Чит илдә галим булган Арча кызы: "Малайзиядә студентларны кече эшмәкәрлеккә өйрәтүдә иң уңышлы эшләүче 30 укытучы арасында мин дә бар"

5 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Вәсилә РӘХИМОВА
Фото: Эльмира Әхмәтованың шәхси архивыннан
Күптән түгел Казанда узган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте үткәргән мәгариф тармагы мөгаллимнәрен VII Мөселман форумына чит илләрдән дә галимнәр чакырылган иде. Алар ХХI гасырда ислам динен ничек укытулары, элеккеге һәм хәзерге эш алымнары хакында тәҗрибә уртаклаштылар. Халыкара форумда Малайзиядә яшәүче, Куала-Лумпур халыкара ислам университеты профессоры, тарих фәннәре докторы, үзебезнең татар кызы Эльмира Наил кызы Әхмәтова да катнашты. 

  • Татарстанның Арча районындагы Түбән Мәтәскә урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлап, ул моннан 22 ел элек Малайзиягә гыйлем эстәргә чыгып китергә батырчылык иткән, һәм бүген остазлары, ватандашлары янына инде зур дәрәҗәләргә ирешкән галимә булып кайткан. Эльмира ханым Әхмәтова белән әңгәмә кордык.

- Эльмира ханым! Галимнәрнең ярты гомере китапханә-архивларда утырып, ә яртысы конференция-форумнарда, халыкара симпозиумнарда, фәнни-гамәли семинарларда катнашып һәм гомере буе яшьләр белән эшләп, студентлар укытып уза диләр. Сез дә гел юлда, дәрәҗәле симпозиумнарда чыгышлар ясыйсыз. Татарстаныбызда узучы әлеге халыкара чарага нинди гамьнәр китерде сезне? Чыгышыгыз ни турында?

- Дөнья кызык бит: Малайзиягә күчеп киткәннән бирле, уку елларымда да, хәзер инде укыту чорымда да миңа Россиядәге ислам, аның үткәне, бүгенге шартлардагы торышы хакында сөйләп, язып торырга туры килә. Ә бу конференциягә исә мин Малайзиядә исламны аңлату алымнары, дин укытуның элеккеге һәм хәзерге юнәлешләре хакында сөйләргә, галимә буларак анализларга, тәҗрибә уртаклашырга кайттым.

Ә гел юлда, ерак илләргә эш сәфәрләренә баруга, фәнни-гамәли чараларда катнашуга килгәндә, чакырыгыз әле, менә шундый-шундый проблемалар буенча чыгыш ясыйм әле дип сорап, хатлар язып утырмыйм. Халыкара форматта узучы конференцияләргә мин күтәргән, мин өйрәнгән темалар туры килгәндә – чакыралар. Берсендә катнашкач, күрәләр, адреслар алышабыз, галимнәрне таныткан даирәдә кайнагач, әле берсенә, әле икенчесенә дәшәләр. Фәнни чыгышлар ясап, фәнни хезмәтләр язып, аны академик журналларда бастырулар, укытулар – чылбыр кебек берсе-берсенә үрелеп бара. Бик күп илләрдә булам.

Университетта укытучылык стажым 5 ел гына булса да, фәнни эшчәнлек белән беррәттән шактый зур вазыйфалар башкарырга, дәүләт эшендә үземне сынарга туры килде. Кафедра җитәкләдем, фәнни эшләр буенча декан урынбасары, проректор ярдәмчесе булдым. Россиядән аермалы буларак, Малайзия уку йортларында әлеге вазыйфаларны башкаручыларны ел саен алыштырып торалар.

Тарихны ислам тарихы белән бәйләп аңлатам

- Тарихчы галимә өчен темалар да, эшләү колачы да чиксез. Шулай да чәчелеп булмыйдыр. Төп юнәлешләрегез белән таныштырмассызмы?

- Казанда университет, аннан соң аспирантура тәмамлап килсәм дә, Куала-Лумпурда кабат университетта укырга, телләр өйрәнергә, магистратура һәм докторантура тәмамларга туры килде. Уку елларында ук Россиядәге ислам тарихы хакында язган мәкаләләрем басылды. 2006 елны ул китап булып басылып чыкты. Шул чак мине яшь галимә дип күреп алдылар, башта Төркиягә, аннары Балкан илләренә, Европага фәнни чыгышлар ясарга дәшә башладылар. Яратып эшли торган темаларым: исламда хатын-кыз, Россиядә күп санлы татарлар тормышы, ислам торышы, мөселманнар өчен һәрчак актуаль саналган бүгенге хәлләр.

Укыту – эшебезнең 30 процентын алып тора. Киев Русеннан башлап рус тарихын укытам. Тарихны ислам күзлегеннән чыгып аңлатам, рус культурасында исламның ролен күрсәтергә тырышам. Болардан тыш Төркия тарихына, гарәп илләре тарихына караган предметларым бар. Магистратурада укыган, фән юлын сайлаучыларны методология серләренә төшендерәм. Хәзерге көндә унлап аспирантым һәм докторлык эшен язучы студентларым бар. Аларның фәнни җитәкчесе булып торам. Ә студентларымның кайлардан җыелуларына килгәндә, 99 проценты мөселманнар, күбесе Малайзиядән, Кытайдан, Төркия һәм гарәп илләреннән. Уйгур студентларым да бар.

Төрле илләрдә биш китабым басылып чыкты. Алтынчысын язам, җиденчесе бастырырга әзер дияргә була. 25 миллионлап мөселман исәпләнгән Россиядәге ислам тарихы белән кызыксыну зур. Шул хакта дәүләт гранты хисабына китап язам. Дөрес, Россия тарихы күп өйрәнелә, рус галимнәре күзлегеннән чыгып күп языла. Мин исә инглиз телендә аралашучы аудитория өчен эшлим. Студентлар өчен дә, галимнәр өчен дә кызыклы темалар бу. Җыеп әйткәндә, Россиядәге исламның бүгенге хәле, үткән тарихы хакында күп җирләрдә чыгыш ясарга туры килә.

Тарихчылар өчен бер семестрга исәпләнгән яңа дәрес әзерләдем. Ул “Россия тарихы. Мөселман Ауразиясендә ислам”. Әлеге курста Болгар чорыннан башлап, хәзерге көнгәчә тарихны укытам.

Һәркайсыбызның дөньяны танып белүе төрлечә. Ул үскән, укыган чакта формалаша. Шәхес булып җитешкәндә инде дөньяга карашыбыз формалашкан була. 

Шунысы игътибарга лаек: Малайзиядә дини вә дөньяви белемне икесен бергә үреп, бербөтен итеп бирәләр. Күңелдә каршылык та тумый, бергә кушылган белем белән үсәләр бу илдә. 

Башка илләргә чыкканда мин Малайзиядә исламны укыту формалары, укытуны финанслау, элеккеге һәм хәзерге укыту алымнары белән иркенләп таныштырам.

- Белүемчә, Сезнең халыкара ислам университетында күп белгечлекләр алып чыгарга мөмкин. Хокук белгечләре дә, инженерлар да әзерлисез, медицинага да зур урын бирелә. Ислам уку йорты саналса да, башка конфессия, башка диндәгеләр өчен дә ябык түгел. Студентлар белән эшләүдә үзгә алымнарыгыз, безгә таныш булмаган ысулларыгыз бармы?

- Әйе, чит җирләргә гыйбрәтләнер өчен чык икән, дип тикмәгә җырламыйлар, күрәсең. Бу илнең белем бирү, укыту системасы бик алга киткән. Моны дөньяның 50 мең егете һәм кызы белем алу урыны итеп Малайзияне сайлавы ук дәлилләп тора.

Ә дөнья хәзер шундый зур тизлектә үзгәрә. Глобальләшү сүзе бик күп төшенчәләрне берләштерә. ХХI гасырны яңа технологияләр һәм тизлек заманы дип юкка гына әйтмиләр. Студентларга һөнәри юнәлешләр бирү, заман куйган таләпләргә аларны әзерләү дә, тормыш итәргә күнектерү дә укытучы вазифасына керә дип саныйм. Докторантура тәмамлауга, яңадан эзләнә башладым, яңа тармаклар үзләштердем. Бизнес, маркетинг, ничек итеп интернет аша сату-алу алып бару хакында читтән торып укып, өч дәрәҗә Англия дипломы алдым. Шул юнәлештә студентлар өчен кыска-кыска курсларым бар. Аерым программалар эшләп, онлайн режимда маркетинг серләрен укытам. Соңгы ел ярым эчендә генә дә 130 дан артык студентым үз бизнесларын булдырып, рубльгә күчергәндә 3 миллион сумлык сәүдә иттеләр. Барысы да рәхмәтлеләр, “машина алдым, әти-әнигә булыштым”, дип шатлыкларын уртаклашалар. Университет дипломы янында башка профильләрне өйрәтүнең үзен аклавына дәлил бу.

Төп белгечлегем буенча тарих укытучысы булсам да, кабаттан өч ел укып, ислам белемнәрен укыту буенча диплом алдым. Үз өстеңдә эшләп торганда гына уку да, укыту да күңелле. Кайдадыр чыгыш ясау, мәкалә яки китап язу өчен башта үзеңнең белем “йөгең”не тулыландырасың. Шул чагында гына син галимнәр арасында таныласың, студентлар өчен яраткан остаз-мөгаллимәгә әйләнәсең.

Нәтиҗәләр дә озак көттерми. Малайзия университетларында студентларны кече эшмәкәрлеккә өйрәтүче иң уңышлы эшләүче 30 укытучы арасында мин дә бар. Студентларымның онлайн бизнеста иң уңышлы эшләүчеләр булып танылуында минем дә өлешемне тану бу. Чит илдә ислам һөнәри белем бирүнең матур тәҗрибәсе, укытуның инновацион ысуллары хакында Казандагы форумда да иркенләп уртаклаштым, сәгатьтән артык чыгыш ясадым.

Быел үзебезнең Куала-Лумпур халыкара ислам университетында фәнни-тикшеренүләрдә бик актив эшләүче 30 галимне бүләкләделәр. Уңышлы эшләүчеләр арасында Әхмәтова фамилиясе дә булуын сөенеп әйтәм.

Татарымны танытыйм дип тырышучы “FROM RUSSIA”

- Эльмира ханым! Әңгәмәне Сезнең галимә буларак елына 5-6 тапкыр чит илләргә чыгып, фәнни-гамәли эшләрегезне сөйләвегездән, төрле илләрнең академик басмаларында ел саен 11-12 фәнни мәкаләләрегез чыгуыннан башлаган идек. Шулай да, Арча кызы үзен анда ничек тәкъдим итә, кем дип атый?

- Китап чыгарганда да, мәкаләләр җибәргәндә дә үзең хакында кыскача таныштыру – 4-5 юллык резюме бирелә. Үземне Рәсәйдән булган татар мөселман галимәсе дип атыйм, “A Tatar scholar From Russia” дип куям. Татар дигәч, еш кына монголлар белән бәйлиләр. Тагын тарихка кереп китеп, татарларның кем булуын, монголларның кайдан килеп чыгуын аңлатырга туры килә. Мөслимә булуыма шөкер итеп, вә Ватанымнан шактый еракларда яшәсәм дә, эшем белән татарымны танытуга өлеш кертүемә, милләтемә хезмәт итә алуыма сөенәм.

Татарның танылган дин әһелләре, гәвамга ислам нигезләрен төшендерүдә башлап юл ярган мәгърифәтчеләре хәзер милләтнең алтын фондына тиң. Һәм милләт буларак үсү тарихында үз йөзен, үз урынын тапкан кабатланмас шәхесләребезнең фикер-карашлары бүген дә актуаль. Менә шул асыл затларыбызның исемнәрен дә, хезмәтләрен дә оныттырмыйсы иде дип тырышуым. 2007 елны Муса Ярулла Бигиев эшчәнлеге хакында диссертация якладым. Ул Германиядә китап булып басылып чыкты. Шуннан соңгы фәнни хезмәтләремдә татарлар арасында дин-исламны таратуда тәраккый фикерләре белән аерылып торган Габдрәшит Ибраһимов, Исмәгыйл Гаспралы, Йосыф Акчура кебек милләттәшләребез эшчәнлеге хакында бәйнә-бәйнә язып, тулыландырып торам. Исемнәрен оныттырмаска, тарихи бушлыкка урын калдырмаска иде дип тырышуым.

Әле менә шушы сентябрь азагында Истамбулда ХХ гасыр башындагы Бөтендөнья ислам конференцияләрендә күтәрелгән темаларга, проблемаларга багышланган мәртәбәле симпозиумга да доклад әзерләдем. Ул егерменче йөз башындагы татар мохитына багышланды. Исламны дөньяга таратуда юл башында торган, заманында исемнәре бик тә билгеле булган Йосыф Акчура, Садри Максудиларның Төркиядәге эшчәнлекләрен, дини матбугат чыгаруларын, Муса Бигиевның Германиядә нәшрият ачып, китаплар бастыруын, Исмәгыйл Гаспралының Мисырга барып исламны таратуын, Габдрәшит Ибраһимовның динебезне Япониягә кадәр барып аңлатуларын бәян иттем.

Тарихтан беләбез: безнең татар галимнәренең бөтен эше гыйлем тарату, үзе яшәгән җирлектә генә түгел, читләргә чыгып та ислам белемнәрен бирү булган. Мәгърифәтче исемен асыл хезмәтләре белән аклаганнар алар. Әле ХIХ гасырдан ук, ХХ гасыр башында аеруча активлашканнар, газета-журналлар чыгарганнар, басмаханәләр ачып, китаплар бастырганнар. Шушылар хакында студентларыма да, кайларга гына барып сүз алсам, галимнәргә дә сөйләп, аңлатып туймыйм!

... Сибелгән татарның бер газиз баласы да 

- Әледән-әле төрле илләрдә уздырылган конференция, форумнарга җыелган галимнәрне бигрәк тә нәрсә борчый? Нинди уртак проблемалар күтәрелә?

- Мин ислам тарихы һәм бүгенге актуаль мәсьәләләр буенча чыгышлар ясыйм. Европа иллләрендә һәм Австралиядә дә ислам белән кызыксыну үсә бара. Галимнәрне бигрәк тә дини экстремизм, мөселманнарның радикаллашуы борчый. Малайзия дәүләте биргән грантларымның берсе – “Малайзиядә ислам радикализмы үсеше” темасын өйрәнүгә багышланды. Яшерен-батырын түгел, исламны кем ничек аңлый, кабул итә һәм тормышын да дин кушканча яшәргә көйли, үзара мөнәсәбәтләрне ничек оештыра бит. Шушыларда менә чиктән чиккә тайпылучылар да очрый. Бер-берен тикшереп, алай түгел болай дип хата эзләүче, исламны хәзер бик экстремаль кабул итүчеләр катламы барлыкка килде. Малайзиядә яшәүче халыкның 61 проценты мөселман. Безнең бурыч, фәнни яктан дәлилләп, шушы радикаль фикерләрне китереп чыгарган сәбәпләрне өйрәнеп, шуны төшендерү. Исламны аңлату, аның асылына төшенмәү, аны тормыштан, бүгенге чынбарлыктан аерып карау, катып калган догма буларак кабул итү бәласе бу. ХХI гасырда дөньяви белем белән дини белемне бербөтен итеп, бергә үреп алып бару хакында төшендерү дин әһелләре иңендәге генә түгел, галимнәр иңенә дә төшкән бурыч.

Сер түгел: ислам дөньясында проблемалар байтак. Бигрәк тә Кытайда яшәүче уйгурларга мөнәсәбәт, Палестина, Кашмир мәсьәләләре бар. Лекцияләрдә алар күтәрелә, галимнәр тарафыннан аналитик фикер белдерелә.

- Ислам диненең асылын аңлату җәһатеннән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда массакүләм мәгълумат чараларының роле хакында ни уйлыйсыз?

- Халыкка аңлату, дөрес һәм хәерле мәгълумат җиткерүнең иң тиз, заманча алымы алар. Кабатлам әйтәм, ХХI гасыр – тизлек заманы. Күңелендә бер-бер сорау туган икән, яшьләр хәзер мәчеткә яки дин әһеленә барып, җавап эзләми, социаль челтәрләргә керә дә, укый. Сайлау мөмкинлеге дә бар. Хикмәт менә шул мәгълүматның дөрес аңлатылуында, ачыклык белән җиткерелүендә. Аңлату, халыкны агарту юнәлешендә нинди мөмкинлекләр бар, барысы да халыкка хезмәт итәргә тиеш дисәм, яңалык ачмам.

- Туган яклардан, Татарстан Диния назәрәте үткәргән форумнан нинди тәэсирләр белән китәсез? Форум эшчәнлегенә, бездәге дини укыту – мәгариф эшчәнлегенә бәягезне, карашыгызны да ишетәсе килә.

- Малайзиягә киткәнче үк мин мәгариф өлкәсендә кайнадым. Үзебез шаһит: исламны өйрәтү татарларда 90 нчы елларда әбиләргә әлифне өйрәтүдән, ягъни нольдән башланды. Менә соңгы 30 ел эчендә Татарстан мөгаллимнәре ислам фәннәрен укытуның күркәм базасын булдырдылар, дәреслекләр язылды, уку йортлары ачылды һәм аларның юнәлешләре ачыкланды. Хәзерге вакытта Татарстан илнең башка төбәкләрендәге ислам укыту программасын һәм уку йортларын әйдәп бара. Бу уңай үзгәрешләр бик сөендерә һәм татар милләтенең киләчәгенә өмет өсти. Шул ук вакытта онытмаска иде: телне һәм милләтне саклау да бүген безнең мөселман уку йортлары мөгаллимнәренә һәм дин әһелләренә йөкләнгән. Форум эшендә яшь мөгаллимнәрнең һәм имамнарның тел һәм милләт өчен янып йөрүләрен күрү иманлы һәм милли телле киләчәгебезгә өметне кисми.

- Рәхмәтләр яусын! Татар илендә кабат очрашуларга кадәр!


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Бөер күчереп утыртканнан соң мин үзгәрдем”. Чит кеше бөерен алган кешеләр ничек яши?

“Сезгә туры килүче донор табылды, тиз арада килүегез кирәк”. Менә шушы сүзләрне бөерләре авырып интеккәннәр зарыгып көтәдер, мөгаен. Бөер күчереп утырту операциясе үзенчәлекләре турында "Татар-информ"га Республика килиник хастаханәсендә сөйләделәр.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла