"Иң куркынычы - балаңның киләчәге хәл ителгәнен аңлау, ләкин операциясез дә яшәп булмый"

6 май 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Айгөл ШӘЙХЛИСЛАМОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Миләүшә белән Алексей Петровлар икенче балаларын көтеп алалар. Диана исемле 6 яшьлек кызлары да кечкенә энесе туганын түземсезлек белән көтә. Туганнары арасында невролог, акушер-гинеколог кебек табиблар булган гаиләдә бала авыру булып туар дип беркем башына да китерми. Ләкин Даниил 43 атнада балалар церебраль параличы диагнозы белән туа.
2014 елның 24 нче июнендә Алексей һәм Миләүшә Петровлар гаиләсендә көтеп алган уллары Даниил туа. Башта балага табиблар йөрәк авыруы белән бәйле диагноз куялар, ләкин бала тугач, аңарда балалар церебраль параличының иң авыр формасы булуы ачыклана. Бала карында 32 атнадан бирле кислород җитмәүдән интеккән булып чыга. “Бу язмыштыр”, - дип баласы язмышын сөйләде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Миләүшә Петрова.

Газиз балабызны ничек бар, шулай кабул иттек

Бала туганда гипоксия булса да, проблемалар булыр дип беркем дә уйламаган. Миләүшәнең туганнары арасында табиблар бик күп, шуңа күрә бала белән барысы да яхшы булачагына ышанганнар. Балага йөрәк авыруы диагнозы куялар, ә аңарда инде 32 атнадан бирле гипоксия булган. Миләүшә аны 43 атнада үзе таба. Даниилга табиблар ДЦПның иң авыр формасы диагнозы куялар.


- Бала 2 айлык вакытта табиблар барысы да начар булачак дип әйттеләр. Ләкин без ышанмадык, 3 яшькә кадәр бертуктаусыз кайда гына шөгыльләнмәдек, кайда гына дәваланмадык, бар булган акчабызны шуңа тоттык. Хәзер инде без баланы ничек бар, шулай кабул иттек. Безнең өчен ул газиз, матур, искиткеч, җылы. Без аны бик нык яратабыз, - ди Миләүшә.

Кызыбыз бик иртә зурларча фикер йөртергә өйрәнде

Апасы Диана Данилны бик көтә. Шуңа аңа малай курчак алып бирәләр. Ул балалар ничә айда нәрсә эшләргә тиеш икәнен белә: энесе 6 айда утыра башларга, 1 яшьтә йөри башларга тиеш дип көтә. Әмма аның өметләре акланмагач, агрессия, протест башлана. Аны психологларга йөртәләр, башка төрле балалар булганын аңлаталар.

- Ул аны кроватька утырта да, тотып карап тора. Тегесе шатлана инде! Син юри, миннән көләр өчен генә, үзеңне яратсыннар өчен генә шулай итәсеңме, ди. Мин тыңлап торам. Син бит утыра аласың, хәлеңнән килә, утыр! Ник утырмыйсың? Шуннан аны җибәрә, ә тегесе капчык кебек егыла. Дианага ул вакытта 6 яшь иде. Ә хәзер ул аны ярата, күтәреп йөри, аларның икесен генә калдырып мин кибеткә дә чыга алам. Хәзер мин аңа 100% ышана алам. Минем кызым 10 яшендә генә булса да, 13-14 яшьлек балалар кебек фикер йөртә. Вакытыннан алда зурайды, - ди Миләүшә Петрова.

Иң куркынычы - кешеләрнең мөнәсәбәте түгел

Миләушә, авыру бала туу, дуслар, туганнар арасында лакмус кәгазе кебек ди, чөнки куп кешенең чын йөзе күренә. Ул беркемне дә гаепләми, чөнки һәркемнең үз тормышы, һәркем үзенчә яши, ди. Туганнары барысы да ярдәм итәләр, ә менә танышлары арасында төрлесе булган. Гаилә бәйрәмнәрен бергә үткәргән дуслары арасында: “Кызыгыз белән килегез, ә улыгызны алмагыз, балаларыбызның психикасын бозасыбыз килми”, - диючеләр булган. Кайчандыр аралашып яшәгән кайбер күршеләр исәнләшмичә йөз чөереп үтеп китә башлаган.

- Болар инде үткәндә калды, мин беркемгә дә үпкәләмим. Беренче вакытларны гына куркыныч иде: син аралаша, эшли алмыйсың. Ләкин иң куркынычы - балаңның киләчәге хәл ителгән. Менә шул иң куркынычы, - ди Миләүшә ханым.


Баланы тулысынча терелтеп булмаячагын аңлыйбыз

Даниил бик күп дәвалау курслары үткән. Нерв җепселләрен укол белән кадап чыкканнар. Казанда, Кытай клиникасында, Мәскәүдә, Йошкар-Ола шәһәренең Севастьянов үзәгендә дәвалау курсы үткән. Хәзерге вакытта дәвалау физкультурасы, массаж ясыйлар.

- Дөресен генә әйткәндә, безнең диагноз буенча баланы тулысынча терелтеп булмаячагын аңлыйбыз. Баш мие үлгән. Безнең очракта Даниилга массаж, лфк, бассейн, дөрес туклану, яхшы карау, ярату, уңайлы шартлар белән ярдәм итеп була. Боларга вертикализатор, коляска, юындыру җайланмасы керә. Без кешеләр, әти-әни буларак бүтән берни дә бирә алмыйбыз. Бу хәлне мин 1 ел элек аңладым, - ди Миләүшә Петрова.

Операция ясатмасаң, кеше коточкыч авыртуларга дучар була

Хәзер Даниилга 5 яшь тула. Июнь аенда аның эчәклегенә операция ясатырга уйлыйлар. Операциядән соң бик озак тернәкләнергә кирәк булачак. Табиблар операция ясаткач та шанслар 50\50 диләр. Гел күзәтү астында булырга туры киләчәк.

- Ләкин операциясез дә яшәп булмый. Операциягә бару да бик авыр бирелә. Мин үзем шундый диагнозлы кешеләр форумын укыгач, операция кирәклеген аңладым, чөнки олы яшьтәге кешеләрнең дә, авыртуга түзә алмыйча, үз-үзләренә кул салу очраклары була. Ә улыбыз ниләр кичергәнен әйтә дә алмый, - дип борчыла Миләүшә ханым.

Кискен хәрәкәтләр белән үзенә зыян китерергә мөмкин

Әнисе янында булганда Даниил тыныч. Ләкин берәр җире авыртса, ул кискен хәрәкәтләр ясый башлый. Бәрелә, сугыла, бөтен җирендә күгәргән урыннар булырга мөмкин. Диагнозларының берсе - гиперкинезия, ягъни ирексездән кискен хәрәкәтләр ясау. Ул андый хәрәкәтләр ясарга теләми, ләкин баш мие сигналлар бирә һәм ул хаотик хәрәкәтләр ясый башлый.

- ДЦП булган балалар өчен каралган классик коляска Даниилга бер дә туры килми. Ул анда бөтен җирен җимереп бетерергә мөмкин. Аякларын, кулларын эләктереп кую өчен ныгытмалар кирәк, кырыйларында йомшак мендәрчекләр булырга тиеш. Бигрәк тә, операция ясатканнан соң, эләктереп куеп, аны уңайлы итеп утыртырга кирәк булачак, - дип аңлата Даниилның әнисе.

Даниил үскән саен, аны юындыру катлаулана бара. Бер тапкыр кискен хәрәкәтләр ясаганда тотып кала алмагач, ул башын тишкән.


Хәзер Даниилга үзенә зыян китермичә уңайлы утырсын өчен Америкада чыгарылган “Tomato” коляскасын һәм юындыру креслосын алырга 230 мең сум акча кирәк. Бу җиһазлар махсус ДЦПлы балалар өчен эшләнә икән. Тамчыдан күл җыелыр, Даниилга уңайлы шартлар булсын өчен үз өлешегезне түбәндәге реквизитлар буенча кертә аласыз:

Реквизитлар:

Миләүшә Салихзяновна П. Сбербанк картасы 5336 6900 0222 6860
Телефон номеры банк картасына бәйләнгән: 8 917 233 90 43

Миләүшә Петрованың әнисенең Ак Барс банк картасы 5209 3512 3199 3960

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Дүрт көн рәттән температура рекорды куйган Казан кайчан суыныр?

Соңгы дүрт көндә Казанда майның беренче яртысында югары температура рекорды куелды. Тропик эссегә бик тиздән салкын һава киләчәк. Һава тырышының анамалияләре сәбәпләре хакында "Татар-информ" агентлыгы мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казан федераль университеты экспертлары бәян итте.

Җәмгыять

Татар милләтеннән булган Советлар Союзы Геройларын беләсезме? (тест)

Бөек Ватан сугышы елларында 161 татар кешесе Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Рус, украин һәм белорус халыкларыннан соң татарлар дүртенче урында. Кайбер каһарманнарның исемнәре гел телдә, ә кайберәүләрен без бик белеп бетермибез. Бу тест күпсанлы каһарман татарларның берничәсен булса да кабат искә төшерү максатыннан төзелде.

Җәмгыять

Өч ел эчендә 20 тапкыр юл кагыйдәсен бозган күпбалалы ана балаларын рульгә утырта һәм шуны видеога төшерә

Чаллыда яшәүче күпбалалы ананың кечкенә сабыен кулына тотып машина йөртүен тасвирлаган видео социаль челтәрләрне “шартлатты”. Берничә сәгать эчендә генә дә аның шәхси битендә бу видеоны 66 мең тапкыр караганнар. Ә аны федераль телевидение каналларның күрсәтүен һәм мессенджерларда таралуын да исәпкә алсаң, аудиториясен санау хәзер бик авыр...

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла