“Газпром трансгаз Казан" җитәкчесе Рөстәм Усманов: “Без күп нәрсәгә ирештек, әмма алда зуррак максатларыбыз бар”

30 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Татарстанның газ-транспорт предприятиесе нинди юнәлештә үсәчәк, үз эшенең чын остасы нинди булырга тиеш, Казан Уфа халкын нәрсәсе белән җәлеп итә һәм спорт кешенең һөнәри сыйфатларын ничек ача? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән зур әңгәмәсендә ООО “Казан газпром трансгаз” генераль директоры Рөстәм Усманов сөйләде.

- Хәерле көн Рөстәм Ринатович. Сез инде Казанда, яңа вазифагызда 100 көн эшлисез. Яңа рольдә ничегрәк? Предприятие коллективын һәм гомумән, республиканы ничек бәялисез?

- Июль аенда яңа вазифага керешкәннән бирле күп нәрсә эшләнде инде. Мин республика, предприятие белән танышам. Монда яшәлгән һәрбер көн яңа мәгълүмат өсти, ышанычны арттыра. Беренче көннән үк мин республика Президенты һәм аның командасының ярдәмен тоям, бу эш өчен уңайлы шартлар тудыра. Татарстандагы барлык район главалары белән дә яхшы үзара мөнәсәбәтләр булдырылды.

Шушы вакыт эчендә үзебезнең барлык филиалларда да булдым. Магистраль газүткәргечләрнең төп җитештерү идарәләре белән таныштым. Шулай ук халыкка һәм коммуналь предприятиеләргә газ бирү белән шөгельләнә торган эксплуатация-җитештерү идарәләре белән дә таныштым. Нәтиҗәдә, гомуми картина барлыкка килде – бу тотрыклы, яхшы традицияләре һәм эшкә сәләтле коллективы булган предприятие.

Монда аерым рәхмәтләрне миңа кадәр җитәкчелек иткән Рифкать Габделхәй улы Кантюковка әйтергә кирәк. ул бу вазифада эшләгән чорда оешманың статусын югары күтәргән. “Газпром”ның үзендә ул иң яхшылар исәбендә йөри. Моны күптән түгел республикага эш сәфәре белән килгәч, “Газпром” идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов да әйтте.

Шуңа күрә минем иң беренче бурычым – бу югары планканы төшермәскә һәм тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешү өчен алга таба бару.

- Предприятие хезмәткәрләре каршында беренче тапкыр чыгыш ясаган вакытта профессионалларга өстенлек бирергә ниятләвегезне әйттегез. Сезнең өчен профессионализмның төп критерийлары нинди һәм үзегезнең кул астында эшләүчеләрдән нәрсә таләп итәсез? Коллектив бу таләпләргә ни дәрәҗәдә туры килә?

- Үз эшенең чын осталары турында сөйләгәндә, без эшчеләрнең югары компетенцияләрен күздә тотабыз. Бу җитештерүгә генә кагылмый, бездә бит хисапчылар да, финансистлар да һәм башка ярдәмче бүлекчәләр дә эшли. Алардан башка без газ транспортировкасын башкара алмыйбыз.

Әмма компетенцияләр – ул профессионализмның бер өлеше генә. Башка, тагын да мөһимрәге - гаять зур җаваплылык, инициативалар һәм үз эшеңә битараф булмау. Эш бурычларын бар күңелеңне биреп башкарырга кирәк.

Һәм без мондый тырышлыкны һәрвакыт күрәбез. Шуңа күрә безнең хезмәткәрләр искиткеч социаль пакетка һәм югары хезмәт хакына ия.

- Монда, Казанга үзегезнең элекке командагыздан кемне дә булса алдыгызмы?

- Мин монда чиста биттән башламадым – монда бик яхшы һәм эшкә сәләтле коллектив. Мин коллективны булдырган кешеләр белән эшләргә тырышам. Әлбәттә, яңа бурычлар һәм максатлар бар. Әмма бүген без шушы булган состав белән эшне башкарып чыга алабыз.

- Шушы узган вакыт эчендә нәрсәләр эшләргә өлгердегез, җитәкче вазифасында нинди яңалыклар алып килдегез? Бәлки, эш барышында берәр төрле үзгәрешләр бардыр?

- Тулаем алганда, оешманың эшен нәтиҗәлерәк итәчәк бизнес-процессларның кайсыларын җайлап-көйләп бетергә кирәклеген инде күрәм.

Һәм инде әлбәттә, иртәгәсе көнгә шактый заманча платформаларда барырга кирәк. Бүген бөтен җирдә цифрлы икътисад, җитештерүне цифрлаштыру һәм башкалар турында сөйлиләр. Артта калмас өчен безнең оешмада да барлык бизнес-процесслар яңа модельләрне кулланып төзелергә тиеш.

Моның өчен безгә эш барышын автоматлаштыру буенча җитди адымнар ясау таләп ителә. Шул ук салым өлкәсендә бездә югары квалификацияле, илдәге иң яхшы белгечләр эшли. Әмма моннан тыш, заманча IT-платформа да кирәк. Минем узган эштә ук мондый платформалар кертү тәҗрибәсе бар инде. Моны кулланып, без белгечләр белән бергә бу юнәлештә алга барачакбыз.

Бу финанс һәм хезмәт чыгымнары таләп итә. Шулай да коллектив бурычларны аңлый. Мин әле салым мониторингын гына телгә алдым, бу барлык җитештерү процессларына да кагыла. Бүген безнең предприятие тулысынча электрон документлар әйләнеше шартларында эшли. Безгә дәүләт органнары тарафыннан “Электрон Татарстан” системасына керергә тәкъдим дә бар. Әмма монда “Газпром”ның корпоратив сак хезмәте таләпләре ягыннан чикләүләр бар. Моны хәл итү юлын табарбыз дип уйлыйм. Бу да финанс чыгымнары һәм оештыру үзгәрешләре таләп итә. Без үз алдыбызга шундый бурыч куябыз һәм ул башкарылачак.

Без инде бүген кәгазьләр белән эшләмибез – бу безнең кечкенә генә бер уңыш. Бу барлык эш процессларын, шулай ук безнең эчке язышуларны да, “Газпром” белән язышуларны да тизләтә. Үзегез аңлыйсыз, кеше берәр проектның документын алгач, ярты көн виза җыя: кемдер нәрсәдер төзәткән, соңыннан икенчесе. Бер карасаң, кеше эштә, хезмәт хакы ала, ә өстәмә бәя алып килми. Нәтиҗәлелек кими. Без электрон документлар әйләнешен бернинди финанс чыгымнары тотмыйча керттек.

Тагын газ бүленеше системасында да бер әйберне билгеләп үтәсем килә. Без турыдан-туры кулланучылар белән эшлибез, шуңа күрә клиентларга юнәлгән компания булырга тиешбез. Теләсә кайсы хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә “клиент һәрвакыт хаклы” дип әйтәләр бит. Без дә үзебезнең эшчеләрнең фикерләвен үзгәртергә тиеш. Бу җиңел түгел, чөнки һәркемнең холкы төрле. Гадәттә кулланучы үзен хаклы дип уйлый. Әмма үз эшебезне төзү, башкару критерийлары бик күп.

Бу юнәлештә казанышларның берсе – без кабаттан газ бирү процедурасын бик нык җиңеләйттек. Бизнес өчен бу акча һәм вакытны янга калдыру. Эшмәкәр барлык бюрократик процедураларны узганчы, акча һәм нервыларны бетерә. Хәзер без моны электрон төргә үзгәрттек. Без документларның электрон сканын алабыз, 5 көн эчендә эшмәкәр билгеле бер көндә һәм газ бирер өчен бригада киләчәге турында хәбәр ала. Урынга килгәч без барысын да чагыштырабыз. Әгәр документлар оригинал икән, газны шул ук көнне ала.

Әмма бу беренче адым гына. Хәзер без үзара мөнәсәбәтләрнең яңа схемасын төзиячәкбез. Бу МСБ субъектларына гына түгел, ә гомумән кулланучыларга кагылачак. Һаман да халыкны электрон счетларга күчәргә өндибез. Моның аркасында без бик күп вакытны янга калдырачакбыз. Күз алдыгызга китерегез – югары квалификацияле эшчеләр нинди дә булса нәтиҗәле эш башкару урынына (хезмәт күрсәтү, куркынычсызлыкны тикшерү), хат ташучы кебек квитанцияләр таратып йөри. Безнең складларның шушы кәгазьләр белән тулып ятканы турында әйтеп тә тормыйм инде. Бу юнәлештә җитди адымнар ясаячакбыз, клиентларга уңайлы булсын өчен яңа түләү системалары кертәчәкбез.

- Ә бурычлар буенча?

- Бурычлар – бу аерым, авырткан урын. Горурланып әйтә алабыз, без - Россиядә газ буенча әҗәтләре минималь дәрәҗәдә булган алдынгы төбәкләр арасында. Һәм түләү вакыты чыккан бурычлар да бездә алай ук күп түгел. Әлбәттә, җылыту сезоны башлангач ул арта.

Законны үти, счетлар буенча вакытында түли, сәнәгать иминлеген бозмый торган гражданнарга сүзебез юк. Әмма шундый очраклар да була: кеше йортын җылытырга рәсми документ ала, котел куя һәм бер сәгатькә биш куб газ алуны раслый. Әмма шул ук вакытта законны боза һәм магистральгә торбасын ялгап, мунчасын ягып җылыта. Ул моның өчен түләми, сәнәгать иминлегенең бөтен кагыйдәләрен боза. Ул үзен дә, күрешләрен дә куркыныч астына куя. Әлбәттә, аның өенә кергәч без бу законсыз эшләрне күрсәк, чаралар кабул итәбез һәм заглушка куябыз.

Мин көненә турыдан-туры физик затлардан килгән 20 дән артык гариза карыйм. Алар Россия Президентына, Татарстан Президентына, Дәүләт Советы Рәисенә юлланган була. Әлбәттә без барысына да җавап бирәбез. Әмма моңа җитештерү белән шөгыльләнергә тиешле квалификацияле кешеләрнең күпе вакыты һәм хезмәте киткәнен күз алдына китерәсезме? Ә чынлыкта, төп массада бу бары тик закон бозган гражданнар. Алар арасында социаль яктан имин булмаганнар бар, без һәркемгә индивидуаль караш табабыз. Администрация башлыклары белән очрашабыз, ярдәм турында фикер алышабыз.

Ләкин алар өчен беркайчан да акча түләмибез. Мондый хәлне без булдырмый гына кала алабыз. Әгәр бу 90 яшьлек карт, сугыш ветераны икән, администрация субсидия бирү яки башка алымнар тапсын. Әмма бурычларны болай гына кичерү хокукы бездә юк. Хезмәтләр өчен түләргә кирәк.

- Сезнең эшнең техник ягы турында – нинди проектларны кирәк дип саныйсыз?

- Татарстанда сәнәгать җитди үсеш алган, республика мөһим кулланучы булып тора. 2018 ел йомгаклары буенча куллану 18 млрд булган, быел тагын да күбрәк. Бу Россиядә өченче урын, без газ куллану күләме буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышабыз. Шул ук вакытта үсешкә җитди этәргечләр бар. Шуңа күрә зур оешмалар да, кече бизнес та үсә. Гомумән, бездә газ белән тәэмин итү резервы бар. Без потенциаль кулланучыларны, инвесторларны уртача һәм озак вакытка тәэмин итә алабыз. Кайбер авырткан урыннар бар, без аларны алдан ук күрәбез һәм бу урыннарны башта ук зурайтырга тырышабыз. “Газпром” монда да хәлне аңлый.

Татарстан Президентының компания идарәсе рәисенә мөрәҗәгате булды. Уңай резолюциядән соң җитди инвестпроектлар дәвам итә, мәсәлән “Миңнебай-Казан” газүткәргече реконструкциясе бара.

Телемеханизация буенча да җитди проектлар дәвам итәчәк. Бүген барлык газүткәргечләргә дә телемеханизация ясалмаган, бу эскплуатациянең ышанычлы булуына тәэсир итә, шуңа күрә моңа акча тотачакбыз.

Әгәр резервларны газ тарату станцияләре арасында бүлгәләү мөмкинлеге булса, без тарату челтәрләрен бер җирдә “Газпром” акчасына, кайдадыр махсус өстәмә – республика акчасына эшлибез. Без барлык муниципаль берәмлек башлыкларының теләкләрен исәпкә алабыз, алар аерым авылларга газ кертү турында үзләренең теләкләрен җиткерә. Болар барысы да Сәнәгать министрлыгы белән килешенә, шуннан соң моны тормышка ашыра башлыйбыз.

Моның күләме һәм финанслары шактый зур – бу төбәкнең газификация проценты буенча Россиядә иң яхшыларның берсе булуына сәбәп булып тора. Әмма ул күпме генә булмасын – 98 процентмы, 99 процентмы, без барыбер беркайчан да 100 процентка ирешмәячәкбез. Чөнки көн саен яңа торак төзелә, яңа оешмалар барлыкка килә. Төп бурычларның берсе – перспективалы газ куллануны тәэмин итү.

- Көз җитте, тиздән республикага кышкы салкыннар киләчәк. “Казан газпром трансгаз” киләсе җылылык сезонына ничек әзерләнде? Бу җаваплы чорда тоткарлыксыз газ бирү өчен нәрсәләр эшләнде?

- Көзге-кышкы эксплуатациягә әзерлек яздан ук башлана. Максатчан чаралар “Газпром” дәрәҗәсендә дә, шулай ук һәм аерым оешмада да раслана. Без җылылык сезонына әзер булып керәбез. Төп эшләр 15 сентябрьгә кадәр башкарылырга тиеш – бу объектлар диагностикасы, без махсус тикшерү уздырабыз. Иң нәтиҗәле ысул – торба эчен тикшерү. Ягъни, интеллектуаль снаряд торба эченә, газ агымына җибәрелә һәм эчке өслеккә скан ясый. Без барлык хилафлыкларны да кышка кадәр төзәтергә тиеш. Моны җылылык сезонында аварияләр булмасын өчен эшләргә кирәк.

Башка төбәкләргә караганда, Татарстанда хәл күпкә яхшырак. Чөнки магистраль газүткәргеч тә, тарату челтәрләре дә бер оешма кулында. Аларның синхрон үсеше хисабына бик күп тоташтыргыч системалар ремонтланды. Бу кулланучыга зарар китермичә генә ремонт эшләрен башкарырга мөмкинлек бирә.

Хәзер эшләр бар көченә бара. Әмма бу инде зур булмаган эшләр һәм алар кулланучыга зыян китермичә эшләнә. Кайбер субъектив һәм объектив сәбәпләр бар – кайдадыр җәйге сезонда эшләп бетерү өчен эшче көчләр җитмәгән, кайдадыр тәэмин итүчеләр уңайсыз хәлгә куйган.

Быелгы кыш узган елларга караганда берничә градуска җылырак булыр дип фаразлана. Әмма без беркайчан да моңа таянып эшләмибез. Без һәрвакыт кышны салкын һәм кырыс булачак дип эшлибез.

Россия Федерациясенең газ белән тәэмин итүнең бердәм системасы буенча газ транспорты режимнары бик киеренке булачак. Сезондагы тигезсезлекне компенсацияләү өчен, җир асты саклагычларыннан газ җыючы предприятиеләр бөтен көченә эшләячәк.

- Яңа заманның экологик мәсьәләләрен ничек хәл итәсез? Экологик законнарны кырысландыралар, бу сезнең эшкә тәэсир итәме?

- Бу эш дөрес оештырылсын өчен, бу проблема Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше, шул исәптән безнең хезмәткәрләр аша да узарга тиеш. Бүген без экологик фикерләүне үзгәртергә телибез. “Газпром” раслаган экологик сәясәтебез бар. Анда безнең алга куелган һәм без башкара торган максатлар, бурычлар бар. Без моны үзебездән генә түгел, ә подрядчы оешмалардан да таләп итәбез. Подряд килешүләренең теләсә кайсына экология буенча таләпләрне язабыз һәм подрядчы аларны үтәргә тиеш.

- Үрнәк китерә аласызмы?

- Ким дигәндә, үзе төзелеш алып барган урынны чүпләмәскә тиеш. Вагоннар аерым билгеләнгән җирдә торырга, анда чүп-чар җыю өчен контейнерлар да булырга тиеш. Безнең төзелеш контроле бар, без аны катгый рәвештә күзәтәбез. Подрядчыларның сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын түгү буенча килешүләр төзүен таләп итәбез.

Предприятиенең бер өлешендә агитация эшчәнлеген шактый көчәйттек. Иң мөһиме – моны сүздә генә калдыру түгел, ә чын-чынлап эшләү. Чүпләрнең азрак өлеше күмүгә, ә күбрәге икенчел эшкәртүгә китсен өчен аны аерып җыю. Бүген без терекөмешле лампаларны аерым контейнерларда саклыйбыз, пластик шешәләрне аерым җыябыз, макулатураны аерым җыябыз. Соңгы айның яңалыгы – филиалларда батарейкалар җыю буенча контейнерлар булдырдык. Әлбәттә һәр оешма да моны дөрес итеп утилизацияли алмый. Без чыннан да утилизация белән шөгыльләнә торган махсус бүлекчәләрне табабыз. Чөнки ялган фирмалар бар, алар җыялар, әмма соңыннан чүплеккә чыгарып ташлыйлар. Без моны бик җитди күзәтәбез.

Мондый эшчәнлек безнең өчен чыгымлы, шуңа күрә без утилизация өчен түлибез. Әмма бу билгеле бер экология культурасы кертү элементы. Без үзебездән башлыйбыз, соңыннан башкалардан таләп итәчәкбез. Бүген инде кешеләр үз өйләреннән батарейкалар алып килеп предприятиедәге контейнерларга салып калдыра. Үзебезнең сәнәгать мәйданчыкларына килгәч, мин, беренче чиратта, моның экологиягә кагылышлы җитештерү культурасы булуын әйтәм.

- “Казан газпром трансгаз”да спортка карата аерым мөнәсәбәт. Сез нинди спорт төре белән шөгыльләнәсез? Ниндиләренә ярдәм итәргә ниятлисез?

- “Казан газпром трансгаз”да сәламәт тормыш рәвеше алып барылу сөендерә. Кешеләр бик күп спорт төрләре белән шөгыльләнә, команда төрләрен дә әйтеп була: волейбол, хоккей. Командада нәкъ тә оешма хезмәткәрләре булырга тиеш дип саныйм, ә ниндидер элиталы спортчы түгел. Иң мөһиме – кешенең сәламәт булуы, аны начар гадәтләрдән арындыру.

Әгәр кеше мәйданда команда эчендә көрәшә икән, ул җитештерү бурычларын башкарганда да нәтиҗәлерәк эшләячәк. Моннан бик зур нәтиҗә бар. Мәйданда кешенең уңай яки тискәре яклары бик ачык күренә һәм соңыннан кешенең эштә дә нәкъ шундый булуын күрәсең. Бу инде формалашкан традицияләр, әлбәттә мин аларны саклаячакмын.

Мин хоккей яратам, уйный алам дип әйтмим, әмма яратам. Мине “Казан газпром трансгаз” командасына кабул иттеләр, форма бирделәр. Рөстәм Нургалиевич белән уйнау бәхете тәтеде. Һөҗүмче буларак аның көндәше булып уйнадым һәм аның әйбәт уйнавына таң калдым. Безнең баш командующий да хоккей уйный, әмма яшермим, әмма Рөстәм Нургалиевичның дәрәҗәсе күпкә югарырак. Ул үзенең бишлегендә уйнарга рөхсәт итәр дип өметләнәм.

- Иң беренче булып нинди боерыкка кул куйдыгыз?

- Беренче боерык мине генераль директор итеп билгеләү турында иде. Икенчесе, кемдер ялга киткәндә иде бугай, төгәл хәтерләмим инде, ул хәлиткеч түгел иде.

- Сез бик күп патентлар авторы. Алар турында тулырак сөйләгез әле. Монда нинди дә булса эшләнмәләрне, газ өлкәсендә яңалыкларны кертергә җыенасызмы

- Бу фәнни тикшеренүләр һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре газ сәнәгатенә кагылышлы. Күпчелек алар магистраль газүткәргечләрнең ышанычлылыгына бәйле. Бу оешмада да минем элекке тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен кулланыр җирлек бар.

Монда фәнни эшчәнлек белән актив шөгыльләнүләре мине гаҗәпләндерде. “Казан Газпром трансгаз” мәйданчыгында капиталь ремонт департаменты уздырган киңәшмәдә газ суырту агрегатларын тоташтыручы торбаүткәргечләрнең компрессор станцияләрен эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыручы эшләнмә тармак дәрәҗәсендә билгеләп үтелде. Безнең тәҗрибәне бөтен “Газпром” буенча тараталар.

Инновацион фикерләү сәләте һәм яңа идеяләре булган кешеләр бар. Аларның инициативасына ярдәм итәчәкбез, бездә фән кандидатлары да, фән докторлары да булачак. Актив яшьләр фән белән шөгыльләнергә әзер. Аларны без декабрьдә фәнни-техник конференция кысаларында яшь белгечләр киңәшмәсендә җентекләбрәк караячакбыз.

- Моның буенча сез югары уку йортлары белән эшлисезме?

Эшли башлавымның беренче көннәрендә үк безнең ярдәмче югары уку йорты булган “КНИТУ-КХТИның ректоры белән таныштым. Ул миңа бик ошады, креатив һәм инициативалы кеше. “Газпром”ның фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре буенча бик күп уртак эшләребез бар.

Әлеге җитди уртак эшләр миңа кадәр үк башланган - бу ремонт эшләре вакытында газ кудыру өчен мобиль компрессор җайланмасы. Газүткәргечтәге ремонт эшләре вакытында әлеге җайланма газны торбаның күрше участогына күчерергә мөмкинлек бирә, ә аны атмосферага чыгармый. Без аны башта Казан газ форумында Рөстәм Нургалиевичка, соңыннан Иннополиста “Газпром” идарәсе рәисе урынбасары Маркеловка тәкъдим иттек. Ярдәмче югары уку йорты җитәкчелегендә эшләнгән продуктның башкаручысы НПП “Компрессор”. Фән белән җитештерү бәйләнеше конкуренциягә сәләтле продукт бирде. Ул җитештерүчәнлеге буенча импорт аналогларын 3 тапкырга уздыра һәм аны ясау бәясе дә ике мәртәбә арзанрак.

Мобиль компрессор җайланмасы – бик файдалы әйбер. Чөнки атмосферага чыгармыйча, бер участоктан газ суыртсаң, ул барлык экологик күрсәткечләрне дә каплый. Ремонт эшләре вакытында без күпмедер күләмен чыгарырга мәҗбүр. Бу Әлмәт кебек шәһәрне 1,5 тәүлек дәвамында тәэмин итәргә җитәр иде.

- Сез Казанга Уфадан күченеп килдегез. Сезгә монда нәрсә ошый, нәрсә ошамый?

- 1 июльдә монда килгәч, мин яшәр урын тапканчы өч атна кунакханәдә яшәдем. Шимбә көннәрендә филиалларда йөрдек. Ә якшәмбе көнне минем тулысынча ял иде, шуңа күрә урамнарда йөрдем, һава торышыннан һәм тирә-яктан тәм таптым.

Беренче көннәрдән үк миңа монда бөтен әйбер дә ошый. Яшәү өчен мохит, уйлап эшләнелгән инфраструктура, төзелеш перспективасы – барысы да кешегә уңайлы булсын өчен эшләнелә. Җәмәгать киңлекләре, парклар, җәяүле зоналары, фонтаннары сокландырды. Моңа кадәр Казанда үтеп барышлый гына булганым бар иде.

Минтимер Шәрипович һәм Рөстәм Нургалиевич сөйләшүеннән шуны аңладым: 20 ел элек Казан бөтенләй башка төрле булган. Болар берсе дә буш урында гына барлыкка килмәгән, бу республика халкының хезмәте. Төбәккә җитәкчеләр белән бәхет елмайган дип уйлыйм, алар үзләренә дә һәм командаларына да таләпчән. Монда бер генә түрә дә үз урынында болай гына утырмый. Ул үзенең командасында нәтиҗәле эш күрсәтергә тиеш, башкача мөмкин түгел. Уфаны – матур, ямьле һәм яшел шәһәр диләр. Әмма Казан һәм Татарстан алдында башымны иям, чөнки монда һәр юнәлештә нәтиҗәле эшләү аркасында сез бик нык алга киткән.

- Сезнең гаиләгез монда күченеп килдеме инде?

- Әйе, мин аларны ай ярым чамасы узгач алып килдем. Безнең кечкенә балабыз бар, ул әле бакчага да йөрми. Хатыным вакытын аның белән уздыра. Ә бөтен ял – Казан буйлап, парклар буйлап йөрү.

- Эшне һәм шәхси тормышны ничек аерасыз?

- Безнең оешма тәүлек әйләнәсе эшли. Бер генә хезмәткәр моннан төшеп кала алмый. Әмма якшәмбе көнен тулысынча гаиләгә багышларга кирәк дип саныйм. Биш көн эчендә барлык эш мәсьәләләрен дә хәл итеп бетереп булмый, әмма бер ял көнен без тулысынча гаиләгә багышлыйбыз. Якыннарым моны аңлый.

- Ягъни, сез телефоныгызны сүндереп балыкка китә алмыйсыз?

- Бу катгый тыела, хәтта ял вакытында һәм төнлә дә. Әгәр дә син элемтәдә түгел икән, димәк тулысынча җитәкче түгелсең. Әгәр самолетта очасың икән, шушы бер-ике сәгать эчендә җитәкче урынына барлык сорауларга да җавап бирә алырлык кеше булырга тиеш.

- Әйдәгез социаль эш турында сөйләшик. Бу хакта да сөйләсәгез иде, тормыш бит бер эштән генә тормый?

- Гомумән алганда, тармак буенча безнең бик җитди социаль пакет бар. Без шушыңа тотынып торырга тиеш дип уйлыйм. Безнең хезмәткәрләр моның кадерен белергә тиеш, чөнки кайбер компанияләр бик яхшы хезмәт хакы түли, әмма социаль яклары ноль. Дөньякүләм практика күрсәткәнчә, гади хезмәт хакына гына караганда, социаль пакет зуррак нәтиҗә бирә.

Элекке җитәкче ирешкән казанышлардан күренгәнчә, башка газ транспорты җәмгыятьләренә караганда, монда бу дәрәҗә күпкә югары. Мәсәлән шул ук “Артек”ны алыйк, күпме баланы анда ялга җибәрәбез. “Газпром”ның башка җәмгыятьләренә караганда алар күбрәк. Киләсе елга юлламалар санын арттыруны дәвам итәчәкбез.

Әмма без үзебезнең хезмәткәрләр белән генә чикләнеп калмыйбыз, аларның гаилә әгъзалары, безнең социаль пакетны кулланучы ветераннар турында да уйлыйбыз. Бу кешенең оешмага бәйләнгән булуын һәм билгеле бер нәтиҗә бирүен җитәкче аңларга тиеш. Бу очракта гаилә белән ял итәргә бушлай юлламалар алу мөмкинлеге бирәбез.

- Сезнең стандарт социаль пакетка нәрсәләр керә?

- Иминиятләштерү, медицина хезмәтләре күрсәтү, ял. Кеше төрле, хәтта бик негатив тормыш хәлендә калырга мөмкин. Без беркайчан да читтә калмыйбыз. Хәтта бу килешүдә каралмаган булса да, гәрчә ул социаль якка юнәлгән булып саналса да, без барыбер юлын табабыз, эшчене ташламыйбыз.

- Сезнең өчен идеаль җитәкче кем ул?

- Артык кырыс, кычкыра һәм сүгенә торган җитәкче түгел ул. Таләпчән җитәкче – тавыш күтәрмичә, әмма нык итеп бурыч куя һәм үзе биргән йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тота.

Җитәкченең иң мөһим сыйфаты – үзенең кул астында эшләүче кешеләрне кайгырту. Аларны яхшы хезмәт шартлары белән, беренче чиратта хезмәтне саклау белән тәэмин итәргә кирәк. Кеше эштән соң гаиләсе янына сәламәт, исән-сау булып кайтырга тиеш. Бездә куркыныч җитештерү объектлары эксплуатацияләнә, шуңа күрә һәр көн саен гомергә һәм сәламәтлеккә куркыныч яный. Әгәр без сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәт саклау таләпләрен үтибез икән, кеше өенә исән һәм сәламәт булып кайта.

- Оешманың кыска һәм уртача вакытка перспективаларын ничек күрәсез? Төгәл максатлар һәм бурычлар бармы? Аларга ничек ирешәчәксез?

- Җитештерү турында сөйләгәндә, масштаблы һәм амбициоз максатлар бар – “Газпром”га ИТ-технологияләр үсешенә һәм автоматизация үсешенә җитди инвестицияләр кертүгә нигез салу.

Иртәгәсе көнгә барырга, артта калмас өчен җитди финанслар һәм коллективның зур хезмәте кирәк. Шуңа күрә беренче чиратта перспектива шуңа. Һәм социаль юнәлешне дә онытырга ярамый – бу хәйриячелек тә, хәер без һәрчак лимитлар белән чикләнгән, чөнки бюджет оешмасы булып саналабыз дияргә була. Шулай да билгеле бер дәлил булганда ниндидер индивидуаль моментларны хәл итәргә була.

Иң мөһиме: кешеләр исән-сау һәм сәламәт булсын, шуңа күрә бүген гамәлдә булган социаль пакет белән генә чикләнергә ярамый, бу төр хезмәтләр спектрын кайда зуррак, киңрәк эшләп булуын карарга кирәк. Кызганыч, бүген безнең илдә кайбер эшләр, кайбер авырулар буенча тискәре вазгыять бар.

Шуңа күрә ниндидер башлангыч стадияләр, бу җитди авыруларны башлангыч стадиядә ачыклау буенча максатчан программаларны булдыру. Үзебезнең медицина бүлегенә һәм социаль хезмәткәрләргә бу бурычларны куябыз. Без алга таба боларны һичшиксез хәл итәчәкбез.

- Нинди авырулар иң куркынычы булып тоела?

- Йөрәк-кан тамыры авырулары. Өйдә һәм эш урынында күпме үлемнәр була, онкология, эндокрин авырулар.

Әлбәттә, безнең медсанчастьнең техник мөмкинлекләре ничек тә булса чикләнгәндер, әмма башка алымнар да бар – махсус клиникаларны җәлеп итәргә була һәм башкалар. Иң мөһиме, без шушы куркыныч янаган төркемне үз вакытында ачыклый алсын, бәлки кемнедер җиңелрәк эшкә күчерсен өчен максатчан программалар кирәк.

“Газпром” йөрәк-кан тамырлары авырулары аркасында эш урынында үлем очракларын ноль итүне максат итеп куя. Әмма бу бер көндә ирешелә торган бурыч түгел һәм ул бик катлаулы.

- Сез нәрсәләр белән кызыксынасыз, нәрсә яратасыз, нәрсә укыйсыз, буш вакытыгызны ничек уздырасыз?

- Буш вакытым бар икән, мин аны гаиләмә багышларга тырышам. Спорт турында да онытырга ярамый – мин бик рәхәтләнеп коллектив белән хоккей уйнарга әзер. Без шөгыльләнәбез инде, бу иске спорт сарае да, соңыннан “Зилант”. Атларны бик яратам, әмма бу вакытым әлегә моңа ирек бирми. Мин укыйм, әмма күпчелек элегрәк укыган әйберләрне кабаттан укыйм: “Мастер һәм Маргарита”, “Кечкенә принц”ны укырга мөмкинмен. Яңа китаплардан “Зөләйха күзләрен ача” бик ошады.

- Күптән түгел сез 50 яшьлек туган көнегезне билгеләдегез, бу яшькә күп нәрсәгә ирешкәнсез. Әле тагын яуларга теләгән үрләр бармы? Нәрсә турында хыялланасыз?

- Үземә тормышка карьера бурычлары куйдым дип әйтә алыйм, андый нәрсә булмады һәм хәзер дә куймыйм. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. Әмма җитештерүдә булган укытучыларым, әти-әнием миңа биргән сыйфатларны бүген үземнең хезмәткәрләремдә күрергә теләр идем. Ниндидер эшне алудан беркайчан да куркырга, беркайчан да бу минеке түгел, мин моның өчен җавап бирмим дияргә ярамый.

Инициативалы булу, намуслы итеп, бар җаныңны биреп эшләү. Эштә эшләргә кирәк, ә өйдә ял итәргә мөмкин. Тормышта гади, кешелек моментлары бар: әти-әни озаграк яшәсен, балалар сәламәт булсын һәм яхшы белем алсын, хатыным шатландырсын.

- Күптән түгел матбугатта предприятие идарәсе Түбән Новгородка күчәргә, хезмәткәрләрне кыскартырга һәм хезмәт хакларын киметергә мөмкиннәр дигән сүзләр таралды? Бу дөресме?

- Әлбәттә, юк. Бу оешманың дошманнары уйлап чыгарып ниндидер гайбәт тарата. Моны рәсми мөрәҗәгать дип кабул итегез.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Аның иҗат көче барыбызныкына караганда да куәтле иде...” Татар КВНчысы Ильяс Хәсәнов вафат

8 ноябрь көнне төнге 23 сәгать тирәсендә М-7 (Мәскәү – Уфа) трассасының 924нче километрында коточкыч фаҗига була. Казаннан Чаллыга «Фольксваген» машинасында Татар КВН лигасының ярымфиналыннан кайтып баручылар авариягә эләгә. 

Җәмгыять

Быел кыш нинди булыр?

Быел безне нинди кыш көтә? “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференцисендә белгечләр бу хакта үз фаразларын әйтте. 

Җәмгыять

Мәрткә киткән Зәйнәп: "Мин әти белән сөйләшә алдым"

Мәрткә китү очраклары турында моңарчы ишетеп кенә белән идем. Ничек ул мәрткә китү? Куркынычмы? Кеше мәрткә киткәндә нәрсә булса да тоямы? Теге дөнья белән бәйләнешкә керәме? Башымда сораулар бихисап. Шушы сорауларны мәрткә китүне кичергән ханымга бирдем. Героемның исемен сер итеп калдырам, ул үзен Зәйнәп дип атарга кушты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла