Фәнир Галимов: Татарстандагы татар халкы берәү белән дә көрәшми, ә читтәге татарлар көн саен гаделсезлек белән очраша

24 Февраля 2018

Укылган: 717 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Солтан Исхаков, Рамил Гали
“Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимовны без җәмәгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, җырлар авторы, эшмәкәр буларак беләбез. “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә ул ике ызандаш республиканы берләштерүче проектлары, тел мәсьәләсе, меңнән артык кешеле авылы һәм иҗаты турында сөйләде.
– Фәнир абый, без сезне Татарстан һәм Башкортстан арасына тузан кундырмыйча, республикаларны берләштерүче проектларны башлап йөрүче буларак беләбез...

– Ут күршеләр, ызандаш республикалар, күршеләр элек дус булып, матур итеп яшәгәннәр. Татарстан белән Башкортстанны Ык елгасы гына аерып тора. Суны бер яктан башкорт халкы эчсә, икенче яктан татар халкы эчкән. Гомер бакый аккан ул су, аны аерып алырлык түгел. Без дә шул су кебек бер халык. Без дус-тату яшәргә тиешбез. Соңгы вакытларда кеше үз тормышы белән генә яши башлады - Башкортстан үз тормышы, Татарстан үз юлы белән. Хәтта күрше авыллар да үз эченә бикләнеп яши. Күршеләр дә бер-берсенең хәлен белми, йомышка керми. Мине борчыган әйбер шушы. Халыкны ничек тә урамга чыгарырга, берләштерергә, дуслаштырырга кирәк. Хәзер бөтенебездә телефон бар, шуның аркылы сөйләшәбез дә, телевизорны кочаклыйбыз да, күршедә нәрсә булганны белмибез, Америкада ниләр майтарылып ятуын күзәтеп торабыз.

Ык буе авыллары сабан туен  үткәрүне башлап җибүрүегез – сезнең йөрәгегезне әрнеткән шушы күренешләргә җавап, димәк?

– Әйе. Башкортстанның Бәләбәй районыннан башланган Ык елгасы Оренбургны колачлап, Татарстанның Актаныш районына кадәр барып җитә. Ык елгасы буенда 14 татар районы урнашкан. Шушы авылларда яшәүче халыкның күпчелеге татар. Билгеле, башкорт та, чуваш та бар. Менә шуларны берләштереп, ата-бабалардан калган сабан туе бәйрәмен бергә үткәрәсе килде минем. Былтыр аның беренчесен үткәрдек. Халык күп килде, рәхмәтләрен әйтеп китте. Беренче коймак төерле була диләр. Бездә дә җитешсезлекләр булгандыр. Инде икенче бәйрәмгә без уйлап бетерербез дип уйлыйм.



Белүемчә, быел әлеге сабан туе Татарстанның Азнакай районында үтәчәк.
– График буенча быел Ык буе авылларының икенче сабан туе Азнакай районында үтә дип билгеләнде. Район инде әзерлек эшләрен башлады дип беләм. Без башкарып чыкмаган якларны алар төзәтер дип уйлыйм. Бигрәк тә авыл хуҗалыклары өчен кирәк бу чара. Без анда үзебезнең атларны чабыштырабыз, эшмәкәрләр очраша, җитештергән продукция белән сату итә, күргәзмәләр белән таныша алабыз. Иҗади коллективлар да тәҗрибә туплый бу бәйрәмдә. Безгә карап башка өлкәләр дә бу традицияне дәвам итәр. Чөнки дус яшәүгә ни җитә. Инде без аны быел Азнакайда уздырып җибәрсәк, киләсе елга Оренбург өлкәсендә үткәрү күздә тотыла. Аннан соң эстафета кабат Башкортстанга әйләнеп кайтачак. Гомерле булсын иде бу бәйрәм.



– Ике ызандаш республиканы бәйли торган тагын башка проектларыгыз бармы?

– Ызандаш республика һәм төбәкләрдә өлкәннәр белән дуслык күпере булдыру әйбәт, әмма ул 100 процент нәтиҗә бирми. Балалар, яшьләрне дә җәлеп итү кирәк. Шул җәһәттән мин Ык буе авыллары балаларын махсус лагерьга җыю турында проект тәкъдим иттем. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиевка да әйттем, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында да булдым. Миңа калса, әлеге тәкъдимне матур гына кабул итеп алдылар. Бу – балаларны җәлеп итү. Хәзер безгә шушы районнардан балаларны туплап, ничектер бер слет сыман лагерь сменасы оештырырга кирәк. Авыл тормышына якынайта торган лагерь булсын иде ул. Чөнки галимнәр генә әзерләү түгел, тормыш итәргә, ашарга-эчәргә, яшәргә дә кирәк бит. Авылны яраткан балалар бар. Аларны ничек тә авылга тартырга кирәк. Алар шунда үзләренең эшләрен табып, гаиләләр корып, туган җирендә матур итеп яшәргә тиеш. Менә шушы башлангычларга аз гына булса да үзебезнең өлешне кертәсе килә. Быел инде мин аны үземнең туган авылым Төмәнәктә башлап җибәрергә уйлыйм. Быелга 60-70 бала җыя алсак та, зур күрсәткеч.

Аннан соң Татарстан белән Башкортстан арасында гына түгел, Татарстан белән Чуваш Иле, Киров өлкәсе балаларын да үзара якынайтуга өлге булсын иде бу җыен. Бу эшләрне Бөтендөнья татар конгрессы да хуплар дип өметләнәм. Кабатлап әйтәм, дуслыктан да матур әйбер дөньяда юк. Акча да, катлы-катлы йортлар да дуслык итә алмый, фәкать кешенең күңеле генә дуслыкны кабул итә һәм ныклы итә ала.

– Сезнең “Бабай утары” дигән этнографик комплексыгыз бар. Аның белән яшьләр кызыксынамы, танышырга киләләрме?

–  Узган ел без аны Ык буе районнары сабан туена туры китереп ачтык. Ул әле безнең авылның 325 еллыгына да туры килде. Мин 2016 елда Яшел Үзән районында Дамир Камалетдинов төзегән “Татар авылы”н күреп кайткан идем. Аның киңәшләре белән, үземчә иттереп, “Бабай утары”н эшләргә булдым. “Татар авылы”нда татар халкының тормышы сурәтләнсә, мин авылыбызның 325 еллык тарихын шушы этнографик комплекста чагылдырырга булдым. Безнең бабайлар XVII гасыр якларында безнең авыл урынына Татарстанның Мөслим районыннан килеп утырган. Шуннан алар йорт-хуҗалык булдырып яши башлаган. Күчеп килгән 7-8 гаиләдән башланган авыл бүгенге көндә 1250 кеше яши, 500гә якын йорт бар. Тагын 150 йорт салу өчен җир бүлделәр. Халык матур яши, бай яши. Маллар тоталар, төрле производстволарда эшлиләр. Килеп күргән кеше бик канәгать китә. “Бабай утары”нда XVII гасырдан алып, XXI гасырга, ягъни бүгенге көнгә кадәр тормыш итүнең эволюциясе күрсәтелгән. Аны үзебезнең һәм күрше Шаран районыннан килеп карамаган кеше калмады. Мәктәпләр, балалар бакчалары да килә, кызыксына. Бала-чагага әйтеп, укытып кына аңлатып булмый, ул тотып карарга тиеш. Әйтик, аңа безнең бабайлар шундый тәбәнәк агач йортларда яшәгән дисәк, ул аны аңламый. Ә үз күзләре белән күрү – икенче нәрсә. “Карале, бабайлар бит кайда җан асраган, ә мин хәзер нинди сарайда яшим” дип фикер йөртә ала. Кышын без анда канат юлы ясап, тюбингтан шуу өчен тау өйдек. Кайбер көннәрдә бездә 400 кеше була.



  – Сез бит әле узган ел “Төмәнәк” татар иҗтимагый үзәге ачкан идегез. Анда бүгенге көндә ниләр эшләнә, нинди эшчәнлек алып барыла?

– Телләр мәсьәләсе көн үзәгенә чыкканнан соң, нидер эшләргә кирәк иде. Өйдән урамга чыгып киткән бала русча сөйләшә башлый, үземнең оныклар да күбрәк русчаны кыстырып сөйләшә. Мин аларны тыеп торам, әлбәттә. Әмма үзләре генә булса, иркенләп русчага күчә. Телне ничек тә саклап калырга ярдәм булсын дип, Туймазыда “Төмәнәк” татар иҗтимагый үзәге ачарга булдык. Анда студиябез бар. Гармун уйнау түгәрәге эшләп килә. Якшәмбе мәктәбендә балалар татар милли ашларын пешерергә өйрәнә. Соңгы вакытта икешәр төркем җыябыз. Шул базада безнең “Тәртип” радиосы да эшли башлады. Мин ул радио Казанда булганда көнләшә идем. Ел ярым документлар җыйганнан соң, шушы көннәрдә генә ачып җибәрдек. 70, 80, 90 еллар җырчылары иҗатларын куеп, шагыйрьләрнең шигырьләрен укып, җан азыгы бирер ул дулкын. Район җитәкчесе дә хуплады моны. Бу юлда да дөрес барабыздыр дип ышанасы килә.



– Тел дигәннән, туган телләрне укыту тирәсендә чыккан ыгы-зыгы Башкортстанда нинди чагылыш тапты?

– Телләр мәсьәләсендәге ыгы-зыгы башка республикаларга караганда бездә авыррак булгандыр дип уйлыйм. Чөнки мин үз эшем белән төрле җиргә йөрим: Чувашиядә дә, Пермьдә дә булам. Һәм шуны сизәм - аларда мондый шаукым юк. Дәресләр саны ничек булган, шулай калган. Хәтта алар киресенчә: “Безгә хәзер җайлырак, кысылучы юк” дип әйтәләр. Ә бездә инде ул мәсьәлә бар һәм Башкортстанда яшәгәч, без башкорт телен дә белергә тиеш. Балаларыбыз татар телен дә, башкорт телен дә аз-азлап укыйлар, икесе дә күп түгел. Әмма мин шул аз сәгатьләр белән балаларны ана теленә өйрәтә алырбыз дип өметләнмим дә. Сөйләшү генә түгел бит әле. Безгә бит тора-бара шагыйрьләр дә, җыр текстлары язучылар да кирәк. Ә син укымыйсың, грамматиканы белмисең, татарча моңны ишетмисең икән, киләчәктә безнең иҗади өлкәгә, иҗади кешеләргә кытлык булмагае. Шигырь да, җыр да ана телеңне яхшы белгәндә генә языла. Мәҗбүриләп өйрәткән тел белән генә ерак китеп булмый. Шуңа күрә куркыныч юк түгел. Үзем иҗади кеше буларак, куркуым да, шикләрем дә юк түгел. Күңелем борчулы. Әмма минем бу уйларым чынга ашмасын иде дип телим.

– Фәнир абый, Татарстанда үз авыллары турында китап язмаган каләм иясе бик сирәк. Сезнең якларда ничек?

– Башкортстанда шәҗәрә тарихын өйрәнү Татарстанга караганда ун еллап иртәрәк башланды. Авыл тарихлары турында да язылды. Минем үземнең туган авыл Төмәнәк турында да ике китап дөнья күрде. Аның берсен - “Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?” китабын журналист Илфак Шиһапов язды. Икенчесе - “Синеке без, Төмәнәккәем” исемлесе язучы Шаһинур Мостафин җитәкчелегендә дөнья күрде.

Төмәнәк авылы халкының шәҗәрәләреннән торачак өченче китапның яртысы әзер. Аны мәрхүм Илфак Шиһапов эшли башлаган иде. Әмма Илфак безнең арадан китү белән бу эш ярты юлда туктап калды. Илфак – аяклы энциклопедия иде. Аның китүе – татар халкы өчен зур югалту. Ул безнең Төмәнәк авылындагы һәр кешене белә иде. “Фәнир абый, менә бу абзыйның нәсел җебе фәләнгә барып тоташа, болар туган икән”, – ачышлар ясый иде. Әлеге китапның ул яртысын эшләп калырга өлгерде. Ә башка идеяләрен үзе белән алып китте, әле без бу тукталган эшкнең очын таба алмыйбыз. Чөнки Илфак 70% идеяне үзе белән алып китте.

– Сез авылларда да авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрергә кирәк дигән фикер әйткән идегез. Үзегезнең якларда ничегрәк? Эшмәкәрләр үзләре җитештергән продукцияне авылларда сатамы?

– Ярминкәләргә авыл халкының да ихтыяҗы зур. Безнең авыл юл өстендә. Авылда 1250 халык яши, 500дән артык йорт бар. Шушы халыкның күпмедер проценты маллар асрамый. Тик ләкин шәхси хуҗалыгында 15-20шәр баш сыер тотучылар бар. Алар аны шәһәргә алып барып сата. Әмма авылда үзебезнең бер сату ноктасы булса, алар әллә кая йөрмәс тә иде. Элек бит базар үзәкләре булган. Бер мисал. Чакмагыш районының Аблай авылында Айдар исемле эшмәкәр бар. Ул авыл халкына ярдәм итүнең кулай юлын тапкан. Авылда сыер асраучылар шактый күп. Сөт, каймак кебек сөт продукциясен халык аңа китереп бирә һәм ул аны Уфага алып китеп, үзләренең ноктасына куеп сата. Эшмәкәр акчаны авылдашларына шундук кайтарып бирә. Авыл халкы канәгать. Алай гына да түгел, аның сүзләре буенча, авыл халкы хәзер күбрәк мал асрарга җыена. Безнең Төмәнәктә дә ярминкә уздырган булды. Авылда оештырган ярминкәгә кем казын куйды сатуга, кемдер сөт продукциясе белән чыкты. Халык санаулы минутлар эчендә бер-берсенең продукциясен алып та бетерде. Тагын сорыйлар шундый ярминкәне. Минемчә, авыл халкына да авыл хуҗалыгы ярминкәләре кирәк. Бу эшне дәвам итәргә дигән уебыз бар.



– “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе буларак, сезгә шундый сорау. Ни өчен үрнәк итеп күрсәтә торган татар авыллары Татарстаннан читтә урнашкан икән?

– Чөнки без үзебезнең йортыбызда яшәгәндә, үзебезнең начарлыкны да, яхшы якларны да күрмибез. Ә читтә яшәгән татар халкы көн саен нәрсә белән булса да очраша. Ниндидер гаделсезлек, кысу диимме соң? Без көрәшеп яшибез. Татарстандагы халык ул – татар халкы һәм берәү белән дә көрәшми. Көрәшеп чыныккан кеше, начар итеп сөйләмәсеннәр дип, һәрвакытта үз-үзен тәртиптә тотарга тырыша. Татарстанда исә “Без монда татар, ничек яшәсәң дә ярый” дип көн күрә. Мин шулай уйлыйм. Австралия, Кытайда яшәүче татарлар үзләре генә яшәп ята. Үзләре сүзләре белән әйтсәк: “Без бер тамчы тоз гына. Әгәр бер-беребезне сакламыйбыз икән, эреп юкка чыгабыз”.

– Фәнир абый, без сезнең җырлар авторы икәнлекне дә беләбез. Бүген кемнәр белән хезмәттәшлек итәсез?

– Ике елга якын шушы оешма рәисе булып билгеләнгәннән соң, җырларым белән мактана алмыйм. Күбрәк иҗтимагый эшкә кереп киттем. Җыр, шигырь язуга вакытым бик калмады. Иҗатташ дусларым да әрли, бигрәк тә 30 елга якын кулга-кул тотынышып эшләгән Фән Вәлиәхмәтовтан шелтә эләгә. Мин инде аны үзем дә беләм. “Менә бу эшне генә эшлим дә, иҗатка чумам” дип уйлыйм, әмма тагын икенче әйбер килеп чыга. Минем 40 процент җырымны Фән дустым җырлыйдыр. Язган һәр шигырьне иң беренче мин аңа күрсәтәм. Ул аны ошамаса, сүтеп җыя. Мин үземне композитор да димим, җырчы да димим, әмма халык арасына кергәч, күңелгә рәхәт. Ходай тарафыннан бирелгән азмы-күпме талантымны кешегә күрсәтә алсам, мин канәгать. 

Фикерләр








Җәмгыять

Вәсим Вахитов: Һәр теләгән кешене инкассаторлыкка кабул итә алмыйбыз

Татарстан Республикасы инкассация идарәсе оешмасы кыйммәтле әйберләрне ташудан тыш, тагын нинди хезмәт белән шөгыльләнә? Инкассатор булу никадәр дәрәҗәдә авыр? Инкассаторның хезмәт хакы күпме? Болар хакында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов сөйләде.

Җәмгыять

Укытучының купальникта фотога төшәргә хакы бармы?

Омск мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләгән Виктория Попова белән килеп чыккан гауга педагогның хокукы һәм бурычлары хакында күпсанлы бәхәсләр китереп чыгарды. Укытучының купальникта төшәргә хакы бар, ди күпсанлы укытучылар армиясе. "Татар-информ" хәбәрчесе бу гауганың хронологиясен искә төшерде һәм татарстанлыларның фикерләрен белеште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла