“Иң үзәкне өзгәне – сөйләшә алмау да сынаган аны”

1 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА
Фото: автор
Саба районы Килдебәк авылында яшәүче 83 яшьлек Рәҗәп Вәлиәхмәтовның тормышына сокланмаган авылдашлары юктыр. Бала-чагыннан ук ишетү-сөйләшүдән мәхрүм булып гомер итсә дә, төшенкелеккә дә бирелмәгән, гаилә корган, балалар үстергән ул.

Безнең мәкаләбезнең каһарманының әтисе Вәлиәхмәт абыйга туган ягына кире әйләнеп кайтырга язмаган. Әнисе Манзума апа да бик яшьтән вафат булып, сөйләшү-ишетүдән мәхрүм Рәҗәп һәм ике туганы бөтенләй ятим кала. Шул чагында эш белән юана егет күңеле. 16 яшеннән кулына балта-чүкеч алып, агач эше белән мавыга башлый. Сабага промкомбинатка эшкә урнаша. Ул елларда үзе ясаган шкаф, урындык, өстәлләре әле дә саклана останың. Еллар узса да, үзе кебек нык, бирешми торган итеп ясаган ул аларны. Аннан соң Сабабаш урманчылыгында хезмәт куя. Урманда агач утырту, диләнке чистарту, мунчала чыгару кебек авыр эшләр башкара. Ул чакта техникалар санаулы гына. Рәҗәп абый да Килдебәк һәм Сабабаш авыллары арасындагы өч чакрым юлны көн саен җәяүләп бара, җәяүләп кайта.

Хәзер телсез кешеләрне тормышка яраклаштыру өчен төрле программалар бар. Элекке заманда, өстәвенә авылда яшәгәнгә, аңа болар эләкмәгән, билгеле.

– Әниебез Сания исемле шушы авыл кызы иде. Ярәшеп, димләп кавыштыралар. Әтигә кияүгә чыккач бер атна тора да, аңлашу кыен булгандыр инде, ияләнә алмыйм дип кире үскән өенә кайтып китә. Шуннан әнинең әнисе, минем дәү әни була инде, берәүне берәү бәхетле итә, Рәҗәпне син бәхетле итәргә тиеш дигәч, әниебез ризалаша, кире кайта. Без кечкенә чакта да, үсеп җиткәч тә әнинең бервакытта да сөйләшми, ишетми торган кеше белән яшәдем, дип үкенгәнен ишеткәнем булмады. Чөнки, безнең әтиебез дә әнинең үзе кебек акыллы, тәртипле яшәде. Аракы эчмәде, чиста-пөхтә булды. Хәтерлим әле, кырык ел элек кулына газета тоткан да, шундагы рәсемнәрне карап утыра. Анда 101 яшьлек бабай турында язганнар. Укый алмаса да, бабайның матур сүрәтен күреп сокланган. Әнә ул тәмәке тартмаган, шуңа күрә сәламәт булып, 101 яшенә җиткән дигән идем, шул сүздән соң тәмәке тартуын да ташлады. Әниебез колхоз эшеннән бушаган арада, авылда үткән мәҗлесләргә аш-су әзерләргә йөрде, – дип сөйли кызлары Гөлнур апа.

– Үскән вакытта, хәзер дә әтиегез сөйләшә алмагач, кыенлыклар булмадымы?

– Бер авырлык та булмады, кимсенеп тә үсмәдек. Сөйләшә алган кешеләр ничек аңыша, без дә шулай аңыштык. Сабабашка йөреп эшләде бит инде, ул вакытта кечкенә генә өйдә яши идек. Әти эштән кайтканда гел чәй эчә торган вакыт туры килә иде. Кайтыр сәгатен белеп тә утырганбыздыр инде, ул күчтәнәчләр белән кайта бит. Тәрәзә яныннан узганда шаяртып бармак янап китәр иде дә, авызын ерып килеп керер иде өйгә. И гөрләшеп чәй эчәр идек аннан соң. Олы апаны еракта яшәгәч ерак дип кулын болгап күрсәтә, энемне солдат, дип, җилкәсенә кагып аңлата. Солдатның погоны була бит, анысы шуңа. Абыйны мыек ясап күрсәтә. Тагын бер туганыбыз Коркачыкта яши. Аны да шул якка карап, ерак икәнен белдереп кул болгый. Бер дә булмаса, артист җырлаган кыяфәт ясап күрсәтә. Сиринәнең кызы Алинә Даутова җырчы. Телевизорны бик ярата инде. Рәсемен карап аңлый, әле беркөнне ачулана, телевизордагы атыш киноларын караганда, әшәкеләр, ди, тфү-тфү, дип ачулана. Әти-әнисен дә хәтерли ул. Аңа биш яшь вакытта әтисе сугышка киткән, сугыштан кайтмаган. Авылдан гармун уйнап озаттылар, дип, гармун кебек бармакларын уйнатып күрсәтә.

– Кибеттән үзенә кирәкне ала белә идеме?

– Белә, авыл кешесе дә белә иде бит инде, аңлыйлар, шушында гомер иткән кеше бит. Акча саный белә, каян өйрәнгәндер, ул бит мәктәптә укымаган, шулай булса да безнең һәрберебезнең исемнәрне, туган елларны зур хәрефләр белән язып күрсәтә дәфтәр битенә. Ике туганы бар иде, берсе үлде. Җәмил абыйсы Казахстанда яши. Расыйм кайткач скайпны куша да, икесен күрештерә. Әти туганын күргәч сөенеп кул болгый инде, шатлана. Аның сөенгәнен күреп, без дә куанабыз.

Рәҗәп абый белән Сания апа биш бала – Гөлсинә, Гөлнур, Сиринә, Рафис, Рәсимне тәрбияләп үстерәләр. Балаларның һәрберсе үз гаиләсен корган, тәртиплеләр. Кияү-киленнәре дә бабайны кайгыртып, яратып яшиләр. Бабайның бүген 11 оныгы, 13 оныкчыгы бар.

– Балалар чакыра үз яннарына, рәхмәт аларга. Миңа гомер иткән үз нигеземдә рәхәт бит. Гел хәлемне белешеп, ярдәм итеп торалар. Авылдагы балаларым да әйбер пешерсәләр дә күтәреп килеп җитәләр, читтәгеләр дә гел кайтып тора, – ди Рәҗәп абый кул ишарәләре белән аңлатып.

Мәктәптә укымаса да үзенә кирәген аңлый, аңлата Рәҗәп абый.

– Бер дә тик тора белми, ашыйсы килсә пешереп тә ашый. Табага тезгән бәрәңгене кетердәп тора торган итеп аннан да тәмле пешерүче юк, – ди кызы Гөлнур апа.

Әле бу көннәрдә кече улы Рәсим салып биргән яңа йортка күченеп йөри.

– Газларын да үзе көйләргә өйрәнде, бер күрсәтеп бирсәң тиз төшенә. Рәсим гаиләсе белән Казанда яши. Үзем монда, йөрәгем әти белән, ди инде ул. Әтине барыбыз да бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Йортны да әтигә картлык көнендә уңайлы булсынга төзеде энебез. Безне ничек кадереләп үстерделәр, үзенә дә шулай игелек эшлисебез килә, әле менә апа кайтты янында бераз торырга, – ди Гөлнур апа.

Рәҗәп абый бик шаян, шук. Шул арада, тыйнак кына итеп авызын каплап көлеп тә куя, тәртипләп куйган фотосурәтләрне карарга дип тузгыткан кызын да яратып кына ачуланып ала. Сентябрь аенда 83яшен тутырган бабайның яшь күренүе гомер буе шулай көлеп, шаяртып, игелекле булып яшәвендә күрәсең. Йорт-җире чиста, пөхтә. Бу йортта ялгыз карт яши димәссең дә. Нигез хуҗасы үзе чиста-пөхтә булмаса, җыештырганда гына андый чисталык була да алмый.

Сания апага гына ире белән тигезлектә бәхетле картлыкка ирешү насыйп булмаган.27 ел элек бала тудыру йортыннан сигезенче оныгын алып кайткан көнне вафат була ул.

Рәҗәп абыйның язмышы хәзерге көндә тормыштан зарланып яшәүчеләр өчен үрнәк. Ятимлек тә, чорына күрә ачлык-ялангачлык та, иң үзәкне өзгәне – сөйләшә алмау да сынаган аны. Әмма гаиләсе, балалары өчен җаваплылык хисен югалтмыйча, тормышны яратып яшәү бәхетле картлыкка җиткергән. Ә бәлки тәртипле тормыш алып барганы өчен Аллаһ Тәгалә озын гомер, бәхетле картлык белән бүләкләгәндер.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Бөер күчереп утыртканнан соң мин үзгәрдем”. Чит кеше бөерен алган кешеләр ничек яши?

“Сезгә туры килүче донор табылды, тиз арада килүегез кирәк”. Менә шушы сүзләрне бөерләре авырып интеккәннәр зарыгып көтәдер, мөгаен. Бөер күчереп утырту операциясе үзенчәлекләре турында "Татар-информ"га Республика килиник хастаханәсендә сөйләделәр.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла