"Ермак - килмешәк башкисәр" һәм "Ермак - халыкларны берләштерүче". Омск өлкәсендә казак атаманына һәйкәл кую ничек кабул ителде?

31 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Марат Катыров, Тара шәһәренең социаль челтәрдәге аккаунты
29 июль көнне Омск өлкәсе Тара шәһәрендә Себерне яулап алучы булып санылган казак атаманы Ермакка һәйкәл куелды. Омск татарлары моңа каршы чыга. "Татар-информ" һәйкәл куюга каршы һәм риза кешеләр белән сөйләште.

  • Ермак Тимофеевич - казак атаманы. 1581 елда Себер ханы Күчемгә каршы һөҗүм оештыра, Себерне яулап алу шул вакыттан башлана. 1885 елда Ермак себер татарлары белән сугыш вакытында батып үлә. 

"Канәгать булмавыбызны ачыктан-ачык әйтүе кыен"

Омск татарларының "Мәдәният" милли-мәдәни автономиясе советы рәистәше Камил Сәйфуллин Ермак һәйкәленә актив каршы чыккан кешеләрнең берсе.

- Россиянең һәр төбәге тарихи шәхесләрен барларга тырыша. Бездә Ермакны шундый шәхес итеп сайладылар. Гәрчә аның Омск өлкәсенә бернинди дә кагылышы юк. Ул күбрәк Төмән өлкәсенә кагылышлы кеше. Тарада да булмаган ул. Тарага 425 ел элек нигез салынган һәм шәһәр тарихына Ермакның бернинди дә мөнәсәбәте юк. 

Россия территориясендә яшәүче халыкларның үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы тарихи шәхесләргә истәлек такталары, һәйкәлләр куярга кирәкмидер. Хәзерге тотрыксыз заманда бу төрле каршылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Социаль челтәрләрдә дә кешеләр шактый кырыс фикерләр белдерә, сәхифәңне күзәтеп, чистартып барырга туры килә. Төмәндәге, Тубылдагы коллегалар шалтырата, кызыксына, Омск өлкәсе һәм Тара районы башлыгына без язган мөрәҗәгатьне хуплап хатлар җибәрәләр. 

Минем уйлавымча, монда беренчедән татарларның саны роль уйный, шуңа да шундый сәясәт барлыкка килә. "Омск-информ" миннән һәм Төмән өлкәсендәге коллегалардан комментарий алган иде. Тугызынчы яртыда чыккан иде, кырык минуттан бетерделәр. “Новый Омск”та чыккан мәкаләне дә алып ташладылар. Мәгълүмати яктан барысы да чистартылып бара. Якын арада нәрсәдер эшләп булыр дип уйламыйм. Хакимият үз фикерендә калды һәм рәсми рәвештә һәйкәлне ачты.

- Моның чын сәбәбе нәрсәдә?

- Мин аңламыйм. Инициаторлары - Тара эшмәкәрләре. Имеш, мәдәният барлыкка килә, туристларны җәлеп итәселәре килә. Тара шәһәре матур ул, ике катлы агач йортлар бар анда. Анда Дуслык йорты да бар безнең, искиткеч матур ике катлы йорт. Райондагы эстон, татар, рус, немец милләтләре тәкъдим ителгән. Әмма нәкъ менә Ермакка игътибар бирү генә сәер.

Менә Татарстанда рус мәдәниятенә дә, татар мәдәниятенә дә караш бертигез дәрәҗәдә икәне күренә. Ә бездә авыррак. Тумышы белән Тарадан булган күренекле Габдерәшит Ибраһимов бар, әмма аның турында мәгълүматны таба торган түгел. Ул Япониядә Исламны ачкан, аны үстергән кеше. Бездә шундый вәзгыять. 

Безгә хакимият органнары түгәрәк өстәлләр булачак дип вәгъдә иттеләр. Әмма ул булачакмы, юкмы - белмим. Ни өчен без төбәктәге төп халык буларак үз фикеребезне яклый алмыйбыз дип миннән сорыйлар. Мин үз сүземне әйттем. Ә күпләр үз фикерен әйтүдән курка. Чөнки бездә 42 мең генә татар яши. Үз фикеребезне белдерү, нәрсә уйлавыбызны, нәрсәдән канәгать булмавыбызны ачыктан-ачык әйтү авыррак. Барысы да безнең чыгышларда ниндидер сәяси амбицияләр, икътисади мәнфәгатьләр күрә. Әмма бу бөтенләй алай түгел. 

"Ермак себер татарлары хәтерендә башкисәр бер килмешәк кенә"

Омск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе рәистәше Марат Катыров:

- Хат текстын әзерләдек, Тамир Адимбаевка, Омск өлкәсендәге татар автономиясе җитәкчесе Радик Миңнегалиевичка җибәрдек. Алар караячак, бәлки нәрсә дә булса өстәрләр. Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурковка язган мөрәҗәгатькә алар да кушылыр дип уйлыйм.

Текстның эчтәлеге безнең бу һәйкәлгә каршы булудан гыйбарәт. 2016 елда мондый хәл булган иде инде. Совет ял паркында, янәсе азат итүче Ермакка бюст куйдылар. Соңыннан Омск шәһәре хакимияте вәкилләре белән түгәрәк өстәл җыйдык. Алар бер елдан бу бюстны ала һәм аны музей территориясенә куячаклар дип килештек. Яки үз ханыгыз Күчемгә һәйкәл куегыз диделәр. Бераздан башка мэр, башка губернатор сайланды. Ә бюст һаман да шунда тора  - тупыллар арасында, плиткәсе төшкән, каралмаган, ташландык хәлдә.

Тара шәһәре советында һәйкәл кую турында карар ике ел элек үк кабул ителгән булган. Ни өче Ермакка икәне генә аңлашылмый. Мөгаен кешеләр шул рәвешчә дан казанырга, мин-минлекләрен күрсәтергә, үзләренең бөек, зур булуларын аңлатырга телидер. Мин шулай аңлыйм. Һичьюгы шәһәргә нигез салучы генерал-губернатор Гагаринга (Себер губерниясенең беренче башлыгы Матвей Гагарин - ТИ) яки Тара кирмәнен төзегән кешегә куйсыннар иде.

Тара шәһәренә 425 ел тулды. Бу - себер татарларының төп яшәү урыны. Артык ыгы-зыгы куптармасыннар, моны тиешле әйбер дип кабул итсеннәр өчен татар кешеләрен чакырып, сөйләшү уздырганнар. Берничә активистны, хәзрәтне, Дуслык йорты мөдирен. Алар моны котылгысыз факт дип кабул итәргә тиеш. Әлбәттә, кемдер бюджет урынында эшләп хезмәт хакы ала, кемдер мәчет ябылудан курка, кемдер үз эше өчен курка. Алар бу эшләргә катнашмыйбыз дип администрациядә вәгъдә биргәннәр бугай. Шундый нейтралитет. 

Мин шимбә көнне Тарага бардым, протест белдерүче татарларны күрмәдем. Әлбәттә, алар анда яши, хакимият аларга басым ясый дип әйтик инде. Әмма без - Омск шәһәре, Омск өлкәсе, район җәмәгатьчелеге моңа катгый каршы. Мөрәҗәгатьтә дә һәйкәл кую карарын кабул итә алмыйбыз, катгый каршы дип яздык. Губернаторга түгәрәк өстәл җыярга һәм бу мәсьәләне карарга тәкъдим иттек. Ермакны тарихи шәхескә һәйкәл буларак төбәкне өйрәнү музеена куйсыннар. Ә шәһәргә кергән өлештә үзләренең өстенлеген, бу халыкның басып алынган булуын, аны милли каһарман итеп күрсәтеп түгел. 

Иван Грозный аны асарга хөкем иткән булган! Ул себер татарлары хәтерендә бары тик башкисәр, татарларны кайгы-хәсрәткә һәм газапларга дучар иткән бер килмешәк булып кына саклана. Ул авылларны пушкадан аттырган. Аның турында тискәре хатирәләр генә. Ә бу һәйкәлне кую милләтара дошманлык, каршылык кына уята. 

Катнаш гаиләләр бик күп, бергәләп көрәштек, эшләдек. Ә бу һәйкәл күңелдә дошманлык һәм күралмау хисе уята. Бу казакларның инициативасы, әлбәттә алар сан ягыннан өстенрәк. Ләкин алар һичьюгы җәмәгать тыңлаулары уздырырга тиеш иде. Әгәр җәмәгатьчелекне тыңлаганнан соң халык фикерен исәпкә алып, анда күпчелек кеше тавыш бирсә, бу инде котылгысыз факт булыр иде. Ләкин алар беркем белән дә киңәшләшмәде, татарларның фикерен исәпкә алмады.

Татарлар арасында балталар белән барырга кирәк дигән дуамал кешеләр дә булды. Әлбәттә, бу чишелеш түгел. Барысына да тыныч юл белән, сөйләшүләр аркылы ирешергә кирәк.

2016 елда мөрәҗәгать белән чыккач, аны укыган хатын-кызны кулга алып, 4 сәгать тоттылар. Без бик ачулы булып йөрдек, шуннан соң гына түгәрәк өстәл җыйдылар. Быел андый әйберләр юк, бәлки мөрәҗәгатьтән соң булыр, нәрсә булып бетәр.

Төмәнгә шалтыраттык, алар безнең яклы, Тубыл, Новосибирск та шулай ук, Томскига, Казанга  - Бөтендөнья татар конгрессына да җибәрдек. Сайтларында чыгардылар микән? Бу мәсьәләдә, бу протестта безгә ярдәм итәргә тиешләр дип саныйм. 

"Безне пиар ясауда гаеплиләр"

Омск өлкәсе татар милли-мәдәни үзәгенең башкарма директоры Наил Марятов хакимиятнең эчке сәясәт буенча баш идарәсе белән сөйләшкән. Ул үзе Омск өлкәсе Тевриз районыннан, хәзер Омски да яши. Аңа түгәрәк өстәл узачак дип вәгъдә иткәннәр.

- Тара администрациясен, татарларны чакырыйк дип, үз позициябезнең белдерик дип әйттем. Безне тынычлыкны һәм тәртип бозучы экстремистлар дип гаепләмәсеннәр өчен. 

Мәгълүмат кыры бөтенләй буш, берәү дә бу хакта язмый. Газеталар, рәхмәт яугыры, язмый, язганнар иде, анда да мәгълүматны алганнар. Фикерләшмичә һәйкәл куелды дип бер җирдә дә язмыйлар.

Ул һәйкәлнең нигә куелуын аңлар өчен тирәнрәк карарга кирәк. Көз көне Омскига президент Путин, Казахстан президенты килә, чик буе территорияләре форумы узачак. Ә монда безнең губернатор яңа. Бәлки аны каралтыр өчен, Омск өлкәсе белән идарә итми дип шундый четерекле нәрсә китереп чыгарырга телиләрдер. Чөнки ул монда клан системасы белән көрәшә. 

Без закон буенча барабыз. Прокуратурага язачакбыз. Нәрсәгә нигезләнеп куелган бу һәйкәл, җирне законлы рәвештә биргәннәрме, һәйкәлнең проекты бармы? Һәйкәл бик биек, авыр, ауса, Алла сакласын? Дөрес куелганмы? Шундый сөйләшүләр алып барабыз. 

Хакимиятнең җавабы билгеле. Тарада яшәүче татарлар моңа каршы түгел, читтәге татарлар гына каршы, шулай үзләренә пиар ясарга телиләр диләр. 

Пәнҗешәмбе көнне Тарада бюджетта эшләүче 4-5 татарны чакырганнар. Аларның үз фикерләре юк, чөнки барысы да пенсия яшенә җитеп килә. Мин дә алар белән сөйләштем, без бернәрсә дә эшли алмыйбыз диләр, сүз әйтмиләр. Ратиф хәзрәт әйтә, миңа Мәскәү эндәшмәскә, тыкшынмаска кушты, ди. Сез Омскидан, Казаннан, Сургуттан тавыш куптарасыз, пиар ясыйсыз, ә безгә монда яшисе диләр.

Һәйкәлне куйган эшмәкәрләрнең берничәсе “кара” урман кисүчеләр. Кайберләрен урман кисүдә гаеплиләр. Алар белән читтән кемдер җитәкчелек итә дип уйлыйм. 

Нәрсә эшләячәгебезне әйтеп бетерергә теләмим. Бездә, себер татарларында, алдан кычкырган күкенең башы таз була дип әйтәләр.

- Сез бу һәйкәлне алырлар дип өметләнәсез әйеме?

- Хакимиятнең түгәрәк өстәле булмаса, татар үзәгендә үзебезнекен уздырабыз. Депутатларга, Татарстанга мөрәҗәгать ясаячакбыз. Хәзер бит сәясәт, булышырга теләр микән. Без Татарстанга статистика өчен генә кирәк, миңа калса. Димәк, үз көчебезгә таяначакбыз.

Без сезгә җир бирәбез, үзегезнең Күчем ханыгызга һәйкәл куегыз дип әйтәчәкләр. Без сыннарга табыну белән шөгыльләнмәячәкбез, бернинди Күчемгә дә һәйкәл куймаячакбыз дидем. Бары тик милли үзаңны тарткаларга, себер татарлары җирендә Ермакка һәйкәл куярга кирәкмәгәнен аңлатырга кирәк. Мифик кешедән каһарман ясау белән шөгыльләнергә кирәкми.

"Минем юлга аркылы төшкән татар хатыннары минем өчен Ермактан да начаррак"

Ратиф хәзрәт (Радик Әхмәтов), Тара шәһәре мәчете имам-хатыйбы:

- Безнең бу хәлгә карау ничек инде? Мин татар булып карыймын татар хәлемдә, имам булып имам хәлемдә карыйм. Аннан кая барасың инде дигән нәтиҗә ясыйбыз. Куйдылармы - куйдылар инде.

- Сез берәр нинди мөрәҗәгать белән чыгачаксызмы?

- Әгәр ул хәлгә каршы торсам, миңа Тара шәһәрендә яшисе булмаячак. Әгәр миңа Казанда урын бирсәгез, ул хәлдә мин сезгә җавап бирә алам. Әгәр миңа Тарада яшәп, имам булырга кирәк булса, мин ничек хакимияткә каршы сүз әйтә алам? Без алар белән бергә, дус булырга тиеш.

- Сез әйтсәләр, эштән куарга мөмкиннәр дисез, шулаймы? 

- Мине куарга мөмкиннәр димим. 15 ел элек, мин әле яңа гына имам булган вакытта Тара шәһәрендә 20 татар кешесе минем өстән язды. Омскига чакырдылар. Миннән сорадылар, сиңа каршы гариза язганнар, укыйсыңмы дип. Мин әйттем, мин ул хатны кулыма алмыйм, чөнки әгәр андагы фамилияләрне күрсәм, соңыннан мин аларга гомер буе дошман булам. Син аларга каршы гариза язасыңмы, диләр. Мин әйтәм - аларның һәрберенең дә 20 туганы бар. Миңа мәшәкать кирәкми. Чөнки мин Тара шәһәрендә яшәргә тиеш, Тарада мин бар кеше белән дә диалог алып барырга тиеш, руслармы анда, татарлармы...

Минем белән бергә эшләгән кешеләр арасында руслар да бар. Аларга бу һәйкәл ошый. Алар миңа әйтә - сез 7 процент, ә без, руслар, 80 процент диләр. Без бит һәйкәл куярга хаклы, диләр. Син ничек уйлыйсың, диләр. Әлбәттә, 80 процент булгач, һәйкәл куя аласыз, дим. Алар миңа әйтәләр - сез 7 процент, ә Тарада ике мәчетегез бар, диләр. Ә без 80 процент, ә чиркәүләр ике генә диләр. Мәчет тә, чиркәү дә бер үк санда. Тагын нәрсә телисез диләр миңа. Аннан безгә әйтәләр - телисез икән, сезнең дә берәр имамны мәңгеләштерәбез диләр. Безнең Тара шәһәрендә Габдерәшит Ибраһимов дигән кеше булган, Япониядә мөфти булган кеше. Аңа һәйкәл куйыйк диделәр. Без әйттек, һәйкәл кирәкми, стелла эшлик дидек.

Ул һәйкәлне Тара кешеләре генә түгел, ә өлкә буенча танылган кешеләр куйды. Мин җитәкчелек белән мөнәсәбәтне бозсам, нәрсә булачак? Мин беркемнән дә, хакимияттән дә курыкмыйм. Ләкин яшисе бар бит аннан соң да. Ниндидер үпкәләрне эчкә йоту җиңелрәк.

Мәскәүдә семинар булды безнең. Һәм ул семинарда, сез барыгыз да җитәкчеләр һәм ниндидер эмоцияләрегезне үзегездән читләштерергә өйрәнегез, диделәр. Бу хәлне мин үземнән читләштерәм. Әгәр рус халкына кирәк икән һәйкәл, торсын шунда. Әле аны руска охшамаган дип тә әйтәләр, мин үзем карамадым, казахка охшаган, диләр. Бәлки вакыт узу белән аның исемен алмаштырырлар, Ермак та булмас бәлки, Ермек булыр. Ермек дигән казах исеме бар.

Каршы торып демонстрацияләрдә йөрергә... Кайчандыр Америкадагы негрларны үтергәннәр, ләкин алар диалог, яхшы сүзләр белән күтәрелделәр, хәтта негр президент та булды. Яхшымы, начармы, ләкин негр Америка президенты булды. Яхшы диалог кирәк. Нәрсәдер начар дип кычкырып йөрү бик яхшы ысул түгел.

Монда бездә Айтыкин дигән сәүдәгәр булган. булган. Аның өе соңыннан татар мәктәбе булган. Ә хәзер ул ташландык хәлдә. Без ул өйне тарихи бина буларак төзекләндерә алыр идек. Ләкин бездә ике татар хатыны бар, берсе - Гадилә, берсе - Галия, барганнар болар мэриягә. Һәм әйткәннәр, Әхмәтов Радикка бу бинаны берүк бирә күрмәгез дигәннәр. Бүгенге көндә минем юлга аркылы төшкән бу ике хатын минем өчен Ермактан да начаррак. Татарлар татарга юл бирми! Шундый хәл.

Мин яратаммы-яратмыйммы, минем рус дусларыма һәйкәл кирәк булган икән, нишлисең инде хәзер?

Ә икенче яктан безгә Габдерәшит Ибраһимовка һәйкәл куярга рөхсәт иттеләр. Бу начар начар түгел.

"Ермак һәйкәле - берләшү символы"

Омск өлкәсе Тара районы башлыгы урынбасары Владимир Жилин:

- Владимир Ильич, бу кемнең инициативасы булды, ни өчен нәкъ менә Ермакка һәйкәл куелды? Аның бит сезнең шәһәргә әллә ни катнашы юк.

- Бу карарны мин кабул итмәдем, минем андый карарлар кабул итәргә вәкаләтем юк. Бу карарны шәһәр башлыгы кабул итте.

Икенчедән. Бу шәхси инициатива. Эшмәкәрләр Ермакка һәйкәл куярга карар итте. Мин Тара районы башлыгы каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Иҗтимагый совет рәисе урынбасары буларак алар белән очраштым. 

- Ни өчен Ермакка һәйкәл куярга телисез?. Телисез икән, Елецкийга (Тара шәһәренә нигез салган воевода - ТИ), Воейковка (воевода - ТИ) куйыйк, - дидем. 

- Владимир Ильич, без Ермакка куярга телибез. Бу безнең инициатива, хөкүмәт ярдәм итәме-юкмы, барыбер без аны үз җиребездә куячакбыз, -диделәр. 

Мин тагын бер кат катгый итеп сорадым, ни өчен нәкъ Ермак? 

- Владимир Ильич, нәкъ менә ул Себергә килгән һәм Себердәге халыкларны берләштергән. Без конкрет исеме булган шәхескә һәйкәл куймыйбыз, ә Себер халкын берләштергән сыйфатларга һәм үзенчәлекләргә һәйкәл куябыз. Ул безгә Себерне Россиягә кушу символы булып тора, - менә бу аларның җавабы.

Шәһәр администрациясенең аларга нинди документ буенча рөхсәт бирелүен сорадым. Ул документ миндә бар. Әлеге кешеләргә Ермак скверы төзү өчен башлык имзасы белән җир бүлеп биргән. Мин мэрдан: “Сергей Александрович, ни өчен бернинди килештерүләрсез”, дип сорадым. Ул миңа: “Владимир Ильич, бу шәһәр карамагындагы җир һәм без карар кабул итәргә хокуклы”, - дип җавап бирде.

Районда милләтара һәм динара проблемалар юк. Безнең зур гына Дуслык йорты бар, анда эстоннар да, латышлар да, татарлар да, немецлар да, руслар да, украиннар да бар һәм бездә андый проблемалар юк. Өлкә советыннан шалтыратып, бу мәсьәләнең советта каралу-каралмавын сорадылар. Мин юк дип җавап бирдем. Чөнки мөрәҗәгать иткән кеше булмады, андый проблема булмады. 

Шуннан соң мин советның барлык әгъзаларын, мөселман һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен иҗтимагый советның чираттан тыш утырышына чакырдым. Мин аларга Тара шәһәренең Ермак скверында Ермакка һәйкәл куелу эшмәкәрләр теләге һәм әзерлеге икәнен аңлаттым. Советта мөселман һәм татар вәкилләре барысы да бар иде. Фамилияләрен дә атый алам. Әхмәтов Радик Шәйхлисламович - “Ихлас” мөселман дини оешмасы имамы. Сатышева Гөлшат Мөнировна бар иде, ул татар мәдәнияте үзәге методисты. Мәчет советы рәисе Бәширов Ризван бар иде. Лаврук Гадилә Шәйхлисламовна булды. Менә фамилиясе Лаврук, ә исеме Гадилә Шәйхлисламовна. Җәмәгать эшлеклеләре дә бар иде. 

Гадилә Шәйхлисламовна, һәйкәлне куйсыннар, мин каршы түгел дип бик катгый әйтте. Ул мин Ермакның кем икәнен беләм, миңа сөйләргә кирәкми, диде. Мәчет советы рәисе Бәширов Ризван Әпсәләмович та нәкъ шулай диде. Аны татар мәдәнияте үзәге директоры Сатышева Гөлшат Мөнировна да хуплады. Алар аны хуплады.

“Ихлас”мөселман дини оешмасы имамы Әхмәтов Радик Шәйхлисламович кына Тара районы татарларының Ермакка каршылыклы мөнәсәбәттә булуын ачыктан-ачык әйтте. Ә мин аннан ни өчен шундый мөнәсәбәт булуын сорадым. Ул аңлата алмыйм, әмма андый мөнәсәбәт бар диде. 

Тара районы территориясендә танылган мөселман әһеленә яки Тара районыннан чыккан татар кешесенә һәйкәл куяны беркем дә тыймый дидем. Шушы сүзләрдән соң, Владимир Ильич, алай булса бит проблема юк, ул вакытта тигез хокуклылык диде. Әйе, мин әйтәм, тигез хокуклылык була.

Лаврук Гадилә Шәйхлисламович Муса Җәлилгә һәйкәл куярга тәкъдим итте. Чөнки бездә ел саен Муса Җәлил исемендәге шигырь конкурсы уза. Барлык милләтләр дә, балалар да, олылар да катнаша. Радик Шәйхлисламович, Габдерәшит Ибраһимовка куйыйк диде. Ул тумышы белән Тарадан, күренекле дин эшлеклесе һәм фәлсәфәче. Бәширов Ризван яңа мәчетне Габдерәшит Ибраһимов исеме белән атарга тәкъдим итте. Әмма Әхмәтов монда аның белән килешмәде.

Мин бу мәсьәлә буенча фикер алышырга тәкъдим иттем. Һәм нинди карар кабул итсәгез, без шуның буенча фикерләшәчәкбез һәм шәһәр администрациясенә тәкъдим итәчәкбез, дидем. Алар сезгә җир бүлеп бирер һәм сез эшләрсез дидем. Сәүдәгәр Айтыкин йортын торгызырга була. танылган татар, танылган сәүдәгәр булган ул. Бездә аның өе җимерек хәлдә, әйдәгез шуны төзекләндерик, аның исеме белән атыйк дидем.

Шунда миңа Радик Әхмәтов, Владимир Ильич, ә җир бүлеп бирсеннәр өчен сез безгә шәһәр администрациясендә ярдәм итәчәксезме, дип сорады. Мин ярдәм итмәячәк дигән шик сездә бөтенләй булмаска тиеш, сез ничек хәл итәчәксез, һәйкәлме, истәлек билгесеме, йорт, атама – болар барысы да эшләнәчәк, дидем.

Димәк, без хәл иттек. 1 пункт: шушы карар нигезендә, шәхси эшмәкәрләр инициативасы һәм аларның акчасына Тара шәһәренең 425 еллыгында, Россия дәүләте чикләрендә себер халкын берләштерүче буларак Ермакка һәйкәл куелырга мөмкин.

2 пункт. Иҗтимагый советның алдагы утырышларының берсендә дини һәм иҗтимагый оешма вәкилләренең Тара шәһәреннән чыккан мөселман яки татар кешесенә һәйкәл кую тәкъдимен карарга дип тәкъдим иттем.

Шулай хәл иттек. Бетте.

Шимбә көнне иртән без шәһәр көнен бәйрәм иттек, барысы да әйбәт булды. Бөтен милләт вәкилләре дә сәхнәдә булды, биеделәр-җырладылар. Якшәмбе көнне иртән миңа шалтыраталар. Миңа аларның һәйкәлне алып килгәннәрен һәм куярга җыенганнарын әйттеләр.Мин эшмәкәрләргә һәйкәлне куярга ашыкмагыз дигән идем. Алар, әлбәттә, миңа әйтмичә һәйкәлне алып килгәннәр. Мин әйтәм, хөрмәтле эшмәкәрләр, мин сезгә каршы бара алмыйм, сездә мэрия биргән документлар бар, дидем. Владимир Ильич, без барыбер куячакбыз, диделәр. Шуннан соң мин Иҗтимагый совет рәисе урынбасары буларак карра кабул иттем. Имамны, татар халкының башка вәкилләрен чакырдым. Алардан һәйкәл куючыларга каршы булачаксызмы дип сорадым. Алар: "Владимир Ильич без каршы түгел", - дип җавап бирделәр. 

Бу һәйкәл - безнең берләшү символы.

Коммерсантлар үзләре сәхнәләштерелгән күренеш, җырлар әзерләгән иде. Сүзне беренче миңа бирүләрен сорадым. Мин чыктым һәм Россиядәге милләтләрнең берләшкән көче турында нәрсә уйлавымны әйттем. 1941 елда Себер халкы булмаса Россия һәм Советлар Союзы белән нәрсә булып бетәсе билгесез булыр иде дидем. Анда руслар, татарлар, казахлар, белоруслар, украиннар, якутлар янәшә торып Советлар Союзын һәм Россияне яклады. Татармы син, русмы, казахмы, үзбәкме, белорусмы - барыбер иде. Без бер-беребезне коткару өчен һәлак булып җиңеп чыктык. Минем белән барысы да килеште, алкышладылар. Ни өчен беренче булып сүз әйтергә сорадым? Чөнки билгеле бер кысалар булдырасым килде. Миннән соң чыгыш ясаган эшмәкәрләрнең дә ничек сөйләгәнен тыңладым. Алар да бары тик шул кысаларда сөйләде.

Татар, мөселман вәкилләреннән интервью алдылар. Берсе дә каршы сүз әйтмәде. Зур шәһәрләрдәгеләр безнең татар, мөселман халкын бераз тарткалый.

Безнең Омск парламентында Адырбаев Марат Шакенович дигән депутат бар. Аның әтисе казах, әнисе татар. Ул безнең депутат, без аны барыбыз да бик яратабыз. “Марат Шакенович, сез шәһәр җыены депутаты буларак, кеше буларак каршымы?” дип сорыйм. Владимир Ильич, гомердә дә каршы булмаячакмын, ди. Миндә татар һәм казах каны ага, улымда минем кан һәм рус әнисенең каны ага. Күпме никах, күпме балалар туды, без ныгыдык кына, ничек каршы булыйм, диде. Мин: “Рәхмәт, Марат Шакенович”, - дидем.

Тарада бернинди дә каршылыклар юк. Бигрәк тә мин татарларга, мөселманнарга, сезнең авыллардан яки Тарадан чыккан үз кешеләрегезгә һәйкәл, истәлек такталары куярга телисезме дигәч, кем каршы булыр иде. Владимир Ильич, бер сорау да юк, диделәр.

- Кайбер кешеләр каршы булды бит. Андый каршылык булыр дип уйладыгызмы?

- Алдан әзер түгел идем, чөнки бездә мондый мәсьәләләр килеп чыкканы юк иде. Беркем дә миңа бу мәсьәлә буенча фикерләшү тәкъдиме белән чыкмады. Бу сорау бөтенләй көтмәгәндә барлыкка килде дип әйтер идем. Эшмәкәкәрләр биш ел шушы идеяне уйлап йөргән, биш ел әзерләнгән. Мин моны һәйкәл ачылышында белдем. Радик Шәйхлисламович каршылыклы мөнәсәбәт бар дигәч, мин аларга шәһәрне оештырган Елецкийга һәйкәл куегыз дидем. Аларга район главасы да шуны әйткән. Алар, бу безнең шәхси инициатива, без аны барыбер куячакбыз диделәр. Шәһәр администрациясе рөхсәт биргән.

- Ә сез шәхсән үзегез бу һәйкәлне куюга каршымы әллә моны хуплыйсызмы?

- Үземнең шәхси фикерне әйтәм. Мин аларга Елецкийга һәйкәл куйсагыз, яхшырак булыр иде, дидем. Бу минем фикер. Әгәр Ермакка һәйкәл куясыз икән, аның янында казак, татар-башкорт гаскәрләре дә торырга тиеш дидем. Алар янында берәр имамны һәм православие чиркәве руханиен куярга кирәк. Бу минем фикер иде. Мин фәлсәфә фәннәре докторы һәм моны азмы-күпме аңлыйм. Әгәр боларның барысын да эшләсәгез, сезне тулысынча хуплаячакмын дидем. Себерне Россия, шул исәптән Татарстан һәм Казан белән берләштергән кеше - Ермак артына аның белән бергә булган татарларны, башкортларны, немецларны, полякларны һәм башкаларны куйганны безнең татар-мөселман халкы күрсә, мин сезнең белән тулысынча килешәчәкмен, дип әйттем.

Алар миңа бу скверны яңартачакбыз һәм сезнең идеяләре дә исәпкә алачакбыз дип вәгъдә иттеләр. Бик яхшы булыр иде, сез дә, мин дә буш сүз сөйләүче булып калмасак иде дидем.

Бу минем шәхси мөнәсәбәтем. Мин фәлсәфәче, белемем буенча укытучы. Төрле милләт балалары булган классларны укыттым. Бу 80 нче, 90 нчы еллар иде. мондый проблемалар юк иде. 

Тагын шуны әйтәсе килә. Әгәр 70 нче елларда Новосибирск өлкәсендә казахлар үзләрен гадәттә рус исемнәр белән атый иде, хәзер үз исемнәрен әйтәләр. Әгәр син Радик икән, Радик, Рәмис икән Рәмис, Гадилә икән Гадилә, ә Галя түгел. Хәзер бу шулай. Һәм мине бу бик сөендерә. Шундый матур исемнәр барлыкка килде. Гөлшат, мәсәлән. Минем дуслар да, коллегалар да моңа мөнәсәбәтемне белә. Көнчыгыш исемнәре шундый сокландыра.

Мине энем Уфада яши, хатыны татар. Без бер йөрәкне аера алмыйбыз бит инде, рус, татар, казах дип. Бездә күпме катнаш никах, мондый бүленешләр ясау ахмаклык.

Әгәр Айтыкин йортын торгызу, анда музее ясауга финанс, оештыру эшләре белән ярдәм итү карары кабул итсәгез, татар-мөселман халкы гына түгел, ә бөтен кеше дә рәхмәтле булачак. Тара яшәүчеләрнең барысы да, милләтләре һәм диннәре нинди булуга карамастан, барысы да рәхмәтле булачак. Сәүдәгәр Айтыкин йорты, артык зур булмаган өй, аны коткарып калып була. Ул тарихи-мәдәни кыйммәткә ия. Әгәр сез нәрсә дә булса эшли алсагыз, Тара шәһәре сезгә бик рәхмәтле булачак. Әгәр аның янында яки башка урында берәр танылган кешегә һәйкәл куйсагыз, Тараның бөтен халкы киләчәк, бөтен Тара рәхмәтле булачак. Тарада бернинди проблема да юк. Ерактан килгән кешеләр бездә яшәүче татарларны, мөселманнарны тарткаламасалар, бернинди дә проблема юк.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Әни, син нигә килдең? Кит!”: Казанда “Икенче Горки” җинаятьчел төркем катнашучыларын хөкем итәләр

Урлау, талау, янау. Казанның Идел буе судының гаепләнүчеләр эскәмиясендәге тугыз егет авыр җинаятьләрдә гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча алар барысы да “Икенче Горки” оештырылган җинаятьчел төркемендә (ОПГ) катнашкан. Ә гаепләнүчеләр үзләре һәм аларның туганнары бернинди дә җинаятьчел төркем булмаганын әйтә - аларның кайберләре хәтта бер-берсе белән таныш та түгел дип ышандыра. Яшүсмерләр оешкан җинаятьчел төркемнәргә ничек кереп китә? Бу хакта “Татар-информ”га психолог һәм элек бер группировкада йөргән ир-ат сөйләде.

Җәмгыять

"Күңеле сизгән шикелле, санаулы еллар гына калды бит, диде". тарихчы Җәүдәт Миңнуллин белән бәхилләшү

“Күп һәм төгәл белүенә шакката идек” ди туганнары, хезмәттәшләре аның турында. Булса да булыр икән тарихка шулкадәр мөкиббәнлек, дип әйтеп була аның турында. Тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин кичә, йөрәге тотып, кинәт вафат булды. Бүген үзе яшәгән йорты янында аның белән хушлашу чарасы узды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла