“Берүзең чыкма дип әйтә килдек”. Лениногорск районында 79 яшьлек әби түбәдән төшкән кар астында калып һәлак була

4 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Солтан Исхаков, Салават Камалетдинов
Март кояшы күңелләрне җилкендереп, урамга тарта. Кояшлы бер көн - 2 март Лениногорск районы Тимәш авылында кеше гомере өзелүгә сәбәпче була. Рәйсә Шәрәпованың гомере түбәдән шуып төшкән кар өеме астында өзелә.

2 март көнне Рәйсә апаның кызы белән кияве шәһәргә эш буенча китә. Өйләренә әйләнеп кайткач, түбәдән төшкән, 2 метр тирәсе биеклектәге кар көртенә тап булалар. Ни кызганыч, әниләренең гәүдәсен дә кар астыннан табып алалар. Пенсионер ханым кар астында якынча өч сәгать яткан һәм тыны кысылып үлгән дип фаразлана.  

Рәйсә апага быел җәен 80 яшь туласы булган. Үз фатиры Лениногорск шәһәрендә булса да, ул авылда яшәүче кызы Римма белән кияве Анатолий Бутенкода бик еш торгалаган. Бүген Рәйсә Шәрәпова Тимәш авылы зиратына җир куенына иңдерелде.

Йортлары бик төзек иде

Тимәш авыл җирлеге башлыгы Рафаил Сираев кайгы килгән йортка үзе дә барган.

– Шимбә көнне кызы да, кияве дә эштә булганнар. “Урамга чыкма” дип кисәтеп, әйтеп калдырган идек диләр. Кайтсалар, өй ишеге ачык – ул өйдә түгел. Ишегалдында түбәдән күп итеп кар төшкәнен күргәч, шундук кар астындадыр дигән уй килгән инде башларына. Һава суларга чыккандырмы – – билгесез. Гәрчә йорт бик төзек, барлык уңайлыклары, бәдрәфенә кадәр бар өйдә, абзарда терлек тә юк, күрәсең, һавага дип чыккандыр. Ул инде ялгызын калдырмаслык, тәрбиягә мохтаҗ әбекәй түгел иде. Бик тере иде әле ул.

Казып алгач, инде үлемен расларга гына калды. МЧС та, участок полиция хезмәткәре дә, табиблар да килгән иде, - диде Рафаил әфәнде.

“Берүзең чыкма” дип әйтә килдек...

Рәйсә апаның кияве Анатолий Алексеевич Бутенко әйтүенчә, быел кышын Рәйсә апа хастаханәдә кардиология бүлегендә дәваланган.

– Хастаханәдән чыккач, җиңелрәк булыр дип, үзебезгә алдык, чөнки хәле авыр иде.

Иртүк иптәшем белән эшкә чыгып киттек. Көн матур иде ул көнне, кояшлы, җылы иде. Иптәшем гел “берүзең чыкма, икәү чыгабыз” дип әйтә килде. Эштән кайткач, шулай урамга һавага чыккалый иделәр бергә. Ә ул чыккан. Шул матур көн урамга тарткандыр инде, күрәсең. Авылда бик күп кешедә ул көнне, якынча 10 белән 11 арасында, кар эреп төшкән диделәр. Без кайтканда икенче ярты тирәсе иде. Димәк, өч сәгать тирәсе вакыт узган. Кар авыр, сулы, мин казый башладым, аннары иптәшем коткаручыларны да чакырган иде. Пульсын карадылар – йөрәк тибеше юк. Өйдә булсак, мондый хәл булмас иде инде, ләкин өйдә беркем юк иде, - диде ул.

Анатолий абый белән Рәйсә апаның мөнәсәбәтләре бик яхшы булган, юкса, озак вакыт алай бергә тора алмаслар да иде.

– Минем әби бер генә. Мөнәсәбәтләр начар булса, монда яшәмәс тә иде ул. Җәйләрне дә авылда уздырырга яратты. “Миңа монда җиңелрәк, һава да чиста, ишегалдына, рәхәтләнеп бакчага чыга алам” дия иде. Кышын сирәгрәк килде, ләкин авырып киткән вакытлары булса, гел безнең күзәтүдә була иде. – диде кияве.

Рәйсә апа әҗәле җитәсен алдан сизенгән дә булса кирәк. Анатолий абый сөйләгәнчә, олы кызы Флюрага, “быел февраль-мартта китеп барырмын инде”, дип әйткән булган.

– Анысын каян чыгып әйткәндер – белмим. Иптәшемә әби шушы көннәрдә күргән төшен дә сөйләгән булган. Канга баткан кыз тәрәзәгә сугылды, минем арттан килгәндер, диебрәк әйткән булган.

Кияве безгә Рәйсә апаның пенсиягә чыкканчы ашханәдә кассир булып эшләгәнен әйтте.

Язга чыккач, түбәне кардан чистарту кирәк шул!

Күршеләрендә яшәүче зират караучы Ильяс абый Хәсәновка шалтыратканда, аның әле җирләп зираттан кайтып кына кергән мәле иде.

– Җирләп кайтыш кына әле. Бүген ике мәет булды. Хәлил Насыйбуллин да шимбә көнне мунчадан чыгып киенгән дә ауган. Пенсиягә чыкты гына әле. Ул авыру иде инде, начар сөйләшә иде, йөрәге чыдамаган. Ә әбекәйнең шулай фаҗигале үлеме бик кызганыч. Кызы белән кияве шәһәргә киткән, кайталар – ишек бикле түгел. Кычкыралар – юк. Чыгуга, зур кар көрте күргәч, килделәр инде МЧС та, полиция дә. Актарып карыйлар – әби шунда. Беркем ишетмәгән шул аны. Дөрес, минем кар чистарту машинасы эшләп торды, бәлки, шуңа ишетмәгәнмендер.

Ул көнне бик начар иде, кар өем-өем төште, кисәк җылытты. УАЗикны урамга чыгарганда да, “буксовать” итеп ятты, УАЗикка кадәр. Бөтен җирдә карлы су иде,

Бик тере иде Рәйсә апа, җәйгә 80 туласы иде. Урыны оҗмахта булсын! Ул гел монда булды инде. Җәй көне кайтып китә өенә, 1-2 көн тора да, анда күңелсез дип, яңадан монда килә. Монда бит күңеллерәк. Урамга чыккач та, икәү гел сөйләшә идек, - ди Ильяс абый.

Аның әйтүенчә, Рәйсә апа 2-3 ел элек үк, үлә калсам, зинһар өчен, миңа авыл зиратында урын булсын иде, дип сораган.

– Авыл җирлеге башлыгына да әйттем инде, ул үзе шәһәрнеке булса да, соңгы вакытта гел монда торды, шәһәр фатирында нәрсә эшләп ятсын ул дидем.

Мәет күп бу арада. Февральдә бер мәет тә юк иде, иртәгә тагын бер мәет – ветврач үлеп китте. Миңа тынычлык төшкә генә керә әле бу арада. Кабер казырга кеше юк, урам буйлап кеше эзләп йөрим. Хәзер казыганчы акча бирәбез диләр.

Өйгә керә торган җирне гел чистартып тору кирәк шул. Шул ук көнне минеке дә ишелеп төште кар, мин хәтта чыга алмый тордым. Миндә генә түгел, бик күп кешедә ишелде. Мондый хәлне күргән юк иде әле! Шуның өчен язгы якка чыккач, чистартырга кирәк. Элек безне әниләр куып чыгара иделәр, бала-чага түбәгә менеп, үзебезнекен дә, күршеләрнекен дә чистартып йөри иде. Ә хәзер халык ялкауланды, бетте ул әйбер, - дип көрсенеп, бу хәлне гыйбрәт итеп сөйләде Ильяс абый.

Кар өеме астында калганда, нишләргә?

Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгыннан киңәшләр:

1. Авыз, борынга кар тулудан сакларга - бияләй яки шарф белән капларга тырышырга;

2. Бит һәм күкрәк алдындагы карны эткәләп, сулар өчен мөмкинлек тудырырга;

3. Шушы мизгелдә сезнең яныгызда кеше басып тормаган булса, кычкыру файдасыз - кар тавышны йота, ә хәлегез бетәчәк;

4. Кар астында калганда кеше кайсы якта өс, кайда ас икәнен - ориентирны югалтырга мөмкин. Авыздан төкерекне агызырга кирәк, төкерек кайсы якка ага, шул як - ас. Карны аяк астына эткәләп, өскә таба чыгарга тырышырга кирәк.

5. Чәбәләнмәгез! Бу сезгә ярдәм итмәячәк, хәлегезне генә бетерәчәк;

6. Кар астыннан чыкканнан соң, үзегезне сәламәт дип хис итсәгез дә, табибка мөрәҗәгать итегез. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Инстаграм басуы: фацелия лайкларны песиләргә караганда күбрәк җыя!

“Минем фацелия чәчәге басуында фотога төшәсе килә!” Бу сүзләрне хәзер еш ишетергә була. Лаеш районының Сокура авылы янында урнашкан фацелия чәчәге басуында ял көннәрендә генә түгел, эш көнендә дә халык тулган була. Монда фотога төшү өчен махсус киләләр. Биш-алты кием алыштырып, серияле фотосессияләр ясаган кешеләрне дә күрдем бер көнне. 

Җәмгыять

Имтиханнарын 399 баллга тапшырган Рамил Баһавиев: “Көне-төне укырга кирәк дип уйламыйм”

Бердәм дәүләт имтиханын тапшырасым бар дип мәктәп укучыларының күбесе көне-төне укый, борчыла. Әлеге имтиханның нәтиҗәләреннән кая укырга керүең тора бит. Аз балл җыйган очракта югары уку йортына керә алмый калуың да мөмкин бит. Һәр гаиләнең, уртача алганда, елына 80-100 мең сум түләп, баланы укытырлык мөмкинлекләре юк. Ә менә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиевка уку йортына ничек керермен дип баш ватасы юк. Ул дүрт фәннән имтихан тапшырып, 399 балл җыйган. “Татар-информ” хәбәрчесе Рамил белән әңгәмә корды.

Җәмгыять

Күп хатынлы гаиләдә икенче хатын булып яшәү… ул ничек? Бәхетле икенче хатын белән әңгәмә

Ачыктан-ачык үзләре турында сөйләмәсәләр дә, Татарстанда күп хатынлы гаиләләр арта бара. Исемен әйтергә теләмәгән бер ханым "Интертат"ка үзенең икенче хатын статусындагы тормышы хакында сөйләде. Аның ике баласы бар, беренчесенә ун, икенчесенә бер яшь.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла