Энгель Фәттахов Әлфия Авзалова турындагы истәлекләре белән уртаклаша: “Мине үзенең улы кебек якын итте”

4 июль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге
Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйге узды. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов якташыбыз, моң патшабикәсе, “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орден иясе, ТАССРның - атказанган, ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены иясе, татар эстрадасы легендасы Әлфия Авзалова турында истәлекләре белән уртаклашты.

Талантлы шәхесләр үлми, диләр. Хак икән. Әлфия апа күңелләребездә яшәвен дәвам итә. Мәдәнияте, сәнгате бренд дәрәҗәсе югарылыгына күтәрелгән туган ягында – Актанышта бигрәк тә. Без – аны, ул Актанышны яратты. Чиксез горурлана иде туган ягы белән. Елына бер тапкыр кайтып, аскы Актаныш урамнарын урап, данлыклы Актаныш басмаларыннан яңа төзелгән Актанышка күтәрелмичә калмый иде. Ә биеклектән Иске Идел, әрәмәлекләр, аскы Актаныш уч төбендәге кебек күренә.

- Э-эх, Актаныш бит ул, җырламас җиреннән җырларсын, - дип, җыр да сузып җибәрә иде. Актаныштагы дуслары белән аралашып, күрешеп, яшьлек хатирәләрен яңартып, яшәреп, илһамланып китә иде. Рәхәт иде аның белән. Гади, ихлас, мактап та куя, кирәк икән, шелтәләп тә ала. Турысын да бәреп әйтә, аңа нишләсә дә килешә иде. Район башлыгы булып эшләгән елларымда аралар тагын да якынайты. Казанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында министр булып эшләгән елларымда да элемтәдә тордык. 

Күңелем тыныч Әлфия апаның рухы алдында. Соңгы көненә кадәр аралашып яшәдек, шәһәрнең 7 нче хастаханәсенә - гомере өзелергә санаулы минутлар калганда да - бәхилләшергә кердем, аның кырында булдым. ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыков ул вакытта баш табиб иде, өчәү бергә фотога да төштек.

Кайта-кайта уйланам. Татар халкы яшәгән ерак төбәкләргә кадәр барып, һәр авылда диярлек концертлар куеп, аларның ничек яшәгәннәрен, шатлык-сөенечләрен, уй-борчуларын аннан да күбрәк белүче булды микән?! Концертлардан соң да, табын күрке мичтә тәгәрәткән бәрәңге булган чорларда да, һәммәсенең күңелен күтәреп, шаяртып, көлдереп, һәр кешене үз тавышы белән сөйләп кәмит ясаучы да бит әле ул. Аның сөйләгән сүзләре, мәзәкләре искә төшкән саен үз алдыма елмаеп куям. Җитәкче камытын салып, күңелем белән ял иткәнмен, алынырга да куркып торган яңа эшләргә көч туплаганмын икән аның янында!

Әтием, әнием янәшәсендә торучы якын кешем ул минем. Әлфия апа мине үзе дә улы кебек күрде. Туган авылым Чишмәнең агач клубында аның сәхнәдән җырлаганын без – кечкенә малай-шалайлар агач эскәмияләр алдына чыгып, идәнгә утырып караган идек. Пластинкалардан, радиодан ишетелгән җырларын авылга килгән тере Әлфия апаның үз авызыннан ишетү авыл халкы өчен могҗизага тиң иде. Җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк гаиләбездә Әлфия апаның җырларын әти-әнием эшләгән эшләреннән туктап тыңлый иде. Үзем дә кулга гармун алып, аның моңнарын гармун телләрендә чыгарырга омтылдым, шул рәвешле Әлфия апа миннән гармунчы ясады. Район башлыгы булып эшләгән елларымдагы аралашулар аша аның кеп-кечкенә, нәфис иңнәрендә никадәр җаваплылык, милләт язмышы булуын аңладым. Һәрвакыт актанышлылар, район тормышы турында сораша, матур үзгәрешләргә бала кебек сөенә иде:

- Балам, барысын да ничек исеңдә тотасын, ул кадәр цифрны, мин иртән нәрсә ашаганымны да хәтерләмим, - дип шаяртып, уңышларны хуплап, аркадан сөя иде. Ятимлектә үскән, ата-ана назы күрмәгән җырчының аналарча аркамнан сөюе минем күңелемне тетрәндерә, хисләремне нечкәртә иде. 

Ир кеше, җитәкче кеше хисләрне йөгәнләп, салкын акыл белән эш итәргә өйрәнә. Ә Әлфия апа алдында күңелемнең биге юк иде. Шул күңел халәте, җырчыга хөрмәт Әлфия апа исән вакытта ук аның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә күп эшләр эшләп калырга этәргеч бирде. Актанышта беренчеләрдән булып, аның исемендәге җыр бәйгесенә башлангыч бирдек. Аның хәер-фатихасын алып, киңәшен тыңлап эшләдек. Әлфия апаның үзе кебек гади, ихлас, җылы бәйге үткәрү өчен бар нечкәлекләрне дә уйлап бетерү кирәк иде. Аның исеме белән үткән бәйге дә халыкта шундый фикер уятырлык булсын дип тырыштык. Аның уй-фикерләрен кат-кат уйлагач кына карарларны кабул иттем.

- Әлфия апа! Синең исемне әйтүгә балачак хатирәләрем яңара. Аның иң беренчесе: патефон һәм Әлфия апа җырлары язылган пластинка, - дип, үзенә дә әйтә идем. Сөенә, рәхәт иде аңа иҗатына булган хөрмәтемне күрүе. 

- Ә синең пластинка олы бүләк иде. Җырлары да нинди бит әле аның: ”Кәккүк”, ”Болын”, “Беренче мәхәббәт”. Балачагымның тагы бер якты истәлеге - авылдагы концерт, - дим.

- Дөньяның читенә барсам да шулай, диләр. Сөенеп яшим, гомерем заяга узмаган. Безнең оныклар патефон тыңламас шул, Энгель улым, татар моңын ничек яшәтергә? Хәзер кеше акча артыннан йөгерә, бар да бизнес белән шөгыльләнә. Олыны олы итү, кечене кече итү бетте. Дөнья усаллашты, Илһам әйтмешли, әзрәк кенә кабәхәтләнде. Кеше кешене күрми, күрше күршене белми. Кеше яхшылык эшләргә курка хәзер. – дип җавап кайтара иде.

Шундый аралашулар аша Әлфия апаның гадилеге, халыкчанлыгы фестивальләргә күчте. Район күләмендәге бәйге үсеп, төбәкара статусын алды, 29 июнь -1 июль көннәрендә Актанышта тәүге тапкыр Халыкара дәрәҗәдә үткәрәбез – фестиваль яңа баскычка күтәрелде. Фестиваль дөнья югарылыгына күтәрелде. 2000 елдан ук бәйгеләргә татарның мәшһүр шәхесләрен жюри итеп чакырдык, шул ук вакытта алар бәйгеләрдән соң мастер-класслар да үткәрделәр. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, һәвәскәр композиторлар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре Риф Гатауллин да җырчыларга мастер-класслар үткәрде. Нәтиҗәдә конкурста катнашучыларыбыз озын көйле җырларны җырлый башладылар. “Карурман”, “Әллүки”, Тәфтиләү”, “Сибелә чәчәк”не җырлыйлар хәзер. “Кәккүк” җырын җырлаучы юк иде. Ул да сәхнәгә кайтты.

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевкә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка Актанышта Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерүне дәвам итүдәге планнарыбызны әйтеп киңәшләштек, фикеребезне белдердек. Мәдәният министрлыгы һәм “Салават” җыр театры белән берлектә эш башланды. Бүгенге көндә район мәдәният йорты җырчы исемен йөртә. Мәдәният паркына үзе исән вакытта ук бюст куйган идек. Киләчәктә аерым һәйкәл куярга планлаштырабыз. Актаныш Туган як музеенда Әлфия апа бүләк иткән күлмәкләр, туфлиләр, мәрҗәннәр, алган бүләкләре, орден-медальләре саклана. Татарстанда бердәнбер булган сәләтле балалар укучы Актаныш татар гимназиясендә дә Әлфия Авзалова музеен эшлибез. 1 сентябрьга ачарга планлаштырабыз. Чөнки ул кирәк. Балалар өчен, тәрбия өчен, класс сәгатьләре үткәрү өчен. 26 март көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда балалар өчен тәүге тапкыр “Халкым моңы” республикакүләм ачык фестиваль уздырдык. Мондый бәйгеләрдә балалар бер-берсен күреп өйрәнәләр, репертуар өстендә эшли башлыйлар. Зуррак бәйгеләрдә үзеңне сынап карау өчен дә этәргеч.

Әлфия Авзалова исемендәге фестивальнең дәрәҗәсен дөнья югарылыгына күтәрәбез. 29-30 июнь, 1 июль көннәрендә Актанышта узучы фестивальдә чит илләрдән дә килгән татарлар катнашыр дип көтелә.

Әлфия апа безнең белән, ул безнең эш-гамәлләребездә, күңелләрдә, иҗатыбызда яши.


Әлфия Авзалова исемендәге район жыр конкурсында җиңүчеләр

2000 ел

Гран При - Лилия Гыйздәтуллина, Иске Байсар.

I урын - Рафак Исламов, Яңа Әлем.

2002 ел

I урын - Гөлназ Фәйрухшина, Карт авылы.

2004 ел

I урын - Рәзилә Кадыйрова, Актаныш.

2006 ел (С.Садыйкова тууына 100 ел тулуга багышлана)

I урын - Гөлчәчәк Кашапова.

Әлфия Авзалова исемендәге регионара җыр конкурсы җиңүчеләре

2007 ел

Гран При - Алсу Нургалиева, Актаныш.

I урын - Артур Исламов.

2009 ел

Гран При - Азат Кәримов, Алабуга.

I урын - Артур Исламов.

2011 ел

Гран При - Лилия Хөсәенова, Актаныш.

2013 ел

Гран При - Рәзилә Галиева, Актаныш.

I урын - Илшат Хәмәдиев. 

2014 ел

Гран При - Миргарифҗан Ханнанов, Мөслим. 

Җиңүчеләрнең фикерләре

Лилия Хөсәенова:

- Әлфия Авзалова конкурсында катнашып, Гран При иясе булдым. Яшь талантларны олы иҗат юлына чыгаруда, халыкка танытуда бәйгенең әһәмияте зур. Җиңүем үземә ышанычымны арттырды, иҗатыма этәргеч бирде. Җырларыбызны халык күңеленә үтеп керерлек итеп башкару тәҗрибәсен баетуда да әһәмияте зур аның.

Артур Исламов:

- Бәйге - яшь талантларга сәнгать дөньясына тәүге юл күрсәтүче балкыш. Шунысын да әйтү урынлы, дөньяда төрле бәйгеләр үтә, ләкин һәммәсендә дә конкурсантларны талантына, сәләтенә карап бәяләмиләр. Ә бу конкурсның мәртәбәле жюри составы алдында баш иям. Компетентлы да, гадел дә алар. Туган ягымда шундый җырчы туу һәм шундый бәйге үтү белән горурланам. Бар катнашучыларга да уңышлар, җиңүләр телим, хыялларыгызга ышаныгыз!!!

Рәзилә Галиева:

- Әлфия апа Авзалова турында сөйләп тору артыктыр, минемчә. Аны белмәгән, аның турында ишетмәгән, җырларын тыңламаган кеше юктыр. Шәхсән үземнең аның белән бер сәхнәдә җырлаганым булды. Моның белән бик горурланам. Җырчылар өчен якты маяк ул. Үзенең моңлы, матур, яңгыравык тавышы белән бик күпләрнең күңелен яулаган шәхес. Тавышы бүгенге көндә дә колагымда яңгырап тора. Алдагы елларда бәйге районнар арасында гына үтсә, бүген ул киңрәк колач алды. Бәйгедә катнашуым, урын алуым белән сөенәм. Әзерләнгән вакытта ук репертуар туплыйсың. Үземә дә архивлардан Әлфия апаның күп кенә җырларын өйрәнергә туры килде. Үзенә генә хас репертуары җәлеп итте. Бәйге барышында башка районнардан, төбәкләрдән килгән җырчылар белән дуслаштым. Җырлаганнарын тыңлап, репертуарларын карап, зур база тупладым, үземнекен яңарттым. Әлфия апаның җырлары мәңгелек! Бәйге яшәсен, башка төбәкләрдән дә катнашсыннар. Бәйгене оештырган кешеләргә, катнашучыларга уңышлар телим!

Буадан килгән хөрмәтле кунакларыбыз исеменнән мәдәният идарәсе җитәкчесе Мөдәрис Идрис улы Гайфуллин:

- Актаныш-Буа дуслыгы, иҗади хезмәттәшлек электән дә бар иде. “Беренче мәхәббәт” җырын язучы, районыбызның мәшһүр язучысы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Әхмәт Рәшитов, Актаныш ягына килеп, бер ханымга гашыйк булып иҗат итә аны. Аннан соң, Актаныш тәҗрибәсен өйрәнү өчен дә килдек сезгә. Татарның мәдәнияте өч киттан тора – музыка өлкәсендә Салих Сәйдәшев, шигърияттә Габдулла Тукай, ә сынлы сәнгатьтә Бакый Урманче, безнең районның Күл Черкене авылында туган. Салих Сәйдәшев - 1917 елларда Буада сәнгать мәктәбен төзүдә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе.

2014 елгы төбәкара бәйгедә милләтебез моңын, татар сәнгатен үстерүдәге хезмәтләрен хөрмәтләп, бәйгедә концертмейстерлык итүчеләр дә бүләкләнде: Актаныштан Инсаф Хәбибуллин, Лилия Мостафина, Буадан Илдар Нуруллин, Алабугадан “Шатлык нуры” ансамбленнән Ирина Хәлиуллина, Тукай районыннан Рәфыйкъ Дәминов, Илештән Айвар Миннегулов.

Дипломантлар, лауреатларны билгеләп үтүдән тыш, Салават Фәтхетдинов тәкъдиме белән, 2014 елда Ә. Авзалова исемендәге фестивальнең 2007 ел Гран При иясе Алсу Нургалиева истәлегенә багышланган махсус приз булдырылды. Алсуның әнисе Кадрия Идрисова гаилә исеменнән аны Актанышның яшь җырчысы Ләйсән Басыйровага тапшырды. Алсуның әтисе Азат Нургалиев:”Актанышта 33 ел мәдәният өлкәсендә эшләдем. Бүген мондый күләмле мәдәни чараның Актанышта үтенә гаҗәпләнеп, сокланып карап йөрим. Бик зур рәхмәт!” – диде.


Фикерләр








Җәмгыять

"Авыл эшләп торса, шәһәр халкына яшәргә була". Казанда ярминкәләр башланды

Бакчаларда яшелчә, җиләк-җимеш, кырларда игеннәр җыеп алынды, бәрәңгеләр казылды... Ниһаять, җәй буе тырышып эшләгән авыл халкы җиңел сулап куйды. Бүген районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казанда ярминкәләр сезонын ачып җибәрде. Көзге ярминкәләрдә авыл халкы шәһәрне “сыйлый”. Арзан гына бәядән җаның ни тели, шуны алып калырга була. Рәхим итеп, ярминкәләргә генә кил!

Җәмгыять

Интернет аша алдау көннән-көн арта: халыкны алдауның иң киң таралган 7 очрагы

Казанда интернет аша акча үзләштерү юллары арткан. 2018 елның 8 аенда Казанда  шул юл белән эшләнгән 1650 мошенниклык факты теркәлгән. Дөрес, бу узган елның шушы чорына караганда 200гә азрак.

Җәмгыять

Диссидент хатыны, рәссам Гүзәл Макудинова-Амальрикның дусты Виллем де Бофорт: "Гүзәл үзен "бәхетсез татар хатыны" дип атый иде"

Шушы көннәрдә Казанга Нидерланд парламентының экс генераль секретаре Виллем Хендрик де Бофорт килде. Ул - диссидент Андрей Амальрикның хәләл җефете, рәссам Гүзәл Макудинова-Амальрик белән якыннан таныш булган. “Чит җирләрдә бәхет тапмады, гомер буе Татарстанны сагынып яшәде”, - дип искә алды ул аны. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла