Галимнәр әдәби телне яклап көрәшкә күтәрелә һәм... Ркаил Зәйдулланы Тукай премиясенә лаек түгел дип саный

29 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Бер утырыш тарихы: галимнәр "әдәби тел"не яклый, Илида Бәширова Рәмис Латыйпов белән Ркаил Зәйдулланы тәнкыйтьли, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов дәшми.

“Өч көннән соң исәнме кодагый”, дигәндәй, сигез ай да узмады, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Рәмис Латыйповның “Татар матбугат һәм әдәбиятындагы “әдәби тел” – татар теленең тормозы” дип аталган уйлануларына реакциясен белдерде. Күренекле галимә, филология фәннәре докторы Илида Бәширова Татар әдәби теленең үсеш тарихына багышланган лекция әзерләп, аны үзенең 80 яшьлек юбилей тантанасында хезмәттәшләре һәм журналистлар алдында укыды.

Исегезгә төшерәбез, Рәмис Латыйпов язучылар, журналистлар тарафыннан уйлап чыгарылган, махсус рәвештә матурланган, бизәкләнгән ясалма телне "әдәби тел" дип атауга каршы чыккан иде. Ул "әдәби тел" дип күпчелек халык сөйләшкән гади татар телен атарга кирәк дигән тәкъдим әйтә.

Күренекле тел галиме Илида Бәширова һәм татар галимнәре армиясе “әдәби тел”не якларга алынды. Ул XIII гасырдан башлап татар әдәби теле тарихының үсеш этапларын күзәтеп чыкты. Галимә кискен формада әдәби тел турында авыз ачып сөйли башлаганчы, аның тарихи нигезен өйрәнергә киңәш итте. Төрки гаиләдә татар теленең 15 борынгы һәм хәзерге вакытта яши торган 39 халыкның алтысыннан берсе булуын, азәрбәйҗан, уйгур, угыз, төрек, төрекмән, татар телләренең язу графикасы булуын искәртте. 

Илида Бәшированың әдәби тел турындагы докладыннан өземтәләр

“Әдәби тел ул махсус указ белән кабул ителгән һәм фактик статуска ия тел була. Төрки татар әдәби теле берничә тапкыр махсус указлар белән кабул ителгән. Аның фактик статуска ия булган вакытлары булган. Фактик статуска ия булган тел ул тормышның бөтен даирәләре шушы телдә алып барыла дигән сүз. Ягъни, халык үз телендә сөйләшә, эш кәгазьләрен яза, шул телдә матур әдәбият иҗат итә, фәнни китапларын яза, шул телдә вакытлы матбугат басылып чыга.

1899 елда Уфа шәһәрендә төрки телне төзәтүнең беренче гыйльми мәҗлесе булып, шунда татар әдәби теле рәсмиләштерелә. “Хәзерге вакытта Русия төрекләре өчен Казан шивәсен нигез итеп алырга”, диелә анда. Бу рәсмиләштерелү ниндидер йомгак ясау булып тора. Аңарчы төрки татар язмачылыгының 1000 елга якын тарихы булуы билгеле”, - дип аңлатып үтте Илида Бәширова.

“XVI гасырның икенче яртысыннан Россия дәүләтендә яши башладык. 200 ел буена язма әдәбият яндырыла. Яндыру каныбызда инде, пыран-заран китерелә. Без ул чорларны үттек. XVIII гасырда мәчетләр ачыла башлый.

XIX гасыр ахырыннан татар әдәби теле үзенең эш кәгазьләре, матур әдәбият, һөнәри, фәнни, эпистоляр дигән биш-алты стиле белән өзлексез хезмәтләр язылып, өйрәнелеп килә. Филология яктан өйрәнелеп килгән телләр классик телләр дип атала. Безнең иске татар теле классик булуын искә тотарга кирәк.

Икенче рәсмиләштерелү 1921 июнендә була. Татарстан Республикасының язма теле турында махсус указ кабул ителә. Ул вакытта безнең данлыклы төрки атамасы төшереп калдырыла. Җиң сызганып җанлы сөйләмә телен дәүләти даирәдә кулланылышка кертү максаты куела. Татар телендә терминология булмый, бөтенесе гарәп-фарсы телендә була. Эш кәгазе язылса гына, кеше үз дәүләтендә яши була. Телне төзәтү буенча комиссияләр төзелә.

“1929 елда латин алфавитына күчелә. Моңа Галимҗан Ибраһимов кебек галимнәр каршы була, безнең язмачылыгыбыз бар диләр. Алфавит алышынгач, татар халкы надан, укый-яза белми дигән сүз чыгарыла.

Бу гамәл безнең халыкны надан итеп күрсәткән, - дип басым ясады Илида Бәширова. - 1939 елда кириллицага күчелә, бөтен милли мәктәпләрдә рус теле укытыла башлый. Кырыгынчы елларда татар теленең дини стиле юкка чыгарыла, аннары эш кәгазьләре стиле юкка чыгарыла. Чиратта - фәнни стиль. Без Тукай поэтикасын рус телендә язарга тиеш булабыз. Шулай итеп татар әдәби теленең структур вариантлары юкка чыгарылды. Гарәп-фарсы алынмаларына каршы халык аңламый дип көрәш башланды”.

“Халык сөйләм теленең бер диалектына нигезләнеп тел ясалырга тотыныла. Урта диалектка нигезләнә, ләкин андагы бөтен сүзләр дә кулланылырга тиеш булмый. Гарәп-фарсы алынмалары юкка чыгарыла, диалекталь сүзләр кулланылмый башлый. 1992 елның ноябрендә “Татар телен саклау һәм Татарстан халыклары телен һәм мөмкин булган дәрәҗәдә кулланылышта яшәтү” буенча декрет кабул ителә. Ләкин бу вакытта аның көч-куәте бетерелгән була. Көче булмаганы күз алдыбызда”.

“Без хәзер нишләргә дип уйланырга тиеш. Безгә дәүләти мөмкинлек бирелә. Хөрмәтле Путин хәзрәтләре килеп матур итеп сөйләп китте, Камил Сәмигуллин мәчеттә дин гыйлеме белән татар телен дә укытабыз диде. Безнең Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов юлламасында татар халкының стратегиясен эшләргә кирәк диде. ХХ гасыр буена татар теленә мондый уңай караш күрсәтелгән булмады. Без моны файдаланып калмасак, безне киләчәк буыннар тел бетерүчеләр дип санаячак. Безгә телне сакларга дәүләти рөхсәт бар, без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез”, - дип алда якты өметләр булуына басым ясады галимә.

Ркаил Зәйдулладан Тукай премиясенә лаекмы?

Әдәби тел, сөйләм теле турында сүз булып торырга тиешлеген таныган хәлдә галимә журналист Рәмис Латыйповның һәм күренекле шагыйрь Ркаил Зәйдулланы кискен тәнкыйть утында тотты.

“Бүгенге яшьләребез, үзләрен акыллыга санап, әдәби тел турында бәхәс күтәрәләр. Ркаил Зәйдулла безнең әдәби телебез надан, безнең әдәби телебез - боламык, ул алама тел, аны ташларга кирәк, һичничек тә кулланырга, якын китерергә ярамый. Сиксән процент әдәбиятыбыз макулатура, ди. Бу сүзне, хөрмәтле иптәшләр,  Тукай премиясе алган кеше әйтә! Ник аңа бирәсез премияне, шулай дип әйтә торган кешеләргә?", - диде ул.

Галимә Габдулла Тукайның бөеклеген, аның шигъри остаз булуы турында фәнни хезмәт язган кешеләргә премияне бирергә кирәклеген әйтте. 

"Шул әйберне (Тукай премиясен - ИТ) бирмичә, әллә кемнәргә Тукай премиясе өләшәләр! Әдәбиятны укымаган, белмәгән кешегә! Тукайның бөеклеген кем күрсәтә, язып бирә, шул гына Тукай премиясен алырга тиеш дип уйлыйм мин. Югыйсә, премияне алалар да, ул - макулатура, аны ташларга кирәк, дип язалар", - диде Илида Бәширова.

Утырышта булган кайбер галимәләр аның сүзләрен: "Коточкыч инде бу, коточкыч", "Әдәбиятны укымаган кешеләргә бирәләр аны", - дип хупладылар. 

Язучылар берлеге нигә Ркаил Зәйдулланы якламады?

Әдәби телне яклау утырышына галимнәр алдында җавап тотарга Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм журналистлар чакырылган иде. Данил Хәбибрахманович Ркаил Зәйдулла фикеренә булган карашны яклап та, каршы килеп тә фикер әйтмәде. Бу фани дөньяда 60 ел яшәгән драматург һәм җитәкче фикерләрне “мыегына чорнап” утыргандыр да, бәлки, Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышларының берсендә, ә бәлки, Берлекнең йомгаклау коллегиясендә бу проблемалар күтәрелер дип өметләнәбез. Һәрхәлдә татар әдәбиятының теле – язучылар уртага салып сөйләшерлек тема.

"Ясалмалылык безгә хас ул"

Рәмис Латыйпов җавап сүзе алып, мәкаләдә сүзнең әдәби тел буларак кулланылган ясалма тел турында баруын аңлатты. Матбугатның һәм әдәбиятның шушы буталчык ясалма телдә язуын һәм аның бүгенге укучы өчен кызык булмавын әйтте.

Рифә Рахман Рәмис Латыйповның әдәби тел белән түгел, ясалма тел белән көрәшүен ассызыклады. “Монда язучылар, редакторлар проблемасы, монда без телне җәзаларга тиеш түгел. Әйе, без сөйләшкәнчә язмыйбыз. Халкыбыз шундый - ясалма телле. Ясалмалык безгә хас ул. Көнчыгыш халыкларына купшылык хас”, - диде ул.

Рәшит Минһаҗ, Рәмис Латыйповка җавап итеп, рәсми җитәкчеләрнең фикерен редакторлап бирү яклы булуын әйтте. Тәҗрибәле журналистның фикере “башка операдан” булды, әлбәттә...

Шушындыйрак сөйләшү Илида Бәшированы тәбрикләү белән тәмамланды.

Әлбәттә, тел галимнәренең сигез айдан соң булса да үз фикерләрен әйтүе уңай күренеш. Бу һич кенә дә “былтыр кысканга быел кычкыру түгел”. Әмма “корольнең шәрәлегенә” төртеп күрсәткән Рәмис Латыйпов һәм Ркаил Зәйдулланы сүгеп кенә без “Әдәби тел”не яклый алабызмы? Татар әдәбиятын макулатурага әверелдергән аңлаешсыз ясалма телдән котылу темасын күтәреп чыгып, конференцияләр үткәрсәк, кулайрак булмасмы?

Бүгенге көн язучысы нинди телдә яза, журналист ничек язарга тиеш – бармы шуларны аңлаткан җентекле фәнни мәкаләләр?

Әдәби телнең бер юнәлеше – эш кәгазьләре телен кем куллана?

Ә инде чын-чынлап әдәби телне яклауга килгәндә, Татарстанның ничә учреждениесендә татар теле эш кәгазьләрендә кулланыла икән? Әдәби телне куллануның бер өлеше эш кәгазьләре диде бит Илида ханым. Әлеге дә баягы, “башка операдан” булса да, эш кәгазьләре темасына тукталам.

«Нинди генә сәясәт, нинди генә икътисад булуга карамастан, татар театры 112 ел дәвамында татарча сөйләшкән һәм бөтен дөньясын татарча алып барган, - дигән иде Камал театры директоры Илфир Якупов. - СССР вакытында да театрның эчке документациясе дә татарча барган – мин моны архивларда күрәм. Хәзер дә татарча бара”.

Мин бу сорауны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллинга бирдем. Ул үзләренең Татарстан Фәннәр академиясе структурасында булуларын искәртеп үтте. “Эчке кәгазьләр татар телендә дә йөри, ләкин без аңа нинди телдә дип аерым игътибар юнәлткәнебез булмады. Тел мәсьәләсендә татар теле куллануның беркемгә дә комачауламый торган төрләре бар. Аларын 100 процентка үтәргә кирәк. Транспортта ике телдә игълан итү, урамнарда ике телдә белдерүләр – беренче чиратта шуларын эшлисе иде әле. Эш кәгазьләре мәсьәләсен өйрәнергә кирәк. Аны башка халыкларның күңеленә тимәслек итеп эшләп була”, - диде ул.

Әдәби телнең бер халыкка да зыян китермичә, беркем тарафыннан да тыелмыйча кулланып була торган юнәлеше – әлбәттә, әдәбият һәм журналистика.

Әгәр язучы һәм журналист коллегаларын әдәби тел битлеге артына качып ясалма тел белән язудан баш тартырга өнди икән – алар халык дошманымы?

Язучылар мәсьәләсендә җавап бирә алмыйм. Үз “учреждениесенә” Данил Салихов ревизия ясасын! Галимнәр фикерен ишетеп, “мыегына чорнап утырды”. Язучыларыбызның ясалма татар телен алга сөргән китапларын чыгарып яткан Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире уйлансын.

Ә журналистларга килгәндә, хәер, журналистларга гына түгел, вакытлычамы-даимиме татар телен эшендә кулланырга тиеш булган гражданнарга галимнәрнең ярдәме кирәк.

Бер тәкъдим

ИЯЛИ канаты астында “Тел буенча ашыгыч ярдәм” хезмәте оештырырга тәкъдим итәм. Әйтик, бер мәдәни оешма татарча концерт оештыра ди. Программа язарга тиеш. Ул аны язу өчен ниндидер танышларына мөрәҗәгать итә һәм тегеләре үз мөмкинлекләреннән чыгып тәрҗемә корыштырып бирә. Программа чыга һәм белемле татарлар теге программага ябырылалар. Шушы ябырылуларны ишетмәс өчен тегеләр икенче юлы ул программаны чыгарып тормаячаклар. Чөнки эшләп начар булганчы эшләми начар булуың җиңелрәк.

Шунлыктан, оештырыгыз, Ким Мөгаллимович, “Тел буенча ашыгыч ярдәм” хезмәте. Илида ханымның да, яшләр белән бергә, әле аның концепциясен төзү һәм эшләтеп җибәрер көч-куәте бар. Татар теле буенча ниндидер соравы булган кеше шул ашыгыч ярдәм номерын җыя да җавабын ала. Чөнки интернетта татар-рус, рус-татар сүзлекләре берничә, әмма алар барысы да начар. Күп сүзләр тәрҗемәсез калган, контекст вариантлары аз күрсәтелгән. Ә сезнең “Ашыгыч ярдәм” галиме тиз генә контекстка туры китереп тел ярдәме күрсәтер иде. Менә бу инде чын әдәби телне саклау булыр иде.


Фикерләр








Җәмгыять

Ачык чырай - такта чәй, яки ни өчен татар чәй ярата?

Бүген, 15 декабрьдә, Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Чәй - татар халкының иң яраткан эчемлеге. Шушы көн уңаеннан "Интертат" "Татар кешесенең сиксән проценты чәйдән торамы?" дигән популяр мәзәккә нигез бармы икәнен белеште. 

Җәмгыять

Зифа Кадыйрова: “Үз язмышым турында китап яза башладым, басылып чыкканда, бәлки, бу дөньяда булмам да”

Күптән түгел Казанда Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың – мин булмам” әсәре буенча язылган спектакльне күрсәтте. “Татар-информ” хәбәрчесе, спектакль башланганчы, безнең заман герое – китапларын халыкны елатырлык итеп яза белгән язучы Зифа Кадыйрова белән сөйләшеп утырды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла