Этләр дә елый! Хуҗасыз хайваннар приютыннан репортаж

2 июнь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Александр Эшкинин
Безнең һәркайсыбыз көн саен диярлек урамнарда хуҗасыз этләрне күрә. Нинди этләр сукбайлыкка чыга? Хуҗасыз калган маэмайларны нинди язмыш көтә? Сукбай хайваннарны аулаучылардан качып котылып приютка эләккән хайваннарның язмышы белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе кызыксынды. 

Яшел Үзән районының Әйшә авылында урнашкан “Кот и пес” хуҗасыз хайваннар приютында 400 эт һәм 23 песи бар. Биредә хайваннарны чын күңелдән яраткан 7 кеше эшли. Хезмәтләре өчен түләү - яшәү урыны һәм ризык. Өчесе приютта яши дип әйтергә була. Аларга моның өчен ниндидер зур хезмәт хакы бирелми, алар җаннары һәм тәннәре белән шул мохиткә яраклашкан. "Татар-информ" хәбәрчесе биредә эшләүчеләрнең нык рухлы булуларына һәм хискә бирелмәүләренә игътибар итте. Бәлки, авыр язмышлы хайваннарны карап-саклап үстерү өчен шундый булырга кирәктер дә.


Приют эшчеләренә волонтерлар да булыша. Алар һәртөрле ярдәм күрсәтү максатыннан көндәлек дигәндәй приютка киләләр. “Татар-информ” хәбәрчесе шунда булганда гына да берничә волонтер ярдәм итәргә килде.


Татарстанның иң зур приютын 3 кеше төзегән          

"Татар-информ" хәбәрчесе Кот и пес” хуҗасыз хайваннарга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды җитәкчесе Альберт Галиев белән сөйләште.

- Альберт, сезнең бу эшчәнлегегез кайчан һәм ничек башланып китте?

- Максим Иванов исемле эшчебез 2012-2013 елларда Залесный поселогында хайваннарны вакытлыча тотып тору үзәге оештырган. 2015 елда, Залесныйда “Салават күпере” торак районы төзелә башлагач, хуҗасыз хайваннар приютына урынын алыштырырга туры килгән. Ул вакытта приютта инде 80нән артык эт булган. 


Шул вакытта мин Максим белән таныштым. Аның хәйрия эшчәнлеге турында аңа кадәр дә бик күп тапкыр ишеткәнем булды. Аның хайваннар белән эшләвен, этләргә булган җылы мөнәсәбәтен үз күзләрем белән күрдем. Кул астындагы материаллардан приют төзеп хайваннарга ярдәм итүе миңа бик нык тәэсир итте. Приютны күчерергә мәҗбүр булган авыр чакларда без бергә эшли башладык. Мин фонд оештырдым, шул вакытта Яшел Үзән районының администрациясеннән 2 гектар буш җир алдык та кул астындагы материаллардан приют ясадык. Беркем дә безгә булышмады, шул исәптән дәүләт тә. Приютны әкренләп торгызып килгән вакытта өч кеше эшләдек. Мин, Максим һәм песиләрне караучы кыз Оксана. Һәм бүген хайваннар саны буенча безнең приют Татарстанда иң зурысы.

 

“Этләрне китереп ташлыйлар”

- Хайваннар санының шулай артуы нәрсә белән бәйле?

- Өченче елда приютта хайваннар саны 250гә җитте. Һәм без шуннан да күбрәк хайван алырбыз дип уйламаган идек тә. Казан һәм Яшел Үзән мәктәпләрендә мәрхәмәтлелек дәресләре үткәрә башлагач, безнең эшчәнлек турында кешеләр белә башлады. Приютка гаиләләр белән килә башладылар. Кайбер мәктәпләрдән балалар сыйныфлары белән үк килеп карап киттеләр. Шуның хисабына хуҗасыз хайваннар саны бик нык артты. Аларны хәтта безнең приютка китереп ташлап калдыра башладылар. Кешеләрнең безгә карата игътибарлары арткач, битараф булмаганнар тарафыннан ярдәм дә ешрак күрсәтелә башлады.

“Корея халкына зур этләрне бирмәдек"

- Һәр теләгән кеше дә сезнең приютка хайваннарын бирә аламы? Һәм киресенчә, алу мәсьәләсе ничек?

- Әйе, һәр теләгән кеше үзенең хайванын безнең приютка бирә ала, әмма моның өчен приютыбызның мөмкинлекләре булырга тиеш. Үзегез үк күреп торасыз, ничә кешегә 400 хайван. Хайваннарны алып китәргә мөмкин. Әгәр дә кеше ышаныч тудырса, без хайваннарны бирәбез. Мәсхәрәләп көлү максатыннан алырга теләүче кешеләрне без йөзләреннән танып беләбез. Аларга да, башка шикле кешеләргә дә хайваннарны бирмибез дә, бирмәячәкбез дә. Максим хайванны алырга теләүче, әмма ышаныч тудырып бетермәгән кешеләргә бара һәм барысын да үз күзе белән күргәннән соң гына хайванны бирә. 

Берсендә кореялылар килде, зур этләрне алырга телиләр. Без, әлбәттә, аларга этләребезне бирмәдек. ("Татар-информ" хәбәрчесе нигә бирмәдегез дип сорагач, Альберт төгәл җавап бирмәде. Билгеле булганча, Кореяда эт итен ризык итеп кулланалар, мөгаен, приют җитәкчелеге шуннан шикләнгәндер).

“Халык приютны кабул итми”

- Эшегезне хупламаучылар, сезне аңламаучылар бармы?

- Әлбәттә, бар. Халыкның яртысы аңлый икән, яртысы аңламый. Күрше-тирә авыллардан килеп талашып китүчеләр да бар. Шул ук авыллардан хуплаучылар, үз теләкләре белән килеп эшләүчеләр дә бар. Гел шулай була бит инде ул.


Приютта яшәп этләрне караучы Максим Иванов “Татар-информ” хәбәрчесенә этләрнең холыклары һәм тәртипләре турында сөйләде.

“Эт беркайчан да кешегә ташланмый!”

- Максим, иң тынычсыз этләр нинди токымлы? Аларны тынычландырыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Иң тынычсызлар - хаски һәм маламутлар. Алар белән күңелле итеп уйнарга, саф һавада йөрергә һәм бик актив булырга кирәк. Аларга үз энергияләрен каядыр чыгарырга кирәк, шуңа күрә алар сикерәләр, өрәләр һәм аралашырга телиләр. Кешеләр хаскиларны матур экзотик кыяфәтләре өчен алалар да өйләрендә, фатирларында тоталар. Хаскилар ябык бүлмәдә тора ала торган хайваннар түгел.

 

- Мәсәлән, басуда, яки бүтән җирдә берүзен калгач, эт ташланмасын өчен нишләргә кирәк?

- Эт беркайчан да беренче булып ташланмый! Беркайчан да ташланмый! Ташланган очракта я ул котырган була, яки этне кеше үзе котырткан. Дөньяда усал этләр юк! Кеше үзе гаепле. Иң авыр холыклы эт тә беркайчан да кешегә тими. Кешеләр үзләре котырталар да, этне гаепләп калдыралар. Бу нәкъ кеше мөнәсәбәтләре кебек бит. Кеше үзе икенче берәүнең ачуын чыгарса, әлбәттә, ачуы чыкканы усал була. Этләр белән дә нәкъ шулай ук.

- Этләр белән бергә яшәүгә ничек килдегез?

- Мин диндә. Мөгаен, Аллаһ шулай иткәндер. Аллаһ минем дөньямны өстен-аска әйләндерде һәм хайваннар мохитенә китереп куйды. Башта мин хайваннарга мондый мөнәсәбәттә түгел идем. Эчке дөньям шулай үзгәргән. Этләр минем күңелемне яхшырталар.

- Этләрнең бертуктаусыз өрүләре нәрсә белән бәйле?

- Этләр табигатьтән шундый. Алар үз территорияләрен, үз кешеләрен - безне сакларга тиеш. Сезне эт беренче тапкыр күрә. Әлбәттә, сез аның өчен ят кеше. Әмма эт, аны чылбырдан җибәрсәң дә, чит кешегә дә бернинди дә зыян китермәячәк. Этләр табигатьтән саклаучы һәм яклаучы булып яратылган.

“Этләр дә елый! Этләр сызлау хисен кешеләрдән ныграк тоялар...”

- Этләр елый дигән сүз дөресме?

- Әлбәттә. Этләрнең дә хисләре бар. Этләр дә елый. Алар сызлау хисен кешеләрдән дә ныграк тоя. Этләрнең акыллары булмаса да, аларның күңелләре бик нечкә. Кешеләрнекеннән дә нечкәрәк дияргә мөмкин.

- Үлем хәлендәге этне аякка бастырганыгыз бардыр, мөгаен. Берәр шундый очракны сөйләп китә аласызмы?

- Яралары үлекләгән этне кисеп, урталай ачып, үлеген алып, аякка бастырдык. Ул хәзер дә исән, менә монда безнең белән яши.

- Этләргә нәрсә ашатасыз? Затлы ризыклары нинди?

- Ботка ашатабыз. Аның кадәр эткә коры азыкка акча җиткерү мөмкин түгел. Ана күркә ите алар өчен иң затлы ризык, шуны биргәлибез.


- Сезнең приют территориясе буенча камералар да тора. Бу нәрсә өчен кирәк?

- Интернетта безнең группа аша камераларга тоташып, этләрне, гомумән безнең приютны карарга була. Без аны махсус шуның өчен эшләдек. Группабыз приют исемен йөртә.

“Күзәтүче күзлеге аша”

Мин – күзәтүче. Мин приютта эшли алмас идем. 400 этнең берьюлы “минем яңа кил, монда мин дә бар” дип өрүе күңел түрләремә кадәр үтеп керде. Һәрбер эткә кулны сузасы, һәрберсенә елмаясы, һәрберсен йөрәк белән тоясы килде. Мин шулай эшләдем дә. 400 этнең барысы белән дә “танышып” чыгып булмый, әмма көчемнән килгәнчә тырыштым. Бу этләрнең барысына да ни булган, алар ник ялгыз калган? Приютта эшләүче Максим әйтмешли, Аллаһ ясаган җан иясе нигә шулай тилмерә? Этләрнең күбесенең күзләре кызыл. Кайсысыныңдыр күзе юк, кайсысыдыр аяксыз... "Бу песине машина бәрде, бу этләрне кешеләр кыйнаган, боларын китереп аттылар". Картлар йортындагы кебек - һәр этнең дә үз бәхетсез язмышы.

Эшчеләрне тыңлап кына кара әле! Приютта хуҗасыз һәм язмыш мәхрүм иткән этләргә урын җитмәгәнгә кем гаепле? Эшче Максим без Аллаһ тарафыннан бертигез яратылган дип әйтте. Шул турыда һаман да уйлыйм...


Эт тешләмәсен өчен нишләргә кирәк? 

Гадәттә, этләр кешеләр арасында яши, сукбайлары да кеше кулыннан туена һәм шуңа күрә алар кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә була. Әмма бу эт кешене тешләми дигән сүз түгел. Бу кагыйдәләрне исегездә тотыгыз.

1. Эт дустанә мөнәсәбәттә булса да, аны котыртырга ярамый. Таныш түгел эт белән уйнаганда да аны котыртмагыз. Эт ашаганда янына килмәгез. Ризыгын тартып алырга теләсәгез, хәтта үз этегез дә ташланырга мөмкин! 

2. Этнең күзләренә туры карарга ярамый. Эттән куркуыгызны сиздермәгез - калтырансагыз, адымнарыгызның ныклыгы бетсә, тиз-тиз атлый башласагыз, туктап калсагыз, ул курыкканыгызны беләчәк.

3. Әгәр дә сезгә кинәт кенә эт ташлана икән, берүк йөгерә күрмәгез! Сез этне тагын да ярсытасыз гына. Шулай ук каты итеп кычкырырга һәм кулларны болгарга ярамый, чөнки эт сезне инстинктив рәвештә агрессор итеп кабул итәчәк. Эт сезгә өрә, чөнки ул үзенеке дип санаган территорияне саклый. Хайванга караган килеш, аның территориясеннән әкрен генә китегез.

4. Эт өстегезгә килә икән, борылып чабарга ярамый - сез аны күрә алмаячаксыз, ул арттан ташланырга мөмин. 

5. Әгәр дә ул өй эте икән, сезне “Фу!”, “Гуляй!”, “Нельзя!”, “Кошка!” сүзләре коткарырга мөмкин. Эт “Апорт!” дигән сүзгә реакция ясаса, сез читкәрәк таяк ыргытыгыз, бу очракта сезнең качарга күпмедер булса да вакытыгыз булачак.

6. Эт өере чорнап алса, димәк, алар һөҗүм итәргә җыена. Мондый очракта читкә нәрсәне дә булса ыргытырга кирәк. Аларның игътибары шул предметка күченгәч, ниндидер биегрәк урынга менегез һәм ярдәмгә кешеләрне чакырыгыз. 

7. Җәй көне сулык янында булсагыз, шунда керергә була. Йөзеп килгән эт сезгә зур зыян сала алмаячак.

8. Әгәр дә югарыда саналганнарны эшли алмасагыз, кулыгызга берәр предмет - сумка, пакет яки сулы шешә алыгыз. Эт ташланса, шушы предметны сузып, шуны тешләтергә тырышыгыз. Кулда предмет булмаса, киемне кулга чорнап, беләкне сузарга була. Иякне күкрәккә кысып, бугазыгызны саклагыз. 

9. Эт аяктан екса, муеныгызны кулларыгыз белән каплагыз.

10. Этнең иң авырткан урыннары - борыны һәм корсагы. Һөҗүм иткән этнең борынына сугарга, корсагына тибәргә тырышыгыз.

Эт тешләсә, нишләргә?

1. Тешләнгән җирне хуҗалык сабыны белән юыгыз. 

2. Яраны 3 процентлы водород перекисе белән эшкәртегез һәм стериль бәйләвеч салыгыз.

3. Ярагыз кечкенә генә булып тоелган очракта да табибка күренегез. Этләр куркыныч авырулар таратырга мөмкин! Котыру чиреннән прививка ясатырга кирәк булачак.

Эт тешләсә, хуҗасы җавап тота

Эт өчен аның хуҗасы җаваплы, шуңа күрә тешләнгән очракта матди зыянны ул түли. Этне йөрергә бәйдә генә алып чыгарга була, аны махсус урыннарда гына җибәрергә ярый. Әгәр андый махсус җирләр юк икән, этне кеше аз булган урында йөртергә кирәк.

Судка мөрәҗәгать итү өчен эт хуҗасының фамилиясен һәм адресын белергә кирәк. Бәлки, гаепле як сезгә үз теләге белән ярдәм күрсәтергә әзердер. Эт хуҗасы баш тартса, бу зыян өчен компенсацияне арттыру өчен өстәмә сәбәп була. Судка барырга туры килсә, сәламәтлек начараюы, транспорт чыгымнары, эш хакын югалту, киемнәргә зыян килү һ.б. раслаган документлар җыя башларга кирәк. Ә инде мораль зыянны раслау өчен табиб белешмәсе кирәк, эт хуҗасының сезгә ярдәм күрсәтмәвен, үз иреге белән зыянны каплаудан баш тартуын исбатларга туры киләчәк. 

Этне гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә асрамаган, аның кешегә ташлануына юл куйган кешеләрне административ җаваплылыкка тарту каралган. Штраф күләме бер меңнән ике мең сумга кадәр, ә инде сәламәтлеккә зыян килгән очракта ике меңнән ике мең ярым сумга кадәр.

Көчек төннәрен шыңшымасын өчен нишләргә?

1. Иң беренче һәм иң мөһим кагыйдә – шыңшыган көчек янына бармаска! Бу очракта ул сезне шулай итеп чакырып була икән дип уйлаячак һәм тагын да катырак шыңшый башлаячак. Ничек кенә кыен булса да, ул тавышларга игътибар итмәгез.

2. Көчек төнлә йокласын өчен, аны йоклар алдыннан саф һавага алып чыгып керергә кирәк. Рәхәтләнеп уйнап кергәннән соң, көчек тыныч кына йоклаячак.

3. Көчекнең тук ашказанына шулай ук шыңшыйсы килмәячәк. Шуңа күрә, йоклар алдыннан көчекне әйбәтләп ашатыгыз. Җамаякка су салып, көчек янына куегыз. Аның төнлә су эчәсе килсә, ул суны теләгән хәтле эчә алырга тиеш.

4. Әгәр дә көчек шыңшудан туктамый икән, сез аңа катгый тавыш белән “Фу!” диегез. Шыңшу дәвам итсә, команданы кабатларга кирәк. Эт кеше сүзләрен аңламаса да, кешенең нинди тонда мөрәҗәгать итүен бик әйбәт белә. Көчегегез тынычлана икән, мактагыз.

5. Кайбер эт белгечләре фикеренчә, көчекнең төннәрен шыңшуы көндез игътибар җитмәү белән бәйле. Шуңа күрә, көчегегез белән уйнагыз һәм аңа күбрәк игътибар итегез. Йокларга яткач, аның башы янына үзегезнең берәр әйберегезне куя аласыз. Көчек, сезнең исегезне сизеп, тынычланачак.

6. Кайбер вакытта көчек йокысы килмәгәннән шулай итә. Сез аңа уенчык бирә аласыз. Ул тынычланачак.

7. Зур эт ялгызлыктан шыңшый. Сез, этне берүзен калдырырга кирәк булган очракта, аның белән иртән уйнап керегез, аны әйбәтләп ашатыгыз. Бу очракта канәгать эт көне буе йоклап чыгачак.

Фикерләр








Җәмгыять

“Күңелем сизеп, әнигә шалтыраттым, ул: “Кызым, янабыз!” дип елады" – Арча районында ике хуҗалык күмергә калган, гаилә башлыгы коточкыч янгында һәлак

Әби-бабайларның элеккедән килә торган мәгълүм гыйбарәсе бар. “Уттай урак өстендә ут казасы күрсәтмәсен Ходай” дигәнне күпләрегезнең ишеткәне бардыр. 13 август көнне Арча районының Казанбаш авылында ике хуҗалык тулысынча көлгә әйләнә.

Җәмгыять

Фәрит Фарисов: Рус кешеләре татар телен белергә тели, әмма телне дөрес итеп тәкъдим итәргә кирәк

Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюда соңгы вакыттагы актуаль мәсьәләләр - татар теле өчен көрәш, яшь татар лидерлары һәм дуңгыз итен “хәләл” дип сату турында фикерләрен җиткерде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла