Дәүләт Советына сайлауда булачак яңалыклар: “Мобиль сайлаучы” механизмы, иҗтимагый палатадан күзәтүчеләр һәм QR-кодлар куллану

16 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Динара ПРОКОПЬЕВА, sntat.ru
Фото: "Татар-информ" архивы
“Мобиль сайлаучы” механизмы нәрсә ул? Бюллетеньнәр ни өчен QR-кодлар белән тамгаланачак? Сайлауларны ничә кеше күзәтәчәк? Бу сораулар белән Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтовка мөрәҗәгать иттек.

Сайлауда булачак иң мөһим яңалыклыр.

“Мобиль сайлаучы”ны кулланып, үзегезгә уңайлы булган сайлау участогында тавыш бирә аласыз

Татарстанда сайлауларны 50 мең чамасы кеше күзәтәчәк

Дәүләт Советына сайлауларны гадел итү өчен яңа технологияләр кулланылачак

Сайлаулар турында иң мөһиме

- Татарстан халкы VI чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары сайлаячак. Бу республикада дәүләт хакимиятенең югары закон чыгару органы. Сайлаулар 8 сентябрьдә узачак. Иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак.

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда балигъ булган һәркем катнаша ала. Моның өчен бары тик паспортны гына күрсәтергә кирәк. Суд карары нигезендә гамәлләренә җавап бирә алмый дип табылган яки иректән мәхрүм итү урыннарында булган гражданнар исәпкә керми. 

Республикада яшәүче 2,9 млн кеше тавыш бирү хокукына ия.

- Ничә депутат һәм нинди срокка сайлана?

- Республика парламенты биш елга сайлана һәм 100 депутаттан тора. 50 депутат бер мандатлы сайлау округларында (бер округ – бер депутат) сайлана. Тагын сәяси партияләр тәкъдим иткән республика кандидатлар исемлеге нигезендә бердәм сайлау округы буенча 50 депутат сайлана.

- Бер мандатлы һәм бердәм сайлау округларының аермасы нидә?

- Бер мандатлы сайлау округы – ул бер депутат сайлана торган сайлау округы. Бер округ – бер депутат мандаты. Татарстанда 50 бер мандатлы сайлау округы бар. Аларда күпчелек тавышлар белән Дәүләт Советына 50 депутат сайланачак.

Бердәм сайлау округы – сайлау уза торган бөтен территорияне үз эченә ала. Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда ул республика территориясен тулысынча үз эченә алачак. Бердәм сайлау округы буенча сәяси партияләр тәкъдим иткән кандидатлар исемлеге буенча 50 депутат сайланачак. Депутат мандатларын бүлгәндә 5 процент һәм аннан да артык сайлаучы тавыш биргән сәяси партияләр тәкъдим ителәчәк.

- Димәк, тавыш бирү көнендә сайлаучы ике бюллетень алачак?

- Әйе, бер бюллетеньдә сайлауларда катнашу өчен кандидатлар исемлеге теркәлгән партияләр сайлана. Икенчесендә сезнең бер мандатлы округ буенча кандидатка тавыш бирелә.

Әгәр “Мобиль сайлаучы” механизмы белән кулланырга ниятләгәнсез һәм үзегез теркәлгән җирлектән читтә булган тавыш бирү участогы сайлагансыз икән, сайлауда сез бер генә бюллетень алачаксыз. Бу бер мандатлы сайлау округы буенча тавыш бирү өчен каралган.

“Мобиль сайлаучы” механизмын кулланыгыз һәм үзегезгә уңайлы участокта тавыш бирегез

- “Мобиль сайлаучы” кушымтасының үзенчәлеге нидә?

- Быел “Мобиль сайлаучы” Татарстанда төбәк сайлауларында беренче тапкыр кулланылачак. Сайлау көнендә паспортта күрсәтелгән яшәү урынында булмасагыз, үзегез булган җирдә тавыш бирергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, командировкага, отпускка киткәнсез яки Татарстан Республикасының башка шәһәрендә яшисез икән.

- Үзең булган урында тавыш бирү өчен сайлау участогын ничек сайларга?

- Моның өчен Россия Федерациясе гражданины паспорты белән гаризалар кабул итү пунктына (ППЗ) килергә кирәк. Анда Татарстан территориясендә үзегез тавыш бирергә планлаштырган сайлау участогын күрсәтеп, гариза яздырачаклар. Мондый гаризаны МФЦ, территориаль сайлау комиссиясе яки участок сайлау комиссиясе аша биреп була. Гаризаларны язу һәм кабул итү 24 июльдә башланды һәм 4 сентябрьдә төгәлләнәчәк.

- Мондый гаризаны читтән торып биреп буламы?

- Әйе, гаризаны онлайн режимда “Госуслуги” - Россия Федерациясендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү бердәм порталы аша язып була. Моның өчен порталда расланган хисап язмасы булырга тиеш. Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризаны 4 сентябрьдән дә соңга калмыйча кире алырга була. Бу очракта сез рәсми прописка урыны буенча сайлаучылар исемлегеннән чыгарылмаячаксыз. Гаризаның каралу статусы дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта күреп булачак.

Дәүләт хезмәтләре порталыннан скриншот

- Ә 4 сентябрьдән соң сайлаучылар хәзеге яшәү урыннарында тавыш бирү өчен гариза яза алачакмы?

- Уңайлы участокта тавыш бирү өчен махсус гаризаны 5 сентябрьдән 7 сентябрьгә,14:00 сәгатькә кадәр язарга була. Әмма моны теркәлү урынындагы (прописка) участок сайлау комиссиясендә генә эшләп була. Участок сайлау комиссиясендә сезгә махсус саклагыч маркасы булган гариза бирәчәкләр. Шуның белән сез 8 сентябрьдә үзегезгә уңайлы сайлау участогында тавыш бирә аласыз.

Әгәр дә сәламәтлек яки инвалидлык буенча гариза тапшыру пунктына килә алмыйсыз икән, территориаль яки участок сайлау комиссиясенә гаризагызны кабул итүләрен сорап, телдән мөрәҗәгать итә аласыз. Бу очракта гаризагызны алу өчен 5 сентябрьгә кадәр өегезгә участок сайлау комиссиясе әгъзасы киләчәк.

- Территориаль һәм участок сайлау комиссияләре адресларын ничек белергә була?

- Безнең Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар элемтәсе эшли. Барлык мәгълүматны 8 800 707 2019 телефонына шалтыратып белергә була.

Татарстанда сайлауларны 50 мең чамасы кеше күзәтәчәк

- Тавыш бирүнең гадел булуы – барлык дәрәҗәдәге сайлауларда да иң мөһим шарт. Моның буенча Татарстанда нинди эшләр башкарыла?

- Теләсә кайсы сайлау кампаниясенең гадел булуы җәмәгать контроле дәрәҗәсе белән билгеләнә. Аларның һәрберсендә 25 күзәтүче эшләр дип көтелә. Болар сәяси партияләрдән, кандидатлардан, иҗтимагый оешмалардан вәкилләр. Шул рәвешле, хәзерге сайлауларда күзәтүчеләрнең саны моңарчы күрелмәгәнчә булырга мөмкин, ягъни гомумән алганда 50 мең кеше булыр дип көтелә.

Үз күзәтүчеләрен кандидатлар, сәяси партияләр билгели ала. Ә 2018 елның июненнән Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы да мондый хокукка ия. Татарстан Республикасы Үзәк Сайлау комиссиясе инициативасы буенча республиканың Сайлау кодексына Иҗтимагый палатадан күзәтүчеләр билгеләү буенча үзгәрешләр кертелде. Бу норма беренче тапкыр Дәүләт Советына сайлауларда кулланылачак һәм сайлауларны күзәтү өчен гражданнарны күпләп җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, сайлау участокларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә эшләячәк. Алар барысы да сайлау участокларына бертигез рөхсәт һәм эш шартлары белән тәэмин ителәчәк.

"Чиста сайлаулар өчен" корпусы күзәтүчеләрне укыта

Дәүләт Советына сайлауларны гадел итү өчен яңа технологияләр кулланылачак

- Тавыш бирү барышын үтә күренмәле итүдә цифрлы технологияләр кулланыламы?

- Тавыш бирүдә техник чаралар куллану – татарстанлыларның тавышларын саклауның нәтиҗәле технологик чарасы. Моның өчен барлык чаралар да күрелгән. Мәсәлән, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча участок сайлау комиссияләренең барлык протоколлары да QR-код кулланып ясалачак. QR-код технологиясе участок сайлау комиссияләрендә йомгаклау протоколларын тутырганда һәм мәгълүматларны “Сайлаулар” (“Выборы”) автоматлаштырылган дәүләт системасына керткәндә хаталар җибәрүне булдырмый. Шул сәбәпле тавыш бирү нәтиҗәләрен ясау вакыты шактый кыскара. Протокол экземплярын эшләгәннән соң күзәтүчеләр һәм сайлау барышындагы башка катнашучылар QR-кодны фотога төшерә яки скан ясый ала. Бу протокол мәгълүматларын электрон рәвештә максималь дәрәҗәдә тиз алу өчен кирәк.

- Бу сайлауларда бюллетеньнәрне автомат рәвештә тикшерү кулланылачакмы?

- Күп санлы сайлаучылар теркәлгән участокларда тавыш бирү бюллетеньнәрен тикшерү (КОИБ) һәм электрон тавыш бирү өчен (КЭГ) 196 комплекс урнаштырылачак.

КИОБ ул стационар әрҗә. Ул электрон система һәм сканер белән җиһазландырылган. Ул әрҗәгә төшерелгән бюллетеньдәге мәгълүматны шундук укый һәм тавышларны автомат рәвештә санап бара. Бюллетеньнәр алгы ягы белән аска таба төшерелә. КИОБ бердән артык бюллетеньне үткәрми (комплекс ике бит детекторы белән җиһазландырылган), шулай ук башка сайлау участогы мөһере сугылган бюллетень дә аның аркылы уза алмый. КИОБ тавыш бирү нәтиҗәләре буенча участок комиссиясе протоколларын бастыра ала. Шулай ук тавыш бирү нәтиҗәләрен яздыра, шул исәптән тышкы мәгълүмат чыганагына да яздыра ала.

КЭГ кулланганда сайлаучыга бөтенләй бюллетень тутырып торырга кирәкми. Тавышны сенсор экранда гына бирергә була, ул контроль тасмада теркәлеп барачак. КЭГ ярдәмендә сайлаучыларның тавышларын санау автомат рәвештә бара. КЭГ аркылы тавыш бирү өчен штрих-кодлы махсус карта кирәк булачак. Ул сайлаучының күз алдында активлаштырыла. Ул бары тик бер генә сайлау участогында гамәлдә була һәм аның бер генә тапкыр тавыш биреп була.

- Быел видеокамералар булачакмы?

- Видеокамералар Татарстан территориаль сайлау комиссияләренең барлык биналарында да эшләячәк. Видеокамералар урнаштыру участок сайлау комиссияләрендә тавыш бирү нәтиҗәләрен тапшыруны һәм кабул итүне онлайн режимда контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Һәм “Сайлаулар” системасына протокол мәгълүматларын кертүнең төгәллеген дә тәэмин итә.

Моннан тыш участок сайлау комиссияләренең бөтен әгъзалары өчен дә тавыш бирү көнендә сайлау участокларындагы хәлләрне фото һәм видеога теркәү мөмкинлеген булдырдык. Моны без эшләп чыгарган “Мобиль сайлаучы” кушымтасы аша эшләргә була. Шул рәвешле төрле сәяси партияләрне (мәнфәгатьләрне) тәкъдим иткән һәр әгъза, сайлауда аңлату таләп иткән һәр гамәлне видеога терки ала. Һәм тиз арада карау һәм чишелеш табу өчен безнең адреска җибәрә ала.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Ярминкәләрдә Татарстан ризыклары гына булачак: Начар бәрәңге сатылмый, балны курыкмыйча алыгыз, сөтне пластик шешәгә салмыйлар

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Cату-алу 14 сентябрьдән башлап Яңа елга кадәр атна саен оештырылачак. Сәүдә мәйданчыкларында социаль юнәлешле бәяләр куелган авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Шәһәр халкының азык-төлек продуктларын гына түгел, ә авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен продукция, әйтик, печән, салам, утын һәм башкаларны сатып алырга мөмкинлеге булачак.

Җәмгыять

Әбиләр чуагы һәм чын көз кайчан җитәр? – Метеорологлар фаразы

Быел әбиләр чуагы кайчан булачак? Чын көз килерме? Татарстанда җәйнең иң җылы көне һәм иң җылы ае кайчан күзәтелгән? Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев һәм КФУның Метеорология һәм климатология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Җәмгыять

ВИЧлы тормыш: “Диагнозым турында ишеткәч, чарасызлыктан нишләргә белмәдем”

1981 елда Америка Кушма Штатларында кешеләрдә яңа чир ачыклана. Яшьләр, гомерләренең чәчәк аткан чорында сәер халәттән - иммунитет булмаудан кинәт үлә башлый. Күпмедер вакыттан бу чирне СПИД - синдром приобретенного иммунодефицита дип атыйлар. Чирне кузгатучы вирус -ВИЧ башка илләргә дә үтеп керә. “Татар-информ” хәбәрчесе Республиканың СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәгенә барып, ВИЧ диагнозы белән яшәүче авырулар белән сөйләште. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла