" /> Фәрһад Фаткуллин, татарча "Википедия": татар телен саклауда Википедия волонтерлары дәүләткә караганда да күбрәк файда китерә ала

Фәрһад Фаткуллин, татарча "Википедия": татар телен саклауда Википедия волонтерлары дәүләткә караганда да күбрәк файда китерә ала

9 Января 2018

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Салават Камалетдинов
Википедиянең татар телле бүлеге китапханәчесе Фәрһад Фаткуллин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында халыкара энциклопедиянең әһәмияте турындагы фикерләре белән уртаклашты. Википедия волонтеры, социаль челтәрләргә язмалар урнаштырасы вакытыңны Википедиягә материаллар язуга сарыф итеп, татар телен үстерүгә өлешеңне кертергә була дип саный.

"Википедия аша татарларга да файда китерәм"

- Татар википедиясенә килүегез кайчан булды һәм ни сәбәпле бу эшкә алындыгыз?

- Википедиянең татар телле бүлеген үзем өчен 2008-2009 елларда ачтым. 2009 елның ахырында үземнең хисап язмасын теркәдем һәм актив рәвештә 2012 елның апрель, май аенда азмы-күпме яза башладым. Моның белән тирәнрәк таныша башладым.

 

Ни өчен татар википедиясен үзегезгә кирәк дип саныйсыз?

- Мин - фән, бизнес һәм технологияләр кешесе. Миңа иҗтимагый мәсьәләләр артык кызык түгел. Шундый очракта үземнең татар телемне ничек саклыйм дигән сорау туды. Интернеттагы радиопрограммаларда, веб-сайтларда кызыклы контент тапмагач, Википедиянең татар телле бүлегендәге материаллар белән таныша башладым. Шул вакыттан бирле азмы-күпме шөгыльләнәм. Үземнең татар телемне дә саклыйм, шул ук вакытта татарларга да файда китерәм.


Белешмә: хәзерге вакытта википедиядә татар телендә 74900 мәкалә бар. Рус телле мәкаләләр саны - 1 млн 440 мең. Россия халыкларыннан википедия мәкаләләре саны буенча бары тик чеченнар гына 100 мең диапазоныннан артып киткән: чеченча мәкаләләр саны 164600. Башкорт телендә 40900, чуваш телендә 40700, якут телендә 11500, осетин телендә 10500 мәкалә бар. Калган телләрдәге мәкаләләр саны 10 меңнән дә азрак.

"Хәзерге вакытта 70 меңнән артык мәкалә бар"

- Хәзерге вакытта татар википедиясе ни хәлдә?

- Хәзерге вакытта 70 меңнән артык мәкалә бар. Аны һәркем сайтны ачып статистика бүлегендә күрә ала.  Соңгы 30 көн дәвамында 70 “теркәлгән / хисап язманы булдырган” кулланучы (катнашучы әйтү дөресрәктер, әмма үз вакытында ТатВики татарчасына User шулай тәрҗемә ителгән)  күпмедер дәрәҗәдә нәрсәдер язган. Алардан шул ук периоды эчендә актив рәвештә, әйтик, берничә меңнән берничә дистә мәкалә язучы яки үзгәрешләр кертүче 10ны санап алдым.

- 10 актив кеше бар, димәк?

- 10 актив, ягъни, соңгы ай дәвамында бер-ике генә түгел, ә берничә дистә һәм берничә меңгә кадәр үзгәртү кертүчеләр.

- Көненә ничә яңалык, текст, мәкалә  кертелгәнен әйтеп буламы?

- Мин аны бик күзәтеп тормыйм. Төрлечә була, әлбәттә. Шулай да бездә көненә гадәттә 200 дән артык та, 10 нан азрак та була алмый.


- Россиядәге башка телләр белән чагыштырганда, мәсәлән, башкорт википедиясе яки бүтән халыкларныкы белән чагыштырганда, татар википедиясе ни дәрәҗәдә популяр?

- Бу яктан чагыштырып карасак, аны төрле компьютер, смартфон, планшетлардан керүләр ягыннан карап, күпме бит каралганын белеп, ягъни аның файдасының нәтиҗәсен күзәтеп була. Мәкаләләр саны ягыннан артык файдалы түгел. Россия телләре арасында мәкаләләр саны буенча без, бәлки, 5-6 урындадыр. Чөнки Россия телләре арасына рус кына түгел, украин, казах, фин һәм азербайҗан теле дә керә. Нәтиҗәдә, бу зур телләрдән алга чыга алмыйсың. Караучылар саны буенча, без, гомумән алганда, әлбәттә, бу зур бишлекне санамасак, беренче яки икенче урында, гадәттә 1 урында йөрибез. Мәкаләләрне карау һәм аерым мөрәҗәгать итүчеләр саны буенча шул ук хәлдә. Тулаем алганда, Россия халыклары телләрендәге википедияләр саны 31 тирәсе.

- Сез санап киткән телләр, алар бит Россия телләренә керми. Мәсәлән, казах, азербәйҗан, алар аерым дәүләт. Россия телләре арасында?

- Ялгышасыз, Россия кануннары буенча, Россия территориясендә, берәр җирдә, муниципалитетмы, республикамы аның дәүләт теле яки официаль тел дәрәҗәсе билгеләнгән икән, димәк, ул безнең телләр санына керә. Азербайҗан теле Дагестан республикасының рәсми телләре арасында, казах теле Алтай республикасының бер мунициапаль районында рәсми кулланылышта, фин теле - Карелиядә, украин теле - Кырымда.

"Башкорт коллегаларыбыз күпкә активрак"

- Әгәр без боларны исәпкә алмасак, Россиянең милли республикалар телләре турында сүз бара икән, татар теле икенче урында дип әйтеп буламы?

- Бүген мәкаләләр, укулар, мөрәҗәгатьләр саны буенча рус теленнән соң, гадәттә, икенче урында. Активлык дәрәҗәсеннән караганда, бәлки, 3 урындадыр, чөнки безнең башкорт коллегаларыбыз күпкә активрак.


- Уку ягыннанмы, әллә төзәтмәләр кертү ягыннанмы?

- Төзәтмәләр кертү ягыннан. Аларның актив катнашучылар саны безне инде узып китте. Башкортларда соңгы айда үзгәртүләр кертүчеләр саны 100 гә якынлашадыр, ә актив дәрәҗәдә 15-20 кеше эшли.

- Татар википедиясе уку ягыннан ни дәрәҗәдә популяр? Көнгә ничә уникаль кулланучы керә?

Җыела торган статистикабыз буенча көнгә 20 мең тирәсе мөрәҗәгать, ягъни шулкадәр бит ачыла, укыла. 2 мең тирәсе аерым девайстан – компьютер, смартфон булсынмы, укырга керәләр. Бу бөтен дөнья буенча уникаль кулланучылар (интернет-ботларны санамыйбыз). Сентябрь ае статистикасы буенча, Википедиянең татарча бүлеген иң күбе Америка Кушма Штатларыннан укыйлар – 40%, икенче урында Россиядән – 15%  , өченче урында Германиядән – 11,3% , дүртенче Франция – 3,8% , аннан Сингапур – 3,7% , Канада- 5,5%, Кытай – 4,5%, Гонконг – 3,3% һәм башкалар 3%.

- Сез ничек уйлыйсыз, Гонконгтан күпме татар мөрәҗәгать иткән? Кемнәр алар?

- Google’га мөрәҗәгать итүчеләр анда татарча текст кертеп табучылар кем булсын? Гонконгта татарлар юкмыни?

"Россиядә Яндексны кулланалар"


- Чит илләрдәге кулланучыларга татарча текстларның кирәк булуын Сез ничек аңлатасыз?

- Мин бу сорауга башка яктан карыйм – нигә Россия кулланучылары Татарча Википедияне аз укый? Чөнки Россиядә Яндексны кулланалар. Яндекс Россия эчендәге ru доменында булган яки Яндекс статистикасына теркәлгәннәргә өстенлек бирә. Рус телле Википедиягә Яндекс башкача карый. Ул аны күрсәтүгә өстенлек бирә, ә башкаларга юк. Нәтиҗәдә, Яндексны кулланган башкортлар, сахалар, чеченнар Википедиянең үз телле бүлекләрендә язылганны, гадәттә, беренче биттә күрми. Ул икенчеме, өченчеме биттә. Ул битләрне ачучылар саны, әйтик, 5% җитсә, әйбәт. 

Ә башка илләрдән Википедиягә керүчеләрнең күп булуы бер дә шаккаттырмый. Татарлар башка илләрдә Google’ны куллана – Google’ны исә Википедияне башкача индекслый һәм бар тема буенча кызыклы мәгълүматларны күрсәтә.

"Иң популяр татар сайты - tatpoisk.net, чөнки ул сүзлек"

- Сез дөньяда иң популяр татар сайтларына анализ ясаган идегез. Шул мәгълүматларны искә төшерсәгез иде?

- Иң популяр татар сайты tatpoisk.net, чөнки ул сүзлек. Икенче урында агрегатор булып торган Матбугат.ру. Өченче, дүртенче һәм башка урыннар алар, гадәттә, бик төгәл билгеләнми. Ләкин беренче унлыкны карасак Интертат, Татар-информ, Балтаси.ру, Сабы.рт, Чүпрәле, Буа, ТНВ, Азнакай сайтларын күреп була. 

Википедиянең татарча бүлегенең аерым домены булмагач, аның фәкать эчке статистикасын гына карап була. Бу яктан ул бу исемлектә 5-6 урыннарда тора. Бу саннар җәйге статистика, ниндидер үзгәрешләр булгандыр – күрсәтелгән мәгълүмат чыганакларын яңадан тикшереп, яңасын әзерләп алучы табылса шәп булыр иде. 

Гомумән алганда, Википедия проекты сайты дөньяда 5 урында.

- Татар википедиясе татар сайтлары арасында кулланучылар саны буенча ничәнче урында?

- Татар википедиясе татарнетта – 5-6 урыннарда.

- Дөньяда?

- Әйе, дөнья буйлап сибелгән Татнет сайтлары арасында дип әйтик.

"Татар википедиясе аша татар телен чын эш теле  буларак, куллана, яшәтә алабыз"


- Глобаль максатларны күзалласак, татар Википедиясе ни өчен кирәк? 

- Бүгенге татар теле турында уйлыйбыз икән, Татарча Википедиясенең кирәге шулкадәр генә. Ләкин бер 10-15, 20 елдан һәм аннан соңрак татар теле кулланылыштан юкка чыкмасын өчен, Вики-мөмкинлекләрне кулланмыйча булмый. Ул татар теле өчен генә түгел – рус, кытай телләре өчен дә шул ук дәрәҗәдә кирәк.

Дәүләт телен, рәсми тел буларак, куллана, яшәтә алабыз. Тормышта аның кулланылышын расларга телибез икән, IT технологияләрсез булмый. Барлык кешеләрнең уртак тырышлыгы хәтта бөтен дәүләт структураларының да моның өстендә эшләгәнгә караганда куәтлерәк. Бу татар теле өчен дә, рус теле өчен дә шулай. Вики-технологияләр шундый мөмкинлекләргә юл ача. Анда, бергәләп, бер ресурс тудырабыз. Аерым кеше аз нәрсә белә, ләкин бергәләп эшләгәндә зур нәтиҗәләргә ирешеп була.

"Башкорт дусларыбыз википедиядә пенсионерларны эшләтә"

- Ничек уйлыйсыз, башкортларның алдынгы тәҗрибәсе нәрсә исәбенә ирешелгән?

- Башкорт дусларыбыз хәзер пенсионерларны эшләтә башлады. Пенсиягә чыккан журналистлар, укытучылар ВКонтакте, Одноклассники, Facebook’та утырасы урынга Википедиянең мөмкинлекләрен куллана. Социаль челтәрләрдә уздырган вакыт зая киткән дип әйтәләр һәм эшкә тотыналар. Чөнки үз телләрен, үз милләтләрен, мәдәниятләрен саклау өчен шуннан зуррак ресурс юк. 

Башкортча Википедиядә миннән күпкә олырак яшьтәге кешеләр. 60 узган берничә кеше җыелган иде. Элекке депутатлары, башкарма органнарда эшләүчеләре, башкорт теленең киләчәге белән янучы башкалар – бу хакта мәгълүмат тарата башлады. Хәзер алар турында Башинформда, Башкортстан газеталарында күп мәкаләләр чыга, аларны телевидениегә еш чакыралар. Башкортстандагы бөтен википедиячеләрне җыеп үзләре семинарлар уздыра, районнарга йөри. Нәтиҗәсе инде билгеле.

- Бу нинди дә булса программа нигезендә эшләнәме, әллә кемнеңдер иҗтимагый башлангычымы?

- Википедия ул фәкать волонтерлар эше.


Башкортстанда да шундый ук волонтерлар. Үзләре җыелгач, бер-берсен тапкач, аның кирәген аңлагач, эшне оештыралар. Ялгышмасам, Россия Президенты грантларын да оталар, төрле оешмалар аркылы халыкара дәрәҗәдәге семинарларга йөриләр, өйрәнәләр. 

Мин Вики-дөнья яңалыкларын тәрҗемә итеп барам – төрекчә, французча, итальянча, башка телләрдәге яңалыкларны тәрҗемә итеп, Facebook’тагы Россия халыклары телләрендәге Викимедиа хәрәкәте төркемебезгә урнаштырам. Башкалар ышаган язмаларын ара-тура ВКонтакте’га урнаштыра, тарата. Актив, үз теленең киләчәге турында уйлаган халык булса, Википедия мөмкинлекләре турында өйрәнеп куллансыннар өчен.

"Актив яшьләр татнетны үз кулларына алсын"

- Грантларда татар википедиясе волонтерлары катнашканы бармы?

- Узган елдан бирле «Сәләт викимәктәбе» проекты эшли. Казанда Сәләт оешмасы безне – "Сәләт" ветераннарын – җыеп, тәкъдимнәребезне сорады. Мин аларга Вики-дөньясында шундый инструментлар барлыгын җиткердем. Алар кызыксынып китте. Бер ел дәвамында шулай эшләдек. Хәзер Яшел Үзәннән мәктәп укучысы җитәкләгән бер төркем барлыкка килде, бу проектны үз кулларына алып, аны Сәләт чикләрендә киңрәк үстерү турында уйлыйлар. 

Бездә актив булган олырак буын юк икән, димәк, актив яшьләр Татнетны үз кулларына алсын. Кызыксынучылар бар. Тимерханыбыз халыкара катнашуы белән бөтөнроссия викимедистлары конференциясендә, региональ семинарда чыгыш белән катнашып алды, хәзер халыкара чараларга барып карыйсы, шулай ук татар авылларына, музейларына вики-экскурсияләр һәм экспедицияләр оештырасы, Вики-эшчәнлегенә бәйле фәнни докладлар әзерлисе килә башлады. Моның өчен кызлар-егетләр өчен шундый грантлар кирәк булса, мин үз тәҗрибәм белән ярдәм итәргә риза. 

Ә үземә килгәндә, татар теле минем өчен хобби. Минем өчен ул төрек, француз яки итальян телләре дәрәҗәсендә әһәмиятле ул, татарлыгымның төп өлеше. Әлбәттә, мин Татарча Википедиягә башкаларга караганда күбрәк игътибар итәм.

"Википедия - ул халык яза торган проект"


- Татар википедиясен үстерү өчен нәрсә кирәк?

- Википедиянең татарча бүлеген үстерү өчен? Татарча Википедия - мәгърифәтчелек проекты. Дөнья тарихында мәгърифәтчелек белән кем шөгыльләнгән, энциклопедияләрне кем язган? Карасак Франциядә, Россиядә, инглиз телле илләрдә – ул инде азмы-күпме гыйлеме булган кеше яки, киресенчә, үз гыйлемен үстерергә теләгән кеше. 

Википедия – ул халык яза торган проект. Татар халкының үзенең татар телле гыйлемен үстерәсе килсә, волонтерлар табыла башласа, әлбәттә, бу телдәге Википедия булеге дә үсеп чыгачак. 

Википедиянең мәгариф өчен дә бик кызыклы мөмкинлекләре бар. Хәзер инде Сәләттә генә түгел, Казандагы гимназия директоры белән сөйләшеп, андагы укытучыларга Википедияне аңлата башладым. Балаларга өй эшләрен яки мөстәкыйль эшләрне, рефератларны кәгазьдә язу урынына, электрон мохиттә язуны өйрәтә алабыз. Нәтиҗәдә, анда бернинди плагиат мөмкинлеге калмый, чөнки текст автоматик рәвештә тикшерелә. Аннан соң бу эш чүпкә китми, обойларга, тәрәзәләрне ябу өчен китми, яндырылмый. Ул аннан соң да киләчәк балаларга һәм олыларга глобаль дөньяда ресурс булып тора. Татар теле һәм әдәбияте буенча реферат урынына, Тимерхан укытучысы һәм мәктәп директоры рөхсәте белән үзе яхшырткан Галимҗан Ибраһимов турында мәкаләне тапшырган иде. 

Баланың нинди темалар белән шөгыльләнүе, төрле мәсьәләләрдә нинди алгарышлар булуын укытучы өчен уңайлы хисап язмаларны күзәтү журналы да бар монда. Бу якларын аңлатып, монда да ярдәм итеп була.


Википедиянең отышлы ягы нәрсәдә? Әйтик, үз шәһәрегез турында язасыз икән, шәһәрегезгә килүче туристлар саны 7-8% ка арта. Википедиядә сезнең ширкәтегез турында мәкаләгез юк икән, аеруча киң таралган телләрдә, сезнең ширкәтегезнең дәрәҗәсе шул кадәр генә димәк. Аңа игътибар итмәскә дә мөмкиннәр. 

Бездә, Татарстанда, хәтта, акча түләтеп Википедия өчен мәкаләләр яздыручылар да бар. Исемнәрен атамыйм, русча да, инглизчә дә, миңа да мөрәҗәгать итүчеләр бар иде. Бу минем өчен хобби, акчаны мин башкача эшлим. 

Аннары, ширкәтләрдә эшләүчеләр гадәттә төрле детальле отчетлар язырга тиеш булалар – Википедиядә катнашучылар исә үз язганнарын тиешлечә искәрмәләр урнаштырып, чыганакларны күрсәтеп дәлилләргә өйрәнә. Шундый практик тәҗрибә бик файдалы. Һәм дә Википедия ул зур Вики-гаиләнең бер проекты гына ич.

- Татарстанда Википедиядә татар телен үстерүне дәүләт күләмендә, күләмендә эшләргә кирәкме, ничек уйлыйсыз?


- Кирәк сүзен яратмыйм мин. Кирәк микән, гомумән, дәүләт дәрәҗәсендә эшләргә?

"Күп булу гына түгел, сыйфаты да кирәк"

- Сез әйтеп торасыз бит инде, ун гына кеше актив эшли дисез. Татар телле мәгълүмат күп булсын өчен, кеше рус теллесенә түгел, ә татар теллесенә мөрәҗәгать итсен өчен нишләргә?

- Күп булу гына түгел, сыйфаты да кирәк. Мәсәлән, мәкаләләр арасында Габдулла Тукай биографиясе популяр. Балалар аны Яндекс аша таба, укый. 2нче лицей-интернатны бетергән егет Рашат Якупов википедия белән шөгыльләнгәндә, Татарстан мәктәпләреннән безгә рәхмәт сүзләре белән хатлар килә дип әйтә иде. Дәүләт оешмалары Википедиядә үзләре турындагы татарча мәкаләләрне ара-тура яңартып торсалар, бик шәп булыр иде. 

Икенче яктан, бәлки, Татарча Википедиянең мөмкинлекләре белән уку йортларны таныштырып, андагы укытучыларны өйрәтеп, укучылар һәм төрле дәүләт органнары, сезнең кебек оешмалар белән дә бергәләп, төрле уртак проектлар оештырырга булыр. Википедиягә волонтерлар яза. Сезнең кебек кеше яки башка журналист булса, ул яшьләргә үзенең юнәлеше буенча нинди дә булса киңәшләр бирә алыр иде.

"Викимохитнең кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк"

- Википедиядә безнең язучыларны, танылган кешеләр турында дөрес түгел мәгълүмат урнаштыру, мәсәлән, милләтләрен башкорт, рус дип күрсәтү очраклары бар. Без үзебезнең шәхесләребезне ничек таныта алабыз? 

-  Вики-мохитнең кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк. Абруйлы чыганаклар дигән принцип бар. Анда консенсус дигән мәсьәлә бар, ягъни үзегезнең карашларны, чыганакларны күрсәтеп, аралашып, аны кертергә кирәк. "Мин – фәннәр докторы, профессор, шундый-шундый дәүләт оешмасыннан, мин әйткән дөрес" дигән нәрсә Википедиядә кабул ителми. Сез профессор булсагыз да, фикерегезне тиешлечә дәлилләмәсәгез, әйтик, Аргентинадагы 6-10 яшьлек бер татар баласы үзенең смартфоныннан кереп, сезнең язмагызны юк итә ала. Язма юкка чыкмый, әлбәттә, аны соңыннан кире кайтарырга була. 

Википедия тарихында һәрбер адым языла. Фикерләрегезнең ышанычлы һәм абруйлы чыганаклар белән дәлилләнгәнен күрсәтә алмыйсыз икән, сезнең карашыгызның дәрәҗәсе шул кадәр генә. Өйрәнергә кирәк.

"Безнең бүгенге көндә татар википедиясендә кайбер мәкаләләр бик яхшы якланылган"

- Абруйлы чыганакларга ничек таянырга? 

- Һәрбер чыганакның төрле категорияләре бар. Татарча Википедиядә кайбер мәкаләләр бик яхшы якланылган. Әйтик, һәрбер җөмлә азагында андагы фикер кайдан алынганы, кайсы биттән, кайсы мәкалә, кайсы авторныкы икәне күренә. Элек язылганнары фәкать текст итеп кенә кертелгән. 

Кайберәүләре, киресенчә, авторлык хокуклары мәсьәләдәге эчке тәртипләребезне боза. Татар җәмгыяте электән үк авторлык хокукларына артык игътибар итмәгән икән, шуны күрергә була. Җәмгыятьтәге кебек үк, Википедиядә дә бу күренешне тиз үзгәртеп булмый. Дәүләтнең исемен, флагын яки телен бер төндә үзгәртмисең, әкрен генә үзгәртәсең.

Википедиянең татарча бүлегендәге: "Язмауга караганда язу отышлырак"

- Википедиянең теле кызыксындыра. Рус википедиясен карасак, ул информатив тонда язылган, ә татар википедиясен карасак, бөтенләй икенче. Кайбер мәкаләләрдә авторның үз фикерен күрергә була, алар чыганакларсыз, лирик стильдә язылган.

- Дөрес, мин шул турыда әйттем дә. Ул җәмгыятьтән тора. Һәрбер җәмгыять үсә бара, аны тәрбияләргә кирәк. Волонтерлар белән эшлисең икән, аларга укытучы кебек, «сиңа 3ле куям» дип әйтә алмыйсың. Син аның белән ягымлы итеп сөйләшергә тиеш, хаталы язса да, эшкә тартып китерәсең. Аның кертеменнән, әйтик, 20% «ыспурт» яки башка хаталы сүзләр булып, ә 80% файдалы булса, дельтасы – 60. 

Иртәме-соңмы, бу хаталы әйберләрне җәмгыять төзәтәчәк. Яки үзең төзәтәсең, яки робот белән төзәтеп булачак. Ә ирекле кулланучыны проектта саклау күпкә отышлырак. Һәрбер кеше үсә, стиле дә үзгәрә. Бөтенләй язмауларына, татар халкының бөтенләй үз телен үстерергә теләмәве урынына азмы-күпме язулары, минемчә, отышлырак.

Казахстан тәҗрибәсе: энциклопедия википедиягә кертелә

- Ә мәсәлән, бу википедиядә максатчан рәвештә энцеклопедияләрне кертергә мөмкинме, әллә ул хәзерге вакытта мөмкин эш түгелме?

- Мөмкин, үрнәкләребез дә бар. Мәсәлән, Казахстанда президент карары белән казах энциклопедиясен ирекле лицензиягә күчереп, Вики-мохиттәге Викиханәгә керттеләр. Ул безнең Вики-китапханә дигән сүз һәм аңардан материалларны күчерү рөхсәт ителә.

"Юпитер яки Марсның иярченендәге космик станциядәге оныкларыгызга татар телен җиткерергә телисез икән..."

- Сез википедияне куллану һәм үстерү юнәлешендә җәмәгатьчелеккә нәрсә әйтер идегез?

- Оныкларыгыз кайда гына яшәсә дә, хәтта, бәлки, Юпитер яки Марсның иярченендәге космик станциядәге халыкара составтагы балаларыгызга татар телен җиткерергә телисез икән, хөрмәтле ватандашларым, милләттәшләрем, Википедия оныкларыгыз өчен кызыклы мәгълүмат була алачак. Мультфильмнар, әйләнә-тирә яки гыйлем турындагы мәкаләләрне Википедиягә язу мөһим.


Фәрһад Фаткуллин тумышы белән Казаннан. Өйләнгән, балалары татар гимназиясендә укый. Рус, инглиз телләреннән тәрҗемәче булып эшли. Казан финанс-икътисад институтында һәм ИСГЗ’да укыган. 


Фикерләр








Җәмгыять

«Хәния Фәрхи каберенә музейга йөргән кебек йөриләр»

Хәния Фәрхинең вафатына 27 июльдә бер ел була. Җырчының гаиләсе, туганнары, якыннары бер ел буе тоташ утта янса, яраткан, тугры тамашачысы да Хәниясен онытмый. Аның җырларын кат-кат соратып тыңлый, аның исеме белән бәйле концертларга зал тутырып килә, аны сагынудан шигырьләр яза.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла