Дүрт миллионлык Сабан туе, бер мәйданда – 3 меңнән артык артист, актанышлыларның түбәтәйле “мөгезе” - Республика Сабан туйларыннан 10 кызыклы мизгел

18 июнь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Узган ялларда район һәм авылларда Сабантуйлары гөрләде. Республика Сабантуйларыннан 10 иң кызыклы мизгел "Интертат.татар" күзәтүендә.

 Дүрт миллионлык Сабан туе

Тукай районы Сабан туе 4 млн сумга төшкән. Бәйрәм үткәрүдә спонсорлык ярдәмен районның җирле предприятиеләре күрсәткән, дип яза chelny-biz.ru

Алдарак Тукай Сабантуена Элвин Грей килә дип хәбәр ителгән булса да, бәйрәмнең төп кунагы – Фирдүс Тямаев булган.

Төп бүләк - мотоблок

Кайбыч Сабантуеның баш батыры Владимир Токсаровка тәкәдән тыш мотоблок бирелгән. Башка районнарда суыткыч, телевизор бүләк ителде.


Сабантуймы, артисттуймы?

Түбән Кама Сабан туенда 3 меңнән артык артист чыгыш ясаган. Бәйрәмдә барлыгы 37 мең кеше булган.

Лаешта кино төшергәннәр

Лаеш Сабан туенда National Geographiс телеканалы журналистлары эшләгән. АКШның National Geographic телеканалы журналистлары Казандагы мундиаль матчлары алдыннан күрсәтү өчен Сабан туе турында фильм төшергән. Моңа кадәр алар Калининград, Мәскәү һәм Волгоградта булган инде.

Фазлыевлар эшләгән дә, ял да иткән

Алсу һәм Азат Фазлыевлар Кукмара районы Олыяз авылында чыгыш ясаганда, уеннарда катнашырга да өлгергән. Икесенең дә күзләрен бәйләгәннәр һәм Алсу кыңгырау шалтыратып, Азатны үзенә чакырып йөргән. Әллә яулыклары шуның кадәр генә бәйләнгән, әллә башка сәбәп, Азат Алсуны тиз арада эзләп таба.

Тәтешнең арбалы хатыннары

Тәтештә кул арбаларына утырып узышканнар. Әмма арбаны ирләр түгел, ирен яки улын утырткан хатын-кызлар эткән.

#Тетюши #Сабантуй-2018

Публикация от Тетюши-газета "Авангард" (@tetuch_awangard)

Түбәтәйле Сабантуй

Актанышта - “Түбәтәйле Сабантуй” узды. Алдан хәбәр ителгәнчә, Сабантуй кунаклары түбәтәйдән килергә тиеш иде. Әлеге кагыйдәгә актанышлыларның барысы да буйсынганмы-юкмы, әмма район башлыгы Энгель Фәттахов кап-кара ыспай түбәтәйдән! Чынлап! Бу фотода гына ул түбәтәен кулына тоткан.

Хәйрияче Сәлимов

Венер Сәлимовның әтисе авылда, яшьләргә Сабантуй бүләге итеп, тәкә бүләк иткән.

Соңарган Илсөя

Буада Сабан туе быел бер генә көн үтте. Башка елларда “Буа алан” дигән сабантуе мәйданчыгында сабантуй ике көн гөрли иде: көндезге һәм кичке сабантуй. Быелгысы 14 сәгатьтә башланды. Эстрада йолдызларыннан Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаган. Бәдретдинова номеры кичке 6га билгеләнгән булган, әмма ул тиешле вакытына килеп өлгермәгән, дип хәбәр итә буалылар.



  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Әфган сугышында катнашкан Тимур хәзрәт Ибраһимов: “Мин Ватанга тугры булырга ант бирдем”

Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында Тимур Ибраһимовны күпләр җирле мәчетнең имамы һәм “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы" исемендәге Казан мәдрәсәсендә умартачылык нигезләрен укытучы буларак белә. Һәм Тимур хәзрәтнең Әфганстан Демократик Республикасында интернациональ бурычын үтәгән хәрби офицер, авиация подполковнигы икәнен азлар белә. 

Җәмгыять

Гөлназ Фәйзрахманова: “Гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим”

Быел 17 сентябрь көнне «Болгар радиосы»нда эфирга чыгучы «Нокта» тапшыруына 5 ел тула. Аның алып баручысы радиодагы иң чибәр, зирәк һәм җаваплы хезмәткәрләрнең берсе – Гөлназ Фәйзрахманова. «Нокта» тапшыруында ул радиотыңлаучыларның юридик сорауларына җавап-киңәшләрен бирә. Гөлназ белән радио һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла