“Ел казанышлары-2018”: Татар халкы өчен әһәмиятле вакыйгалар

31 декабрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
2018 ел татарлар өчен нинди төп яңалыклар белән тарихка кереп калыр? Узып баручы елга нокта куеп, шул казанышларны барлап чыктык.

Февраль

1. Татарстанда сүзлекләрнең электрон фонды булдырылды.

“Татар теле: зур электрон тупланма” “TATZET” платформасы 20 проектны берләштергән, шулар арасында унлап сүзлек. Электрон фондта сүзнең дөрес язылышы, басымы, тәрҗемәсе, грамматик үзенчәлекләре, диалекталь сүзләрнең мәгънәсе, синонимнары һәм башкаларны табып булачак.

Сүзлекләрнең электрон фондына http://suzlek.antat.ru/ сылтамасы аша керергә була. Электрон фонд "Интертат" сайтына да урнаштырылды.

Март

2. “Хозур ТВ” мөселман телеканалы эшли башлады.

2018 елның 1 мартында Татарстан мөфтие башлангычы белән “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан яңа “Хозур ТВ” мөселман телеканалы сынау рәвешендә “Таттелеком”ның IPTV челтәрләрендә күрсәтелә башлады.

Июнь

3. Казан футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итте. Шул рәвешчә, Казанны һәм Татарстанны танытуга тагын бер адым эшләнде. Казанга килгән туристлар саны 3 миллионнан артып китте. 

ФИФА Президенты Джанни Инфантино Казанның чемпионатны фанастик дәрәҗәдә үткәрүен әйтте.

4. Казанда пешерелгән 4 тонналы чәкчәк Россия Гиннеслар рекорды китабына кертелде.

Туп формасында ясалган 4 тонна авырлыктагы дөньядагы иң зур чәкчәк Казанда футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнгән иде.

5. Каюм Насыйрига багышланган китап тәкъдим ителде.

“Җыен” фонды “Шәхесләребез” сериясеннән күренекле татар мәгърифәтчесенә багышлап китап тәкъдим итте. Анда XIX гасырның танылган татар галиме-этнографы, әдәбиятчы һәм мәгърифәтченең биографиясе һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге турында язылган.

Июль

6. Туган телләрне өйрәнү (ихтыяри сайланган туган тел) укыту планының мәҗбүри өлешендә калуы турында закон проекты кабул ителде.

Август

7. Капиталь ремонттан соң Казанда Габдулла Тукай әдәби музее ачылды.

Мирасханәдә төзекләндерү эшләре бөек шагыйрьнең тууына 130 еллыгын бәйрәм иткәннән соң башланып киткән иде. Ремонттан соң музей яңа экспонатлар белән дә баетылган. Музей экспозициясе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Биредә Габдулла Тукайның фотографияләре һәм ул яшәгән чордагы вакытлы матбугат, шагыйрь хезмәттәшлек иткән газета-журнал үрнәкләре, замандашларының шәхси әйберләре тәкъдим ителгән.

Аеруча кыйбатлы экспонатлар арасыннан апасы Газизәнең камзулы, Тукайның үрелгән кәрҗине, сөлгесе, карандашлар өчен металл стакан, кара савытын атарга була.

Шулай ук, беренче катта махсус телефон куелган. Ул 15 минут саен шалтырап тора, трубканы алгач, татар, рус, инглиз телләрендә Тукай шигырьләре яңгырый.

Сентябрь

8. Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында "Сөембикә" операсы премьерасы тәкъдим ителде. Әсәрнең авторлары – композитор Резеда Әхиярова һәм шагыйрь Ренат Харис.

Ноябрь

9. Танылган дин галиме, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылды.

Скульптура Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында куелды. Ул сынчы Бакый Урманче проекты буенча ак мәрмәрдән эшләнгән. Һәйкәлнең биеклеге пьедесталы белән бергә 3,7 метр тәшкил итә. Мәрмәр плитәгә өч телдә Шиһабетдин Мәрҗанинең «Хакыйкать һәм хак юл барысыннан да өстенрәк» дигән сүзләре уеп язылган.

10. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе эшли башлады. Моңа кадәр эшләгән Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе шул исем белән алмаштырылды.

11. Балалар өчен “Шаян ТВ” телеканалы ачылды. “Шаян-ТВ” редакциясе“Болгар” радиосы бинасында, Горький урамында урнашкан.

– “Без “Шаян-ТВ”ны октябрь аенда, 24 сәгать буе эшли торган, мөстәкыйль канал итеп чыгарырга тиешбез. Тулы форматта кабель челтәрләрдә чыга башлыйбыз. Шулай ук без бит хәзер цифрлы үткәргечтә дә эшлибез, өченче мультиплекста булса да шәп булыр иде дип торабыз, – дигән иде “ТНВ” генераль директоры Илшат Әминов. Ул "Шаян ТВ" телеканалында балалар өчен 20 дән артык тапшыру чыгачагын әйткән иде.

12. Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы скверда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды.

Бу сын Нуриевның “иреккә очышын”, ягъни СССРдан чит илгә китүен гәүдәләндерә. Әлеге скульптура – Россиядә Рудольф Нуриевка беренче һәйкәл. Биш метрлы һәйкәлнең авторы – күренекле скульптор Зураб Церетели.

Декабрь

13. “Казан” халыкара аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелде.

Татарстан башкаласы аэропортына Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм Андрей Туполев исемнәрен бирү тәкъдим ителгән иде. Нәтиҗәдә, иң күп тавыш Тукай өчен җыелды. Барлыгы 123 меңнән артык кеше Тукайны сайлаган.

14. Татар халкының үсеш стратегиясен булдыру кирәклеге әйтелде һәм аны булдыру юнәлешендә эш башланды.



Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында стратегия булдыру бурычын куйган иде. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев документның 30 августка кадәр кабул ителергә тиешлеген әйтте.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Безнең кара полоса бетеп, ак полоса башланды”: Яшел Үзәндәге пенсионер ханым барактан яңа йортка күченү турында сөйләде

Яшел Үзәндә авария хәлендәге йортлардан күчерү буенча масштаблы программа төгәлләнеп килә. 2 меңнән артык шәхси хуҗа һәм баракта ялланып яшәүчеләр заманча, яңа төзелгән йортларга күченде. “Татар-информ” хәбәрчеләре күченүчеләр белән аралашты һәм иске йортлар белән нәрсә булачагын белеште. 

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән очрашу вакытында сөйләшкән ун тема

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 8 Март бәйрәме уңаеннан, гадәттәгечә хатын-кыз журналистларны үзенә кунакка җыйды. Очрашу барышында көнүзәк мөһим мәсьәләләр турында сораулар да, шәхси тормышка кагылышлылары да яңгырады. 

Җәмгыять

Кызамык (корь) прививкасы: әти-әниләр нигә каршы, Татарстанда авыру ихтималы булган кешеләр күпме, мәҗбүри прививка кемнәргә ясала?

Дөнья мине үзгәртте: прививка дигән сүзгә моңа кадәр бармак аша гына карап, колак артыннан гына уздырып җибәрсәм, хәзер, балам тугач, һәр фикерне җентекләп тыңлар чак җитте. Җитмәсә, теге яки бу авыру учаклары кабыну турындагы хәбәрләр дә өелеп килеп тора. Кызамык, мәсәлән: соңгы берничә айда бу авыру таралышы турында әле бер җирдән, әле икенче җирдән хәбәрләр килеп тора.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла