Экология министры урынбасары: "Юынтык су елгадан алына торган суга караганда чистарак булырга тиеш"

31 январь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Солтан Исхаков
Бүген илдә экологик вазгыятьне яхшырту бурычы куела. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның “Май” указында да әйтелә. Татарстан бу юнәлештә ничегрәк эшли? 2018 ел нәтиҗәләре нинди? “Экология” илкүләм проекты кысаларында нинди эшләр көтелә? Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы студиясендә Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, ТР табигатьне саклау Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров белән әңгәмә кордык.
– Фаяз Фәнилевич, экологик күзәтчелектә узган елгы нәтиҗәләргә тукталсак иде. Бу эш ничегрәк башкарылды?

– Экологик күзәтчелек өлкәсенә килгәндә, ниндидер закон бозу очрагын ачыклаудан бигрәк, закон бозуны булдырмый калу өчен тырышырга тиешбез. Шуңа күрә, узган елдан башлап, контроль-күзәтчелек эшен реформалаштыру эше бара. Иң элек, табигатьтән файдаланучылар белән кисәтү, профилактик эшләр үткәрәбез. Узган елда 3 меңгә якын искәртмә генә бирдек. Ниндидер предприятие ачып җибәрәләр икән, тиешле документлары, чистарту корылмалары булырга тиеш – без шул хакта исләренә төшерәбез. 

Узган елда 2 меңгә якын кисәтү ясалды. Мисал өчен, предприятие табигатькә зыян китермәгән, ләкин ниндидер документы юк ди, ул вакытта кисәтү генә ясыйбыз. 

Ләкин профилактик чараларга, кисәтүләргә карамастан, законны бозып тотылучылар да күп. 2018 елда 6 меңгә якын закон бозу очрагы ачыкланды. Аларга 60 млн сумнан артык штраф салынды. Бүген аның 55 млн сумы муниципаль районнар бюджетына кайтарылды.

Штраф салу гына түгел, табигатькә килгән зыянны да саныйбыз. Табигатькә зарар салучыларга карата җинаять эшләре кузгатабыз. Бу эш актив рәвештә 2016 елда башланган иде. Елдан ел закон бозу очраклары кими, ләкин законнан тайпылучыларга чараларны катгыйландырабыз. Бер-ике ел элек кенә 6-7 җинаять эше кузгатылган булса, 2018 елда экология өлкәсендә 35 җинаять эше ачылды. Җиргә чистартылмаган су агызу нәтиҗәсендә күпләп балык үлү, законсыз рәвештә карьерлар казу очраклары да теркәлде.

Әйтергә кирәк, табигатьнең чисталыгын бозучылар үзләре дә гаебен аңлый. Узган елда предприятиеләр 132 млн нан артык суммага чаралар үткәрде. Каядыр фильтрлар, каядыр чистарту корылмалары куйдылар, каядыр карьерларга рекультивация үткәрделәр. 


 

Иң киң таралган хокук бозулар көнкүреш, сәнәгать калдыклары өлкәсендә. Ел саен республика буенча 2 меңгә якын законсыз чүп ташлау урыннары чистартыла. Районнарга рәхмәтлебез, чөнки чүплекләрне юкка чыгару юнәлешендә бергә эшлибез. Чүпне тиешсез урынга ташлаган хокук бозучы билгеле булмаганда, районнар чүплекләрне юкка чыгару чыгымнарын күтәрә. Закон нигезендә, физик, юридик затлар чүпләрен полигоннарга чыгарырга тиеш. Полигоннарның Росприроднадзорда учетта булып, лицензияле булуы зарур. Зур предприятиеләргә сораулар юк, чөнки аларның күпчелеге чүпне лицензияле оешмалар белән килешү нигезендә полигоннарга чыгара. Күбрәк сораулар шәхси эшмәкәрләргә, вак предприятиеләргә. Аларның күпчелеге килешүләр төземи, шуңа басуларда, урман кырыйларында чүп өемнәре барлыкка килә. Безнең махсус хисаплар да бар, алар ел саен 1 мартка кадәр тапшырыла. Предприятиеләр калдыкларын чыгару буенча кайсы оешмалар белән эшли – контроль алып барыла.

Күзәтчелек эшендә тагын бер юнәлеш – сулыкларны саклау. Моның өчен 2013 елдан бирле сулыкларның яр буе чиген билгелибез. Моны федераль бюджет финанслый. Елгаларның чикләре билгеләнгәч, тулысынча Су кодексы таләпләренә туры китереп, табигатьне файдаланучылардан таләп итә алабыз. Су кодексының 6 маддәсе буенча, су буенда 20 метр буш булырга тиеш. Төзелешләр алып бару, коймалар тоту тыела. Шушы эш нәтиҗәсендә, соңгы өч елда 700 ләп закон бозу очрагы ачыкланды. Корылмалар барысы да юкка чыгарылды, кайберләре судта карала. 2018 елда, сулыкларга ташлаган пычрак матдәләр, чүплекләр, коймалар, корылмалар барлыкка килүне кушып исәпләсәк, 1300 ләп закон бозу очрагы теркәлде.

– Табигатьне саклау прокуратурасы белән дә хезмәттәшлектә эшлисездер?

– Әйе, Татарстанда ике прокуратура бар. Казан һәм Татар табигатьне саклау прокуратуралары. Алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Шундый очраклар була: предприятиедә закон бозу очрагы билгеле, ләкин без анда керә алмыйбыз. Шул вакытта прокуратура ярдәмгә килә, аларның үтеп керергә мөмкинлеге бар. Районнарда гражданнарны да бергә кабул итәбез.

– Предприятиеләрдә намуссыз эшләп, сулыкларны пычратучыларга мисаллар китерсәгез иде...

– Җинаять эшләрен алсак, узган ел башыннан Нурлат районында “сөтле елгалар” ага дигән мөрәҗәгатьләр килде. Елгаларга сөт агызуны үзебезнең махсус җайланмалар, фотоловушкалар белән фаш иттек. Шәхси эшмәкәр сөт эшкәрткәннән соң калган пычрак суларын су буена агыза торган булган. Табигатькә килгән зыян 4,8 млн сум күләмендә дип бәяләнде. Җинаять эше кузгатылды. 2018 ел ахырында гына Әлмәт районында бер оешмада көнкүреш-сәнәгать калдыкларын законсыз рәвештә күмеп куйганнар. Монда да җинаять эше ачылды. Берничә ел дәвамында Питрәч районындагы суга пычрак агызган “Теплострой” оешмасы белән эш үткәрелә. Без салган штрафларның нәтиҗәсе дә бар: бүген бу оешма чистарту корылмаларын реконструкцияләү белән шөгыльләнә. 

Шулай ук, мисал өчен, Биектауның Коркачык коммуналь челтәрләре оешмалары үзләренең закон бозу очраклары билгеле булгач, ташландык матдәләре тиешле микъдардан күбрәк булуы ачыклангач, план төзеп, узган елда чистарту корылмаларын төзекләндерделәр. Ә кайдадыр гомумән яңа чистарту корылмалары куела. Шушы эшләр нәтиҗәсендә, әйләнә-тирәгә килгән зыян кимеде.

Карьерлар буенча алсак, Чистай районында 30 мең сумлык ком урлаган өчен физик затка җинаять эше кузгатылды. Бүген бу эш суд карамагында. Кайбыч районында өч җинаять эше тикшерелә. Казан шәһәрендә дә билгесез затларга җинаять эшләре ачылды.



– Димәк, сулыклар аеруча чистарту корылмалары булмаудан зыян күрә, дип нәтиҗә ясарга була?

– Әйе, күпчелек районнарда чистарту корылмалары 80-90 елларда салынган. Алар хәзерге заман таләпләренә туры килми. Берничә ел элек нормативлар үзгәрде. Бүгенге көндә закон таләбе буенча, елгадан алына торган суга караганда, ташлана торган су чистарак булырга тиеш, шуңа күрә чистарту корылмалары идеаль эшләргә тиеш. Аларның хәзерге заман таләпләргә туры килә торган технологияләр нигезендә эшләнүе шарт. Әйткәнемчә, күпчелек предприятиеләр моны аңлый, бу юнәлештә эш үткәрелә. 2018 елда предприятиеләр корылмаларны яңадан реконструкцияләү, яки яңа технологияләр өчен 5 млрд сумнан артык акча керткән.

Районнарга килгәндә, су белән тәэминат программасы бар. Монда да шактый зур күләмдә акчалар бүленеп бирелә. Бүген ел саен 15-20 районда 15-20 чистарту корылмасы төзекләндерелә. Эш бара, ләкин әле башкарасы эшләр бихисап.

– Эшегездә нинди яңа технологияләр кулланасыз?

– Технологияләргә килгәндә, быел күрше төбәкләрдән безгә тәҗрибә алырга киләләр. Инспекторлар төрле техника, җиһазлар, квадракоптер, фотоловушка, иярченле җайланмалар ярдәмендә эшли. Бу безгә даими рәвештә облетлар ясарга мөмкинлек бирә. Һава атмосферасы, сулыклар җирнең сыйфатын тикшерү өчен, пробалар анализга алына. Техник база ныгытыла. Ел ахырында гына тагын 5 күчмә лаборатория алдык. 

– Бүген Татарстан авылларында чүп җыю ничек оештырылган?

– Яңа система кергәнче үк үзләрендә чүп җыюны оештырган районнар бар. Инде моңа халык та әкренләп ияләнеп килә. Әлмәт, Баулы, Мөслим районнарын үрнәк итеп куярга була. Аларда чүп контейнерлары да булдырылды. Сәүдә үзәкләрендә, социаль объектлардагы кебек үк, батарейкалар, лампалар, пластик шешәләр өчен авыл җирлекләрендә аерым әрҗәләр куелган очраклар бар.



– Ә чүп җыю оештырылмаган очракта, кеше чүп-чарын кайда ташларга тиеш?

– Бу система кергәнче, бер авыл җирлегенә дә "авыл чүплекләре бетерелә" дип әйтелмәде, яңа эш оештырылып бетмәгән районнар чүбен авыл чүплекләренә һәм полигоннарга чыгарып тордылар. Бер авырлыгы да булмады. Хәзер чүп җыю керде, башта авыррак кергән булса да, хәзер җирлек тә, халык та канәгать була башлады. Без облет ясаганда, чүп җыю оештырылган районнарда бер чүп өеме дә табылмады. Авыл чүплекләре дә бетерелгән иде. Кыскасы, авыл җирлекләрендә чүпне тәртипләп җыялар, хәзер андый проблема юк.

– Гадәттә, язын җир кардан арчылгач, чүп яндыру гадәте бар. Бакчада чүп яндыру ярыймы?

- Бакчада закон буенча чүп махсус корылмаларда яндырылырга тиеш. Бакчада, су буенда чүп ягу тыела. Бу, беренче чиратта, янгын куркынычсызлыгы ягыннан да мөһим, чөнки урман кырыенда чүп яндыру фактлары булганы бар.

– Бүген "Экология” илкүләм проекты турында сөйләшәбез. Аның асылы нидән гыйбарәт? Әйләнә-тирә мохит сыйфатын арттыруга күпме акча юнәлдерелә?

– Иң зур илкүләм проект 11 программаны үзенә ала. "Чиста һава", "Чиста су", Иделне савыктыру, "Чиста ил", Урманнарны саклау, Уникаль су объектларын саклау, Байкал күлен саклау, Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү, Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы, I-II класс куркынычлык дәрәҗәсенә ия булган калдыклар белән эш итү өчен инфраструктура, Һәркем файдаланырлык иң яхшы технологияләрне гамәлгә кертү. Проект 2024 елга кадәр каралган. Бөтен Россия күләмендә аңа 4 трлн сум акча бүлеп биреләчәк. Иң актуаль юнәлешләр – Чиста су, чиста һава, Иделне савыктыру, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү.

Татарстанга 2021 елга кадәр, ягъни өч елга 4,76 млрд сум акча биреләчәк. Бу барлык төбәкләр өчен каралган сумманың 4 процентын тәшкил итә.

Иделне савыктыру буенча безнең республика ил күләмендә пилот төбәк булды, иң беренче булып республика программасын төзедек, тәкъдимнәрне Россиягә җибәрдек. 4,2 млрд сум күләмендә акча бүленә. Бу акчага 16 чистарту корылмасы ясау ниятләнә. Яшел Үзән, Минзәлә, Алабуга, Чаллы, Казанда предприятиеләре шушы исемлеккә керде. 

Урманнарны саклау юнәлешенә 271,5 млн сум акча расланган. "Чиста су" проекты өчен 226 млн сум акча биреләчәк. Уникаль сулыкларны саклау юнәлешенә дә тәкъдимнәрне юлладык. Барлыгы 15 су объекты күздә тотыла. Һәр проект буенча смета документациясе булырга тиеш. Икесе буенча проектлар билгеле. Бу Алексеевск районында Биләр елгасы, Арча шәһәрендә Казансу елгасының сул кушылдыгын чистартуның икенче этабы.

Бүгенге көндә “Чиста ил” юнәлеше буенча федераль проект бар. Бездән 1,9 млрд сум күләмендә проект тәкъдим ителде. Торак пунктларга якын булган 4 чүплекне бетерү ниятләнә. Бу Казан, Минзәлә, Тукай районы, Түбән Кама шәһәрендәге Прости авылы янындагы чүплек. 

Электән экологик зыян салынган өч объектны тәртипкә китерү өчен 0,6 млрд сум күләмендә акча каралган. Бу Бөгелмәдә технологик сыеклык белән пычранган җир кишәрлеге, Менделеевск районында Яңа Кокшан авылында сәнәгый калдыклар һәм Саба районында нефтепродуктлар белән пычранган җирләр.


– Иделне савыктыру эшеннән ниндирәк нәтиҗәләр көтелә?

– Программа гамәлгә ашырылгач, Идел елгасына ташлана торган пычрак матдәләр күләме 30 процентка кимергә тиеш. Шундый бурыч тора. Предприятиеләр белән без шуны эшләргә тиеш. Гомумән алганда, бу программага 44 объектны җибәргән идек. Алар буенча да проект смета документациясе эшләнә.

– Иделдән кала, башка сулыкларны саклау эше ничегрәк барачак? Илкүләм проекттан тыш, министрлык республикада экологик вазгыятьне яхшырту өчен федераль акчалар җәлеп итә алдымы?

- Республикада 36 мең сулык бар. Аеруча предприятиеләр якын булган сулыклар буенча үзебез мониторинг алып барабыз. Анализлар алып, суның чисталыгын тикшереп торабыз. Моның өчен республикага федераль бюджеттан 2018 елда 50 млн сум күләмендә акча җәлеп ителде. Республикадан шушы проектларга 300 млн сум акча бирелде. Муниципаль бюджетлардан сулыкларны чистарту өчен 274 млн сум күләмендә акча күчерелде. 2018 елда табигатьне саклау чаралары үткәрү өчен, федераль, республика, муниципаль бюджетлардан һәм предприятиеләр тарафыннан барлыгы 6 млрд сумнан артык финанс чыгымнары тотылган.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Нинди тел ул туган тел? Илсөя Бәдретдинова, Иван Җиһанов, Марина Иванова, Айгиз Баймөхәммәтов һ.б туган тел турында уйлана

21 февраль Халыкара туган тел көне дип билгеләп үтелә. Ә нәрсә ул туган тел: тумыштан бирелгән телме ул, әллә фикер йөртә торган, сөйләшә торган телме? Ана телеңне начар белеп, чит телне яхшы белгән очракта, кайсысын туган тел дип санарга? Җәмәгать эшлеклеләре, танылган шәхесләр, галимнәр, язучыларның фикерләрен туплап, сезгә тәкъдим итәбез.

Җәмгыять

Күп функцияле үзәкләрнең функцияләре арта: "Үлемсез полк" фотолары, биометрик паспорт, пенсия алды белешмәләре

Күп функцияле үзәкләрдә яңа хезмәтләр кертелә. Татарстан халкы нинди яңа хезмәтләрдән файдалана алачак? Моның өчен нишләргә кирәк? Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр директоры Ленара Мозаффарова сөйләде.

Җәмгыять

“Иң шәп малайлар иде алар...” Әлмәттә ике бертуган мунчада ис тиеп үлгән

7 февраль көнне Әлмәттә 13 һәм 17 яшьлек үсмер малайларның мунчада ис тиюдән дөнья куюы турында хәбәрне ишеткәч, тәннәр чемердәп куйды. Шулай булмый ни, инде буй җитеп, кул арасына керә башлаган ике бөркетен – газизләрен бер көндә мәңгелеккә югалткан һәм җир куенына салган әти-әнигә ничек чыдамак кирәк ди?! Бала хәсрәтеннән дә читене юк дип әйтүләре юкка түгел. Равил белән Шамилнең әтиләре Рамил Шаһиевның кайгы йотып йөргән көннәре булса да, ул “Интертат”ка эчен бушатып, вакыйганың ничегрәк булганы турында сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла