альбуцидлар кулланыла, соңрак тетракциклин барлыкка килә. Галимнәр һаман нәтиҗәле ысулларын уйлап табарга тырышкан. Шушы дәвалау алымнары белән трахоманы җиңәләр. Бәлки, башка төбәкләр, чит илләр тәҗрибәсенә дә таянганнардыр, - ди ул.

Фотода: музей экспонатлары 

Оксана Корнева әйтүенчә, 1964 елда ТАССРда трахоманы тулысынча җиңүгә ирешелгән дип исәпләнә. Шуннан соң Сәламәтлек саклау министрлыгының Трахоматоз институтын Республика офтальмология хастаханәсе итеп үзгәртү турында Боерыгы чыга.

Трахоманы җиңгәч, Казан күз авыруларын дәвалау мәктәбе нинди юнәлештә эшли?

Ул 1960 нчы елларда хастаханәнең яңа юнәлешләре барлыкка килүен, Казан глаукома мәктәбенә нигез салынуын әйтте.

– Аңа Вургафт һәм Нестерев нигез салган дип санала. Алар глаукоманың фотогенезын, дәвалау алымнарын өйрәнә, глаукомага багышланган күп кенә хезмәтләр чыга. Бу чирне дәвалау буенча яңа кораллар кертәләр. ГИДУВ кафедрасында профессор Вургафт җитәкчелегендә глаукоманы дәвалауга өйрәтү буенча табиблар өчен цикллар оештырыла. Бөтен илдән табиблар бу циклны Казанда үтәргә омтыла. Ул вакыттагы төп яңалык: профессор Вургафт һәр табибка диагностика кораллары җыелмасы белән махсус кейс биргән. Бу кораллар махсус аның заказы буенча Казан медицина кораллары заводында эшләнгән.

Аннары Казанда микрохирургия операцияләре ясала башлый. 80 елларда Казан офтальмология хастаханәсендә микрохирургия белән дәвалау башланган еллар булып исәпләнә.

Казанның офтальмология мәктәбе музее ачылышына Адамюкның нәсел дәвамчылары кайткан

Сүз уңаеннан, әйткәнемчә, Республика клиник офтальмология хастаханәсе белән янәшә Казан офтальмология мәктәбе музее ачылды. Бу чара Емелиан Адамюк (1839-1906) тууына 180 ел тулу хөрмәтенә оештырылган. Музейда бер гасыр дәвамында күз авыруларын ачыклау һәм дәвалау кораллары, төрле хезмәтләр, экспонатлар тәкъдим ителгән. Монда күз басымын үлчәү өчен Адамюк уйлап тапкан манометр, галимнең фәнни хезмәтләре, күзлек линзалары үрнәкләре, кул офтальмоскопы, тонометр наборлары һәм башкаларны күрергә мөмкин. Оксана Корнева киләчәктә тагын экспонатлар өстәләчәген әйтте.

Фотода: музей экспонатлары

Бу вакыйгага кунак итеп, Адамюкның нәсел дәвамчылары – оныкчыклары да чакырылган. Алар бабаларының сакланып калган шәхси әйберләрен алып кайткан. Дөресен генә әйткәндә, күренекле табиб булган бабаларыннан нәрсәдер сакланганын үзләре дә белмәгән. Австриядән кайткан Роланд һәм Барбара Клосска үз тамырлары турында белергә Мәскәүдән Владимир Чибисов дигән кеше булышкан. Аның әнисе Адамюкның оныкчыгы белән таныш булган икән. Тарихи экспонатларны сакларга дип, ул аларны Чибисовның әнисенә тапшырган булган. “Мин әниемнең фатирында Адамюкның профессор таныклыгын, фәнни хезмәтләрен таптым. Шуның белән кызыксынып, күренекле табибның килеп чыгышын өйрәнә башладым. Социаль челтәрләрдә Роланд һәм Барбара Клоссны таптым”, - дип сөйләде Владимир. Ә шушы Чибисовның эзенә нәкъ менә Әлфия Ногманова төшкән.

Фотода: сул яктан - Владимир Чибисов, Барбара Клосс, Роланд

Роланд ерак бабалары турында ишеткәч, бик гаҗәпкә калуларын әйтте. “Без аның турында берни белми идек, моны ишеткәч, нәселемне өйрәнә башладым. Баксаң, Емилиан Адамюкның дүрт баласы булган, кызларының берсе Австрия офицерына кияүгә чыккан һәм Венага күченгән. Шул рәвешле, Адамюкның нәселе Австриядә дәвам алган, аның варисларының берсе - без. Шундый тамырларым булу белән горурланам”, - ди Роланд. Ул Адамюклар нәселе турында сөйләүче тарихи экспонатларның кайберләрен Казан дәүләт медицина университеты музее һәм Казан офтальмология мәктәбе музеена бүләк итеп тапшырган. 



  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Бари Алибасов: "Мин татар җырларында тәрбияләнеп үстем"

2018 елның февралендә продюсер, музыкант, композитор, җырчы Бари Алибасов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында татар музыкасы һәм татар теле турында сөйләгән иде. Бу фикерләрне сезнең игътибарыгызга җиткерәбез.

Җәмгыять

WorldSkillsRussia чемпионатында алтын медаль: Казан кызының җиңү тарихы

Анна Андрияновага 19 яшь. Казан сәүдә-икътисад техникумының чәчтараш сәнгате факультеты студенты - Россия чемпионы. Аның WorldSkillsRussia чемпионатына әзерләнүе һәм җиңү тарихы -“Татар-информ” язмасында.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла